Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Сыерлар арасында «матурлык» бәйгесеннән: кызларны – йөзенә, сыерны артына карап бәялиләр

«Казан Экспо»да узган «Бөтенроссия Кыр көне»ндә Россиянең иң яхшы сыерын сайладылар. Беренче өч урынны да Татарстан сыерлары яулады. Голштин токымлы сыерлар арасындагы матурлык бәйгесендә «Интертат» хәбәрчесе булып кайтты.

news_top_970_100
Сыерлар арасында «матурлык» бәйгесеннән: кызларны – йөзенә, сыерны артына карап бәялиләр
Владимир Васильев

Яшь кызлар, хатын-кызлар, хәтта егетләр, ир-атлар арасында да матурлык һәм талант бәйгеләре булып тора. Күптән түгел бәйгеләрнең тагын бер төрлесен – сыерлар арасында үткәрелгәнен күреп кайттым. «Конкурс выводка животных молочного направления» дип аталучы бәйге Татарстан күләмендә берничә ел уздырылган инде. «Кыр көне» уңаеннан сыерлар бәйгесен республика дәрәҗәсеннән ил дәрәҗәсенә күтәрергә уйлаганнар. Шул рәвешле бәйгедә Татарстаннан кала Марий Эл, Чувашия, Мордовия, Удмуртия республикасы һәм Ульяновск өлкәсеннән 80 сыер катнашты.

«Бу – бик мөһим вакыйга. «Кыр көне» кысаларында терлекчелеккә шундый игътибар бирелүе – зур хөрмәт билгесе», – дип сәламләде катнашучыларны Россия Федерациясе Авыл хуҗалыгы министрлыгының Терлекчелек һәм нәсел эше департаменты директоры Дмитрий Бутусов.

Ярышлар барышында хуҗалыклар үзләренең селекция казанышларын күрсәтә, тәҗрибә уртаклаша. Мондый күргәзмә чаралары илебезнең нәсел хуҗалыкларында үткәрелә торган зур селекция-нәсел эшенең аерылгысыз өлеше булып тора. Бу – эш нәтиҗәләрен күрсәтү мөмкинлеге.

Бүгенге көндә катнашучылар, хайваннар өчен бик яхшы шартлар тудырылган. Оештыру өчен бик матур павильон төзедек. Кабул итүче якка зур эш башкарганы өчен рәхмәт әйтәсем килә, – диде җитәкче.

Сыерларның «йолдызлы» сәгате

«Кыр көне»нә Татарстан чыннан да ныклап әзерләнгән иде. Иң яхшы сыерларны карарга килгән кунакларны төрле нәселле үгезләр, ишәк, атлар, төлке, кеш, куяннар, казлар, тавис кошы, тәвә кошларын да күреп китте. Хайван, җәнлекләргә махсус павильоннар ясаганнар, өсләренә вакыты-вакыты белән су сиптерә торган җайланма куйганнар.

Ә бәйгедә катнашырга килгән сыерларга – «VIP» шартлар. Сыерларның ул кадәр кадер-хөрмәтне әле күргәннәре булмагандыр. Билләһи-валлаһи, бәйге көннәрендә кешеләр сыерларның колы иде.

Чын матурлык бәйгеләрендәге кебек, сыерларны да махсус төзелгән гримеркаларга урнаштырганнар. Һәрберсенең үзенең урыны, чыгыш ясый торган саны, үз чираты бар. Матурлык бәйгеләрендәге кебек ярдәм итеп торучы кешеләре бар. Кызларны чәчләрен, киемнәрен, кыяфәтен рәтләп торсалар, сыерларның – арт якларын. Чөнки сыер ашый тора, гафу итегез, ашаганын чыгара тора. Шул мизгел эчендә берсе килеп, тизәкне тиз-тиз генә алып ташлый, икенчесе килеп, астындагы опилканы тигезләп куя, өченчесе килеп, сыерның арт ягын, юеш чүпрәкләр белән кат-кат сөртеп, ялт иттереп куя.

