Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Гөлшат Котенкованы вәхшиләрчә үтерүдә гаепләнүче Котенев мәетен кая куясылары билгеле булды

Бүген иртән Гөлшат Котенкованы үтерүдә шикләнелүченең үлеме турында билгеле булды.

news_top_970_100
Гөлшат Котенкованы вәхшиләрчә үтерүдә гаепләнүче Котенев мәетен кая куясылары билгеле булды

Түбән Кама чаңгычысы Гөлшат Котенкованы үтерүдә гаепләнгән Данил Котенев бүген иртәнге биштә Чистайдагы СИЗОда үле килеш табылган, дип хәбәр итте "Татар-информ"га Россия җәзаларны үтәтү федераль хезмәтенең Татарстан буенча идарәсенең матбугат хезмәте җитәкчесе Инга Мазуренко. 

"Бүген иртәнге бишләр тирәсендә 5нче номерлы тикшерү изоляторында ир-ат гәүдәсе табылды, җәзалау эзләре юк. Ир-ат буылу аркасында вафат дип фаразлана. Үлеме алдыннан ул язу калдырмаган", - дип сөйләде Инга Мазуренко.

Искәртеп үтик, Түбән Каманың Кызыл Чишмә бистәсендә спорт базасына ире һәм кечкенә кызы белән чаңгы шуарга килгән Гөлшат Котенкованы 9 гыйнварда үтерделәр. Аның 6 айлык кызы калды. Түбән Кама халкы ярдәмендә үтерүче тоткарланды. Элек тә хөкемгә тартылган Д.Котенев гаебен таныган иде һәм Чистай тикшерү изоляторында суд карарын көтә иде.

Россия җәзаларны үтәтү федераль хезмәтенең Татарстан буенча идарәсендә белдергәнчә, төрмәдә кеше үлгән очракта, тәүлек эчендә аның туганнарына хәбәр итәләр.

"СИЗОда үлүчеләрнең мәетен туганнарына бирүнең үз тәртибе бар. Әгәр 30 көн эчендә Котенев мәетен алып китмәсәләр, аны дәүләт хисабына җирлиләр", - дип аңлаттылар матбугат хезмәтендә.

Әлеге коточкыч җинаять турында видео белән тулыландырылган язма чыккан иде.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100