Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Дәүләт Советының элекке депутаты Сурия Усманова: «Депутат булу бар ишекләрне ача»

Татарстан Дәүләт Советының элекке депутаты, җәмәгать эшлеклесе Сурия Усманова белән Татарстанда узачак сайлаулар, тел, мәдәният һәм демография өлкәсендәге проблемалар, аларны чишү юллары һәм башка бик күп мәсьәләләр турында сөйләштек.

news_top_970_100
Дәүләт Советының элекке депутаты Сурия Усманова: «Депутат булу бар ишекләрне ача»
Фото: Сурия Усманованың шәхси архивыннан

2025 ел, 14 сентябрь – Татарстан Республикасы халкы җирле үзидарә органнарына депутатлар сайланачак, алар барлыгы – 7663. Депутатлар нәрсәләр эшли алыр иде? Сурия ханым Усманова үзенең мисалында «Интертат» журналисты Зилә Мөбәрәкшинага шул хакта фикерләрен сөйләде.

Фото: © «Татар-информ», Рамил Гали

Сурия ханым барлык интервьюларында, асылда, көн кадагындагы проблемаларны күтәрә. Бу сөйләшүгә Сурия апаны Татарстанда узачак сайлаулар этәргән. Парламентта эшләгән вакытта ул демография проблемаларын күтәргән, күп мәсьәләләрне хәл итүгә ирешә алган, шулай ук татар мәдәнияте, тел, проблемаларын да күтәрүгә, чишүгә үз өлешен керткән.

Әйтергә кирәк, инде ничә еллар ул татар теле саклансын, татар мәдәнияте үссен дип күп эшләр башкара, әмма эшләрең турында сөйләмәсәң, башкармаган кебек тә була торгандыр. Әлбәттә, бу хакта халык белергә тиеш!

Шунысын да искәртик: тиздән сайлаулар, татар җәмәгатьчелегенең кайбер вәкилләре бу мөһим вакыйгаларга игътибар итеп бетерми дип саныйм.

Татар мәдәнияте, мәгарифенә кагылган проблемаларны бер Дәүләт Советы гына хәл итми. Татар теленең, гомумән, мәдәният, мәгариф язмышы республиканың бар шәһәрләрендә, район үзәкләрендә, авылларда да хәл ителә. Шуңа күрә сайлауларда катнашып, шәһәр, район, авыл советларына депутат булып сайлану бик мөһим, – ди Сурия Усманова.

«Татар халкының хокуклары үтәлүен таләп итә белдек»

Сурия апа, Сез стоматолог-табиб булып эшләгәнсез. Ә сәясәткә нинди юллар алып килде? 1990-1995 елларда Чаллы шәһәр советы депутаты, мэриядә бүлек җитәкчесе, 1995-1999 елларда Дәүләт Советының даими Парламенты депутаты булгансыз. Шул ук вакытта Чаллы иҗтимагый үзәге эшчәнлегендә дә актив катнашкансыз.

– Депутат булып сайлану кирәклегенә, Чаллыда татарның иҗтимагый үзәге оешмасы эшендә актив катнашып, күп проблемаларны Парламентларда җиңелрәк хәл итеп булганына төшенгәч килдем. Шуңа күрә баштан иҗтимагый үзәгебез эшчәнлеге турында сөйлим. Мин бит Чистай районы Яуширмә авылында туып үскән кыз. Бөек Гаяз Исхакый туып үскән авыл. Күрәсең, безнең җирлекнең үзенчәлеге бардыр. Алай гына да түгел, безнең авылда милли җанлы, татарның мәдәниятенә зур өлеш керткән атаклы шәхесләр (Рабига Хәкимова, Фәйзи Йосыпов, Сәгадәт Исхакый-Чагатай һ.б.) туып үскән.

