«Шундый ук чибәр егетләр күзли башлыйсың»: төрек сериаллары нигә популяр?
2000 елларда Бразилия сериаллары һәм ромкомнарында үскән кино яратучылар соңгы берничә елда үзләре өчен яңа мавыгу – төрек сериалларын ачты. Кайсы гына танышымны очратсам да, сөйләшү үзеннән-үзе төрек сериаллары һәм аларның геройлары темасына барып тоташа.

Бразилия сериалларын чарасыздан караганбыздыр инде, ул вакытта бит сайлап утырыш юк – телевизордан ни күрсәтәләр, шул әйбәт. Ә менә бүген, ничәмә-ничә төрле киноплатформа аша җаның теләгән фильм яки сериал карау мөмкинлеге булганда, төрек сериалларының популярлыгы нәрсә белән аңлатыла? Әлеге сериалларның киноманнар тормышына тәэсире бармы? «Интертат» шул турыда сорашу уздырды.
«Төрек ир-атлары сериалларда гына шундый идеаль итеп сурәтләнә»
Зәринә Хәсәншина, җырчы:
Мин төрек сериаллары фанаты түгел. Көне-төне, бер сериядән икенчесенә күчеп, карап утырганым юк. Елга бер сериал алып карый алам. Кайберләрен бик яратып карый башлыйм да, ахырына кадәр барып та җитмәскә мөмкинмен.
Төрек сериалларын карауның начарлыгын күрмим. Әйе, аларда күп нәрсәләр, мәсәлән, ир-атларның холык-фигыле, хис-кичерешләр бик күпертеп күрсәтелә. Без хатын-кызларга андагы ир-атларның хатын-кызларга карата мөнәсәбәте ошый да инде. Чөнки алар яратуларын ачыктан-ачык күрсәтәләр, барысы да бик игътибарлы, ярдәмчел. Әлеге сериаллар шул ягы белән алдыра да инде.

Фото: © Зәринә Хәсәншина сәхифәсеннән
Мин үзем – реалист кеше. Андый ир-атлар чын тормышта да буладыр, әлбәттә. Әмма, минем, шәхсән, сериал карап, иллюзияләргә бирелгәнем юк. Әйе, мин дә шундый ир-ат очратырга теләр идем. Син әле ул сериаллардан соң визуаль рәвештә дә шундый ук чибәр егетләр күзли башлыйсың (көлә). Алар бит махсус шундый чибәр актерларны сайлыйлар. Ул Серкан Болат, Ферит рольләрен уйнаган актерлар үзләре генә ни тора диярсең. Ләкин артыгын өмет итәргә ярамый. Чөнки безнең татар егетләре – алар гел башка. Ләкин бер генә төрек ир-егете дә, чынлыкта, сериалдагы кебек идеаль түгел икән. Мин моны төрек кызлары белән аралашканнан беләм, – ди Зәринә Хәсәншина.
Җырчы сәхнәдәш дусты Илдус Садыйков белән «Постучись в мою дверь» сериалын кабатлап, рилслар төшергән иде. Бу, тулысынча, Илдус Садыйков идеясе булган икән.
Бу сериалны караган кызлар Илдуска: «Сез нәкъ Серкан Болат, бик охшагансыз», – дип яза башлаганнар. «Мине менә шуңа ошаталар, мин аның кем икәнен дә белмим инде. Әйдә берәр нәрсә төшерик әле», – диде. Халыкка сериал безнең версиядә дә бик ошады. Без аны яңа җыр чыгарыр алдыннан реклама форматында эшләдек. Бик үзенчәлекле килеп чыкты. Илдуска да, телиме-теләмиме, сериалның берничә сериясен карарга туры килде, – диде Зәринә.
«Сценарийлары гел бер үк»
Гөлинә Шәйхи, журналист, шагыйрә:
Мин төрек сериалларын еш карамыйм, гомумән карамыйм, дисәм дә була.
Ни өчен аларны кеше ярата, дигәндә, бу сериаллар әти-әнигә хөрмәт, гаилә традицияләрен матур итеп күрсәтә. Актерлары энә күзеннән үткәрелеп сайлана, аларга карап торуы ук рәхәт.
Сценарийлары исә гел бер үк: кемнедер көчләп кияүгә бирәләр, яки егет белән кыз башта дошманлашып йөриләр дә кабат бер-бересенә гашыйк булалар. Тик кешеләрнең бу сериалларны ябырылып ук карауларын аңлап бетермим. Чөнки мин үзем – сериал-фильмнарны бик сайланып кына карый торган кеше. Әле менә шушы арада берсен карый башладым. Анысында – башкачарак язмышлар, шул ягы белән җәлеп итте. Шулай ук бик сыйфатлы төшерелгән. Ләкин, кабатлап әйтәм, мин төрек сериаллары фанаты түгел. Алар бик озак та бара бит әле. Шуның кадәр вакытымны сериалга сарыф итәргә жәллим мин, – диде Гөлинә.

