СВО ветераны Динар Латыйпов: Халык мәнфәгатьләре кайгыртылсын өчен сайлауда катнашу кирәк
ТНВ телеканалында узучы теле-радиомарафонда Лаеш районыннан килгән Латыйповлар гаиләсе катнашты. Алар студиягә балалары белән килгән иде.
Махсус хәрби операция ветераны Динар Латыйпов «Батырлар. Герои Татарстана» программасында катнашучыларның берсе, үзенең киләчәген дәүләт һәм муниципаль идарә эшчәнлегендә күрә, әлеге проектта үзенең остазы булган ТР Урман хуҗалыгы министры Равил Кузюровка рәхмәтле.
«Сайлаулар бик мөһим. Чөнки киләчәктә халык өчен эшләмичә үзен генә кайтырткан партиянең җиңүе аяныч булыр иде. Халык мәнфәгатьләре кайгыртылсын иде – моның өчен һәрберебезнең сайлауларда катнашуы мөһим. Һәр тавыш әһәмиятле», – диде Динар Латыйпов.
Алинә һәм Динар Латыйповлар гаилә традицияләреннән иң мөһиме – ялларда күчтәнәчләр белән әти-әниләре янына кайту. Балаларны Аллаһ кушканча тәрбияләүләрен, туган илне яратырга өйрәтүләрен ассызыкладылар.
- Бүген 8:00дә ТНВ телеканалында Россия Федерациясе Федераль җыены IX чакырылыш Дәүләт Думасына сайлауларга багышланган 14 сәгатьлек телемарафон бара.