Фото: © «Татар-информ», Абдул Фархан

Әлеге үзәк төзелүнең беренче көненнән үк аның эшендә актив катнаштым. Без «КамАЗ» мәдәният йортында, аннан соң педагогия институтында, соңрак мэриянең зур залында атна саен җыелыша идек. Киңәшмәләр 4-5 сәгать дәвам итә иде. Атна саен планнар төзибез, икенче атнада үтәлешен тикшерәбез, һәр эшкә конкрет кешеләр билгеләнә. Халык үзәгебезнең эшен җыелышларда катнашу, чыгышлар ясау дип кенә белде. Татар халкының милли мәнфәгатьләрен яклап күпме мөрәҗәгатьләр язу, администрация белән күпме очрашулар…

Без мәчетләр, мәктәпләребез тизрәк ачылсын дип, хәтта төзелеш эшләрендә дә катнаша идек (күбесенчә җыештыру эшләрендә). 1992 елның мартында Татарстанда суверенитет турында референдум булды. Ул елларда Чаллыда татарлар 46 процент кына яши иде. Бу эшләргә күпме көч киткәнен Чаллыдагы үзәк активистлары бик яхшы белә. Әле дә истә: өйгә рулоннар белән халыкка язылган мөрәҗәгатьләрне китерәләр, төннәр буе аларны кисә-кисә куллар канап бетә, ә иртән аларны почталарга таратабыз, аннан соң көненә 2-3 тапкыр очрашуларга – халыкны үгетләргә барабыз. Чаллыда чыгыш ясамаган завод, мәктәп,балалар бакчалары калмады кебек.

Чаллыда үзәгебез бик эффектив эшләде, андый оешма республиканың бүтән шәһәрләрендә булмады бугай. Аның беренче составы уникаль иде. Беренчедән, барысы да диярлек төрле республикаларда, хәтта чит илләрдә яшәп, бүтән халыкларның нинди хокукка ия булганнарын белә иде, шуңа күрә татар халкы да шул хокукларга ия булырга тиеш дип тырыштылар. Икенчедән, аларның барысы да югары белемле, алар арасында фән кандидатлары да күп иде. Күбесе җитәкче урыннарда эшләгән, шуңа күрә дә халык белән дә эшли белделәр, һәм нәтиҗәле эшли торган оешма төзеделәр. Шул фидакяр шәхесләрнең кайберләрен атап китәм:

Габдулла Сәрвәретдинов, Рифкать Кормашев, Ким Сафиуллин, Фаик Таҗиев, Габдрахман Җәләлетдинов, Ильдар Хаҗиев, Наил Мансуров, Гаяз Малихов, Йосыф Җимангулов, Илгизәр Гыйльфанов, Җәмил Сафиуллин һ.б. – 30га якын, 2 хатын-кыз, мин һәм Зәмзәмия Казыйханова. Без татар халкының хокуклары үтәлүен таләп итә дә белдек, һәм безне тыңлаучы, аңлаучылар да бар иде.

«Вакытны, исәнлекне, акчаны беркайчан санамадык»

– Нәкъ шул фидакярләр һәм Чаллы шәһәр советы депутатлары тырышлыгы белән Чаллыда татарча газеталар, журналлар чыга башлады, Чаллы Дәүләт драма театры, «Болгар» бию театры ачылды, Ленин проспектын – Сөембикә, Ленинград проспектын – Чулман, Комсомол проспекты – Яшьлек, Проспект 50 лет СССР – Хәсән Туфан проспектына әйләнде. Шәһәрдә Шамил Усманов, Мулланур Вахитов, Рәис Беляев проспектлары барлыкка килде. Татар мәктәпләре, гимназия, лицейлар эшли башлады, күп мәчетләр ачылды. Чаллының үзәгендә – администрация бинасы янында – Җәмигъ мәчетенә нигез салынды. Чаллыда татар мохите булдырылды.

Ул елларда Чаллы шәһәр советы депутатлары иҗтимагый оешманың төп таянычы, ышанычы булдылар. Принципиаль, фикерләрен туры әйтеп, дәлилләп чыгыш ясаучы милли җанлы депутатлар Тәлгат Абдуллин, Галимҗан Зарипов һ.б. Чаллы халкының милли мәнфәгатьләрен тормышка ашыруга зур өлеш керттеләр.

