Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Тәбрис Яруллин: «Эш миссиядә түгел, эшлисе килеп аппетит ачылган вакыт иде»

ТР Милли китапханәсе элек үзенең үткәненә - тарихи бинасына (ХХ гасыр башында Мюфке реконструкцияләгән Ушкова йорты) экскурсияләр үткәрсә, хәзер киләчәккә – ультразаманча итеп корылган бинасына экскурсияләр үткәрә башлады.

news_top_970_100
Тәбрис Яруллин: «Эш миссиядә түгел, эшлисе килеп аппетит ачылган вакыт иде»
Рамил Гали

Төркемнәрнең экскурсияләре аралыгында ТР Милли китапханәсенең яңа директорының яңа урынбасары, шактый еллар Бөтендөнья яшьләр форумы рәисе булган һәм бер ел элек көтмәгәндә әлеге вазифасыннан үз теләге белән баш тарткан Тәбрис Яруллин «Татар-информ» хәбәрчесенә дә бинаны күрсәтеп чыгарга мөмкинлек тапты. Әмма экскурсия дигәнебез Тәбрис Яруллин белән интервьюга да әйләнеп китте.

Тәбрис Яруллинның ТР Милли китапханәсе директоры урынбасары буларак беренче интервьюсы.

Бер ел интервью бирмәдем бит. Мине онытмаганнармыни әле?

Юк.

Соцчелтәрләрдә булуым оныттырмыйча торгандыр, бәлки.

Хуҗаларның берсе буларак әйт инде: бу биләмәләрнең күпме өлеше китапханә һәм башка сәнгать?

Барлыгы 18 мең квадрат метр кебек. Минемчә, аны алай бүлеп карау дөрес түгел. Китапханәне иҗтимагый киңлекләрдән аерып карамыйк. Резервация минем күңелгә якын концепция түгел. Халыклар дуслыгы йортында шундый концепция: бу кабинет — бу халыкныкы, монысы — бу халыкныкы… Сиңа ошыймы бу?

Ошау-ошамавын уйлаганым юк, әмма кайда нәрсә ятканын төгәл беләсең. Тәртип…

Мондый урында җан юк кебек. Мин бу очракта Халыклар дуслыгы йортын гына күздә тотып әйтмим — үпкәләтәсем килми. Кемгәдер бу формат якын. Әмма хәзер ул совет карашы бетте.

Без ваннада йокламыйбыз. Йокы бүлмәбез бар.

Бу дөрес аналогия түгел. Хәзер ваннаны зал уртасына куючылар да бар.

Димәк, мин тормыштан артта калганмын.

Киләсе ремонт эшләгәндә дөрес дизайнер чакырырсыз, Рузилә апа. Кыскасы, мин аеру яклы түгел. Бу мәйданда нәрсә генә уздырсак та, китапханә аңа илһам һәм белем нигезе булачак. Мәсәлән, гадиләштереп әйткәндә, күргәзмә бара икән, рәссамның эшләре, инсталляцияләре белән бергә бу темага китапханәдә шундый-шундый китаплар бар, дисең. Мондый бәйләнеш һәр җирдә булырга тиеш дип саныйм.

Иҗтимагый пространстволарда… Татарча матур сүзе дә юк бит әле… Ачык мәйданнар дип әйтик инде… Ачык мәйданнар китапханә белән үрелеп бара икән, бу бөтен кешегә дә файдага дип уйлыйм. Китапханә үзе дә үзгәрә бит. Монда документ та сорамый торган урыны бар. Анысы да китапханә, алып укый аласың, өеңә алып китә аласың. Анысы классик зал түгел, анда үзеңне ирекле хис итәсең.

Ә вандаллар белән нишлибез?

Алар нишли ала?

Белмим.

Бер закончалык бар бит: китек тәрәзә булып, аны төзәтеп куймасаң, аңа тагын таш аталар. Йорты, кварталы белән җимереп бетерә алалар. Элек шәһәрдә ватып, граффити ясап китәләр иде. Хәзер бик күп урыннар матур килеш тора. Кеше ничектер күнегә аңа.