Сыер, әлбәттә, мондый мөмкинлекне ычкындырырга юләр түгел. Басып торган җиреннән ятасы итә. Ятып торган арада муены белән опилканы сөрештереп ала. Кешеләрнең берсе, йөгереп кенә килеп, сыерны күбекли-күбекли юа башлый. Күши-күши пычранган борыннарын да сөртеп ала. Рәхәтеннән нишләргә белмәгән сыер кабат торып баса да, кабат беренче эшен кабатлый. Кешеләр кабат йөгереп киләләр. Кыскасы, 3 көн дәвамында шушы кызыклы аттракцион дәвам итә.

Күзе генә чиста булып күренеп торган ферма сыерлары искә төшеп китә шулчак. Тик нишләтәсең, бәйгегә эләгеп, кешегә арт ягыңны сөрттереп тору өчен уңган да, матур да булырга кирәк. Ягъни дөрес комплектация белән туып, күбрәк сөт бирергә кирәк. Бу бәйгедә «тышкы кыяфәткә карап түгел, эчке дөньяга карап бәя бирергә кирәк» дигән принцип гомумән туры килми. Сыерның эчке дөньясын ачып карый алмаганлыктан, физик мөмкинлекләренә бәя бирәләр. Гәүдә-кыяфәт – тумыштан килә торган нәрсәләр бит, шөкер, сыерларга пластик операция ясамыйлар кебек әле. Шуңа күрә бу бәйгедә җиңәр өчен, сыерга бәйге таләпләренә туры килеп туарга гына кирәк. Бәйгегә киткән уңган-булган сыерларга карап калган сыерлар үз эчләреннән генә Тукай юлларын искә төшерәдер: «И надан, ту яңадан мәгърифәтле анадан!»

Кызларны – йөзеннән, сыерларны арт якларыннан бәялиләр

Бәйге таләпләре дигәннән, биредә голштин токымлы, 2 ел ашатылып, 1 тапкыр гына бозаулаган таналар катнаша ала. Сыерларны унышарлап павильонга алып чыгалар. Матурлык бәйгеләрендәге кебек үк подиумнан үтәргә, алларын-артларын, шул исәптән холыкларын, кеше белән мөнәсәбәте нинди булуын күрсәтергә тиешләр.

Бәйгедә сыерларны берничә критерий белән бәяләделәр: гәүдә калынлыгы, күкрәк киңлеге, арка турылыгы, сөт бирү токымына туры килеше, аякларның куелышы, койрык төбе сөягенең урнашуы, оча сөякләре киңлеге, йөрү үзенчәлекләре, җилем симметриясе, сөт күплеге, темперамент, характер һәм башкалар.

Күпләр сыерларның сөте агып торуга игътибар итте. Жюрига күрсәткәнче, сыерларны саумый торганнар. Шуңа күрә җилемнәре тулып, сөтләре агып бара иде. Әйләнеп чыгу белән, җилемнәренә аппарат кигезеп, савып та куялар.

Сыерларны халыкара сертификатлы эксперт-бонитер, Самара дәүләт аграр университеты доценты Александр Нечаев һәм «АСЧАР» ассоциациясе баш зоотехнигы Марина Лантух бәяләде. (Бонитет — үсемлек, хайваннарга икътисади яктан бәя бирү). Алар павильон буйлап сыерларны йөртергә, йә аллары, йә артлары белән бастырырга сорадылар. Әйләнгәләп йөрүдәнме, мондый игътибарга өйрәнмәгәнлектәнме, сыерларның кайберләре «дулап» алды. «Сыерларга анысын гына кичерәбез», – диде Марина Лантух. Шулай да ярымфиналга үзләрен тынычрак тоткан сыерларны үткәрделәр. Ун сыерның өчесе ярымфиналга үтеп барды.

Сыерларны күпчелек артларына карап бәяләделәр. Бигрәк тә оча сөякләре киңлеге, җилемнең зурлыгы, арка сызыгының туры булуына карадылар. «Хәзер сыерлар артлары белән уң якка карап баса, аннары сул якка. Трибунадагылар да барысын да күрсен», – диде Марина Лантух. Шулай итеп матурлык бәйгеләрендә кызларның йөзләренә карап бәяләсәләр, сыерларның иң яхшысын арт якларына карап ачыкладылар.

