«Суррогат ана булырга наркоман ирем, ике кечкенә балам һәм акчасызлык этәрде»
Мәкаләнең героинясы Юлия Макейчикның тарихы каршылыклы, четерекле. Наркоман ир, ике кечкенә бала һәм акчасызлык Юлияне суррогат ана булып акча юнәтергә этәрә. Юлия наркоман ире белән ниләр күрүе, суррогат ананың ниләр кичерүе, балалар йортыннан ничек унбиш бала алып үстерүе хакында «Интертат» хәбәрчесенә сөйләде.
«Мин Лениногорск шәһәрендә тудым. Миңа 6, абыема 8 яшь булганда, әти белән әни әтинең туган шәһәренә – Минскига күченергә карар кыла. Үсүебез шушында булды.
Әти каты эчте. Әни ат урынына көн-төн эшләде. Абыйны, мине, исерек әтине ашату-эчертү аның өстендә булды. Мин әнине шундый кызгана идем... Әнкәй, мескен, 1 көн ялсыз эшли иде. Үзенә атап бер эчке күлмәк тә алып кия алмады үз гомерендә. Акча җиткереп булмады. Чын ит ашаганыбызны да хәтерләмим. Үпкә-бавыр, йөрәк ише нәрсә белән туендырды әни безне. Әти әнигә якты көн күрсәтмәде. Абый белән мине кыерсытмады үзе. Әнине исә кызганмады. Кыйнады. Шешенеп, күгәреп чыккан урыннарын, кешедән оялып, каплап, озын җиңле киемнәр киеп йөрде әни эшенә.
Унсигездәге абый да әти кебек мәгънәсез кеше булып үсте булса кирәк. Урамнан кайтып кермәде, теләсә кайда теләсә кем белән тырай тибеп йөрде, юньсез малайлар белән дуслыкта булды. Эчеп-тартып, урам тормышы белән яшәде. Мин, уналтыдагы кыз бала, әнигә бераз җиңелрәк булмасмы дип, балалар өчен лагерьгә эшкә кердем.
Балаларның бүлмәләрен тәртипләү, йокы урыннарын җыештыру, идәннәрне юу кебек эшләр белән шөгыльләндем мин биредә. Шунысы яхшы – монда миңа бераз ризык эләгә иде. Балаларны ашатканнан соң арткан ризыкны ашарга була иде. Минем эшләгәнемнән әнинең хәле әллә ни җиңеләйгәндер дип уйламыйм. Әмма мин өч тиен булса да алып кайта алуыма бик шат идем.
Аннары мин архитектура көллиятендә укып чыктым. Максатчан юллама белән завод аша кергән идем. Башкача укып чыгу мөмкинлеге булмады. Укып бетергәч тә, мин заводка эшкә кайтырга тиеш идем. Монда эшләгән акча проезднойга һәм төшке ашта буфетка кереп берәр камыр ризыгы алып чыгарга гына җитте.
Ярты елдан, көтмәгәндә, әни авырый башлады. Күз алдында ябыкты, күзеннән нур качты. Авыртынганын сиздермәскә тырышты. Әмма әни көннән-көн боекты. Рак иде бу... Шул көе эшләп йөрергә тырышты. Моны күреп, йөрәгем телгәләнде. Чир аны «ашады». Тәненең авырлыгы 50 килограммга калды. 9 ай буе җәфаланды әни. Ике операция кичерде. Көннәрнең берендә тыныч кына китеп тә барды. Әнкәй мине 21 яшемдә исерек әти, тәртипсез абый һәм өч тиенлек хезмәт хакым белән берүземне калдырды...
Әни киткәч, миңа шундый ялгыз булып калды. Бу тормышның бөтен ачысын мин берүзем эчәм хәзер. Бүлешер кешем юк. Әтине эчкечелек чиреннән арындырасы, терелтәсе, кеше итәсем килде. Әмма ул адәмне хәзер инде сазлыгыннан тартып чыгара торган түгел иде. Соң. Ә абыемны «югалтудан» чын-чынлап курыктым. Ул япь-яшь килеш исереп йөрде. Тартты. Дорфа сөйләште. Өйгә кайтып та тормады. Үзенең иптәшләре белән теләсә кайда йөрде. Бу – аның өйдә күреп үскәннәренең нәтиҗәсе иде бугай…
Әтине, энемне коткарырга маташып, алар өчен янып, өзгәләнеп еллар үтте. Әти элеккечә әзерне, табып алып кайтып биргәнне ашап, шашканчы эчеп, үз рәхәтенә яшәде. Абыемны йә канга батканчы кыйналган, йә аягына баса алмаслык исергән хәлдә эзләп табып алып кайта идем. Тормышымның иң ямьле чоры булырга тиешле яшьлегем әнә шулай үтте...
