Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Түбән Камада 23 яшьлек кызны үтерү факты буенча җинаять эше ачылды

Түбән Камада 23 яшьлек кызны үтерү факты буенча җинаять эше ачылды. Бу хакта НТР-24 телеканалы хәбәр итә.

news_top_970_100
Түбән Камада 23 яшьлек кызны үтерү факты буенча җинаять эше ачылды

Хәзерге вакытка кадәр хокук саклау органнарында җинаять кылуда шикләнүче кеше юк. Шулай ук үтерү коралы да табылмаган, - дип яза НТР-24 телеканалы сайт. 

Искәртеп үтик, нефтехимик комплекста аппаратчы булып эшләгән кызны, 28 сентябрь көнне фатирында билгесез кеше үтерә. Кыз әнисе белән бергә яшәгән була. Фаҗига Бакый Урманче урамындагы 28 йортның 3 подъездында килеп чыга. 

Кызның муенына өч тапкыр пычак белән кадыйлар. Кызының кан эчендә яткан үле гәүдәсен, кич эштән кайткач әнисе табып ала. 

Хәзерге вакытта фатир бикле. Подъездда канлы җәймәләр ята. Күршеләре сөйләвенчә, ул көнне бернинди дә тавыш ишетелмәгән, гомумән, яңарак кына күченеп килгән күршеләрен аз белгәннәр. 

- Алар күптән түгел генә күченеп килделәр. Анда бер кыз яши иде, шулай ук, бала да күргәнем булды, бәлки туганнан туган энесе булгандыр. Кичә бик күп полиция хезмәткәрләре килде, күршеләрдән сорау алдылар, - дип сөйләде йортта яшәүчеләрнең берсе. 

Вафат булган кызның тәртипле, тыныч икәнлеге билгеле. Фатирдан алтын бизәнү әйберләренең бер өлеше, акча янчыгы юкка чыккан. Кызны үзенең танышлары үтергән булуы мөмкин дигән фараз бар, чөнки ул аларны үзе ишек ачып керткән. 

Әлеге факт буенча РФ ҖК ның 105 маддәсенең 1 өлеше ("Үтерү") нигезендә җинаять эше ачылды. Җинаять кылуда шикләнүче табылмады, шулай ук үтерү коралы да юк. Оператив эзләү чаралары башкарыла. 



Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100