Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Түбән Камада яшәүче кыз яңа казылган кабердә төнлә бер сәгать яткан - видео

Блогер Гүзәл Хөснетдинова биремен үтәр өчен, Екатерина зират янында чокыр казыган.

news_top_970_100
Түбән Камада яшәүче кыз яңа казылган кабердә төнлә бер сәгать яткан - видео

Түбән Кама шәһәрендә яшәүче Екатерина исемле кыз үз куллары белән кабер казыган һәм төнлә шунда төшеп бер сәгать яткан. Бу турыда НТР каналы хәбәр итте.

Екатерина блогер Гүзәл Хөснетдинова марафонында катнаша. Кызлар атна саен бер бирем үти. Бу атнада өченче бирем кабер казып, шунда төшеп яту булган. Бер сәгать ятканны алар туры эфирда күрсәтеп торган.

Екатерина инстаграмдагы сәхифәсендә язганча, ул шәһәр зиратыннан 100 метр ераклыкта үзенә кабер казыган. Аны пенопласт һәм җәймәләр белән җылыткан. Бирем шартлары буенча онлайн-трансляция булырга тиеш булган. Тик хәзер аның сәхифәсендә туры эфир язмасы юк, диелә бу хәбәрдә.

Гүзәл Хөснетдинова марафоны белән Татарстан прокуратурасы кызыксына, дип хәбәр итте «Татар-информ». Аның турында мәгълүматны шәһәр прокурорына тапшырганнар, тикшерү була, аннары процессуаль карар кабул ителәчәк, дип аңлатканнар ведомствода.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100