Бу эшләр татарның рухын күтәрде, киләчәккә өмет уятты. Без – Чаллы активистлары – шул эшләргә киткән вакытны, исәнлекне, акчаларны беркайчан санамадык, бар эшләр дә халык яшәсен, үз телен, тарихын белсен дип эшләдек. Санап киткән активистларның берничәсе инде безнең арада юк, күбесе олы яшьтә.

Чаллы язучыларына, бигрәк тә Чаллы Язучылар берлеге рәисе Факил Сафинга мөрәҗәгать итәм, әле бик соң түгел. Чаллыдагы үзәк активистлары хакында истәлекләр туплап, китап чыгарырга иде. Нәкъ бу теманы хәзер күтәрүгә тагын берничә сәбәп бар. Беренчесе – Юрий Петрушин (1990 елларда Башкарма комитет рәисе, халык депутатларының Чаллы шәһәр Советы Рәисе) Чаллының билгеле кешеләре турында китаплар язып чыгарган икән. Билгеле, татар өчен җанаткан, фидакярләр турында язмаячак.

Икенчедән, соңгы елларда тарих белән кызыксына башладым. Тәэминә Биктимирова белән «Чистай өязенең мәгърифәт йолдызлары» тарихи документаль һәм биографик җыентык әзерләдек. Анда Чистай өязендә туып үскән 12 атаклы татар хатын-кызларының эшләре, язмышлары тасвирлана. Алар арасында Рабига Хәкимова да бар, ул – 1944 елда Казан дәүләт университетында Татар теле һәм әдәбияты бүлеген ачучы галимә. Язманы әзерләгәндә, Рабига ханым турында информациянең бик аз булуына исем китте, ә шул ук вакытта икенче атаклы мәгърифәтче, Казанда беренче кызлар мәктәбе ачкан Ләбибә Хөсәения турында язмалар күп.

Сәбәбе шул: Галимҗан Барудиның энесе Салихҗан хәзрәтнең улы Әхмәт Галиев 1960 еллар уртасында Ләбибә Хөсәения мәктәбен тәмамлаган укучылардан, мөгаллимәләрдән истәлекләр яздыра, мәктәпкә бәйле материаллар җыя, аларны Татарстан Милли музее һәм университет китапханәсенә тапшыра. Шуның нигезендә Альта Мәхмүтова, Зәкия Рәсүлева, Әнвәр Хуҗиәхмәтов – Ләбибә ханымның эшен, тормыш юлын күрсәткән зур хезмәтләр язды, халыкка җиткерделәр.

Фото: © Сурия Усманованың шәхси архивыннан

Тагын бер проблема бик борчый. Чаллы яңалыкларын карап барырга тырышам. Безнең казанышларга, төгәлләштереп әйтсәк, татарча урам исемнәренә селтәнүчеләр күбәйде, яңадан Ленинград проспекты кайтарылырга тиеш дип тавыш күтәрүчеләр ешайды. Хәтта шәһәр җитәкчелеге дә бу фикерләрне яклый башлады... Хәзерге вакытта Шәһәр Советы депутатлары арасында милли җанлы, татар мәдәниятен, Сөембикә, Хәсән Туфанны яклаучылар юк.

«Вәгъдә бирдем, халык миңа ышанды, сайладылар»

Сез Чаллыда Гаилә, балалар, хатын-кызлар проблемалары белән шөгыльләнүче бүлекне җитәкләп, демография проблемаларын хәл итү белән дә шөгыльләнгәнсез бит әле. Ә шул өлкәгә ничек кердегез?

– 1990 елларда Чаллы шәһәр Советы депутаты булып сайландым, минем участокта 1 урынга 15 кеше идек. Ул елларда Шәһәр советына табиблар, укытучылар күп сайландылар. Чаллы шәһәр Советында, берьюлы 2 комиссиядә эшләдем – һөнәрем табиб булгач, сәламәтлекне саклау мәсьәләләре белән шөгыльләнгән комиссиядә һәм мәгариф, мәдәният проблемалары белән икенче комиссиядә эшләдем.

