«Сылу Бәйрәмованың тормыш юлы буенча китап язарлык, кино төшерерлек»
Әтнә театрында Татарстанның атказанган артисты Сылу Бәйрәмованың иҗат кичәсе үтте. Тамаша залында «Интертат» журналисты Рузилә Мөхәммәтова да булды.
Әтнә татар дәүләт театры үзенең күз өстендә кашы булган, халык театрыннан ук килгән данлыклы актрисаларының берсе Сылу Бәйрәмованың юбилей кичәсен Әтнәнең зур бәйрәме рәвешендә үткәрә алды. Бәйрәм кунаклары арасында район башлыгы Рөстәм Хисамиев, районның элеккеге башлыгы Габделәхәт Хәкимов, Россия герое Рәсим Баксиков, Татарстан театры артистлары, театр белгече Нияз Игъламов, Казан дәүләт мәдәният институты доценты Илсөяр Шиһапова һәм башкалар бар иде.
Исемең Сылу, фамилияң Бәйрәмова булсын да, актриса булма, имеш. Театрны Илфат Хәкимов җитәкләгән зур булмаган аралыкта яшь сәнгать җитәкчесе артистларга кастинг игълан итә, һәм Сылу ханым, шунда барып, бәхетен сынап карый. Аны театрга чакыру килгәндә, Сылу ханым бакчада бәрәңге алып ята торган була, репетицияләргә чакыруга, чиләген һәм пирчәткәләрен атып ташлап, театрга йөгерә. Шулай итеп, театраль белеме булмаса да, театр яраткан чибәр ханым сәхнәгә аяк баса. Профессиональ белемне ала ул, әлбәттә, соңрак.

Сылу ханымның гаять кызыклы һәм катлаулы тормыш юлы, бай иҗат юлы турында театр артистлары сәхнәдән сөйләде. Алар сөйләгән арада, Сылу ханым сәхнә костюмнары алыштырудан бушамагандыр, чөнки 18 ел дәвамында үзе уйнаган спектакльләрнең бөтенесеннән булмаса да, күбесеннән өзекләр уйнап чыкты ул. «Бишек җыры»ннан (Туфан Миңнуллин, «Әниләр һәм бәбиләр) Гөлфинә дисеңме, «Миңлекамал»дан (Мирсәй Әмир) Мәймүнәме, «Американ»нан (Кәрим Тинчурин) Разиямы, «Ай булмаса, йолдыз бар»дан (Туфан Миңнуллин) Анияме, «Мулла»дан (Туфан Миңнуллин) Мөслимәме – барысы да тамашачының хәтерендә яңарды, алкышларга күмелде.

Ә менә Хәй Вахитнең «Күк капусы ачылса» спектакле һәм андагы Шәмсия роле турында – аерым сүз. Чөнки әлеге спектакльне 2006-2009 елларда театрны җитәкләгән Илфат Хәкимов куя, һәм андагы данлыклы Гайфи белән Шәмсия дуэтын алар Сылу Бәйрәмова белән бергәләп башкара. Юбилей кичәсендә әлеге дуэт нәкъ шушы составта – Сылу Бәйрәмова һәм Илфат Хәкимов тарафыннан башкарылды. Илфат Хәкимов – Әтнә халык театрының «йолдызы» – хәзер Әтнә районының Тукай исемендәге хуҗалыгы җитәкчесе. Әйе-е-е-е, сәхнәне сагынган Илфат Рәфкать улы, басып кына түгел, ятып та биеде. Милләт менә дигән комедия актерын югалткан, дип уйлап куйдым әлеге өзекне караганда – миңа күпләр кушылыр һәм шушы фикерне куәтләр, шул исәптән, мөгаен, үзе дә.
Сылу ханым тирәсендә ул көнне театр кунагы Илфат Хәкимов кына түгел, театрның бөтен ир-ат актерлары бөтерелде, чөнки сценарийны театрның директор урынбасары, шагыйрә Гөлүсә Батталова шулай төзегән.
«Безнең Сылу апаның тормыш юлы буенча роман язарга, кино төшерергә мөмкин. Яшь чагында ире аңа самолетлар расписаниесен биргән дә: «Күзең йомып, теләсә кайсы шәһәргә төрт», – дигән. Когалым шәһәре чыккач, ерак дип, кабат төртергә булганнар. Нефтеюганск чыккан, һәм яшьләр шунда чыгып киткән. Атналар буе аэропортта кунып, шунда тормыш корып җибәргәннәр. Аннары Әтнәгә кайтып урнашканнар», – дип, Сылу ханымның тормышыннан кайбер эпизодларны сөйләде миңа Гөлүсә Батталова, үз актрисалары белән горурланып.
Дөресен әйткәндә, театр директоры Ленур Зәйнуллин һәм шагыйрә Гөлүсә Батталовага ышансаң, дөньядагы иң яхшы артистлар – Әтнәдә, һәм аларның һәрберсе гаҗәеп биографиягә ия.

