Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Түбән Камада базада чаңгы шуганда 28 яшьлек хатынны пычак кадап үтергәннәр: алты айлык бала ятим калган

Бүген, 10 нчы гыйнварга каршы төндә, Түбән Кама районының Красный Ключ бистәсендә “Алнаш” өйрәнү-тренировка узу базасы территориясендә 28 яшьлек хатын-кызның үле гәүдәсе табылган. Башы һәм муены тирәсенә пычак белән 11 тапкыр кадаганнар. Әлеге факт буенча Россия Тикшерү комитетының Татарстан буенча тикшерү органнары тарафыннан РФ Җинаять кодексының 105 нче маддәсенең 1 нче часте (үтерү) буенча җинаять эше кузгатылган.

news_top_970_100
Түбән Камада базада чаңгы шуганда 28 яшьлек хатынны пычак кадап үтергәннәр: алты айлык бала ятим калган

Якынча мәгълүматлар буенча, алдагы көнне ханымның ире һәм улы белән базага чаңгы шуарга килгәнлеге билгеле. Сәгать көндезге 2 ләр тирәсендә (14.00) ул чаңгы шуарга чыгып китә. Әмма кичке 5 ләр тирәсендә (17.00) хатыны озак кайтмый торуына иренең эче поша башлый. Борчылып ул хокук саклау органнарына хәбәр сала. Нәтиҗәдә, бүген төнге сәгать 2 ләр тирәсендә база территориясендәге урман массивында волонтерлар ханымның гәүдәсен таба.

Социаль челтәрләрдә ханымның алты айлык баласы булуы турында язалар. 

Хәзерге вакытта шушы урын тикшерелә. Кирәкле экспертизалар билгеләүне хәл итәләр. Җинаять эшен тикшерү дәвам иттерелә, дип хәбәр итә Россия Тикшерү комитетының Татарстан буенча идарәсе җитәкчесенең өлкән ярдәмчесе.   

Гөлшатның якыннары белән интервьюны "Интертат" сайтында укырга мөмкин. 

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100