Фото: © Гөлинә Шәйхи сәхифәсеннән
«Истанбулга барып, сериал төшерелгән йортны таптык»
Илүзә Галиәхмәтова, аш-су блогеры:
Төрек сериаллары декреттагы хатын-кызлар өчен чыгарыладыр ул. Алар бит көндәлек проблемалардан аерылып торырга ярдәм итәләр. Минем дә бу сериаллар белән бик нык мавыккан вакытым булды. Савыт-саба юганда да, кер үтүкләгәндә дә, дөньямны онытып, сериаллар карый, алдагы сериядә нәрсә буласын түземсезлек белән көтеп тора идем. Актерлары матур, үзләренең хис-кичерешләрен шул дәрәҗәдә җиткерә беләләр, шул ук хисләрне син, ягъни экран артындагы тамашачы да тоеп утыра.

Фото: © Илүзә Галиәхмәтова сәхифәсеннән
Сериаллар тормышыма тәэсир итми. Әмма без алардан нәрсә дә булса алабыз, уйланырга мәҗбүр итә торган җирләре күп. Мәсәлән, бер сериалда егет белән кызның әти-әниләренең төрле караштагы кешеләр булуы каршылык тудырды. Безнең дә кызыбыз үсеп килә. Әлбәттә, мондый моментлар турында уйланасың.
Ә инде матур мәхәббәт турында караганда, канатланып китәсең. Берәр нәрсә әйтеп җибәрсәм, ирем дә: «Сериаллар караганың күренә», – дип көлеп куя.
Тискәре ягы – вакытны алулары. Заманында төрек сериалларын каравым фанатизм дәрәҗәсенә җиткән иде. Хәтта, дусларым белән Истанбулга сәяхәткә баргач, «Зимородок» сериалының съемкалары барган йортны таптык. Актерларның килгәнен көтеп тордык. Шушы сериал актерларын үз күзләрем белән күрүем миндә мәңге онытылмаслык тәэсирләр калдырды. Балачак хыялларымның берсенә «чынга ашты» дип, плюс куйдым. Кечкенә чакта да шулай телевизорда күргән урыннарда буласым килә иде минем.
- «Кинопоиск» сайтындагы рейтингы иң югары булган 15 төрек сериалы: «Клюквенный ширбет», «В ожидании солнца», «Семья», «Основание: Осман», «Дикий», «Гюльджемаль», «Черно-белая любовь», «Великолепный век», «Черная любовь», «Жестокий Стамбул», «Постучись в мою дверь», «Спрячь меня», «Зимородок», «Совершенно другой», «Ветреный».
«Ятак күренешләре очратмыйсың»
Гүзәл Габдуллина, журналист:
Төрекләр сериаллар төшерә белә. Мине аеруча да Төркиянең табигате, актерларының матурлыгы җәлеп итә. Милли ризыкларын кызыксынып күзәтәм, өстәл сервировкалау ысуллары, йортларының интерьерына сокланып карап утырам.
Төрек сериалларында исерткеч эчемлекләр кулланганнарын, тәмәке тартканнарын күрмәссең. Ятак күренешләре дә очратмыйсың. Андагы парлар, хәтта, ачыктан-ачык үбешмиләр дә. Барысы да тәртипле, һәр сүзләрендә – «Аллаһ». Төрек сериалларында ата-ана белән бала мөнәсәбәтләре дә күтәрелә, мәхәббәт тә матур итеп тасвирлана. Шул ук вакытта, мәсәлән, безнең илдә төшерелгән сериалларны балалар белән утырып карыйм димә. Гел хыянәт тә, ызгыш-талаш.
Сериаллар каравымның тормышыма йогынтысы бар дип әйтмәс идем. Әлбәттә, ирем сериаллар белән мавыгуыма сөенеп тормый. «Тагын шуларны карыйсыңмы?» – дияргә мөмкин. «Серкан Болатны карыйсың да, шундый ир турында хыялланасың», – дип шаяртырга да мөмкин. Ләкин юк, мин төрек ир-атларын идеальләштермим, сериалларга тулысынча кереп китмим. Җиләк чистартканда, ашарга пешергәндә, кыскасы, өй эшләре белән шөгыльләнгәндә фон рәвешендә кабызып куям. Эш калдырып, сериал карап утырганым юк.
Матур, самими сериаллар карауның уңай яклары да бар, дип уйлыйм әле мин. Мәсәлән, шулардан күреп, үз гаиләңне, якыннарыңны хөрмәт итәргә өйрәнәсең.