Шулай да ишек төбендә каравылчыларыгыз тора. Бер дә кертеп җибәрмәделәр әле бәйләнмичә генә, сиңа шалтыратып, чакырып алырга туры килде.

Каравылчылар безнеке түгел дип беләм. Алар аннары булмаячак.

Киләчәктә мин бу бинага документсыз керә алачакмынмы?

Керә алачаксың. Син бу бинаны аркылы узып, яр буена төшеп китә аласың. Казансу буеннан бирегә керә аласың. Казансу буендагы кеше бу урынга менеп җитә иде дә тарала иде. Без аларны бирегә кертәчәкбез. Яныңда меңнәрчә кеше йөреп, аларны җәлеп итмәсәң, җинаятькә тиң. Биредә син кергән вакытта нәрсәләр булганлыгын беләсең килсә, ресепшннан сорыйсың — бөтен мәгълүматны бирәчәкләр. Беркем белән дә сөйләшәсең килми икән — дәшмичә генә йөри аласың. Ә классик зонада китап укучы билетын сораячаклар. Театр зонасында билет сораячаклар. Калган урыннарда — рәхим ит!

Кайчан тулы көченә эшли башлый инде китапханә?

Кинәт кенә төзеп бетерделәр дә килеп утырдың түгел бит. Китапларны күчереп, каталог ясап, тематикаларга бүлеп, урнаштырып… Ул процесс бара әле. Без ачылган ишекне япмас өчен махсус экскурсияләр оештыра башладык.

Төп вазифаң нәрсә була инде? Максатың? Миссияң? Син бу китапханәгә ни өчен кирәк? Нишләп Тәбрискә бу урынны тәкъдим иттеләр?

Монысын китапханәдән сорарга кирәктер.

Вазифаларың билгеләнгәндер бит?

Алар билгеле. Ә максат… миссия… Берләшмәләр белән эш итү. Без бит инде ачык чаралар уздыру белән танылган идек. Иҗтимагый пространстволарны никадәр генә матур ясап куйсаң да, эчтәлеге булмаса… Мәдәният сарайларында да кайчан гына әле туннар саталар иде. Шундый бәла булмасын өчен эчтәлек кирәк. Мин шушы берләшмәләрне җәлеп итүче кеше булам.

Без форумны җитәкләгән Тәбриснең милләт өчен ниләр эшләгәнен күрдек. Ә хәзер?

Милли китапханә милләткә, һичшиксез, файда китерүче институт. Моңа шик була алмый. Мин шушы эштә файдалы була алам икән, димәк, милләткә дә файда була.

Кем ул син бирегә китерәсе берләшмәләр?

Яңа мәдәниятне үстерүчеләр. Яңа әйбернең җаны бар дигән сүз. Кеше ретроспектива белән яши икән — үзенә йомыла. Элек без шәһәр чаралары оештыра идек һәм төрле берләшмәләр белән төрле формада эшли идек. Дизайнерлар, рәссамнар, музыкантлар, фәнне популярлаштыручылар, биючеләр, блогерлар, иллюстраторлар… Кемдер монда резидент булып килә ала, кемдер куратор була, кемдер чарасын уздыра. Әлбәттә, без монда тун сатмаячакбыз. Безнең концепциягә синхрон булмаган чаралар монда кирәк тә түгел. Монда — китап, белем, сәнгать, шәһәр. Бу темалар монда бик килешә.

Биредә китапханәчеләр үз була алырмы икән?

Нигә?

Алар бераз консервативрак димме…

Алай димәс идем. Бер ай алар белән эшләдем. Эшләдем дип, китап ташыганда алар янында булдым. Беренчедән, алар мине җиңел кабул иттеләр, якын күрделәр.

Әлбәттә, харизмаң белән алгансыңдыр.

