news_header_bot
Язманы тыңлагыз

Шыгырданда татар теле укытучысы йорты янып беткән: «42 ел җыйган дәүләтне чүпкә ыргыттык»

Чувашиянең Шыгырдан авылы 7 ноябрьдә зур янгын афәте кичерә. Бар малын зәһәр ут көлгә әйләндергән аерым бер гаилә генә түгел, ә тулаем авыл хәсрәттә, дип язуым да тикмәгә түгел. Зәкия апа, аның кызы Ләйсәннең авылдашларына кат-кат рәхмәт җиткерүеннән дә Мтеевлар нигезендә чыккан янгын бөтен шыгырданлылар өчен уртак тирән кайгы булганын аңлыйсың.

news_top
Шыгырданда татар теле укытучысы йорты янып беткән: «42 ел җыйган дәүләтне чүпкә ыргыттык»
Фотоларны Ләйсән Шепеева җибәрде

Зәкия һәм Фәрит Мтеевларның йорты, өй алды, өйгә тоташып киткән мунчасы яна, ихата корылмаларына да ут күчә.

Зәкия Мтеева һөнәри юлын мәктәп тормышы белән бәйләгән: Шыгырданның 1 нче мәктәбендә 42 ел татар теле укыткан. Әле дә эшләвен дәвам итә. Ничек кенә авыр булса да, Зәкия апа «Интертат» хәбәрчесенә 7 ноябрьнең хәвефле иртәсен искә төшереп сөйләде.

«Исем-акылым китте халыкның ярдәмчел булуына»

Иртәнге сәгать 7дә булды бу хәлләр. Без рәхәтләнеп йоклап ятабыз, ә анда кухнябыз янып ята икән. Төнлә бик начар йоклагач, эшкә соңрак барырмын, дигән идем, иртәнге якта тирәнрәк йоклап кителгән. Торсам – төтен тулган. Ишекне ачып җибәрдем дә, ут эчкә бөркелде, аны ачарга да ярамаган инде. Иремнең инвалидлыгы буенча йөргәч, аның документлары сумкада иде, алып чыгарга өлгердем, үземнекеләр янды. Бөтен нәрсә пластик бит, 10 минут эчендә эреде дә төште инде – суыткычлар, катыргычлар… Йорт җиһазлары да яраксыз. 42 ел укытучы булып эшлим. 42 ел җыйган дәүләтемне чүпкә ыргыттык. Бөтен малны җилгә очырдык. Кирпеч стеналар гына калды.

Фото: © Фотоларны Ләйсән Шепеева җибәрде

Халыкка рәхмәт инде. Сарайдагы печәннәргә тизрәк су сибеп, сугымга дигән 2 атыбызны чыгарырга өлгергәннәр. Авылдашлар шулкадәр молодец, шаккатмалы, гаҗәеп. Исем-акылым китте халыкның ярдәмчел булуына. Төне буе йокламады халык. Физик яктан, матди яктан да барысы да бик булышалар. Бүген көне буе бик тырышып эшлиләр, каерасын каерып, җыештырып… Үзем укыта торган балаларым килделәр, чүп ташышалар менә. Бөтен гаиләсе белән килгәннәре бар. Элек укытып чыгарган классларым акча җыеп килделәр. Аллаһның рәхмәте яусын һәммәсенә, – дип сөйләде Зәкия апа.

Шул арада минем белән элемтә вакытында параллель рәвештә ишетәм: укучылары керә, Зәкия апа белән исәнләшәләр. «Исәнмесез, улым! Аллаһның рәхмәте яусын сезгә», – дип каршы ала Зәкия апа үзләрен.

Фото: © Фотоларны Ләйсән Шепеева җибәрде

«Әнине күмгәннән бирле сынауларны узып яшим инде...»

Әлегә Зәкия апа белән Фәрит абый кече кызлары Алсуда яшәп торалар. Кайгы суын күп эчкән икән шул Зәкия апа гомер юлында. Әнисен дә бик яшьли югалткан, бертуганнарын да мәңгелеккә җир куенына салган, хәзер менә Алсуы да яман чиргә каршы көрәшә. Кызы, аның 3 баласы өчен дә бик сызлана ул.

Минем кызым Алсу монда яши. Әле йортлары да ахыргача төзелеп бетмәгән, бер генә кыш чыктылар. Кызым онкология белән авырый шул. Ул чирдән сеңлем үлгәнгә дә ярты ел гына әле. Кызымда да шушы авыру табылгач, шул хәсрәткә чумган идем. Ашым – аш, эшем эш булмады. 38 яшь аңа, 3 баласы бар, кечкенәсенә әле 2 яшь тә тулмаган. Операция ясадылар. Химия курсларына Казанга йөриячәк. Хәзер менә янгын хәсрәте дә өстәлде...

Үземә гыйнварда 64 яшь тула. Әнине күмгәннән бирле сынауларны узып яшим инде. Ходай Тәгаләнең яраткан бәндәсе булдым ахрысы... Әнием 45 яшемдә үлде, әти өйләнгәч, без – 3 кыз баланы – өйдән куып чыгардылар. 37 яшендә бер абыем, аннары 4 ел элек 63 яшендә тагын бер абыем үлде. 61 яшендә сеңлем китеп барды. Ул сынауларга күнеп барабыз бугай инде, Әлхәмделилләһ шөкер, – дип куйды Зәкия апа.

Фото: © Фотоларны Ләйсән Шепеева җибәрде

«Сикереп тора, «күз алдына ялкын килеп баса» ди»

Бүген гаиләнең иң зур терәге – олы кызлары Ләйсән Шепеева. «Әле дә ярый, акчалата чыкты, үлем белән түгел. Ике мәет тә чыкса, тагын да авыр булыр иде… Акча белән генә алса, без шуңа риза», – Аллаһтан бирелгән сынауны сукранмыйча, ярсымыйча, сабырлык белән дөрес кабул итә белүче сүзе инде бу. Ләйсән Шепеева бүген әти-әнисенең, ялкын чолганышында калмыйча, вакытында качып котылуларына сөенә.

Әнинең йөрәге тотты инде, әле дә ярый, табиблар кырыенда булды. Шундый авырлык белән төзегән йорт иде ул. Бик озак салдылар аны. Төзелеш башлыйбыз дип йөргәндә, Чабаксарда эшләгән абыйсы үлеп китте. Төзелеш беразга торып торды. Ләкин абый төзелеш материалларына заказ биреп куйган булган, үзе үлгәч, блокларны алып кайттылар. Менә әни шуларның барысын да искә төшереп, йөрәгенә тиде. «Ашыгыч ярдәм»гә рәхмәт, тиз килеп җиттеләр. Бүген төнлә керфек тә какмады ул, төне буе йөреп чыкты. Ятуы була – сикереп тора, «күз алдына ялкын килеп баса» ди. Әни бүген иртән өйгә керергә курыкты. Ап-ак булып агарып төште, калтырый башлады, кире чыгып китте. Без Ильяс улым белән фонарьлар кабызгач, кулыннан тоткач кына, тынычлана төште. Гараждан чыкмады инде аннары. Ә әтидә – деменция, ул хәзер берни аңышмый, аны берни кызыксындырмый.

Фото: © Фотоларны Ләйсән Шепеева җибәрде

«Бүген тагын бер кат Шыгырдан кызы булуым белән горурландым»

– Һәркемгә зурдан-зур рәхмәт. Халык бигрәк мәрхәмәтле. Авыл бик молодец. Кайгыда да, шатлыкта да бердәм. Бик күп кеше килгән иде – бар да эш киемендә, бергә уртак мәшәкатьтә. Безнең хәлне ишетүгә, «Хәләл» кибете директоры, килеп, ярдәм кулы сузган. «Җәмил улым иң беренче килеп ярдәм кулы сузды», – дип, бүген әллә ничә тапкыр әйтте әни. Хәтта кечкенә сыйныф балалары килгән. Әни эшен бик ярата шул, яратмаса, укучылары да килмәс иде. Балалар барысын да сизә бит алар. Әни ана телебез өчен янып яши, безне дә шуңа өнди, чын патриот ул.

Бүген тагын бер кат Шыгырдан кызы булуым белән горурландым. Безне хәтта берара бөтенләй эштән азат итеп тордылар. Анда күрсәгез: кем җимерә, кем кисә, кем инде мунча түбәсен яңадан ябарга тотынды. Бергәләп, бик оператив рәвештә эшне җайга салдылар. Җылыту торбаларын да салдырдылар бүген. Алар эреп төшкәннәр, яраксыз. Хәзер таш корпус кына калды инде, идән, түшәмнәрен яңадан төзисе. Авылдашлардан ихласлык бөркелеп тора. Бүген бергәләп елый-елый шешенеп беттек инде.

Әле дә ярый, әниләр үзләре исән-сау, ярый әле, уянып өлгергәннәр, дим инде. Алсуым гына терелсен, әнием генә чирләп китмәсен. Хәзер үземә нык булырга инде, – ди Ләйсән.

Бурдан кала, уттан калмый шул. Менә шул янгын юк иткән мөлкәтне яңадан булдыруда, йортны яңадан төзеп-төзекләндерүдә ярдәм итүчеләр укучыларыбыз арасында да табылыр, дигән өметтә без. Ил төкерсә, күп булыр, ди бит халык мәкале. Милләттәшләребезнең кайгысына битараф булмаучылар өчен реквизитларны калдырабыз:

8-909-302-71-59 (Мтеева Зекия Шейхулловна – «Сбербанк»)

8-965-580-54-84 (Шепеева Лейсен Феритовна – «Сбербанк», «Ак Барс», «Тинькофф банк» карталарына беркетелгән)

8-905-343-69-41 (Алсу Г. – «Т-банк»)

Акча күчергәндә, карта блокировкага эләкмәсен өчен, «Помощь погорельцам» дип комментарий күрсәтү сорала.

Фото: © Фотоларны Ләйсән Шепеева җибәрде

Комментарийлар (1)
Калган символлар:
  • 9 ноябрь 2025
    Исемсез
    Аллаһ ярдәм бирсен инде!🤲
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар