news_header_top
news_header_bot
Язманы тыңлагыз

Сурия Усманова: «Татар җәмәгатьчелегенең сайлауларда катнашмавына аптырыйм»

1995-1999 елларда Татарстан Дәүләт Советы депутаты, җәмәгать эшлеклесе Сурия Усманова белән татар мәдәнияте, мәгарифе проблемаларын хәл итү мөмкинлекләре турында сөйләшүне дәвам итәбез.

news_top
Сурия Усманова: «Татар җәмәгатьчелегенең сайлауларда катнашмавына аптырыйм»
Фото: © «Татар-информ», Рамил Гали

Алдагы язмаларда Сурия Усманова белән гаилә, балалар проблемаларын хатын-кызлар күтәрүе, депутат эшчәнлеге турында сөйләштек.

Әлеге әңгәмәбез – 3 нче сектор турында. Чөнки бүгенге көндә Татарстан Иҗтимагый палатасына әгъзалар тәкьдим итү башланды. 3 нче сектор мөмкинлекләрен кулланып телне саклап калу мөмкинме? Россиядә шундый үрнәкләр бармы? Бүгенге вазгыятьтә сайлауларда катнашып, депутат булу мөмкинме? Шушы һәм башка проблемалар, аларны хәл итү юллары турында Сурия Усманова «Интертат» хәбәрчесе Зилә Мөбәрәкшинага сөйләде.

Фото: © «Татар-информ»

«3 нче секторның зәгыйфь хәлдә булуы нәкъ менә татар халкын артта калдырды, дип саныйм»

– Сурия ханым, 3 нче сектор турында бераз аңлатма биреп, секторның төп функцияләре белән таныштырып үтсәгез иде.

– Социологлар җәмгыятьне шартлы рәвештә 3 секторга бүлә: дәүләт оешмалары, бизнес һәм коммерцияле булмаган иҗтимагый оешмалар. 3 нче секторның төп функциясе – дәүләт органнары һәм халык белән күпер урнаштыру, дәүләтнең кулы җитмәгән проблемаларны хәл итү, актив, креатив кешеләрне табып, аларга ярдәм итү. 3 нче секторга төрле иҗтимагый оешмалар керә: дини оешмалар, профсоюз, спорт оешмалары, төрле бакчачылар ширкәте, мәдәният, мәгариф өлкәсе, медицина, экология, хокук тармагында һ.б. эшләгән оешмалар.

Татарстан Язучылар берлегендә узган түгәрәк өстәл

Фото: © «Татар-информ», Зилә Мөбәрәкшина

Иҗтимагый оешма нинди дә булса проблеманы хәл итәр өчен оештырыла. Шул оешмаларга ярдәм итү өчен, РФ күләмендә Иҗтимагый палата төзелде, шундый ук палаталар һәр төбәктә бар. Гади генә әйткәндә Иҗтимагый палата – оешмаларның министрлыгы дип әйтергә була.

Оешмаларның борчыган проблемаларын хәл итәргә Иҗтимагый палатаның күп мөмкинлекләре бар: төрле юнәлешләрдә комиссияләр эшли, палата тыңлаулары оештырырга мөмкин, яки мәсьәләне палата утырышларына чыгарырга һ.б. Иҗтимагый палатаның икенче төп эше – проектлар эшләргә ярдәм итү, укыту, ресурс үзәкләре, конкурслар оештыру.

Үзгәреш еллары башлануга Россиядә бу өлкәгә игьтибар бик зур булды. Система үзгәрде, дәүләт үз кулы җитмәгән күп эшләрен иҗтимагый оешмаларга тапшырды. Оешмаларны төзергә, эшләргә өйрәтү зур проблема иде. Төп эш укыту иде – төрле курс, семинарлар оештырдылар, укырга чит илләргә җибәрделәр. Чит илләрдә 3 нче секторның эшен институтларда өйрәтәләр. Россиядә 2006 елда Иҗтимагый палата ачтылар, шул ук елдан НКО (коммерциягә карамаган оешма) өчен конкурслар үткәрә башладылар.

– Россия төбәкләрендә һәм Татарстанда 3 нче сектор эшендә аермалык булдымы?

