news_header_top
news_header_bot
Язманы тыңлагыз

«Шүрәле» балетының киноверсиясе Россия прокатына чыга

news_top
«Шүрәле» балетының киноверсиясе Россия прокатына чыга
фото: © Салават Камалетдинов/архив

Муса Җәлил исемендәге Татар дәүләт опера һәм балет театрының «Шүрәле» балеты «Театр в кино» проекты кысаларында «Мир» кинотеатрында күрсәтеләчәк.

«Татарстанның сәхнә сәнгате энҗесе бу проект кысаларында Россия прокатына чыга», – дип хәбәр итә театрның матбугат үзәге.

Балет киноверсиясенең премьерасы 14 апрельдә көтелә – аны Россиянең 70тән артык шәһәрендә кинотеатрлар челтәрендә карап булачак.

Әлеге версиядә төп рольләрне Татарстанның атказанган артистлары Аманда Гомес (Сөембикә), Антон Полодюк (Былтыр) һәм Вагнер Карвальо (Шүрәле) башкара.

  • «Шүрәле» — сәхнә тарихында беренче татар балеты. Габдулла Тукай әкиятләре нигезендә Фәрит Яруллин, Әхмәт Фәйзи һәм Л.В. Якобсон тарафыннан иҗат ителгән. Бүгенге көнгә кадәр Санкт-Петербургның Мариинский театрында һәм Казанда Татар академия дәүләт опера һәм балет театры репертуарында.
Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар