«Тәмуг кичергәнемне еш искә алам». Татарстанда дүрт әгъзасы зәгыйфь баланы коткаралар
Бәла кайчак үзе генә йөрми: берсе янына икенчесе өстәлә. 37 яшьлек Екатерина Хәбибуллинага да шулай бер тау хәсрәт кичәргә туры килә. Казанга күрше төбәктән килеп бәбиләгән ананың нарасыенда дүрт зәгыйфьлек табыла. Татарстан табиблары сабыйның гомерен коткарып кала.
Хәбибуллиннар гаиләсендә бу икенче бала. Олы кызларына 16 яшь. Икенче тапкыр әти-әни булабыз дип торганда, аларга зур сынаулар килә. Югыйсә, йөклелегенең 30 атнасына кадәр барысы да тәртиптә була. Токсикоз да борчымый, тик күпсулылык ачыклана. Табиблар баланың эчендә катлаулы патологияләр барлыгын соң гына әйтә.
«Эскәмиягә ятып булса да бәбиләргә риза идем»
Үз шәһәрендә яхшыга өметләндерүче булмаганга, Екатерина Татарстанга килеп бәбиләргә ниятли. Алдан ук эчәклеге зәгыйфь сабыйларга Республика балалар клиник хастаханәсендә операцияләр ясаучы оста табиб Андрей Подшивалин турында укыган була ул. Безгә дә шул хакта сөйләде.
Республика клиник хастаханәсенең перинаталь үзәгенә килгәнче, Екатеринаны дүрт бала тудыру йортында кире боралар. Үз төбәгендәге табиблар мондый катлаулы очракта бәби таптырырга җөрьәт итми.
— Йөклелекнең 32нче атнасында УЗИда баланың үсешендә тайпылышлар табылды. Уникеилле эчәктә атрезия (табигый тишем булмау — Т.И. искәрмәсе) дигән диагноз куйдылар. Нечкә эчәктә дә проблемалар булуы ихтимал, диделәр. Дүрт бала тудыру йорты кабул итмәгәч, 1 июльдә, бөтен көчне җыеп, Казанга килдек, — дип сөйләде Екатерина.
Бәхеткә, ял көне булса да, Перинаталь үзәкнең йөклелек патологиясе бүлеге мөдире Аделина Ватанинаның дежур көне була. Табибә төшенкелеккә бирелеп килгән ханымны игътибарсыз калдырмый.
— Без кичке якта гына ишек төбендә утырган пациентканы күреп алдык. «Монда нишлисез бу вакытта?» - дигән соравыма ул чит төбәктән чарасызлыктан килүен әйтте, — диде Аделина Ватанина.
Катяны шулай итеп хастаханәгә салалар. Екатерина табибәнең үзенә әйткән сүзләрен искә төшерде. «Борчылмагыз, сезне беркая җибәрмибез», - диделәр миңа. Мин эскәмиядә булса да табарга риза дип әйттем», — диде.
Татарстан табиблары баланың уникеилле эчәгендә атрезияне һәм ашказаны җитлегеп бетмәвен раслый. Йөклелегенең 34нче атнасында, 6 июль көнне, Екатеринаның икенче кызы дөньяга килә, аңа Мира дип исем кушалар.
— Бала тиешле вакытыннан иртәрәк туачагын аңлап, безнең алда тиз генә кесарев кисеме белән бала таптыруны оештыру бурычы куелды. Операция уңышлы гына узды, баланы яңа туган балалар реанимациясенә алып киттек, сәламәтлеген җентекләп тикшердек. Һәр гаилә дә мондый патология белән көрәшә алмый, еш кына йөклелекне өзәләр. Бу очракта пациент молодец, бирешмәде. Без дә аңа булыштык һәм барысы да яхшы тәмамланды, — диде бүлек мөдире Аделина Ватанина.
Аннары, кичекмәстән, Перинаталь үзәк табиблары Республика балалар клиник хастаханәсендәге хезмәттәшләре белән элемтәгә керә. Аделина Ватанина сүзләренчә, баланың хәле шундый кискен тора, аны тиз арада балалар хирурглары кулына тапшырырга кирәк була. «Кызым тугач, ул кычкырмады да», — дип исенә төшерә Екатерина күз яшьләре аша.
«Аның ашказаны шартларга мөмкин иде»
Икенче көнгә иртән балалар реаниматологы кереп, Екатеринага кызчыгында ике зәгыйфьлек булуын әйтә. Уникеилле эчәгендә генә түгел, үңәчендә дә атрезия ачыклана. Болай да ут йоткан анага тагын борчу өстәлә. Табиблар балага операция кирәклеген әйтә. Шул рәвешле, Республика балалар клиник хастаханәсендә уникаль операция уздыралар.
Табиблар әйтүенчә, уникеилле эчәктәге зәгыйфьлектән арыну операцияләрен ясау тәҗрибәсе Татарстанда инде шактый тупланган. Нигездә, алар уңышлы уза, диделәр.
— Бу очракта иң кыены баланың вакытыннан иртә тууында. 34 атнада туып, гәүдә авырлыгы нибары 1 кг 800 грамм була, — диде Республика балалар клиник хастаханәсенең яңа туган балалар анестезиологиясе һәм реанимациясенең өченче бүлеге мөдире Марат Садретдинов.