Кичәнең икенче өлеше котлаулар белән дәвам итте. Иң ихлас, самими котлау, мөгаен, Сылу ханымның Апастан килгән сеңлесенең котлавы булгандыр. Аның, котлаганда, каушавы һәм апасының аның җилкәсеннән сөеп тынычландыруы күзләрдән яшьләр китерерлек сокланулы бер мизгел иде. Театр сәхнәләрендә төрлесен күргән Нияз Игъламовның да күңеле нечкәрердәй күренеш иде ул.
Котлаулар

Әтнә муниципаль районы башлыгы Рөстәм Хисамиев: «Хәерле кич, райондашлар, кадерле кунаклар, безнең Әтнә театры артистының гомер бәйрәмен үткәреп, аны шушы сәхнәдән котлавыма мин бик шат. Сезне гомер бәйрәме белән котлыйбыз. Аллаһка шөкер, шундый артистларыбыз бар! Татар хатын-кызының барлык гүзәллеген һәм татар театры артистының асыл матурлыгын үзегезгә җыйгансыз! Сез бу сәхнәдә тудырган образлар безне сокландыра, яшәү көче бирә – без сезгә бик рәхмәтле, баш иябез. Әтнә театры спектакльләрен карагач, күңелләр рәхәтләнеп китә».
Район башлыгы Рөстәм Хисамиев Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнехановның Рәхмәт сүзен тапшырды һәм сүзне, «Әтнә кияве» дип таныштырып, олы кунакка – Россия Герое, Татарстанның Хезмәт, мәшгульлек һәм социаль яклау министры урынбасары Рәсим Баксиковка бирде. Ул Сылу Бәйрәмованың гаилә дусты буларак килгән.

Россия Герое, Татарстанның Хезмәт, мәшгульлек һәм социаль яклау министры урынбасары Рәсим Баксиков: «Хәерле кич, кадерле дуслар, хөрмәтле Сылу Рәхип кызы! Сезне моңарчы кешеләргә ярдәм кулы суза торган яхшы кеше буларак белә идем. Бүген беренче мәртәбә шушы театр залына килеп, сезне башка яктан – талантлы актриса буларак ачтым. Сәхнәдәшләрегез сезне «идеаль актриса» дип дөрес әйттеләр – кичә барышында мин моңа ышандым. Ни кызганыч, минем татар телен белүем җитәрлек дәрәҗәдә түгел, ләкин бу – сез катнашкан өзекләр аша спектакльдәге барлык эмоцияләрне үзем аша үткәрергә комачауламады.
Сез бәхетле кеше – сезнең шундый театрыгыз, сезнең шундый сәхнәдәшләрегез бар. Хөрмәтле Сылу Рәхип кызы, үз тәҗрибәгезне яшь буын белән бүлешүегез дә мактауга лаек. Сез комедияле рольләрне дә, драматик образларны да җиңел аласыз. Тормыш авырлыкларын кичеп тә үзегез булып калгансыз. Безнең уртак дустыбыз сезнең ничек үзенә булуын сөйләде – бу минем өчен зур күрсәткеч. Сез – сокланырлык кеше. Сезгә уңышлар телим. Үзегезнең гаҗәеп рольләрегез һәм тормышны яратуыгыз белән кешеләрне сөендереп яшәгез! Ә бу театрга мин даими килеп йөриячәкмен».
Тинчурин театрыннан актрисаны котларга Татарстанның халык артисты Резеда Төхфәтуллина һәм Татарстанның атказанган артисты Гүзәл Гайнуллина килгән иде – бөтен труппа исеменнән котлау сүзләрен алар җиткерде.

Татарстанның халык артисты Резеда Төхфәтуллина: «Сезнең гомер бәйрәменә Әтнә театрына кунакка килү – безнең өчен зур дәрәҗә. Бүгенге кичә белән театр артистлары безгә матур бәйрәм бүләк итте. Без театрның гаҗәеп сәләтле артистлары белән таныштык. Бинагыз матур, кешеләрегез җылы. Минем бу театрга беренче мәртәбә килүем, һәм безгә бик рәхәт. Шул рәхәтлектән авыз җыела алмый.
Сылу ханым, биредә сезне бәяләүләрен, кадерләүләрен, яратуларын күрдек, дәрәҗәгез зур, иҗатыгыз киң. Сезгә иң зур байлык булган саулык телибез. Саулык булса, иҗат уңышлары да була. Рәхәт яшәгез!»
Минзәлә театрыннан Татарстанның халык артисты Рәзилә Муллина һәм театрның әдәби бүлек мөдире Нурсибә Адиева килгән иде.

Татарстанның халык артисты Рәзилә Муллина: «Артист юбилей-бенефис уздырам ди дә, бөтен мөмкинлекләрен, эчендәге бар байлыгын, чылбырлар бәйләнешен, театрда өлкәннәрнең яшьләргә үрнәк күрсәтүләрен халыкка ача да сала. Театрның байлыгы, аның дәрәҗәсе, киләчәге шундый бәйрәмнәрдә күренә дә инде. Без, Минзәлә театры артистлары, Әтнә театры артистлары белән бик дус яшибез, бер-беребезне бик хөрмәт итәбез. Соңгы елларда зур уңышларга ирешкән Әтнә театры алдында үземнең 70 яшьлек чал башымны иям. Бик матур кичә оештыргансыз – рәхмәт! Сылу ханым, үзегез дә бик сылу, хезмәтегез дә бик сылу – театрга һәрвакыт кирәк булыгыз, терәк булыгыз, иҗаттан арымагыз, ныклы сәламәтлек телим».

Әтнә театры директоры Ленур Зәйнуллин: «Бүген – зур бәйрәм, сезгә матур теләкләр әйтелде. Театр коллективы да шул теләкләргә кушыла. Сезгә сәламәтлек, иҗади уңышлар телибез».
Сылу Бәйрәмова: «Кадерле дуслар, зур рәхмәтемне белдерәсем килә. Сезгә корычтай нык сәламәтлек, ак бәхетләр теләп каласым килә».
