Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Үз теләге белән махсус операциягә киткән депутат Эдуард Шәрәфиев өенә кайткан

news_top_970_100
Үз теләге белән махсус операциягә киткән депутат Эдуард Шәрәфиев өенә кайткан
Эдуард Шәрәфиевнең социаль челтәре

Татарстан Дәүләт Советы депутаты Эдуард Шәрәфиев махсус операция зонасыннан Казанга кайткан. Бу хакта ул үзенең социаль челтәрендә хәбәр итә. 

«Төнлә Казанга кайттым! Шәһәргә кергәндә үк мине дуслар, коллегалар, Татарстан Республикасында Россия хәрби сәнгате берлеге филиалының төрле федерацияләре җитәкчеләре каршы алды. 

Өйдә мине гаиләм көтеп торган! Соң булса да, берсе дә йокларга ятмаган! 

ЛДПРның төбәк штабына да бардым. Анда мине иптәшләрем көтте», – дип язган Эдуард Шәрәфиев һәм фото-видеолар да урнаштырган.

 

Фото: © Эдуард Шәрәфиевнең социаль челтәре

Депутат махсус операция зонасына үз теләге белән киткән иде. Узган елның ноябрь аенда ул СВО зонасындагы бер батальон белән кыска вакытлы контракт төзегән була.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100