Шәһәр Советы депутатлары, табиблар Алия Харисова, Зәйнәп Сабирова һәм Светлана Хәсәнова миңа: «Гаилә, хатын-кызлар, балалар проблемалары белән эшли торган структура төзү буенча РФ Президентының Указы чыкты, без уйладык та, сиңа ул эшне тәкьдим итәргә булдык, син аны булдыра алачаксың», – диделәр. Башта мине күндерделәр, аннары үзләре шәһәр хакиме белән барып сөйләштеләр. Мин аларга гомер буе рәхмәт әйтәм.

Шулай итеп Чаллыда Гаилә, балалар, хатын-кызлар проблемалары белән шөгыльләнүче бүлек төзелде. Баштан шушы өлкәгә кагылган бар законнарны, программаларны, статистик, аналитик материалларны өйрәндем. Республикада күләмендә дә һәм башка шәһәр, районнарда, андый бүлекне төземәделәр. Эшкә өйрәнү, тәҗрибә уртаклашу өчен Мәскәүгә, Дума комитеты үткәргән парламент тыңлаулары, төрле конференция, форум, семинарларга еш бардым. Дәүләт Думасында балалар, гаилә, хатын-кызлар проблемалары белән шөгыльләнүче комитет һәрвакыт булды, анда Парламент тыңлауларында чыгышлар да ясадым.

Чаллыда шәһәр күләмендә «Гаилә» программасын эшләп, аны тормышка ашырдым. Шул өлкәдә эшләгән бар иҗтимагый оешмалар белән элемтә оештырып, күп чараларны бергә башкардык. Бу өлкәгә кагылган проблемаларны чыгарырга, хәл итү юлларын эзләр өчен шәһәр күләмендә хатын-кызларны җыеп төрле чаралар үткәрдем – форум, түгәрәк өстәлләр һ.б.

Шул проблемаларны республика дәрәҗәсендә хәл итәргә кирәклегенә инанып, Дәүләт Советына депутат булып сайланырга кирәк дип, үз-үземә бурыч куйдым. Чаллыда минем округта 1 урынга 16 кеше иде. Сайлау вакытында халыкка, шул өлкәдәге проблемаларны хәл итәчәкмен, дип вәгъдә бирдем, халык миңа ышанды, сайладылар.

«Туфан Миңнуллин, Фәндәс Сафиуллин белән дуслашып, бергә эшләдек»

Ул елларда Парламентта татарның атаклы шәхесләре Туфан Миңнуллин, Фәндәс Сафиуллин, Разил Вәлиев, Роберт Миңнуллин, Ренат Мөхәммәдиев, Ренат Харис, Гәрәй Рәхим һ.б. депутатлар эшләде. Алар белән уртак тел табарга авыр булмадымы?

– Тиз арада бар язучылар белән уртак тел таптым, бигрәк тә Туфан Миңнуллин, Фәндәс Сафиуллин белән дуслашып, бергә эшләдек. Мин бит Дәүләт Советына бик әзерлекле бардым, берьюлы шәһәр мэриясе һәм җирле Парламентта эшләү (мэриядә бүлек җитәкчесе, Чаллы шәһәр Советы депутаты булу) бик кирәкле тәҗрибә бирде. Иҗтимагый үзәгебез эшендә актив катнашып, милли проблемаларны яхшы белә идем.

Фото: © «Татар-информ», Владимир Васильев

Мәктәптә укыганда сәхнәдән төшмәгән кыз бит мин! Шигырьләр сөйлим, концертлар алып бара идем. Әнием Саимә Хөснелгата кызы – укытучы,күп журнал-газеталарны татар, рус телендә алдыра иде («Казан утлары», «Роман-газета», «Азат хатын», «Здоровье», «Ялкын», «Учительская газета» һ.б.). Авыл китапханәсендә мин укымаган китап калмады бугай. Студент елларым да «кайнап торды»: группаның старостасы булдым, фәнни түгәрәкләрдә актив катнаштым, театрларда мин карамаган спектакль калмады.

Студент елларында ук машина йөртү таныклыгы алдым, хәтта парашют секциясенә йөреп, парашюттан да сикердем!

