Шүрәлизация: медиаопера - «Кот очарлык, бик килешсез, әллә нинди нәрсә бу...»
Ярый әле Габдулла Тукай «Шүрәле» әкият-поэмасын язган. Ярый әле, шушы әкият бар... Теләсә нинди аңлаешсыз очракта татар чәй эчә дигәндәй, Тукай турында нидер язасы (төшерәсе, ясыйсы һ.б.) килгәндә татар (һәм башкалар) Шүрәлегә тотына. Татар мифологиясе турында язасы (төшерәсе, ясыйсы һ.б.) килгәндә әлеге дә баягы тагын шул Шүрәле искә төшә.
Тукайның 140 еллыгы уңаеннан оештырылган чараларда да Шүрәле өстенлек алды. «Әкият» курчак театры Тукайның 140 еллыгына да туры китереп үзенең «Шүрәле» спектаклен яңартты, ягъни, Илгиз Зәйниев күңеленнән Шүрәле образына «реставрация ясап» өр-яңа спектакль чыгарды.
- Сүз уңаеннан, алдарак ул «Су анасы»н чыгарган иде. Шулай итеп, Тукайның ике төп әкияте «Әкият» курчак театрында өр-яңа спектакльгә әверелде – татар төркеме артистлары аны менә дигән итеп уйный.
Татар сәхнә сәнгатендәге Шүрәлеләргә килгәндә, Опера театрында һәм Мариинкада «Шүрәле балеты» баруын, Камал театрында 30 елдан артык «Җанкисәккәем» спектакле уйналуын, быел Камал театры «Шүрәлене көттегезме?» мюзиклын чыгаруын искә төшереп үтик. Колачны киңрәк алып карасак, декабрь аенда Санкт-Петербургның Брянцев исемендәге Яшь тамашачы театрының режиссеры Тимур Кулов «Шурале. История одной семьи» спектаклен чыгарды. Ул «урман ияләре турында мифология һәм татар әдәбияты классигы Габдулла Тукайның «Шүрәле» әсәре буенча» дип билгеләнгән. Дөрес, апрель-май-июнь афишасында спектакль күренмәде, ни кызганыч, югыйсә, премьерадан соң рецензияләр дә күп булган. 26 апрель көнне шушы исемлекне тулыландырып кино сәнгатендә һәм музыка сәнгатендә «Шүрәле» дип аталган яңа әсәрләр барлыкка килде.
Аның берсе «Шүрәле» медиаоперасы...
- Медиаопера — музыканы, театрны, цифрлы технологияләрне һәм визуал сәнгатьне берләштергән синтетик жанр. Вокаль-драматик ягы өстенлек алган классик операдан аермалы буларак, медиаопера мультисенсор һәм интерактив компонентларны үз эченә ала.
«Шүрәле» медиаоперасы өчен Фәрһад Бәхтияри оригиналь музыка язган. Бер сәгать дәвамында Камал театры оркестры (Данияр Соколов җитәкчелегендә) Көнчыгыш залында шушы музыканы уйнады, ә Камал артистлары, Казан мәдәният институтының хореография сәнгате кафедрасы студентлары белән бергә, Тукай язган сюжет буенча Шүрәленең бармагы кысылу тарихын күрсәтте.
Тамашаның режиссёрлары - Сафия Бәйрәмова һәм Вячеслав Сысоев. Сафия Казан театр училищесын һәм Борис Юханановның индивидуаль режиссура остаханәсен тәмамлаган. Шушы ук остаханәнедә укыган Вячеслав Сысоев белән бергә «В КВАДРАТЕ» иҗат берләшмәсе оештырып, төрле проектларны гамәлгә ашыралар.
«Шүрәле» - шушы берләшмә проектларының берсе. Проект «Татнефть» гранты нигезендә Камал театры ярдәме белән тормышка ашырылган. Композитор Фәрһад Бәхтиярига музыка язарга заказ бирелгән. Ул әлеге медиаопера өчен рефренс итеп Фәрит Яруллинның «Шүрәле»сен, «Пар ат»ның хор версиясен һәм итальян композиторы Лучано Берио музыкасын атады.
Спектакльдә Ришат Әхмәдуллин, Рәйхан Габдуллина, Айгөл Гардисламова, Раил Шәмсуаров, Ирек Кашапов һәм башкалар катнашты. Артистлар үз эшләрен намус белән үтәгән. Вокал да, пластика да шәп. Аерым алганда, Раил Шәмсуаровның Шүрәлесе гаҗәеп иде – актер соңгы елларда шушы рольне көтеп яшәгән диярсең.
Фото: © Җәмил Сәлимгәрәев
Артистлар белән хореограф Владислав Мирошниченко эшләгән һәм тулаем алганда тамашада кызыклы гына эпизодлар бар.
Әмма режиссерлар эшендә дә, хореограф эшендә дә мәдәни кодыбызга әверелгән Шүрәлене тоймадым. Тамаша вакыт-вакыт балалар бакчасындагы утренник кебек тоелгалаштыргалап алды. Массовка булып чыккан биюче кызларны урман дисәм, нигә ком төсендә соң киемнәре дип бик аптыраган идем, алар үзләре үк бүрәнә дә, үзләре үк ат та булды. Әйе, ярыклы бүрәнә дә булдылар… Хореографның фантазиясенә исләр китәрлек инде менә.
Проект мультимедиалы контент булдыру белән кызыксынган рәссамнар өчен опен-коллыннан башланган. Опен-коллның нәтиҗәсе әлеге спектакль дип аңлыйбыз, мультимедиалы контентның кайда булуын гына аңлап бетмәдем – ялтыравыклы тамакса-тәңкәләр белән бизәлгән зал буйлап үткән утлы бизәкләр әлләни тәэсир итмәде, башка төрле залда бәлки башкача күренер иде дә бит... Дивардагы экранда рус теллеләр өчен тәрҗемә бар иде, әмма ул бер генә урында һәм ул бик аз тамашачыга гына күренә иде.
Рәссамнар - Рамил Резванов, Руслан Зиянгиров, Юлия Галиакбәров, Егор Росейцев, Алексей Сотников.
Әлеге опен-коллга чакыруда «Это глубокое погружение в богатство и силу корней, связь с природой и осознание своей идентичности. Мы стремимся показать, как признание своих корней и традиций может благостно влиять на человека и общество в целом», дисәләр дә, тамырлар матур сүз генә иде бугай.
Алга таба Камал театры бу проектны үз репертуарына алырга мөмкин. Әмма мин моңа бигүк ышанып бетмим. Әлбәттә, Бәхтиярының музыкасы хакына алырга мөмкин, әмма театрга аны өр-яңадан эшләп чыгарга туры киләчәктер – шулай тоела.