– Россия күләмендә бар булган оешмаларның 70-80 проценты мәгърифәтчелек өлкәсендә эшләде. Татарстан Россиянең калган барлык төбәкләреннән аерылып торды: безнең республикада бер юнәлешне генә алдылар – хәйриячелек һәм волонтерлык. Хәйриячелеккә багышлап, һәр ел саен зур кичәләр үткәрделәр, көне-төне шул хакта сөйләделәр. Республика халкы 3 нче секторны шул хәйриячелек дип кенә аңлады, башка юнәлешләрнең нигә кирәк икәнен дә, секторның мөмкинлекләрен дә белмәде. Дөресен әйткәндә, татар халкының традицияләре, дине нигезендә хәйриячелек ята. Хәйриячелек – кирәкле һәм саваплы эш, әмма ул эш – бер кешедән алып, икенчеләргә бирү генә. Бу юнәлештә эшләргә халыкны укытып торырга да кирәк түгел. Бу проектлар халыкның аң-белемен дә арттырмады, халыкның тарихын, үз аңын саклап калуда да роле булмады.

Чистай шәһәре «Камалия» мәдәният үзәге янында

Фото: © «Татар-информ», Салават Камалетдинов

– Россия күләмендә бу өлкәдә иң алда барган төбәкләрне санап китсәгез иде.

– Мәскәү, Санкт-Петербургта бу өлкәдә башкарган эшләрне санап бетерерлек түгел, берничәсен генә санап китәм.

Үзгәртеп кору чоры башыннан анда коммерцияле булмаган оешмалар проблемалары белән Мәскәү шәһәренең иҗтимагый элемтәләр комитеты кысаларында дәүләт шөгыльләнә. Башкаланың коммерциячел булмаган оешмаларына һәрьяклап ярдәм күрсәтү максатыннан 2000 елда Мәскәү Иҗтимагый оешмалар йорты төзелде. Мәскәү йорты коммерциячел булмаган оешмаларга мәгълүмати, методик, юридик һәм хокукый ярдәм күрсәтә торган ресурс үзәге булып тора.

Санкт-Петербургта закон кабул ителде. Санкт-Петербургның «Иҗтимагый оешмалар өчен Санкт-Петербург грантлары турында» 26.10.2001 ел, № 697-8 законы. Шәһәрдә коммерциячел булмаган оешмалар өчен 17 ресурс үзәге эшли.

РФ Иҗтимагый палатасы сайтында Новосибирск өлкәсенең 3 нче секторы турында кызыклы мәгълүмат бар. Документлар Новосибирск өлкәсенең төбәк сәясәте министрлыгы һәм «Себер иҗтимагый инициативаларга ярдәм итү үзәге» төбәкара иҗтимагый фонды тарафыннан әзерләнгән. Анда еллар буенча сектор үсеше турында мәгълүмат бирүче документлар бар.

Мәсәлән: 2011-2017 елларда өлкәдә коммерциячел булмаган оешмаларга ярдәм итү буенча закон кабул ителде. Финанс, укыту, консультация, методик һәм мәгълүмати ярдәм төрләрен үз эченә алган дәүләт программасы җәелдерелгән. Муниципаль район үзәкләренә ярдәм күрсәтелә. Төбәктә 16 муниципаль программа һәм 30дан артык ресурс үзәге эшли.

Чагыштыру өчен: Татарстан Республикасы Иҗтимагый палатасы беренче ресурс үзәген Казанда 2015 елда ачты, бу вакытта Новосибирск өлкәсендә 36 ресурс үзәге эшли иде! Нәкъ менә ресурс үзәкләре оешмаларны төзергә, проектлар эшләргә өйрәтә бит.

Минемчә, Мәскәү, Санкт-Петербург, Новосибирск һ.б төбәкләр кебек эшләмичә, 3 нче секторның зәгыйфь хәлдә булуы нәкъ менә татар халкын артта калдырды, дип саныйм.