Әти гомере буе ничек эчсә, шулай актык көненә кадәр эчте. 50 яшеннән ерак китә алмыйча, эчеп үлде. Абыем урам тормышы белән яши. Әтине җирләгәндә дә булмады. Берәр кайда кыйналып үлеп ятса да, ишетмәс, белмәс идем. Элемтәбез булмады. Мин аның өчен башта озак көендем. Аннары туктадым. Эчкече, наркоман кебекләрне күпме көйсәң, күпме янсаң да, үзләреннән кала син дә, башка берәү дә коткара алмый. Кеше үзе нормаль тормышка кайтырга теләргә тиеш. Бу – терелү өчен төп шарт.
Көннәрнең берендә эчкечеләр һәм наркоманнар өчен реабилитация үзәгенә эшкә килеп эләктем. Сиңа үз тормышыңда андыйлар җитмәдемени, диярсез. Мин шундыйлар белән генә аралашып өйрәнгәнмендер инде, күрәсең. Монда дәваланырга килеп кенә эләккән хатын-кызлар, ир-атлар да бар, инде дәвалануның соңгы стадиясендә булган, эчкечегә, наркоманга охшамаган, сәламәт кыяфәтлеләре дә бар иде. Биредә үк булачак ирем белән таныштым. Ул – элеккеге эчкече. Без танышканда, ул ачык карашлы, якты йөзле сәламәт кеше иде.
Тик эчкечеләр белән наркоманнарны гомерлеккә дәвалап булмый икән ул... Мин, юкка гына, ышанып, кияүгә чыкканмын аңа. Бәхет күрергә насыйп булмаган. Беренче улыбыз Артём туганда, әле барысы да яхшы иде. Матур гына, тату гына яшәдек. 1 ел да 3 айдан соң кызыбыз Алинә дә дөньяга килде. Озак та үтмәде, матур тормышыбызны кара кайгылы көннәр алыштырды. Ирем рецидивка китеп, кабат эчә башлады. Аннары наркотикларга күчте…
Өйдә наркотиклар кайнатты. Бурычларга батып бетте. Миннән берөзлексез акча талады. Үзе эшләмәде, мин – декрет ялында. Икенче балабыз өчен ана капиталы акчаларын өйгә алып кайтып җиткермәде. «Югалттым», – диде. «Кадатып» бетергән иде ул акчаларны... Фатир эчендә бернәрсә калдырмады. Аш бүлмәсендә суыткыч та юк иде хәтта. Бөтен җиһазларны, савыт-сабаны, алка-йөзекләрне кырып-себереп алып чыгып бетерде өйдән.
Мин 2 кечкенә бала белән. Акча юк. Ничектер яшәргә кирәк. Мин тормыш дилбегәсен ныклап тотарга, балаларым хакына нәрсә дә булса эшләргә, алга таба яшәргә карар кылдым. Укырга кердем. Сессияләрне ябып йөргәндә, балаларны кайнана карады. Аңа бүгенге көнгәчә рәхмәтлемен. Кайнанам кешелекле булды. Ничек интеккәнемне күреп, кызгана иде. Шулай итеп укып чыктым, югары белемле булдым. Иремнән аерылып, балалар белән тынычта яшәргә хыялландым. Бу җиңел түгел иде. Аерылышу турында сүз кузгата башлагач, ул тузына, сүгенә, тавыш күтәрә башлый. Гомумән, сүз әйтергә ярамый иде аңа. Минем авызны ябам, урынына утыртам, дип кизәнә, куркытмакчы була иде гел.