Әлбәттә түгел… Мин бит бөтенләй дә консерватив түгел. Мине якын күрделәр — мин аларга бик рәхмәтле. Миңа рәхәт булды алар арасында. Китап кешеләре — зыялы кешеләр. Аларны яңалык белән шаккатырып булмый, дөресен әйткәндә. Айрат абыйлар, Ирек абыйлар… (Фәнни эшләр буенча директор урынбасары Ирек Һадиев, Кулъязмалар һәм сирәк китаплар бүлеге мөдире Айрат Заһидуллин турында сүз бара — авт.) Аяк терәп килешмәү күрмәдем.

Чөнки алар бик интеллигент кешеләр. Аяк терәмиләрдер.

Мин әрсезләнеп әйткәнмен дә, алар килеште дисеңмени?

Мин капма-каршы куймадым.

Бәлки, син хаклыдыр да. Безгә бик актив эшләргә туры килде. Андый чакта кеше сынала бит. Бәлки, миндә дә стереотип булгандыр. Ләкин миңа коллектив ошады. Китапханә консерватив түгел икән. Стереотиплар җимерелсә, мин шатланам.

Без синең биредәге миссияңне формалаштырдыкмы инде?

Мин миссия дип сөйләгән кешегә шикләнеп карыйм…

Башка кешегә андый сорау биргәнем юк минем. Бу махсус синең өчен. Син иҗтимагый тормышта күренгән кеше. Бер ел чамасы югалып тордың һәм биредә килеп чыктың… Син бит үзеңне милләт баласы буларак тәкъдим иткән кеше, димәк, миссия сүзе сиңа туры килә, Тәбрис.

Рузилә апа, миңа пафос хас түгел. Минем бары тик эшлисем килә. Минем аппетит ачылды. Чөнки миндә иҗтимагый эшкә һәм, гомумән, публичный эшләргә апатия башланды. Шуңа мин китеп тордым. Социаль челтәрләрдә постлар да язмадым. Ә аннары «Мин татарча сөйләшәм”не әзерләргә кирәк булды. Кирәк булды дип инде… Өстән кушылмады, әмма минем ул проектка хыянәт итәсем килмәде.

«Җәдит-фест”ны да Рәдиф Кашаповлар үзләре оештырган иде, мин линолеум гына ташыштым. Ә «Мин татарча сөйләшәм» акциясе пандемия вакытына туры килде һәм беркем дә бернәрсә эшләми иде әле. Мәдәният учреждениеләре зур онлайн проектлар эшли башлагач, миндә азарт ачылды.

Былтыр Йолдыз Миңнуллина белән Нурбәк Батулла «Мин татарча сөйләшәм”не перформанслар белән шундый югары дәрәҗәгә җиткерделәр, башка алай ясап булмас кебек иде. Моннан соң «Хәзер шул кеше яңа җыры белән чыгыш ясый», — дип кенә оештырып булмый иде инде. Ә пандемия вакытында ул хис белән хәзерге халәт туры килде дә, без аны онлайн оештырырга булдык. Дөнья буйлап 60ка якын видео җыйдык, 6 сәгать буена туры трансляция барды. Шаккаттым — без анда караучылар буенча шундый зур цифрлар алдык! Бу бит татарча барган видео! Беркем дә эшләмәгәндә без эшләп ату мине илһамландырды, дөресен генә әйткәндә. Дәвалады.

Мин тәм сизә башладым. Авырган кеше тәм сизми бит, бу симптом хәзер аеруча актуаль. Мин уңышның тәмен тойдым. Аның татар темасы белән бәйле булуы да илһам бирде. «Мин татарча сөйләшәм”нән соң «Печән базары”ның концепциясен үзгәртү буенча сөйләшә башладык. «Милли кием» проекты барлыкка килде. Шул вакытта Милли китапханә тәкъдиме керде. Ә минем инде көч, энергия җыелган вакыт иде. Эш миссиядә түгел, эшлисе килеп аппетит ачылган вакыт иде.

Моңарчы тәкъдимнәр булмадымы?

Тәкъдимнәр килә иде. Күңел тартмады.

Бу урын синең аппетитыңны канәгатьләндерәме?

Әйе. Бу миңа «вызов» та. Мин бу теманың дөньяда ничек эшләвен карадым. Белем җыярга телим.

