Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Түбән Камада Гөлшат Котенкова үтерелгән будканы сүтәләр

Яшь әнине вәхшиләрчә үтергән урынны кыш көнне үк сүтмәкчеләр иде.

news_top_970_100
Түбән Камада Гөлшат Котенкова үтерелгән будканы сүтәләр
Җирлек башлыгы НТР каналына хәбәр иткәнчә, кыш көне бу урынга махсус техника керү мөмкинлеге булмаган. Хәзерге вакытта будка йозакка бикле.

  • Түбән Камада яшәгән Гөлшат Котенкова 9 гыйнвар кичендә югалды, 10 гыйнварга каршы төндә аның мәете табылды. Бер тәүлектән соң, полиция хезмәткәрләре үтерүдә гаепләнүчене тоткарлады. Сорау алганда, Данил Котенев 29 яшьлек кызны үтерүен үзе таныган. Гөлшатның күкрәк баласы ятим калды.

Гөлшатны ул чаңгы юлында очраткан. Аның белән әрепләшә башлаган, үз артыннан якында торган будкага таба сөйрәп киткән. Хатынга газ пистолеты белән янаган. Ярсыган Котенев Гөлшатка ватык шешә белән суккан – полицейскийлар кызның муенында һәм битендә унбер яра исәпләгән. 

Гөлшат яшәү билгеләре күрсәтми башлагач, Котенев аның мәетен урманга сөйрәп илткән һәм кар белән күмеп куйган. 

  • Соңрак Гөлшат Котенкованы үтерүдә гаепләнгән Данил Котенев Чистайдагы СИЗОда үзенә-үзе кул салганы билгеле булды
.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100