Мин аннан курыкмадым. Исерек кеше күрмәгәннәрдән түгел мин. Әмма балалар бик курка иделәр. Алар күрмәсен, дип, өйдән чыгып китәргә тырыша идем. Өйдә ызгыш башланса, балаларны җыендырып, тизрәк берәр кая чыгып китәргә ашыктым. Аның пыяла шешәне сугып ватып, миңа таба кизәнеп килгәнен, пычак белән янаганын балаларга күрсәтмәскә тырыштым. Шулай итеп төн уртасында да чыгып чапкан чакларыбыз булды. Ике бала белән таныш-белешләрдә кунган төннәр дә булды.
Өйдә бер көтү ирләр җыеп та ятты, наркотиклар кайнатып, подъездга кадәр исләрен чыгарып та. Мин ул исне мәңге оныта алмам. Өйгә балалар белән килеп кереп булмаслык дәрәҗәгә җиткерде фатирны. Мин, ничек тә аерым яшәү чарасын табарга кирәк, дигән фикергә килдем. Балаларны мондый мохиттә үстерергә ярамый. Болай яшәргә ярамый!
Балалар тынычта яшәсен, дип, иске генә дача йорты сатып алдым. Миңа аннан эшкә йөрүе 2 сәгатькә баса иде. 2 бәләкәй бала берүзләре өйдә кала. Мин көне буе эшләп өйгә кайтып кергәнче, үзләрен үзләре карый, ашата алмыйча, ач килеш көтеп утырган чаклары булды. Мин урап кайтканчы ни генә булмас, ут-фәлән чыкса, дип, курка идем. Болай яшәве бик авыр булганлыктан, мин тоттым да кредитка бер җимерек кенә машина сатып алдым. Бәхетемнең чиге юк иде! Мин 2 бала белән беткән дача йортында яшим, кредитка алынган җимерек машинада йөрим, өч тиенлек эштә эшлим, әмма мин бик бәхетле идем. Нинди булса да йорт, нинди булса да машина юнәтә алгач, мин үземне бик көчле итеп хис иттем. Шушы мизгелдә мин бернәрсәгә төшендем: мин барысын да үзем булдырам! Миңа ир дә, башка берәү дә кирәкми. Мин берүзем дә кайбер ир-атлардан күбрәк булдыра алам.
Алга таба миңа кредит түләп бару, балаларны ашату-эчертү, киендерү чарасын табарга кирәк иде. Мин акча юнәтү юлларын эзләдем. Эзләнә торгач, суррогат ана булу турындагы мәгълүматка тап булдым. Күпләр мондый вариант турында уйлап кына да карап тормас иде. Әмма миңа яшәргә кирәк. Ирем наркоман, кулымда 2 бала. Мин мондый хезмәт өчен хатын-кызга күпме акчалар вәгъдә ителгәнен белдем һәм ике дә уйлап тормадым. Шундук сайтта заявка тутырып җибәрдем.
Берәр сәгать вакыт үтте микән, белмим, миңа шалтыраттылар да. Инде 1 атнадан мин Мәскәүдә идем. Анализлар тапшырттылар, сәламәтлегемне тулысы белән тикшерделәр. Тикшерүләрнең нәтиҗәләре уңай иде. Мин туры киләм, дигән сүз. Хәзер көтәргә генә кала...
Ә иргә түземлегем бетте. Миннән акча сорап, эшкә кадәр ияреп килеп, эземнән йөрүенә сабыр итә алмадым. Мин кайда шалтыратырга кирәклеген белә идем. Шалтыратмадым гына. Түздем. Хәзер тәмам чыдар хәлем калмады. Җирәнү һәм нәфрәт уята иде ул миндә. Шалтыраттым. 2 еллык дәвалау срогы билгеләп, ябып куйдылар. Аерылып, алиментларга гариза бирдем. Ул алиментларны 2008 елдан бүгенге көнгәчә бер генә мәртәбә дә күрмәдек.
2 айдан мине Мәскәүгә чакыртып алдылар. Эмбрионны аналыкка «утырту» процедурасына. Мин балаларны дус кызыма калдырдым да юлга кузгалдым. Бик борчылдым. Барысы да яхшы гына узса ярар иде, дидем. Процедура уңышлы узды. Мине 3 көнгә санаторийга җибәрделәр. Аннары мин өйгә, балалар янына кайтып китә ала идем.
Тиздән йөккә узуым ачыкланды. Мин янәдән Мәскәүгә килергә тиеш. Тикшерүләр уздырдылар. Бик яхшылап карадылар. Барысы да әйбәт иде. Туачак баланың биологик әти-әнисе миңа Мәскәүдә фатир арендалап яшәтергә тәкъдим иттеләр. Миңа баш тартырга, балалар янына кайтып китәргә туры килде. Эшкә дә йөрисе. Килешү буенча, суррогат ана йөклелек дәвамында үзенең яшәү урынын үзе хәл итә. Ягъни, мин башка шәһәрдә яши, тикшеренүләргә табиблар янына Мәскәүгә килеп йөри алам.
28нче атнада мин план буенча табибларга күренергә килдем. «Гемоглобиның коточкыч түбән!» – дип, табиблар мине алып калдылар. Балалар өйдә дус кызым белән. Мин Мәскәүдә хастаханәдә. Эшкә дә йөри алмаячакмын, дигән сүз. Борчуга баттым: ничек итеп Мәскәүдә ятыйм, ди? Туачак баланың ата-анасы миңа бик ярдәм итте ул вакытта. Миңа палатага яңа телефон алып килеп бирделәр. Азык-төлек, кирәк-яракны алып керделәр. Балаларга акча җибәрергә тәкъдим иттеләр. Мин баш тартмадым. Кыенсынмадыңмы, диярсез. Кыенсынмадым. Балаларым турында уйладым.
Ничек кенә ашкынсам, ничек кенә ялварсам да, баланы тапканчы өйгә кайтарып җибәрмәделәр мине. Табиблар хәлемне «бик яхшы түгел» дип бәяләделәр. Сакланырга куштылар. Баланың биологик ата-анасы миңа бер шәһәрдән икенче шәһәргә күченеп йөрергә рөхсәт итмәделәр. Хастаханәдән чыккач, минем өчен аерым фатир арендаладылар. Ашау-эчү, кием-салым, кирәк-ярак ише нәрсәләр белән тәэмин иттеләр. Өйдәге балаларың өчен кайгырма, акча җибәреп торачакбыз, дип тынычландырдылар.
35нче атнада хәлем тагы да начарая төште. Аякларым артык шешенде. Кан басымым югары. Тагын хастаханәгә салып куйдылар. Хәлемне 1 атна күзәткәннән соң, табиблар баланы кесарев кисеме белән таптырырга карар кылдылар.
Минем өчен бу вакыйга артык тиз килеп җиткәндәй тоелды. Кинәт булдымы шунда... Белмим. Никтер ямансу булып куйды. Учларымны эчемә куеп сыйпадым. Сабый белән хушлашкан төсле иттем. 9 ай буе карынында бала үстергән хатын-кыз, табигатьнең идеясе буенча, срок азагына таба сабый белән очрашуны көтә, үзенчә бер рәхәт хис-тойгылар кичерә. Мин дә әнә шул хисләрне кичерәм... Табигать эше инде бу. Ни хәл итим? Үзем аңлыйм: сабый минеке түгел. Әмма аналык инстинктларына каршы торып булмый икән ул. Йөрәк астында 9 ай йөрткән бала хатын-кыз өчен берничек тә чит булып кала алмый. Ят итеп булмый аны. Ул – синеке. Гәрчә бөтенләй дә синеке булмаса да...
36нчы атна. 2010 елның 14 сентябре. Мине кесарев кисеме операциясенә алып кереп киттеләр. 3 килограмм да 200 грамм авырлыкта сау-сәламәт ир бала дөньяга килде. Баланы күрмәдем. Уянып, карынымны капшап караганда, сабый йөрәгем астында юк иде инде. Көч-хәл белән генә селкетә алган иреннәремнән: «Хуш, балам», – дигән тонык аваз өзелеп төште.
Аерым палатага урнаштырдылар. Искиткеч яхшы шартлар иде анда. Табиблар мине бик әйбәт карадылар, көемне генә көйләп тордылар. Мин чын-чынлап ял итеп, тернәкләнеп кайтып китәргә тиеш идем моннан. Әмма күңелдәге бушлык... Аның очы-кырые юк төсле иде. Җанымның бер өлешен өзеп алгандай булды ул. Башка беркайчан уңай хисләр кичерә алмам төсле тоелды. Өйдә көткән ике сабыем турында уйлаганда да, күңел кылларының берсе дә тибрәлмәде кебек. Әллә нишләдем мин. Төшенкелек иде бу...
1 атна буе шушы халәттә аерым палатада берьялгызым тордым. Үз балаларын үз карыннарында 9 ай буе йөртеп тә, аналык хисләрен һич тоймаган, сабыйларын теләмәгән, баш тарткан, калдырып киткән хатын-кызлар турында уйлап яттым. Ничек алай булдыра ала икән алар? Ничек үзеңнекеннән баш тартып була икән? Ничек итеп? Чит кеше баласы да үзеңнеке була икән бит соң ул, карыныңда йөрткәч, дип аптырадым. Баш аңлаганны йөрәк, күңел аңламый икән бит ул. Суррогат ана булган хатын-кызларның хәле шушылай буладыр, дип уйламаган да идем... Ул коточкыч авыр икән.
Табиблар мине җентекләп караганнан соң, тикшеренүләр уздырылганнан соң, өйгә кайтырга рөхсәт иттеләр. «Үзегезнең балаларыгыз бармы?» – дип сорадылар. «Бар, икәү», – дип җавап кайтардым. «Бик яхшы!» – дигән сүзләре аптыратты табибның. «Ник?» – дип сорадым. «Мин сезгә башка йөккә узарга киңәш итмәс идем. Балаларыгыз булса, сезнең очракта кабат йөккә узып, сәламәтлегегезне куркыныч астына куймау яхшырак булыр иде», – дип аңлатты табиб. Мин кабат балага узарга планлаштырмаган да идем ләбаса, тик табибның бу сүзләрен ишетү җиңел булмады.
Өйгә әйләнеп кайтып, ниһаять, 2 ай күрмәгән балаларымны кочагыма алдым. Бу мизгелдә мин бик бәхетле идем. Суррогат ана булуым, баланы Мәскәүдә калдырып кайтуымны минем шәһәрдә ишеткәннәр иде инде. «Менә бәхет елмайды әле сиңа, кинәт кенә миллионер булып куйдың», – дип, мине «җиңел бирелгән байлык» белән котладылар. «Бу кадәр акчаларны кая куясың, нәрсәгә тотасың?» – диештеләр. Ә мин ул акчаларга наркоман ирем кырып-себереп «кадатырга» алып чыгып бетергән җиһазларны яңадан сатып алдым. Иң беренче эш итеп, аш бүлмәсенә суыткыч алып куйдым. Шулай итеп, фатирны рәткә китердем. Балаларның өс-башын карадым, киендердем. Тешләремне дәваладым. Машинаны яхшыракка алыштырдым. Иремнең бурычларын яптым. Шуның белән акчалар бетте дә диярлек.
Тормыш җайлана кебек. Наркоман ирдән котылдык, балалар тынычта үсәләр. Мин мебель җитештерүче фабрикага эшкә кердем, азмы-күпме акча юнәтәм. Балаларны бакчага йөртәм. Мәшәкатьләрдән арынып торганым булмаса да, уемнан бер нәрсә һич чыкмады – бала. Ничек үсә микән, ашый микән, йоклый микән, авырмый микән, дип уйланып йөрдем гел. Баламны табып кемнәргәдер сатып биреп калдырып кайтып киткән кешедәй, үземне гаепле итеп хис иттем. Күңелем тынгы тапмады.
Көннәрнең берендә, балалар белән бакчадан кайтышлый, юлда очраган атынгычларда атынырга тукталдык. Биредәге балалар белән уйный башлап, минекеләрнең һич кайтасы килмәде. Ярар, бераз уйнасыннар, дип, утырып көтеп торырга булдым. Шунда бер хатын-кыз белән сөйләшеп киттек. Ул оныгын уйнатырга алып килгән иде. Миннән өлкәнрәк булган бу апа бик ачык кеше булып чыкты. 2 сәгатьләп сөйләшеп утырдык. Күптән шулай кем белән дә булса рәхәтләнеп сөйләшкәнем булмаган икән... Мин шул мизгелдә үземнең бик ялгыз булуымны аңладым. Рәхәтләнеп ачылып сөйләшер кешем юк минем. Булмады да. Дус, иптәш ише кешеләрем килде-киттеле булдылар гел. Мин тумыштан ялгыз кеше бит инде. Әни дөнья куйганнан бирле...
Шулай итеп, танышу сайтына кереп карарга булдым. Аралашуга сусаган идем мин. Шундук бер ир-ат белән танышып та киттек. 2 атнага якын сәгатьләр буе телефоннан сөйләштек. Хәтта төнлә телефонны колакка терәгән килеш йокыга талганчы сөйләшә идек. Бик рәхәт көннәр иде бу…
Марсель үзенең агач остасы булуы хакында әйтте. «О, ничек шәп, минем фатирда ишекләрне алыштырасым бар иде!» – дидем, уены-чыны бергә. Ә ул, чынга алып, ярдәм итәргә ризалыгын белдерде. «Иртәгә килеп алыштырып бирәм», – диде. Сүзендә торды. Ишекләрне дә алыштырып бирде, тәрәзәләрне дә. Фатирдагы барлык ир кулы көтеп яткан эшләрне үтәп чыкты Марсель. Шулай итеп, бергә яши дә башладык. Аннары өйләнештек.
Мин Марсельнең 2 балалы аерылган хатынга өйләнүенә гаҗәпләндем. Хәтта ышанып та бетә алмадым баштарак. Сиңа да бәхетле булырга вакыт җиткәндер, дип ышандырдым үземне аннары. Балалар да Марсельне яхшы кабул иттеләр. Әти назы тансык булгангадыр инде, тиз арада Марсельне яраттылар.
Без яхшы яшәдек. Мин, ниһаять, тулы хатын-кыз бәхете кичердем. Тыныч фатирда яраткан ир һәм газиз балалар белән тату яшәүгә ни җитә бит. Марсель балаларны яратты, ят итмәде. «Тагын берне табыйк», – дип сөйләштерә дә башлады. Мин үзем каршы булмасам да, табибларның әйткән сүзләрен хәтерли идем. Тагын бер бала белән 9 ай йөреп чыгарга, аны табарга сәламәтлегем җитмәве ихтимал. Марсель белән уйлаштык та, балалар йортыннан сабый алырга карар кылдык.
Барлык документлар җыелган, медицина комиссияләре үтелгәннән соң, безне бер ир бала белән танышырга чакырдылар. Бу – безнең булачак улыбыз иде. Тимофей – эчкечеләр гаиләсеннән. Исереп йоклап китеп тәмәкедән янгын чыгарып, өйләрен яндырганнан соң, ир белән хатынның 6 баласын алалар. Тимофей – шуларның берсе. Кечкенә малай бездән куркып, читенсенеп торды. Телгә килмәде, сорауларга җавап бирмәде. Күзләрен идәнгә төбәп, тик басып торды. Мин аны кызгандым. Күз яшьләремне көчкә тыйдым. Ябык, нәзек ботлы, нәзек беләкле, ак тәнле малай иде Тимофей. Наз күрмәгән мескен сабый. Без Марсель белән икебез генә калып сөйләшеп, киңәшләшеп тә тормыйча, бертавыштан: «Без балаларның алтысын да алып кайтып китәбез», – дидек.
Балаларны алып кайткач башланган тормыш бөтенләй икенче булды... Бер түбә астында 8 бала белән бергә унау булып яшәдек. Балалар төрлеләр. Һәрберсенең үз холкы. Һәрберсенә «ачкыч» табарга кирәк. Авыр хәлле гаиләдән килгән балалар буларак, һәрберсенә «кыргыйлык» хас. Ягъни, алар үз эчләренә ябылганнар, сөйләшмиләр, куркалар. Холыклары агрессив, кызу. Бергә яши башлауның беренче айлары бик авыр булды... Безне ирем белән ике көннең берендә мәктәпкә чакыртып тордылар. Балалар мәктәп тормышына озак яраклаша алмадылар. Укучылар арасында үз урыннарын таба алмый интектеләр. Без төрледән-төрле проблема белән очраштык. Балаларны җәмгыятькә яраклаштырырга, башкалар белән аралашырга, үз-үзләрен тотарга яңадан өйрәтергә туры килде.
Миңа һәм Марсельгә карата балаларның мөнәсәбәте бик озак салкын була бирде. Алар безне әти белән әни итеп кабул итмәде. Без моны көтмәдек, сорамадык та. Тик алар өчен бөтен булдыра алганыбызны эшләп, аларны кеше итәр өчен тир түгеп тә, балалар безгә шундый битараф, рәхмәтсез булуы күңелне тырнап торды. Бик озак яшәгәннән соң гына акрынлап ияләштеләр. Мине кочаклый, кайгырта башладылар. Авырып китсәм, янәшәмдә тыз-быз килеп йөриләр, минем өчен борчылалар. Моңа чиксез куана идем. Безнең өчен зур җиңү иде бу.
Көннәрнең берендә көтмәгәндә йөкле икәнемне ачыкладым. Бу – минем өчен шок булды. Беренчедән, без балага узарга планлаштырмаган идек. Икенчедән, өйдә болай да 8 бала. Аннары, табибларның миңа йөккә узарга киңәш итмәгәнлеге дә исемдә. Марсель белән уйлашып утырганнан соң, 8 белән 9 арасында әллә ни аерма булмас әле, дидек тә, сабыйны табарга булдык.
Йөклелек авыр узды. Борыныма җиткән корсакны да күтәреп йөрү бик читен булды. Ирем эшләде. Мин балалар белән өйдә тордым. Бала тугач, тагын да авыррак көннәр башланды. Проблема артыннан проблема туып торды. Балалар йортыннан кайткан балалар яңа туган сабыйны кабул итәргә теләмәделәр. Баланың үзебезнеке булуы белән бәйле иде бу. Балалар йортыннан кайтканнарда бу көнләшү хисе уятты. Минем игътибарым, назым яңа туган балага күбрәк бирелә башлагач, балалар белән мөнәсәбәтләребез начарланды. Кечкенәрәкләренең психикасына бу үзенчә йогынты ясады – асларына сия торган гадәтләре барлыкка килде. Баланың психикасы болай да нәзберек була, ә балалар йортыннан алынганныкы – икеләтә йомшак.
Яши торгач, өйрәндек. Тормыш бераз җайга салынды. Балалар үсә торды. Кайсыберләре унсигезләрен тутырып киттеләр, мөстәкыйль тормыш белән яши башладылар. Кечкенәләре үсеп, эшкә ярый, кул арасына керә башладылар. Бергә пешердек тә, бергә утырып ашадык та, бергә эшләдек тә, бергә ял да иттек. Балаларны тормышка яраклы, эшкә сәләтле итеп үстерергә тырыштык. Шуңа күрә эшләтеп үстердек. Бала асраган өчен акча алып баеп яталар, балаларны эш эшләтер өчен кулланалар, эшкә җигәләр, дип яла ягучылар, безне «чәйнәүчеләр» дә булды. Без моңа игътибар итмәскә өйрәндек. Үз юлыбызда булдык. Балаларны эшкә өйрәтеп үстердек.
Тату яшәдек. Бу балалар янына яңаларны ала тордык. Үсеп, яшь тутырганнары чыгып китә торды, алмашка балалар йортыннан кечкенәрәкләр кайта торды. Шулай итеп, без ирем Марсель белән бөтенесе 18 балага әти-әни булдык. Шуларның унбише – балалар йортыннан алынган кыз-малайлар, өчесе – үзебезнеке.
Бүгенге көндә өйдә 10 бала яши. Балалар йортыннан алынганнары җидәү, ягъни. Инде яшьләре тулып, үз тормышлары белән яши башлаганнары да килеп-килеп китәләр. Шалтыратышып сөйләшеп торабыз. Кайсылары чыгып киткәч искә алмый, оныта. Кайсылары якын итеп шалтыратып, хәлләрне белешеп, яңалыклары белән бүлешеп тора. Безнең йөрәктә унсигезенең һәрберсенә урын бар, урын җитә. Әни кешенең мәхәббәте 8 балага да, 18 балага да җитә икән. 80 балага да җитәдер, иманым камил», – дип йомгаклады хикәясен Юлия.