Чистайда Ислам үзәгендә Гаяз Исхакый истәлегенә багышланган түгәрәк өстәл

Фото: © «Татар-информ» Салават Камалетдинов

«Әгәр республикада бу өлкәне белсәләр, телне саклауда йөзәр түгел, меңәр проект эшләнер иде»

– Журналистлар бары тик хәйриячелек, волонтерлык турында язды (алар күргәннәрен, ишеткәннәрен язарга тиеш). Ә рус телле халык татарча газета-журналларны, «ТНВ»ны карамый, федераль каналлар карый, шуңа күрә дә бу өлкәне күбрәк белеп, аның мөмкинлекләрен кулланалар. Әгәр дә республикада бу өлкәне белсәләр, телне саклауда йөзәр түгел, меңәр проект эшләнер иде... Бу эшләнмәгән эшнең нәтиҗәсе – ачылмаган шәхси балалар бакчалары, мәктәпләр, хәтта күптән хыялланган университет...

3 нче секторның мөмкинлекләре бик зур. Шул системаны белгән кешегә, проектлар эшләп, үз хыялларын тормышка ашырырга мөмкинлекләр бар.

Проблемалар күтәргән, кызыклы интервьюларны татарча газета-журналлардан, интернеттан һәрвакыт кызыксынып укыйм. Мәсәлән, композитор Миләүшә Хәйруллина милли музыка архивы булдыруның бик кирәклеген, журналист Рузилә Мөхәммәтова татар пьесаларының күп урыннарда чәчелеп ятуын, аларны җыеп бер сайтка куярга кирәклеген бик мөһим, дип яза, журналист Рәшит Минһаҗ, атаклы кешеләребезнең шәхси архивларын сакларга кирәк, ди. Ә бит санап киткән проблемаларның барысын да проект итеп эшләп, хәл итәргә мөмкин.

Чистай районы Яуширмә авылында

Фото: © «Татар-информ», Салават Камалетдинов

– Милли республикаларда бу өлкәдә безгә үрнәк булырлыклар бармы?

Якутиядә халык актив, проектлар эшләп, аларга акча табарга өйрәтү өчен, дәүләт органнары эшли. Шул эшләрнең кайберләрен санап чыгам:

  • Саха (Якутия) Республикасында гражданлык җәмгыяте институтларын үстерү буенча министрлык төзелде. Татарстанда коммерцияле булмаган оешмалар белән шөгыльләнүче дәүләт органы юк.
  • 2017 елда Саха Республикасы (Якутия) башлыгы каршында коммерциячел булмаган оешмалар советы төзелде, ул Саха Республикасының Социаль-икътисадый үсеше мәсьәләләрен хәл итүдә коммерциячел булмаган оешмаларның нәтиҗәле катнашу механизмнарын булдыруга ярдәм итүче киңәшмә һәм консультатив орган булып тора.
  • 2014 елда «Саха (Якутия) Республикасында социаль юнәлешле коммерциячел булмаган оешмаларга дәүләт ярдәме турында» закон кабул ителде.
  • Саха (Якутия) Республикасында – 7, Татарстанда 6 ресурс үзәге эшли (Саха-Якутиядә халык саны – 980 мең, Татарстанда – 4 млн).
  • Саха (Якутия) Республикасында ел саен гражданнар форумнары уздырыла. Татарстан Республикасында һәр 2 ел саен форумнар үткәрелә.
  • Коммерциячел булмаган оешмаларга ярдәмне камилләштерү максатларында, төрле темаларга зональ форумнар уздырыла. Татарстан Республикасында зона форумнары үткәрмиләр.
  • «Гражданлык активисты көне» гамәлгә куелды. Бу көнне бөтен республика гражданлык активистларын хөрмәтли, премияләр тапшыра, халыкны актив булырга өнди.
  • Шәһәрләрдә үзләренең иҗтимагый палаталары булдырылган, һәм алар үз эшчәнлекләре турында ел саен докладлар әзерли.
  • Коммерцияле булмаган оешмалар ассоциациясен булдырганнар.
  • Якутиядә күпфункцияле үзәкләрдә коммерцияле булмаган оешмаларны теркәү өчен документлар әзерләргә ярдәм итүче белгечләр бар, һәм шунда ук аларны теркиләр.
  • «Якутиянең коммерцияле булмаган оешмалары» мобиль кушымтасын Саха (Якутия) Республикасы Яшьләр эшләре һәм социаль коммуникацияләр министрлыгы белгечләре эшләгән. Кушымта аша Якутиянең коммерцияле булмаган оешмалары, булган һәм булачак чаралар, төбәк һәм федераль дәрәҗәдәге коммерцияле булмаган оешмалар өчен конкурслар турында актуаль мәгълүмат, теркәлү узарга, бетерергә, үзгәрешләр кертү өчен документлар тапшырырга мөмкин.

Бездә Якутия башкарылган эшләрнең 5 проценты да эшләнмәде…

Фото: © «Татар-информ»

Татар киносына халык ургылып йөрсен өчен нәрсә эшләргә?

– Якутларның 95 проценты үз телен белә. Якутлар телләрен мәдәният аша саклап калды, дигән фикерне еш ишетәбез. Бигрәк тә кинематография өлкәсендәге уңышлары гаҗәпкә калдыра. Якут киносы феноменының сәбәпләре нидә икән?

– Якут киносы феноменын аңларга, аңлатырга тырышып, күп язмалар басылган. Анда язылган фактлар, фикерләр белән мин килешәм, шул ук вакытта аерым фикерләрем дә бар. Аларны дәлилләр өчен чагыштыру кирәк.

Фото: © «Татар-информ», Рамил Гали

Бүгенге көндә якутларның саны 500 меңгә якын. Татарлар – 6 млн тирәсе. Якутлар елына 12 фильм төшереп, прокатка чыгара, ә татарлар – 1-2не. Бу эшнең нигезендә халыкның активлыгы ята. Якутлар проект эшли, аның өчен акча таба беләләр. «Сахафильм» студиясе елына 1-2 фильм эшли, 12-15 фильмны бәйсез киностудияләр төшерә.

Бу нәтиҗә – республикадагы 3 нче секторның нәтиҗәле эшләве. 500 меңгә якын якут яшәгән республикада 15-20гә якын бәйсез киностудия бар, бу – халык актив дигән сүз. Алар ел саен 12-15 фильм төшерә, фильм эшләргә акчасын да таба, чөнки аларны проектлар эшләргә өйрәттеләр.

2024 ел якут кинематографы өчен рекордлы ел булды. Җыелган сумманың гомуми күләме 157 миллион сумга җиткән. Саха Республикасы режиссерлары төшергән 5 фильм лидерлар рәтенә керде. Бу суммага режиссер Марианна Сиэгэнның «Картина» фильмы иң зур өлеш акча китергән: фильм 52,5 миллион сумнан артык акча җыйган. Касса җыемнары буенча чираттагысы «Триумф» фильмы (31,2 миллион сум). «Там, где танцуют стерхи» (26,2 миллион сум) һәм «Тимир» (11,9 миллион сум).

Якутлар фильмнарын үз телләрендә, үз халкының тарихын, бүгенге проблемаларын күрсәтеп, үз халкы өчен эшли. Алар телләрен милли мәдәният аша саклап калдылар, дигәндә, нәкъ менә шуны күз алдында тотып әйтәләр бит.

Ә бездә ничек? Халык татарча фильмнар карарга бик аз йөри. Фильмның презентациясенә киләләр, мактыйлар... Үзем ничә тапкыр татарча фильмнарны карарга барып, кәефем төшеп кайтты. «Мир» кинотеатрында Зөлфәт Хәким әсәре буенча татар режиссеры төшергән «Телсез күке» фильмын карадык. Әмма залга кереп, искиткеч татар киносына 8 тамашачы килүен күргәч, күңелдә юшкын калды. Бездә төшерелгән фильмнар киштәләрдә тузан җыеп ятарга тиешме?

Татар киносына халык ургылып йөрсен өчен нәрсә эшләргә? Алда бик зур эшләр тора... 3 нче секторны якутлар дәрәҗәсендә торгызмасак, без бу проблеманы хәл итә алмаячакбыз.

Соңгы яңалыклардан: Якутия, фильмнар җитештерү һәм чыгару буенча, Мәскәү һәм Санкт-Петербургтан кала, Россиядә 3 нче урында тора.

Россия Президенты Владимир Путин 2027 елга Якутия башкаласында тулы цикллы күп функцияле кинопавильон төзүне йөкләгән. Проект-смета документациясен эшләүне исәпкә алып, төзелешне быел башланып, 2027 елда тәмамланачак.

