Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Түбән Камада 23 яшьлек кызны үтерүдә шикләнелгән кеше кулга алынган

Түбән Кама полициясе ачыклаганча, 23 яшьлек кызны үтерүдә Самара өлкәсе кешесе гаепләнә. Бу хакта НТР-24 телеканалы хәбәр итә.

news_top_970_100
Түбән Камада 23 яшьлек кызны үтерүдә шикләнелгән кеше кулга алынган

29 яшьлек гаепләнүчене инде кулга алганнар. Бу хәбәрне НТР-24 телеканалына Түбән Кама районы буенча Эчке эшләр министрлыгы идарәсендә җиткергәннәр. 

Искәртеп үтик, кызның үле гәүдәсе, 27 сентябрь көнне, Бакый Урманче урамындагы 28 йортта табыла. "Үтерү" маддәсе буенча җинаять эше ачыла. 

Җинаять кылуда шикле кешене Татарстаннан читтә кулга алалар. Анда һәлак булган кызның алтын бизәнү эшләнмәләре табыла. Ир-атның талау һәм урлау буенча хөкем тартылган булуы билгеле. Самара кешесенә әлегә гаепләү билгеләнмәгән. 

 

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100