«Сыйфат – беренче урында»: Казанда «РОЛЬФ» автодилер үзәге ачылды
«РОЛЬФ» автокомпаниясе үсеш стратегиясен гамәлгә ашыруны дәвам итә - Казанда дилер үзәге ачылды. Әлегә кадәр мондый үзәкләр Мәскәү белән Питердан тыш, Краснодарда ачылган иде.
«Клиент белән озак вакытлы мөнәсәбәтләр булдыру мөһим»
Бүгенге көндә, һәр гаиләдә ким дигәндә ике машинага ихтыяҗ бар – яңа автоны кайдан алырга, дигән сорау бик еш туа. Төп мәсьәлә – сыйфатлы да булсын, бәясе дә тешләмәсен!
Шушы көннәрдә Казанның Чуйков урамында урнашкан яңа дилер үзәге яки гади итеп кенә әйткәндә, өр-яңа автосалон белән танышып кайттык.
Казандагы беренче «РОЛЬФ» дилер үзәгендә клиентларга яңа һәм йөрелгән автомобильләр алу, сервис хезмәте күрсәтү мөмкинлеге булдырылган. Шуны да ассызыклап үтәргә кирәк, барысына да дилерның рәсми гарантиясе бар. Моннан тыш, клиентлар уңайлы булсын өчен, компания иминият продуктларының үз финанс спектрын, шулай ук «Мой РОЛЬФ» кушымтасы аша цифрлы сервислар тәкъдим итә. Бу исә клиентның компания белән үзара хезмәттәшлегенең барлык этаплары белән идарә итәргә мөмкинлек бирә. Ә запас частьләрнең линейкасы исә 1500 берәмлек исәпли һәм 30 меңгә җиткерү планлаштырыла.

«РОЛЬФ» хуҗасы Умар Кремлев:
«Казанда «РОЛЬФ» үзәген ачу – беренче чиратта, халык өчен яңа яхшы мөмкинлекләр булдыру. Татарстан – илнең иң эре төбәкләренең берсе: биредә 4 миллионнан артык кеше яши, ә яңа автомобильләр сату күләме елына 65 меңгә җитә. Без Казанга дилер үзәге белән генә түгел, ә тулы кыйммәтле экосистема белән аяк басабыз: бу яңа һәм тотылган машиналар, сервис, финанс һәм цифрлы продуктлар. Кешегә автомобиль белән бәйле барлык мәсьәләләрне бер урында хәл итү уңайлы булсын өчен барысы да ясалган.
Сервисны аерым билгеләп үтәсем килә. Төбәктә 1,3 миллионнан артык автомобиль теркәлгән, шул ук вакытта күпчелек өлеше – чит ил машиналары. «РОЛЬФ» – Россиядә 35 еллык тарихы булган иң эре автодилер, һәм безнең өчен автомобильләр сату гына түгел, ә клиент белән ышаныч һәм озак вакытлы мөнәсәбәтләр булдыру мөһим», – дип белдерде ул.
Казандагы үзәк ниндирәк?
Компаниянең Казандагы дилер үзәге 2 мең квадрат метрдан артык мәйданны били. Монда 50ләп белгеч хезмәт куя.
«РОЛЬФ»ның генераль директоры Светлана Виноградова:
«Казанда «РОЛЬФ» дилер үзәген ачу – системалы үсеш стратегиябезнең чагылышы. Шунысы мөһим, без «EXEED» бренды белән керәбез – бу премиаль автомобиль бренды, ул инновацион технологияләрне, югары дәрәҗәдәге уңайлылыкны, куркынычсызлыкны берләштерә. «РОЛЬФ» клиентлар белән эшләүдә һәрчак сыйфатны алга куя. Компания 1991 елда үз эшен башлаган. 1994 елда Европа стандартларына туры килгән дилер үзәге эшли башлый. Хәзерге вакытта «EXEED» бренды белән эшлибез, алга таба брендлар портфелен киңәйтү мөмкинлеге бар. Әлегә автомашиналарның модель рәте турында сүз алып барсак, 6 төр тәкъдим ителгән. Шулай ук склад бар. Заказ биреп кайтарту мөмкинлеге дә каралган. Параллель импорт күзаллана. Ә инде махсус комплектация белән телисез икән – 1-2 атна көтәргә туры киләчәк. Монда Кытай брендлары һәм маркалары хакында гына сүз бармый, топ-5 исемлегенә «BMW», «Audi», «Mazda» « Toyota» һәм «Skoda» керә», – дип сөйләде ул.

Билгеләп китәргә кирәк, былтыр гына «EXEED» тарафыннан 22 мең чамасы автомашина сатылган.
Виноградова әйтүенчә, апрель буена Казандагы дилер үзәге клиентлары өчен эксклюзив шартлар да тәкъдим итәргә әзер. Әлбәттә, бу мәсьәләләр индивидуаль рәвештә хәл ителәчәк.
Иске автомобильләрне дә тапшыру мөмкинлеге каралган.
Гамәлдәге корпоратив сәясәт кысаларында «РОЛЬФ» клиент өчен хезмәтләрнең бөтен спектырын үз эченә алган, шул исәптән гарантия, машинананы алмаштыру һәм кайтару мөмкинлеге бар.
Казандагы дилер үзәгенең адресы: Маршал Чуйков урамы, 54Б
Эш сәгатьләре: көн саен 09:00–21:00.

Реклама. АО «Рольф»