Синең бит Хельсинки китапханәсендә булганың бар, әйеме?

Әйе.

Мин безнең бу китапханәне аныкы белән тәңгәлләштерә алмыйм.

Нигә?

Анда «расслабуха» юк…

«Расслабуха» юк?! Хельсинкидамы?

Әйе. Анда эшлекле атмосфера иде…

Бәлки, син турист күзлегеннән карагансыңдыр. Ничек инде анда расслабуха булмасын?! Мин килгәндә анда ниндидер чегәннәр йоклап ята иде. Бер үк әйберне төрле кешенең төрлечә күрүе - нормаль хәл. Минемчә, биредә дә эшлекле атмосфера булачак. Экскурсиягә килергә теләүчеләр күп. Бу бирегә җан кертү өчен эшләнә. Китапханәнең аның үз җаны да бар. Менә без җаннар күбрәк булсын дип тагын өстибез.

Тәбрис, биредә мин аңлап бетермәгән бер әйбер бар. Тавыш яздыру студиясе китапханәгә ни дәрәҗәдә кирәк?

Ул проектта бар иде. Ә мин аның кирәклеген болайрак аңлата алам: тавыш һәм видео яздыру һәр институциянең бер өлеше инде ул. Бинаның бәдрәфе булган кебек, болар да булырга тиеш. Чөнки хәзер контент бик мөһим.

Рәхмәт. Биредә Казанның 1000 еллыгы музее урнашкан иде. Музейның биредән китүе сиңа кызганычмы?

Кызыклы музей иде. Без ул музей белән эшли идек, анда лекцияләр уздыра идек. Кешеләргә ияләшкән урыннан китүе авыр. Минем өчен алай түгел — ата-бабам күчмә халык булгандыр.

Ул музейның проблемасы үзенә игътибар җәлеп итә алмауда иде булса кирәк. Кеше аның барлыгын да белми иде.

Әйе, безгә лекциягә килүчеләр дә шулай дип әйтәләр иде. Аларга бина булачак дип беләм. Шуны ишеткәч, мин тынычландым.

Алар биредәге концепциягә туры килмәс идеме?

Әйтүе авыр. Милли китапханәнең фонды бик зур бит. Аны да сыйдырырга кирәк. Мин монда йөргәндә бу урын буш калган икән дип әйтмәс идем. Һәр урынның үз функциясе бар. Монда музей артык булыр иде димим, музейның үз урыны булырга тиеш. Бу музейның зурракны өмет итәргә хакы бардыр.

Димәк, синең әле биредә кабинетың юк. Син түрә булып кабинетта имза куеп утырмаячаксыңмы?

Мин андый кеше түгел. Быел күп вакытымны ноутбук белән кухняда яки Черек күлдә уздырдым. Ирек мәйданындагы бинада кабинетта утыру белән Черек күлдә паркта утыруның әллә ни аермасын күрмим.

Хезмәткәрләр начальникны эзләп кабинетка керә алмаячаклармыни?

Мин үземне начальник итеп хис итмим, креатавщик итеп хис итәм. Ниндидер яңа әйберләр уйлап табучы һәм кешегә тәэсир итүче. Миндә менеджерлык сәләте бар димме… Аны һөнәр буларак үзләштердем. Оештыру эшләре тәҗрибәсен биредә кулланасым килә. Дөнья үзгәрә бара һәм аның идарә итү алымнары да үзгәрә. Мин моңарчы кулланган горизонталь эшләү һәм ачык булу биредә дә килешәчәк. Биредә мин принципларыма каршы бара торган әйбер күрмим. Киресенчә, иҗтимагый эшлеклеләр белән китапханәчеләр арасында уртаклыклар таптым. Биредә дә идея өчен эшлиләр. Минем тирәлегемдә һәрвакыт идея кешеләре иде.

Бу аралашу экскурсия форматында барды. Яңартылган китапханәне тасвирлауны кирәк тапмыйм. Журналист сүзләреннән бигрәк фотохәбәрчебез Рамил Галиевның фоторәсемнәре аңлата алыр. 


Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100