«Республикада 3 нче секторның зәгыйфь хәлдә булуы нәкъ менә татар халкын артта калдырды»

– Сурия ханым, Сез 25 елга якын 3 нче секторда төрле юнәлешләрдә эшләгәнсез. Бу өлкәне бик яхшы беләсез. Кыскача гына шул эшләрегез турында сөйләсәгез иде.

– Бу өлкәдә 2000 еллардан бирле. Бугенге көндә 3 нче оешманы җитәклим. Оешмаң булмаса, бер конкурста да катнашып булмый, акча да ала алмыйсың. Иң беренче оешманы 1997 елда – Дәүләт Советының даими Парламентында эшләгәндә ачкан идем. Ул елларда балалар, гаилә, хатын-кыз проблемалары белән шөгыльләндем, шуңа оешмам «Защита прав детей» дип аталды.

Аннан соң социаль-юридик институтта укыдым һәм икенче югары белем алдым. Шулай итеп бик кызыклы медицина хокукы өлкәсенә кереп киттем. Бу юнәлештә эшләр өчен, Медицина эшчәнлеген хокукый тәэмин итү үзәген ачтым.

Хәзерге оешмам «Хатын-кызларга, гаиләгә һәм балаларга ярдәм» Татарстан Республикасы региональ иҗтимагый оешмасы «СИРИУС» дип атала. Шул оешма аркылы Тәэминә Биктимирова белән «Чистай өязе – мәгърифәт йолдызлары» дип аталган проект эшләдек һәм Татнефть оештырган конкурста җиңдек.

Татарстан Язучылар берлегендә

Фото: © «Татар-информ», Зилә Мөбәрәкшина

Хәзерге көндә 3 китабым дөнья күрде, алар барысы да конкурсларда катнашып, грантлар алып эшләнелде.

– Россия күләмендә һәр төбәкнең эшен күзәтеп барасыз, республиканың бу өлкәдә артка калганын белгәч ниләр эшләдегез?

– Республикадагы 3 нче секторның эшен үзгәртергә теләп төрле юнәлештә эшләдем:

  1. Россия күләмендә алып барылган эшләрне, төбәкләр тәҗрибәсен, безнең республикадагы секторның торышын өйрәнеп, анализ ясап, 2008 елда беренче докладны, 2018 елда икенче докладны яздым. «Аналитический доклад о состоянии 3-го сектора в Республике Татарстан» дип атала. Бик күп документлар укып, һәр фактны бөртекләп җыеп, анализ ясап, докладны берничә ел эшләдем.
  2. Республика җитәкчеләренә докладларымны җибәрдем.
  3. Шул өлкәгә җаваплы бар җитәкчеләр белән очраштым.
  4. Үзем түгәрәк өстәлләр оештырдым, шул темага багышланган түгәрәк өстәлләр, форумнарда гел катнаштым.
  5. Газеталарда мәкаләләрем басылып чыкты. 2008 елда «Татарстан яшьләре» газетасы редакциясендә, баш мөхәррир Исмәгыйль Шәрәфиев ярдәме белән, «түгәрәк өстәл» уздырдык. Шул темага багышлап, Нәзилә Сафиуллина 3 язма әзерләде, «Ватаным Татарстан» газетасында 2018 елда Гөлинә Гыймадова «Татар телен саклап калу юллары бармы?» дип аталган бик зур язма әзерләде, «Интертат»та Рузилә Мөхәммәтованың язмасы да чыкты.

– Россия төбәкләрендә башкарган эшләрне Татарстанда эшләп буламы? Эшне иң элек кайдан башларга тәкъдим итәсез?

Республикада 2026 елдан Иҗтимагый палата яңа составта эшли башлаячак. Хәзерге көннәрдә аның яңа составын формалаштыру бара. Республиканың Иҗтимагый палатасына 60 кеше тәкъдим ителә. Шуның 30ын эшләргә теләге, мөмкинлеге булган актив татар егетләрен һәм кызларын табып, тәкъдим итәргә кирәк.

