Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

"Өтүкән": Татар зиратыннан кул сузымында гына урнашкан төнге клубта яшьләр яңа татар кодын тәкъдим итте

Яңа буын татар иҗатчылары Нурбәк Батулла белән Йолдыз Миңнуллина “Өтүкән” перформасын тәкъдим иттеләр. Яңа төр сәнгать әсәрен безнең хәбәрчебез дә тамаша кылды.

news_top_970_100
"Өтүкән": Татар зиратыннан кул сузымында гына урнашкан төнге клубта яшьләр яңа татар кодын тәкъдим итте

Яңа буын татар хореографы Нурбәк Батулла шагыйрә Йолдыз Миңнуллина шигырьләре буенча спектакль куярга вәгъдә иткәндә аның әле “Алтын битлеге” юк иде шикелле. Озак та үтмәде, “Әлиф” хореографик спектакле белән “Алтын битлек” алынды, аннары Туфан Имаметдинов тирәсендә тупланган “Әлифче” егетләр “Шамаил” спектаклен, “Дәрдмәнд”не чыгардылар. Нурбәк Батулла үзе Кариев театры хореографы буларак актив эшчәнлек алып барды, Минзәлә театры спектакльләренә биюләр куйды... Ә вәгъдә ителгән пластик-поэтик спектакль күренмәде.

Йолдыз Миңнуллина белән интервьюдан юллар:

- “Калеб” берләшмәсе Нурбәк Батулланың синең шигырьләрең белән бәйле яңа проекты булачак дип анонс бирде. Бу хакта ни дә булса әйтә аласыңмы?

- Хореографик-шигъри спектакль дип күз алдына китергән идек инде без аны - нәрсә килеп чыгарын төгәл әйтә алмыйм. Нурбәкнең кызыклы фикерләре бар, кызыклы алымнар кулланырга җыена. Минем өчен дә ул кадерле әйбер. Ахырда нәрсә килеп чыгар - мин әлегә белмим.

- Бик гадиләштереп әйткәндә, Йолдыз сөйли, Нурбәк биеп тора дип аңларгамы моны?

- Юк. Алай түгел. Иң гади ысулы шулай булыр иде. Ләкин Нурбәкнең уйларына караганда алай булмастыр кебек тоела миңа.

Әлеге проект, ниһаять, тормышка ашты. Ул - “Өтүкән”. Перформанс.

  • Перформанс – заманча сәнгать формасы, әсәр иҗатчының билгеле бер урында билгеле бер вакытта билгеле бер хәрәкәтләр башкаруына бәйле.

Оештыручылар Вахитов мәйданындагы иске бинада урнашкан төнге клубны сайлаганнар. Тыштан хәрабәләр кебек күренгән бинаның эчендә уңайлы гына клуб – утыргычлар да, яткычлар да, кофелы бар да – кыскасы, бар да бар.

“Каян тапканнар мондый урынны”, дим гаҗәпләнеп. “Бәлки, Миләүшә Хабетдинова килеп җитә алмасын өчен шулай яшеренгәннәрдер”, дип фаразлый берәү, эксперименталь сәнгатькә үз карашы булган күренекле әдәбият белгечен күздә тотып. “Урыны дөрес сайланган – моннан ерак түгел Татар зираты урнашкан”, - дип куя Рүзәл Мөхәммәтшин. Татарның бөекләре кул сызымында гына шул.

Оештыручылар 150ләп тамашачы булыр дип планлаштырганнар. Әмма халык агыла да агыла, кечкенә генә зал аларны сыйдыра алмау куркынычы да туды. Запасниклардан мендәрчекләр чыгарылды. Тамашачы өч яклап тезелеп утырды.

Алар өчәү иде:

Йолдыз Миңнуллина – сүз катламы;

Нурбәк Батулла, Илдар Камалиев – тән катламы;

Юлия Самодурова – ут катламы.

Перформанста үзе күренмәсә дә танылган көрәш остасы Вакыйф Дәүләтшин да төп геройлар исәбендә дияргә мөмкин - аның тавышы яңгырап торды.

Тамашаны мәйданга Нурбәк Батулла куйды. Әлеге поэтик-пластик тамаша озак бармады, әмма ул аңлаган кешенең бәгырьләрен айкап алырлык булды.

Көрәш остасы Вакыйф Дәүләтшин көрәш фәлсәфәсе турында сөйли. Куелган тавыш түгел, гади генә сөйләм. Һәр сүзе барып җитсен өчен колакны торгызып тыңларга кирәк. Залдагы келәмдә – ике “көрәшче” - Нурбәк Батулла, Илдар Камалиев. Көрәшәләр. Аннары балбаллар белән күнегүләр диимме... Спорт түгел, сәнгать бит бу безнең милли көрәшебез.

Ут Йолдыз Миңнуллинаны яктырта. Йолдыз пышылдый:

“Җир үзәге үксез дала,

Ул далада учак яна,

Ул далада, җилдән кала, кемдер

Чорлар аша дәшә ала...”

Шигырьләр дәвамында Йолдызның сөйләү рәвеше үзгәреп тора, йә пышылдый, йә һәр сүзне аерымлап залга бәрә, йә үзенең “фирменный” стилендә укый... Йолдыз, берүзе бөтен бер Татарстан Язучылар берлеген алыштыра алырлык Йолдыз! Миңа ул шигырендәге һәм легендаларыбыздагы Умай ана булып тоелды. Алда - келәм өстендәге ике баһадир да (Нурбәк белән Илдар), тирә-яклап тезелешеп утырган без - тамашачылар да шушы Умай ана балалары кебек. Кул сузымында гына булса да Йолдыз бик еракта кебек. 