Татар һәм рус классикасын уку, үзешчән сәнгатьтә катнашу, мәктәп, студент елларында җәмәгать эшләре, фәнни түгәрәкләрдә катнашу, сәяхәтләргә йөрү, спорт белән шөгыльләнү – болар барысы да минем шәхес булып формалашуымда йогынты ясады.

«Роберт Миңнуллин үзенә өстәмә эш алып, миңа булышты»

Сез Татарстан Дәүләт Советында да берьюлы 2 комиссиядә эшләгәнсез. Социаль мәсьәләләр белән шөгыльләнүче комиссиядә, Мәдәният, мәгариф, фән һәм милли мәсьәләләр комиссиясендә актив катнашкансыз. Шул елларны искә алыйк әле.

– Регламент буенча депутат бер комиссиядә генә эшләргә тиеш (мин социаль мәсьәләләр белән шөгыльләнүче комиссиядә эшләдем). Ә милләткә кагылышлы проблемаларны анда күтәреп булмый, шуңа күрә Татарстан Дәүләт Советының Мәдәният, мәгариф, фән һәм милли мәсьәләләр комиссиясенең эшендә еш катнаштым. Комиссияне Роберт Миңнуллин җитәкләде. Аның ярдәме белән законнарга төзәтмәләр керттек, бик кирәкле проблемаларны хәл итәр өчен аерым комиссия утырышлары оештырдык. Роберт Миңнуллин бик милли җанлы, кешелекле шәхес иде. Эше муеннан булуына карамастан, үзенә өстәмә эш алып, миңа булышты. «Син безнең комиссиядә кайбер депутатларга караганда да күбрәк эшлисең», – дип, әле мине гел мактап тора иде.

Фото: © «Татар-информ», Рамил Гали

«Туфан Миңнуллин белән Фәндәс Сафиуллинга мин бик кирәк идем»

– Безнең Парламент даими эшләде, ягъни атнаның 3-4 көнендә сессияләр бара иде. Депутатлар күп мәсьәләләрне чыгарды, аларны бик озак тикшереп, хәл итә идек. Һәр депутатның үзе теләгән проблеманы Парламентның көн тәртибенә кертеп, хәл итәргә мөмкинлеге бар иде. Мин ул мөмкинлектән тулысынча файдаландым. Әлегә аларның берничәсенә генә тукталам.

Фото: © «Татар-информ», Салават Камалетдинов

Татар мәдәнияте, мәгарифенә кагылышлы мәсьәләне сессиягә куеп сөйләшү, хәл итү өчен, инициаторны яклап чыгыш ясаучылар кирәк. Ә бу Парламентта бик кискен мәсьәлә – татар депутатлары күп булса да, төрле сәбәпләр аркасында (проблеманы белмәү, белергә теләмәү, куркаклык) сессиядә чыгыш ясый алучылар берничә генә кала. Язучылар да һәрвакыт сессияләрдә катнашмый (командировка һ.б. сәбәпләр).

Шуңа күрә дә Туфан Миңнуллин белән Фәндәс Сафиуллинга мин бик кирәк идем. Кайвакыт эш шулкадәр өелә һәм Туфан абыйга: «Балалар хәле турында доклад әзерлим яисә иртәгә комиссиягә әзерләнәм, вакыт юк, Сез күтәргән мәсьәләне яклап чыгыш ясый алмыйм», – дим. Ә ул: «Язучылар чыгышын тыңлагач, халык «сезгә – язучыларга китап сатарга кирәк, шуңа күрә тел дип сөйлисез» ди, ә менә табиб кешенең тел мәсьәләсен күтәреп чыгуы тәэсирлерәк, бөтенләй икенче төрле кабул ителә, шуңа синең чыгыш ясавың бик кирәк», – дия иде. Без тиз арада шундый дуслаштык, «чыгыш ясый алмыйм» дисәң, мине дусларча гына ачуланырга да, яисә минем исемнән чыгыш ясарга дип язган записка да җибәрергә мөмкиннәр иде.