«Иң яхшы сыерны гади кеше генә аера алмый»

Конкурсантлар белән дә танышыйк. Арча районы «Возрождение» хуҗалыгыннан килгән сыер да ярымфиналга үтүчеләр рәтендә булды. Бәхетеннән «гримерка»га йөгереп-чабып кереп, халыкны куркытып та алды. Аннары сыерның «Вице-чемпион» исемен яулавын белдек.

Бу сыерның кушаматы да, исеме дә юк, чөнки аларның һәрберсенә исемне саннар белән бирәләр. Җиңүчене хуҗалыкта тоякчы булып эшләүче егет Олидон алып килгән. «Шундый ярыш булуын әйттеләр дә, сыерны йөрергә өйрәтергә, аннары алып чыгарга куштылар. Сыерларны карап, шушысын сайладык. Башта бу сыер бик кыргый иде. 2 ай буе өйрәттек», – диде ул сыер турында.

Олидон яраткан сыеры белән. Бу мизгелдә әле ул сыеры вице-чемпион буласын белми

Фото: © Владимир Васильев

Әтнәнең Кышлау авылындагы «Таң» хуҗалыгынннан килгән Рәсүл Бариев «сыерның характерын үзебез ясыйбыз» диде. Рәсүл авыл хуҗалыгында ветсанитар булып дүртенче елын эшли. «Тояк чистартам, аяклары авыртмасын өчен ванналар куям, чирләп китсәләр, дәвалыйбыз», – дип таныштырды ул. Шәһәргә китәсе килмәгән егет шулай итеп авылда калган, өйләнгән.

Аның да, ул алып килгән сыерның да бу бәйгедә беренче катнашулары. Катнашу өчен ул сыерны ай буе әзерләгән. Чөнки жюрилар беренче чиратта сыерның дөрес итеп атлап йөрүенә, тоякларның төзлегенә карый. Аннары сыер – ат түгел, ул мәйданны горур рәвештә әйләнергә өйрәнмәгән мал бит.

Характерын үзебез ясыйбыз. Әкренләп кенә өйрәнә инде, бер әйбер дә тиз генә булмый. Барыбер дә йөрергә, һаман-һаман янында булырга кирәк. Монда да көне буе яннарында. Нәкъ колхоздагы кебек инде.

Критерийлар буенча сезнең сыерны иң яхшысы дип әйтә аласызмы?

Ул – характеристикалар буенча иң яхшы сыер, дип, гади кеше генә аера алмый. Дөресен әйткәндә, үзем дә аермыйм. Аның өчен олы белгеч булырга кирәк, – ди Рәсүл.

Рәсүл яраткан сыеры белән

Фото: © Владимир Васильев

«Сыерлар белән эшләү – ул рәхәт кенә»

Сыерларны алып чыгучылар арасында хатын-кызлар да байтак иде. Ныклы куллары белән сыерның башына бәйләнгән нуктаны кысып кына тоталар да җитәкләп йөртәләр. Бераз дулый башласалар да көен күреп, әйләндереп алып киләләр, йә селкендерми дә бастырып торалар.

«Сахарок» дигән кушаматлы сыерны йөртеп чыккан азнакайлы Венера Колесова – нефть өлкәсеннән терлекчелеккә килгән кеше. «Терлекчелектә тугызынчы ел эшлим. Ветеринар-санитар булып эшлим, саву бүлеге мөдире дә. Эшемне үзгәртәсем, китәсем килми, миңа бик ошый. Хайваннарны бик яратам. Башта мин нефть өлкәсендә эшләдем. Хәзерге эшем миңа якынрак, рәхәтрәк», – диде ул. «Нигә «Сахарок?» – дип сорыйм. Баксаң, бу сыер шикәр ярата икән.