Аксакал һәм ата фикере

Татарстанның халык язучысы Рабит Батулла: Монда символлар бик күп: тексты да символ, хәрәкәтләре дә. Бу татар халкының узганы дип уйлыйм мин. Өтүкән - ул борынгы төрки каганатның урыннары. Бу - менә шушында туган төрки халыкның көрәше, үлмәслеге турында бу. Табгачлар – төркиләрнең дошманы, алар анда төркиләргә каршы мәкер коралар. “Өтүкәндә ут яна” диюне мин халык яңадан көчен җыярга тиеш дип аңладым. Монда һәркем үзенчә аңлый. Монда өчпочмаклы мәхәббәтләр юк. монда безнең буын бигүк аңлап бетерми торган әйберләр бар. Шулай да мин шулайрак шәрехләдем – әле халкыбызда көч бар, җыелырга кирәк!

Көрәшче фикере

Көрәшче Азат Нурмөхәммәтов: Без “Әлиф” спектакленнән соң Нурбәк белән танышкан идек, мин көрәш залына да чакырдым, ул килде. Аннары без Нурбәк белән Япониягә барып анда милли көрәш турында чыгыш ясадык. Бу сәфәрне Көрәш федерациясе оештырды. Без аның белән Япониядә дөньякүләм спорт төрләре туган утрауга бардык. Анда гаҗәеп хисләр кичердек. Нурбәк көрәшнең чын фәлсәфәсен бик тиз күреп алды. Аның хәзерге эзләнүләре дә шуның бер чагылышын казып карыйсы килүдәндер. Көрәш - татар халкының тамырыннан килгән күренеш. Ул безнең геннарыбызга язылган код. Нурбәк шушы кодны өйрәнә, шуны ача. Көрәшне шулай бирә алуы зур әйбер. Көрәш сәнгатькә дә бәйләнгән. Көрәшне мондый юллар белән популярлаштырырга да мөмкин. Ләкин әле моңа халыкның әзер булуы кирәк. Без келәм кырыендагы шаукымнан аз гына аерылып, яңа өслеккә чыгарга тиеш. Аңа халыкның әзер булуы кирәк. Көрәшнең дә, тренерларның да, көрәш тирәсендәге элитаның да бер баскычка үсүе кирәк. Бу перформанс көрәшне үстерүдән бигрәк, татар халкының генофондын ачарга ярдәм итәдер. Ул яктан көчлерәктер. Мондый перформанс тагын булырмы – белмим, ләкин ул булырга тиеш!

Түрә фикере

ТР Яшьләр эшләре министрының беренче урынбасары Тимур Сөләйманов: Биредә 300гә якын кеше булды һәм һәрберсенең бу кичә-перформанска карата үз версиясе бардыр. Мин финалын башкачарак уйлаган идем, алар башкачарак тәмамлады. Минемчә, мондый проектлар күп булырга тиеш. Монда булган тамашачы фикер генә түгел, алга таба хәрәкәт итәрлек энергия алгандыр дип уйлыйм. Нурбәк белән Йолдыз кебек иҗатчыларның безне шатландыруына мин бик шат. Без мондый проектларга ярдәм итәргә әзер. Шуның өчен “Таба” дигән акселератор башлап җибәрдек. Ул 5 – 8 декабрьдә Казанда Этнопроектлар акселераторы булачак. Нурбәкне дә шунда чакырдым. Акселераторның финалына без экспертларны гына түгел, ресурслы партнерларны да чакырачакбыз.

Шагыйрь фикере

Җәлил премиясе лауреаты, шагыйрь Рүзәл Мөхәммәтшин: Беренчедән, әзерлексез тамашачы өчен бу катлаулы әсәр. Йолдызның бу әсәре “Казан утлары”нда чыккан иде, аңлавымча, биредә кыскартылган вариантта тәкъдим ителде. Икенчедән, без борынгы язмалар турында беләбез, Йолдыз әсәре турыдын-туры алар белән аваздаш. Карап торсаң, декорация дә, бернәрсә дә юк кебек. Фәкать ике тән һәм ике балбал. Ләкин шулкадәр бар булмышка тәэсир итә. Йолдызның тавышын һәм сүзләрен тыңлаганда җилләр ысылдавы ишетелеп китә. Күз белән ике гәүдә тартышканын күрәсең һәм, телисеңме-теләмисеңме, үз гәүдәң дә тартышып куя. Бер көндәш икенчесен җиргә сукканда син дә суккан кебек буласың. Әле шигырьдәге “утны-суны” туры китереп, башны да эшләтәсе бар. Сәгать ярымга сузылса, башым чыдамаячак дип уйлап куйдым паузада. Безне кызгандылар – ул әйбәт кенә урында тәмамланды. Арырга да өлгермәдек, җитми дә калды кебек. Шулкадәр кызыклы форма тапканнар. Әле шул хакта Ркаил абыйның улы Баязит белән дә сөйләшеп алдык. Бер карасаң, төрки каганат турында сөйлиләр. Ә шул ук вакытта Казан ханлыгына да туры килә, ди. Ул гомум татар тарихына туры килә, дим. Миңа тән өлеше авыр бирелде. Мин – бии дә белмәгән кеше – андыйны авыр кабул итәм. Вакыйф Дәүләтшинның сөйләве кызыл җеп булып бара. Ул гадәти генә сөйли кебек. Ә шигырьләр кушылгач, ул фәлсәфи югарылыкка күтәрелә. Без нәрсә булды соң бу дигән сорауга бик озак җавап эзләячәкбез. Табарбызмы, тапмабызмы – анысы икенче мәсьәлә. Әмма безне бер уй юатачак – һичшиксез, Өтүкән җирендә ут яна әле.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100