Үңәч белән бәйле патология аркасында баланың гомере кыл өстендә була. Үңәчнең икенче башы ашказан белән тоташмаган, ә үңәчтәге фистула үңәчне сулыш системасы белән тоташтырган. Ягъни, авызга һәм үңәчкә эләккән бөтен сыеклык үпкәгә төшкән.
— Баланың ашказаны шактый киңәеп, һава белән тула башлады, чөнки уникеилле эчәк атрезиясе аркасында эчәклек белән тоташмаган. Яңа ачыкланган патологияләр — эчәкләрнең үткәрүчәнлеге бозылу һәм үңәч атрезиясе нәтиҗәсендә балага ашыгыч операция кирәк булды, — дип аңлатты Марат Садретдинов.
Операцияне яңа туган балалар хирургиясе бүлеге мөдире Андрей Подшивалин ясый. Операция барышында аңа берничә табиб булыша. Подшивалин моның шактый куркыныч очрак булганын әйтте. Берничә патология булганлыктан, баланың тыны җитми башлый һәм ашказанга авырлык килә. «Ашказаны шартларга мөмкин иде», — диде хирург.
Иң башта үңәч атрезиясенә операция үткәрелә, тишекне бәйләп, ашказаны белән тоташтырганнар. Подшивалин әйтүенчә, җитлекми тууына карамастан, бала шушы катлаулы операцияләрне җиңел кичерә. Ләкин эш моның белән генә бетми. Табиблар эчәклекне ашказаны белән тоташтыра. Шушы операция вакытында тагын бер патология килеп чыга. Ашказанында шеш табыла. Бәхеткә, бу яман шеш булмый, табиблар аны кисеп ата.
— Әгәр шушы патологияләрнең һәркайсыннан котылырга тырышып, операцияләр ясамаган булсак, кызчыкның исән калуы икеле иде, — диде Андрей Подшивалин.
Барлык операцияләр биш сәгатькә сузыла. Екатерина шушы вакытта бөтен күңеле белән могҗиза буласына ышанып, Республика хастаханәсенең перинаталь үзәгендә көтә.
Табиблар әйтүенчә, Татарстанда уникеилле эчәктә атрезия белән елына унбишләп нәни пациент табиблар кулы аша уза, үңәч атрезиясе белән елына егермеләп очрак теркәлә. Ә менә икесе дә бергә кушылган патология - сирәк күренеш. Өстәвенә, югарыда әйтелгән зәгыйфьлекләр генә түгел, баланың йөрәк зәгыйфьлеге диагнозы да була.
«Бүгенге күз яшьләрем бары тик шатлыкны аңлата»
Шуның кадәр операцияләр уздырып та, сабыйның тәнендә яра эзе дә калмаган. Татарстан табиблары эчке органнарга зыян китермичә, операцияне тишек аша гына ясаган.
— Үңәч атрезиясен дә, уникеиллеэчәк атрезиясен дә төзәтү — безнең клиниканың хирургия хезмәте өчен зур адым, — диде Андрей Подшивалин.
Операцияләрдән соң нәни Мира берничә көн үпкәләрнең ясалма вентиляциясендә була. Бәбиләгәч, бишенче көнгә, Екатерина перинаталь үзәктән чыгарыла һәм якында гына арендага фатир алып, сабыеның тернәкләнүен көтә. Табиблар көн саен шалтыратып, баласының хәле турында хәбәр җиткерә. Берәр атна узгач, бала үзе сулый башлый һәм реанимация бүлегеннән чыгарыла. Алга таба гади бүлектә табиблар кулы астында дәвалана.
Ниһаять, Екатеринага сабые белән күрешү көннәре насыйп була. Баланың тернәкләнүе шактый тиз бара, ай ярым дип фаразланган булса да, бер айдан да кимрәк вакыт уза. Андрей Подшивалин әйтүенчә, бүген баланың гомеренә куркыныч янамый. Алдагы тормышында да тискәре нәтиҗәләре булырга тиеш түгел, дип әйттеләр.
— Табиблар безнең тернәкләнү тизлегенә үзләре дә гаҗәпләнде. Күрәсең, минем дә бары тик яхшыга гына ышанычым зур булгандыр, — диде Екатерина. Ул баланың йөрәк зәгыйфьлеге җәрәхәте дә төзәлүен әйтте. Мира авырлык та җыярга өлгергән, бүген ул 3 кг 400 г.
— Нинди җәһәннәм аша узганымны еш искә алам. Бик авыр булды, бүгенге күз яшьләре бары тик шатлыклы яшьләр генә. Татарстан табибларына рәхмәтләрем чиксез. Мине шундый җылы кабул иттеләр! Көн саен шалтыратып, баланың хәлен әйтеп тордылар, һаман да әле табиблар хәлебезне белешә. Барлык ярдәм бушка булды, — диде Екатерина.
Уникеилле эчәк атрезиясе — үсеш аномалиясе: табигый тишем яисә канал булмау.
Фистула (свищ) — нормада булмаганча тән куышлыкларын тоташтыручы һәм шулай ук куыш әгъзаларны үзара яисә тышкы мохит белән бәйләүче канал.