Фото: © «Постучись в мою дверь» сериалыннан кадр
«Иртәнге өчкә кадәр, елый-елый, сериал карыйм»
Ләйсән Гарипова, сатучы:
Төрек сериалларын яратып карый идем. Ләкин алар белән «бәхилләшергә» (бәлки, вакытлыча булыр) туры килде.
«Черная любовь», «Великолепный век», «Постучись с мою дверь», «Запах клубники»... Хөкүмәт һәм өй эшләре турында онытып, шул сериалларга кереп китеп, Эда, Серкан, Аслы, Кемаль, Ниханнар белән яши башладым. Иртән торып эшкә барасым бар, ә мин иртәнге 3кә кадәр, елый-елый, сериал карыйм. Эда белән Серкан мөнәсәбәтләрендәге чираттагы драма өчен ут йотам. Сериал тәмамланырга 10-15 кенә серия алгач, бөтенләй «баш китә», ахырын беләсе килә. Аны икенче көнгә калдыру турында сүз дә була алмый – беткәнче, телефоннан аерылымыйча, сериал карыйм. Шул сәбәпле, телефон экраны артында уздыра торган вакытым күпкә артты. Даими башым авырта, юктан да кәефем төшә башлады.
Төрек сериаллары шәп төшерелә, артык шәп төшерелә. Андагы әкияти дөнья чынбарлыкны да оныттыра. Проблемалардан арынып тору өчен әйбәт булса да, минем кебекләр өчен файдалы түгел алар. Тәкъдим дә итмәгез, нинди генә шәп сериал чыкса да, карамаячакмын. Әлегә (көлә).

Фото: © «Черно-белая любовь» сериалыннан күренеш
«Сериаллар карау өчен, төрек телен өйрәнә башладым»
Гүзәл Сафина, клиникада администратор:
Төрек сериалларын җиңел булганнары, чибәр актерлары өчен яратам. Зәвык белән киенүләре ошый, Истанбул шәһәренең пейзажлары таң калдыра. Истанбулга бару хыялым барлыкка килүгә дә шушы сериаллар «гаепле».
Төрек сериалларын оригиналда карыйсым килә. Шуның өчен, хәтта, курс сатып алып, төрек телен дә өйрәнә башладым. Плей-листымда да төрекчә җырлар өстенлек итә. Кайбер сериалларны, сүзләрне аңлау һәм истә калдыру өчен, тәрҗемәсез карыйм.
Минем төрек сериаллары яратуымнан гаиләмә бернинди зыян да юк. Бу – мәшәкатьләрдән ял итү, ниндидер могҗизага ышану талпынышы гына.