Ул елларда телевидениедә татарча тапшырулар бик аз иде. «Парламент сәгате» тапшыруын татарча да эшләргә мөмкин, дип, 4-5 мәртәбә чыгышлар ясадым, үткәреп булмый. Василий Лихачев бу мәсьәләне исемләп тавыш бирүгә дә куйды – үтмәде. Аннан соң Василий Николаевич бу мәсьәләне хәл итәргә Мәдәният, мәгариф, фән һәм милли мәсьәләләр комиссиясенә тапшырды.

Фото: © Сурия Усманованың шәхси архивыннан

Комиссия бик кызу үтте, әмма карар кабул итә алмадык, чөнки берничә татар депутаты, «андый тапшыруны эшләп булмый» дип, каршы төштеләр. Туфан абый миңа: «Син чыннан да бу тапшыруны эшли аласыңмы?» – ди. Мин әйтәм: «2 тапшыруның сценариен яздым, эшлим, була», – дим. Шуннан соң Туфан Миңнуллин: «Мөмкинлек бир, эшләп күрсәтсен», – дип, Татарстан дәүләт телевидениесенең ул чактагы җитәкчесе Наил Хөснетдинов белән сөйләште. Шулай итеп, телевидениедә, Дания Гаязова белән куна-төнә ятып, 2 тапшыру эшләдек. Ошаттылар, шуннан бирле, ягъни, 1997 елдан башлап, «Парламент сәгате» тапшыруы татар телендә атна саен чыга.

Фото: © «Татар-информ», Салават Камалетдинов

Туфан Миңнуллин һәм Фәндәс Сафиуллин турында «Татарстан яшьләре» газетасында истәлекләрем чыкты…

«Парламенттан киткәч, депутатлар күп проблемаларны хәл итәргә ярдәм итте»

– Сурия апа, димәк, депутат булып, чыннан торып халык борчыган мәсьәләләрне хәл итеп була, шулаймы?

– Депутат булу бар ишекләрне ача. Элек тә шулай иде, хәзер дә. Мин эшләгән елларда Парламентта язучылар, җәмәгать эшлеклеләре дистәдән артык иде. Парламентта милли җанлы язучылар, галимнәр, театр дөньясы вәкилләре, журналистлар күбрәк булган саен, милләткә кагылышлы проблемалар да җиңелрәк хәл ителә.

Парламенттан киткәч тә, депутатлар күп проблемаларны хәл итәргә ярдәм итте. Разил Вәлиевка еш мөрәҗәгать итә идем. Мин аның мәсьәләне тиз арада хәл итүенә исем китә иде. Проблеманы сөйләүгә, ул чишү юлларын таба, шундук кирәкле кешеләргә шалтырата, сөйләшә, яки 1-2 көннән үзе шалтырата. Мин аңа бик рәхмәтле, беркайчан да, теге яки бу эшне башкарып булмый, дигәне булмады, һәрвакыт ярдәм итте.

Гаяз Исхакый музеена кагылган очракны искә алам. 2018 еллар тирәсе иде, Гаяз Исхакый музее хезмәткәрләре Рәсимә Ибраһимова һәм Гөлүсә Яруллина: «Музейны Чистайга күчерергә телиләр, ярдәм итегез», – дип, миңа шалтыратты.

Иң элек, киңәшләшер өчен, Бөтендөнья татар конгрессына – Ренат Зиннурович Закиров янына киттем. Ул бу мәсьәләне Дәүләт Советы комиссиясенә чыгарды. Ул елларда Мәдәният, мәгариф, фән һәм милли мәсьәләләр комиссиясен Разил Вәлиев җитәкли иде.

Фото: © Сурия Усманованың шәхси архивыннан

Разил Исмәгыйлевич мәсьәләне хәл итәр өчен бик тырышты. Без комиссия утырышын берничә ай әзерләдек, аерым план төзедек. Планда түбәндәге пунктлар бар иде: Яуширмәдәге музей, Чистайда Гаяз Исхакый яшәгән урыннарны күрсәтеп «ТНВ»да сюжетлар әзерләү, җитәкчеләргә хатлар язу, авыл кешеләреннән имза җыю, комитет утырышына чыгыш ясаучыларны табу, депутатлар белән сөйләшеп чыгу, депутатларны Яуширмәгә, Чистайга алып бару һ.б. Разил Валиев утырышта бик оста итеп аңлатып, авылдан килгән хатларны күрсәтеп, безгә кирәкле карар кабул иттерүгә иреште. Утырышта Вахит Имамов, Данил Салихов, мин дә чыгыш ясадык.

