Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Түбән Камада чаңгы шуган Гөлшатны вәхшиләрчә үтерүдә шикләнелүче ир-ат тоткарланган

Түбән Кама районының Красный Ключ бистәсе янында үтерелгән 28 яшьлек Гөлшат Котенкованы үтерүдә шикләнелгән зат кулга алынган. Ул – көчләү өчен берничә тапкыр хөкем ителгән 37 яшьлек кеше. Бу хакта “Татар-информ”га Татарстан буенча эчке эшләр министрлыгы матбугат хезмәтеннән хәбәр иттеләр.

news_top_970_100
Түбән Камада чаңгы шуган Гөлшатны вәхшиләрчә үтерүдә шикләнелүче ир-ат тоткарланган

Ир-ат узган елның җәендә төрмәдән чыккан. 2009 елдан бирле ирегеннән мәхрүм булган. Ир-ат Гөлшатны көчләргә теләгән, әмма хатын каршылык күрсәткән. Көчләүче аның башына суккан, корбаны һаман каршы килгәч, ир аны үтерә.

Искәртеп үтик, 10 нчы гыйнварга каршы төндә, Түбән Кама районының Красный Ключ бистәсендә “Алмаш” өйрәнү-тренировка узу базасы территориясендә 28 яшьлек хатын-кызның үле гәүдәсе табыла.Башы һәм муены тирәсенә пычак белән 11 тапкыр кадаганнар.

Гөлшат ире һәм 6 айлык кызы белән базага чаңгы шуарга килгән. Сәгать көндезге 2 ләр тирәсендә (14.00) чаңгы шуарга чыгып китә. Әмма кичке 5 ләр тирәсендә (17.00) хатыны озак кайтмый торуына иренең эче поша башлый. Борчылып ул хокук саклау органнарына хәбәр сала. Барлыгы 200 ләп кеше эзли. Төнге 2 дә үле гәүдәсе табыла.





Гөлшатның якыннары белән интервьюны Интерттатта укырга мөмкин.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100