Фото: © «Великолепный век» сериалыннан кадр
«Кәефеңне яхшырта торганнарын гына карарга кирәк»
Айзирә Имамова, журналист, шагыйрә:
Мин төрек сериалларын энәсеннән-җебенә кадәр карап баручы түгел. Әмма, араларында яраткан фаворитларым бар. «Черная любовь» һәм «Ветреный»ны 2 тапкыр карап чыктым. «Постучись в мою дверь»не карап бетермәдем, кызыгы бетте.
Төрек сериалларының геройлары матур, стиль белән киенәләр. Аларда фильмнар бик сыйфатлы төшерелә. Сыйфатлы дигәндә, кадрларны төшерү ысуллары, ракурслар сайлау, камера мөмкинлекләре хакында сүз бара. Шул яктан бик зур профессионаллар хезмәт куя сыман.
Төрек сериалларының күбесе мәгънәви яктан уйланылган. Мисал өчен, «Ветреный»ның чишелеше бик көчле. Араларында карау өчен җиңел сериаллар да җитәрлек.
Соңгы вакытта, декрет ялында булуым сәбәпле, сериаллар күбрәк карала. Елый, бик каты лирикага бирелә башласалар, күчереп куям, туйдыралар. Ирем төрек сериалларын бөтенләй карый алмый. «Ир-атлар елап утырамыни инде», – дип, кабул итми. Алай да «Великолепный век»ны карап чыкты.
Сериаллар тормышыма ничек тә булса тәэсир итә дип әйтә алмыйм. Матур, сыйфатлы әйбер карагач, кәеф күтәрелә. Шул гына. Карарга рәхәт булганы өчен карыйм, дип әйтик. Матурлык карагач, үзең дә матурлыкка омтыласың. Шул ук чибәр төрек егетләрен, матур мәхәббәтне карап утырып, син дә иреңне эштән елмаеп-көлеп каршы аласың. Шуңа да сериалларның үзеңне рухландыра, кәефеңне яхшырта торганнарын гына карарга кирәк, дип саныйм.
Ә инде ниндидер фильм яки сериалның кеше тормышына тәэсир итүе – ул нормаль әйбер түгел. Димәк, кеше реаль тормыштан читләшкән.

Фото: © «Зимородок» сериалыннан күренеш
«Төрек телен яратканга карыйм»
Олеся Гомәрова, хореограф:
Төрек сериалларын төрек телен яратканга карыйм. Тәрҗемәне 2 телдә сайлыйм, актерларның үз тавышларын тыңлыйм. Актерлары, актрисалары бик эмоциональ уйныйлар, сериалны ышанып карыйсың. Төрек сериаллары белән уйлардан, өй эшләреннән ял итәм.
«Сериал карау реаль тормыштан аермасын»
Узган ел «Россия ветераннары» иҗтимагый хәрәкәте, Дәүләт Думасына һәм Мәдәният министрлыгына «ил территориясендә төрек сериалларын күрсәтүне тыю» тәкъдиме белән чыккан иде. Алар фикеренчә, төрек сериаллары демографик вазгыятькә тискәре йогынты ясый. Хәрәкәт рәисе Илдар Резяпов фикеренчә, безнең хатын-кызлар, мондый сериалларны карап, үзебезнең ир-атларга карата кызыксынуларын югалталар, алардан чит ил кинопродукциясе формалаштырган, реалистик булмаган мөнәсәбәт көтәләр. Ягъни, Төркия сериаллары Россия тамашачыларында ир-атның артык идеаллаштырылган образын тудыра.
Әлбәттә, болар барысы да сүздә генә калды кебек. Төрек сериалларын ничек караган булсак, шулай ук каравыбызны дәвам итәбез.
Психолог Гөлзар Вәлиева төрекләрнең сериалларны кешенең триггер темаларын аңлап төшерүен ассызыклый. Белгеч «Интертат» укучыларына сериалларга бәйлеклене булдырмау өчен киңәшләрен дә бирде.
Төрек сериаллары күп кешеләр өчен эмоциональ таган (качели), төрле хис-кичерешләргә бирелү өчен бер чыганак булып тора. Алар көчле гаилә мөнәсәбәтләрен, драма, мәхәббәт, үч итү, ватанпәрвәрлек кебек темаларны күтәреп чыга.
Һәр кешенең эчке дөньясында ниндидер триггер, ягъни эләктереп ала торган темалар бар. Бу сериалларда алар бик оста рәвештә кулланыла.