Венераның Сахарогы шикәр ярата

Фото: © Владимир Васильев

Ир-атлар йөрткән сыерларның кушаматы юк. Кайсысына барып сорама, «юк инде, әнә саны бар» диләр. Хатын-кызлар, бөтен ягымлылыкларын кушып, сыерларга кушаматлары белән эндәшә.

«Бу минем – Тачка. Яратып шулай эндәшәм», – диде Балтач районы «Дуслык» хуҗалыгыннан килгән Екатерина Зимаева. Ул да беренче ел гына катнаша, шуңа бераз каушаган да. Шулай да сыерларга һәм эшенә булган мәхәббәтен аңлату өчен сүзләр табып бетерә алмады. Күрше авылдан йөреп эшләсә дә, «эш «того стоит» диде ул.

Сыерлар белән эшләү – ул рәхәт кенә. Өйдә сыер тотмасам да, бик яратам үзләрен. Һәр загонда 96 сыер безнең. Барысы да голштин токымыннан булсалар да, алар бик төрле. Бик назлылары да, усаллары да бар. Безнең хуҗалыкта алар барысы да аклы-каралы, кызыл төслеләр юк. Характерлары бик төрле. Сине тавышыңнан да таный башлыйлар. Сауганда алар белән матур сөйләшсәң, алар барысын да аңлыйлар. Мин аларны бик яратам, чынлап. Сыерларның да, кешеләрнеке кебек үк, җаен белергә кирәк, – ди Екатерина.

Гаилә сәбәпләре аркасында авылга күченүе дә борчымый. «Яраткан эшем, яраткан хезмәттәшләрем, яраткан сыерларым бар», – ди ул.

Миңа эшем бик ошый. Миңа һәрвакыт ярдәм итүче җитәкчеләремне дә яратам. Безнең хуҗалык – иң яхшысы. Алар мине эшләргә өйрәттеләр. Сыерны ничек дөрес итеп саварга, ничек дәваларга икәнлеген өйрәттеләр.

Бик күп еллар эшләгән апалар белән бергә эшләве дә рәхәт. Алар тәҗрибәле, бар нәрсәне – сыерны ничек дөрес итеп саварга, ничек дәваларга икәнлеген дә өйрәтәләр. Алар белән бергә үсәсең, эшләргә, яшәргә өйрәнәсең. 40 ел стажы булган кешеләр бар. Мин аларны бик яратам, – диде Екатерина.

Иң яхшы сыерлар

Бәйге нәтиҗәсендә «Гранд чемпион» исемен – Яшел Үзәннең «Племенное дело Заволжья» җәмгыяте, «чемпион» исемен – Мөслим районыннан «Август» җәмгыяте, «вице-чемпион» исемен Арча районы «Возрождение» җәмгыяте сыерлары яулады.

Матурлык бәйгеләрендә «Иң серле кыз», «Иң сөйкемле кыз», «Иң кыю кыз», «Иң тыйнак кыз» кебек номинацияләр була. Монда да шулай ук булды – беркем дә бәясез калмады. Сыерларны «Сөт тибының көчлелеге», «Иң калын гәүдә», «Иң киң күкрәк», «Иң тигез арка сызыгы», «Иң яхшы йөрү», «Аяклар куелышы», «Иң яхшы темперамент» дигән номинацияләрдә дә бүләкләделәр. «Иң яхшы белгеч» исеменә 3 хезмәткәр лаек булды.

«Кыр көне» кысаларында нәселле мөгезле эре терлек үстерү юнәлеше буенча күп чаралар үткәрелде. Мәсәлән, «Элита» нәсел оешмасы голштин, джерсей, симменталь, герефорд һәм ангус токымлы үгезләрне йөртеп күрсәтте. Экспертлар шулай ук сыерларны һәм үгезләрне бәяләргә дә өйрәттеләр, «Токымлы селекция үзәкләрен үстерү перспективалары һәм хәзерге этапта эре мөгезле терлек популяцияләре белән токымлы эш алып бару», «Җитештерүче үгезләр реестрын формалаштыру» кебек түгәрәк өстәлләр үткәрелде.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100