Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Сыерларда маститны ничек дәваларга?

Сорауга Татарстанның Министрлар Кабинеты Баш ветеринария идарәсенең эпизоотиягә каршы эшчәнлек бүлеге җитәкчесе Александр Козлов җавап бирә.

news_top_970_100
Сыерларда маститны ничек дәваларга?

Участок ветеринария челтәренә мөрәҗәгать итеп, билгеле бер дәвалау схемасы билгеләнә. Мастит формасы төрлечә була ала. Гади серроз ялкынсынуыннан үлекле стадиягә кадәр. Һәр очракта дәвалау персональ билгеләнә. Бу шактый киң төшенчә. Шәхси секторда мастит сирәк күренә, чөнки терлекне карап торалар. Маститка китерүче сәбәпләр күп түгел. Әгәр инде маститка шик төшсә, кичекмәстән мал табибын чакырту зарур. Дәвалау никадәр тизрәк башланса, тернәкләнүгә шанслар шулкадәр зуррак. 

Кагыйдә буларак, мастит сөт азайганда башлана. Моны сауганда ачыклап була. Җиленнәр шешенке, кайнар, терлек авырту тоя, сөт бирми башлый. Башлангыч стадиясендә үк еш-еш савып тору кирәк. Авырту җиленне никадәр ешрак саусаң, мал шулкадәр тизрәк терелә. Без һәрвакыт массаж киңәш итәбез, ялкынсынуның беренче стадиясендә ярамый, икенче стадиясендә еш кына ышкырга кирәк. Көненә өч тапкыр массаж ясасалар, тизрәк тернәкләнәчәк. Бу очракта кыздыра торган мазьлар кулланыла, кан тамырларын тагын да киңәйтү, ялкынсынган урыннарга кан күбрәк килсен өчен, кыздыручы препаратлар кирәк. Һичшиксез, антибиотик курсы кирәк. Алар төрле була, куллану дозасын белү мөһим. Моны мал табибы билгели. Сөт төшерә торган продуктлардан баш тартырга, суны азрак эчерергә кирәк. Антибиотик белән дәвалаганда, билгеле, сөтен эчү ярамый. Инструкциясендә организмнан куркыныч матдәләр чыгу вакыты язылган, шуны истә тоту кирәк.

Сыерларда мастит булса, сөтен куллану ярамый. Дәвалау чаралары уздыру кирәк. 

Хөрмәтле укучыларыбыз! Әгәр сезнең белгечләргә, артистларга, журналистларга сорауларыгыз булса, безнең Ватсапка языгыз: +79270379110 Без тиз арада сезнең сорауга җавап табарга тырышырбыз. Теләсә кайсы темага сораулар кабул итәбез.


Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100