Фото: © Гөлзар Вәлиева сәхифәсеннән
Төрек сериалларын карауның тискәре йогынтысы булырга мөмкинме соң? Әлбәттә, бөтен әйберне дә урталыкта карарга кирәк. Әгәр гаиләсендә кыйммәтләр ныгытылмаган, гаиләнең тотрыклы фундаменты юк икән, кешегә һәр нәрсә, шул исәптән сериаллар да тәэсир итә ала. Әгәр гаиләсендә яхшы, ныклы мөнәсәбәтләр булса, кешенең тормышын читтән килгән хис-кичерешләр генә какшата алмый. Әйе, сериал карап утыру тамчылап-тамчылап булса да безнең акылыбызга тәэсир итеп, гаиләбезгә, якыннарыбызга карата булган фикерне үзгәртергә мөмкин. Тик эчке яктан нык, акны карадан аера белүче шәхес моңа бирешмәячәк. Сериалларның тискәре йогынтысы хакында сөйләгәндә, сериалларда токсик мөнәсәбәтләр, манипуляцияләр дә күрсәтелә. Кешенең ныклыгы булмау шушы ук манипуляцияләрне куллануына китерергә мөмкин.
Сериаллар аша эмоциональ бәйлелек барлыкка килә ала. Ягъни, чынбарлыктан виртуаль тормышка күчү. Әгәр мин үз тормышымнан риза түгел икән, шул сериалдагы тормышка кереп китәм.
«Эскапизм» дигән термин бар. Бу – үзеңнең соры, күңелсез тормышыңнан якты матур төсләргә буялган китап сюжетына күчеп яши башлауны әйтәләр. Хәзер халык китапларны күп укымый. Шул рәвешле кеше сериал геройлары тормышына кереп китә ала. Мәсәлән, кеше мул, матур тормыш турында хыяллана, һәм аның бу хыяллары чынга ашмый икән. Ә сериал геройлары матур яшиләр, матур киенәләр, шәп машиналарда йөриләр, йорт эшләрендә ярдәмчеләре бар. Кайвакыт, сериалларны карап, ләззәтләнеп кенә калмыйча, без вакытлыча шул сериал геройлары тормышы белән яши башлыйбыз.
Сериалларны нинди ешлыкта карауны һәр кеше үзе хәл итәргә тиеш. Мин исә атнага 1-2 серия карау әйбәт дип әйтер идем. Шулай ук, сериалларга бәйлелек формалашмасын өчен: «Бу сериалны карау миңа файдалымы, ул мине нәрсәләрдән арындыра?» – дип уйланыгыз. Һәм тагын бер киңәш – сериал карау реаль тормыштан аермасын. Һәр серияне анализларга, үзегезнең кайда икәнегезне онытмаска тырышыгыз. Тормышта проблемалар җыелган очракта да, сериал алардан котылу рәвеше булырга тиеш түгел.