«Сайлауларда катнашып, шәһәр, район, авыл советларына депутат булып сайлану бик мөһим»

– Сайлауларга бик аз вакыт калды. Сайлауларда катнашып, җирле парламентларга үтү мөмкинлеге бармы?

– Сайлауларга игътибар итмәүләренә, анда катнашмауларына, гомумән, татар җәмәгатьчелегенә аптырыйм. Ни өчен безнең атаклы шәхесләребез Думада Мөселманнар фракциясе төзегән? Ни өчен хатын-кыз мәгърифәтчеләребез Хәдичә Ямашева, Абруй Сәйфи, сайлауларда катнашып, Казан шәһәр Думасына сайланган? Алар бит татар мәнфәгатен Дәүләт органнарында якларга кирәклеген яхшы белгән. Хәзерге көндә татар кешесе, бер проблеманы хәл итәр өчен, тонналап хатлар яза, конференция, түгәрәк өстәлләрдә шул теманың хәл итү юлларын сөйләп күпме вакытын, көчен бетерә, ә депутат ул мәсьәләне 15 минутта хәл итәргә мөмкин.

Фото: © «Татар-информ», Рамил Гали

Яңадан кабатларга мәҗбүрмен: татар теленең, гомумән, мәдәният, мәгариф язмышы республиканың бар шәһәрләрендә, район үзәкләрендә, авылларда да хәл ителә. Шуңа күрә сайлауларда катнашып, шәһәр, район, авыл советларына депутат булып сайлану бик мөһим.

– Хәзерге көндә сайлауларда катнашып, депутат булу мөмкинлеге бик чикле бит, шуңа күрә дә катнашмыйлардыр?

– Чынлап та Россиядә 1990, 1995 елларда депутат булып сайлану мөмкинлеге күбрәк иде. 2000 елларда бизнесменнар барлыкка килде, алар дәррәү парламентларга ыргылды, үз эшләрен – бизнесны үстерүдә, андагы мөмкинлекләрне алар бик яхшы күрәләр. Дөресен әйтергә кирәк, ул елларда да Парламентларга сайлану, депутат булу җиңел түгел иде, 3 сайлау компаниясендә катнаштым, бер урынга 13-14 кеше иде.

Парламентта 100 процент бизнесменнар, оешма җитәкчеләре генә сайланырга тиеш түгел бит. Хәзерге ситуациядә җитәкчеләребез ярдәмгә килергә тиеш.

Зур шәһәрләрдә (Казан, Чаллы һ.б. – 10га якын, кечерәкләрдә – 5-6) татар мәдәнияте, мәгарифе проблемаларын күтәрүчеләр җирле парламентларга сайланырга тиеш. Алар арасында язучылар, укытучылар, мәдәният хезмәткәрләре, журналистлар, табиблар булуы бик кирәк.

«Җирле парламентларда «татар мәдәниятен, мәгарифен саклаучы депутатлар кирәк» дип санасалар, проблеманы хәл итәчәкләр»

– Сайлауларга вакыт бик аз калды, җитәкчеләр «ник алдан әзерләнмәдегез, хәзер соң бит инде» дип әйтергә мөмкиннәр...

– Беләсезме, алар андый сүзләрне 1 ел элек тә әйтергә мөмкин иде, хәзер дә.

Әгәр дә, җирле парламентларда «татар мәдәниятен, мәгарифен саклаучы депутатлар кирәк» дип санасалар, алар бу проблеманы хәл итәчәк. Безнең җитәкчеләр «кирәк» дип санасалар, айга түгел, Марска да барып җитәләр.

Мәрҗани исемендәге Тарих институтында

Фото: Сурия Усманованың шәхси архивыннан

– Эшне ничек башлап җибәрергә кирәк дип уйлыйсыз?

– Язучылар берлеге рәисе Ркаил Зәйдулла һәм Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары, Бөтендөнья татар конгрессының Милли Шура рәисе Васил Шәйхразыев җитәкчелегендә театр, композиторлар, кинематография берлекләре, «Мәгариф» ассоциациясе җитәкчеләре һ.б. белән утырып сөйләшергә, киңәшләшергә кирәк. Үземнең дә күзаллаган кешеләрем дә бар, ничегрәк эшләргә дигән планнарым да...

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар