Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Сынган агач ботагы тәрәзәне ваткан һәм йоклап ятучы бала өстенә төшкән

news_top_970_100
Сынган агач ботагы тәрәзәне ваткан һәм йоклап ятучы бала өстенә төшкән
"Татар-информ" архивы

Самарада 12 яшьлек кыз бала һәлак була язган. Аның өстенә бик зур агач ботагы төшкән. Бу турыда «Комсомольская правда» яза. 

Гадәттән тыш хәл 25 июньдә иртән-иртүк була. Өй янында үсеп тора торган зур агачның бер ботагы сынып төшә. Агач ботагы өй өстенә ава, тәрәзәне ватып, эчкә кереп китә һәм урын-җир өстенә төшә. Диванда 12 яшьлек Аня (исеме үзгәртелә) йоклап ята торган була. Бала могҗиза белән генә исән калган, диелә хәбәрдә.

Ике катлы йортның беренче катындагы фатирда яшәүче Любовь П. тавышка сискәнеп уяна. Аның 12 яшьлек оныгы да бик каты итеп кычкыра. Әби кеше баланың бүлмәсенә йөгереп керә һәм коточкыч хәл күрә. Бүлмәдә пыяла ватыклары аунап ята, бала йоклый торган диван өстенә агач ботаклары, яфраклар ята. Аня исә куркудан почмакка бөгәрләнеп утырган, өстенә җәймәсен каплаган.

«Диван җәелгән иде. Анда оныгым йоклады. Тәрәзә пыяласы коелып төшкәч, ул куркып кычкырган. Җәймә белән  капланырга башына җиткән әле ярый. Яраланмаган», – ди Любовь Александровна.

Карт, корыган агач күптәннән биредә яшәүчеләрне борчуга салган булган. Алар 2019 елда белгечләргә мөрәҗәгать иткән, алар агачны кисәргә кирәк булуын раслаган. Ләкин вакытында чара күрелмәгән. Хәзер район администрациясенә хәбәр иткәч, белгечләр килеп, фатирдан агач ботакларын чыгарган, тәрәзә пыяласын алмаштырган, тик корыган агачны әле дә кисмәгәннәр, диелә хәбәрдә.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100