– Депутатлыктан киткәч тә җәмәгать эшләрендә актив шөгыльләнүегезне дәвам итәсез.

Парламенттан киткәч, икенче югары белем алдым. Социаль-юридик институтта укыдым. Укытучым: «Сез бит табиб, диплом эше итеп, «Медицина эшчәнлеге өлкәсендә гражданлык-хокукый җаваплылык» дигән теманы алыгыз», – дип тәкьдим итте. Минем өчен бу тема бик кызыклы булды. Бу өлкәне бик яхшы өйрәндем, лекцияләр укый башладым. «Мәгариф» ассоциациясе президенты Марат Лотфуллин миңа лекцияләремне китап итеп чыгарырга тәкьдим итте. Аңа рәхмәтлемен. Элеге китапның презентациясенә үзем бик хөрмәт иткән шәхесләрне чакырдым.

Фото: © Сурия Усманованың шәхси архивыннан

Разил Исмәгыйлевичның әйткән сүзләрен беркайчан онытмыйм: «Китап чыгару – зур бәхет. Китап үз балаң кебек кадерле. Киләчәктә дә шундый бәхетле чакларың күбрәк булсын».

Мин Парламентта эшләгәндә Рәшит Вәгыйзов Татарстан Республикасы Дәүләт Советының законнар чыгару, законлылык, хокук тәртибе һәм депутат этикасы мәсьәләләре буенча Даими комиссия рәисе иде. Ул бик белемле, милли җанлы депутат иде. 2000-2010 елларда Татарстан Республикасында Кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкил булып эшләде. Рәшит Гаязович бик актив, тынгысыз кеше иде. Күп чаралар – форум, түгәрәк өстәлләр оештыра иде, мине дә катнашырга, чыгышлар ясарга чакырып торды. Китапларымны бастырганчы аңа күрсәттем, ул аларны карап чыкты, югары бәяләде. Китапларның бер партиясен оешма акчасына бастырып, Россиянең барлык төбәкләрендәге Кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкилләргә таратты.

Татарстан Республикасының элекке юстиция министры, юридик фәннәр докторы Мидхәт Корманов, китапларны карагач: «Бу китаплар – әзер монография, диссертация якла, нинди ярдәм кирәк булса, әйтерсең», – ди. «Мидхәт Мазгутович, рәхмәт, диссертация якларга теләгем юк», – дидем.

Фото: © Сурия Усманованың шәхси архивыннан

...Хәзер дә мин депутатларга мөрәҗәгать итәм. Чистайда атаклы татар шәхесләренә багышлап музейлар ачу, Яуширмәдәге Гаяз Исхакый музеен ремонтлау, авыл юлларын төзәтүне сорап, Татарстан Дәүләт Советы депутаты Ркаил Зәйдуллага бардым. Ул, шул темага багышлап, берничә түгәрәк өстәл оештырды, Республика Рәисе Рөстәм Миңнехановка депутатский запрос җибәрде. Шулай ук, аның ярдәме белән, Чистайда Җүкәтауны (Юкәтау) саклауга багышланган түгәрәк өстәл, Гаяз Исхакыйны искә алу чаралары бик матур оештырылды. Чистайда, Яуширмәдә боз урыныннан кузгалды: узган ел авылда юлны ремонтладылар, музейны ремонтларга җыеналар, Чистайда атаклы шәхесләргә мемориал такталар куялар. Чистайның тарихына, атаклы шәхесләренә игътибар артты, татар шәхесләрен дә хөрмәтләп музейлар ачып, тарихыбызны халыкка күрсәтербез, дигән өметләр уянды.

Дәвамы бар...

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100