Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

«Улыбыз сулый да алмый иде» – «Крот» эчкән ике яшьлек сабыйны ДРКБ табиблары коткарган

Әтнә районы Чишмәле Сап авылында яшәүче Фәйзиевләргә 2020 елның 13 октябре көтмәгәндә бала хәсрәте алып килә. Ике яшьлек сабыйлары Рәзил тыгылган торбаларны чистарта торган «Крот» сыекчасын ачып эчеп карый. Шул ике йотым нәни Рәзилнең үңәчен җәрәхәтләп, сулый алмас хәлгә җиткерә. Татарстан табиблары Рәзилне үлем тырнагыннан диярлек тартып ала.

news_top_970_100
«Улыбыз сулый да алмый иде» – «Крот» эчкән ике яшьлек сабыйны ДРКБ табиблары коткарган
Гөлнар Гарифуллина

Гадәти көн. Баланың әнисе Гүзәл Хәйруллина ул көнне кухняда ашарга пешереп йөргән. Шул арада бала раковина астында шешә табып ала. Бәхетсезлегенә, капкачы да ныклап борылып бетмәгән, күрәсең. Бәла аяк астында дигәннәре шушыдыр инде.

– Берзаман бала кычкырып җибәрде, борылып карасам, идәндә шешә ята. «Крот» күкрәкләренә дә агып төшкән, битенә дә эләккән. Шактые идәнгә дә түгелгән иде. Ирем лапаста, чыгып кычкырдым. Яңа сауган сөт алып кереп эчертеп, бармакларны тыгып костырдым. Ирем тиз генә күршедән машина табып, районга алып киттек, - дип сөйләде Гүзәл ханым «Татар-информ» хәбәрчесенә.

«Улыбыз сулый да алмый иде»

Әле ярый хафаланып югалып калмаган. Район хастаханәсендә сөт эчереп костыруны балага беренче ярдәм булган, дип тә әйткәннәр. «Кем белә, сөт эчереп костырмасам, районга да барып җитә алмас иде, бәлки... Район да 25 км бит әле безгә, шуннан анда юдырттылар да, Казанга алып киттеләр», – дип искә ала Гүзәл ханым ул кайгылы көннәрне.

Рәзил – әтисе Равилнең бердәнбер баласы. 48 яшендә әти булу бәхетенә ирешкән Равил әфәнде улын коткарган табибларга рәхмәтен әйтеп туя алмый.

– Табиблар баланың исән калуына зур көч куйды. Улыбыз бик авыр хәлдә иде, сулый да алмый иде. Аллаһы Тәгаләгә мең шөкер, ДРКБ коллективына бик рәхмәтлебез. Көнне-төнне белми тырыштылар, аны әйтеп бетереп булмый. 15 көн реанимациядә яттык. Аннары операцияләр... Аннан соң да бер ел хастаханәдә йөрдек әле, әлегә кадәр тикшереп торалар. Табиблар белән аралашып торабыз, - дип сөйләде бала әтисе.

– Ходай Тәгаләдән гел сорадык инде. Берәүгә дә күрергә язмасын. Аллаһка шөкер, хәзер баланың хәле әйбәт, бик зиһенле, телефонда да үзенә кирәкле уеннарны, кушымталарны таба, - дип сүзгә кушылды Гүзәл апа.

 

Фото: © Гөлнар Гарифуллина

«Селте өчен каршылык юк, тирәнгә төшеп, тукымаларны ашый»

ДРКБның 1нче хирургия бүлеге мөдире Ринат Яфәсов бик авыр хәлдә китерелгән сабый гомере өчен беренче атналарда реанимация көч куйганын әйтте. «Крот» сыекчасы баланың алгы корсак куышлыгы, күкрәк читлеге, йоткылык, үңәчен яндырып җәрәхәтли.

Операцияләр гыйнвар һәм июнь айларында ясала.

– Реанимациядән соң хирурглар, эндоскопистлар тырышты, тулы бер команда булып эшләдек. Башта консерватив дәвалау мәсьәләсе тора иде, чөнки тире тышчасы яну ул әле һәрвакытта да үңәч үткәрмәүчәнлеккә кадәр җиткерә дигән сүз түгел. Шуңа, бәлки, операцияне дә булдырмый калып булыр дип, табиблар эндоскопик юл белән үңәчнең үткәрүчәнлеген карап тордылар. Ягъни, мондый химик пешү җәрәхәтләрне кайвакыт төрле манипуляцияләр аша консерватив юл белән дә дәвалап була, тик бу методика бу очракта булышмады. Химик җәрәхәт чыннан да бик тирән булган, бала үңәче аша берни үтми торган халәттә иде.

Нәтиҗәдә, гастростома ясалды – ашказанда тишек ясап, туклану шуның аркылы барды. Шуннан хирургия юлы белән дәвалауга керештек. Үңәч пластикасы – күкрәк читлегендә катлаулы операцияләрнең берсе. Җәрәхәтләнгән үңәч алына да, юан эчәктән бер сегмент белән алмаштырыла. Аның өске өлеше йоткылыкка кадәр диярлек менде, ә аста ашказаны белән тоташа.

Операцияне ике өлешкә бүлеп ясарга туры килде. Беренче этапта үңәчне алу бик авыр булды, без шунда ук яңа үңәч булдырсак, операция җәрәхәтләре бик тирән булып, өзлегүләргә китерергә мөмкин иде. Шул сәбәпле икенче этабын соңрак үткәрдек, - дип сөйләде Ринат Яфәсов.

Хирург әйтүенчә, баланың хәле кискен булуында, эчелгән сыеклыкның күләменнән бигрәк, составы мөһим.

– «Крот» ул – иң агрессив, зәһәр селтеле сыеклык. Селте тукымаларны бетерә, эретә. Кислота әле ул сыекчаның тирәнрәк агып төшүенә киртә була ала, ә селте өчен каршылык юк, тирәнгә төшеп, тукымаларны ашый. Кан китеп, үлемгә дә китерергә мөмкин, - дип аңлатты табиб.

«Баланың тыны кысыла, тавыш ярылары эшләми башлады»

Чүп өстенә чүмәлә дигәндәй, шушы операцияләр вакытында тагын яңа бәла сагалап торган. Хирург моны үзе шактый сирәк очрый торган проблема дип атады. Үңәчне алмаштырганда, бугаз-йоткылык нервлары да зыян күрә. Нәтиҗәдә, сулыш алу һәм тавыш белән бәйле проблемалар килеп чыга. Ягъни, тавыш ярылары эштән чыгып, бала бөтенләй сөйләшә алмас хәлгә килергә мөмкин.

– Бугазда мускуллар бар, алар эшләми башласа, кешенең тыны кысыла башлый, тавыш ярылары да эшләми. Кеше сулыш ала алсын өчен, трахеядә тишек ясарга туры килә. Безнең алга шул сорау килеп басты, - ди хирург.

Бәхеткә, бу баланы тернәкләндерү эшенә медицина реабилитациясе бүлеге мөдире Эльза Әхмәдуллина җитәкчелегендәге табиблар да кушыла.

– Эльза Мәхмүтовна белән консультациядән соң, аның командасы баланы үз карамагына алды, озын дәвалау курслары уздырылды, өстәмә операцияләрсез дә баланы шушы хәлдән коткаруга ирештеләр, - диде Ринат Яфәсов.

Димәк, башта үңәчкә операцияләрне хирурглар Ринат Яфәсов һәм Сергей Шалимов ясаган. Ә аннары реабилитологлар тернәкләндереп, аякка бастырган.

«Трахеостома куелса, сепсис һәм пневмония булырга мөмкин иде»

Балага трахеостома (сулыш алу өчен бугазга махсус торба) куеп, өченче операция дә ясап булыр иде – табиблар ничек итсә иткән, шушы операцияне булдырмый калган. Өченче операциянең ни өчен куркыныч булуы турында Эльза Әхмәдуллина үзе сөйләде.

– Трахеостома өзлегүләргә китерер иде, шуңа ничек тә сабыйны консерватив юл белән коткарып карау мөһим булды. Беренче тапкыр ике атна эчендә шактый алга китеш сизелде, икенче операциядән соң бугаз мускуллары бөтенләй эшләмәс хәлкә җитте, баланың бик нык тыны кысылды, аның сулыш алуы шулкадәр куркыныч иде. Ләкин без барыбер өмет өзмәдек. Нинди методика бар, бөтенесен кулландык – баш миен, сулыш мускулатурасын ничек тә эшләтеп җибәрергә омтылып, сулыш алу өчен җавап бирә торган бөтен әгъзаларга комплекслы рәвештә тәэсир иттек. Көн саен иртән яңа методикаларны сөйләштек, реабилитация программасын көчәйттек. Шулай итеп, тавыш ярыларын торгыздык.

Трахеостома куелса, сепсис һәм пневмония булырга мөмкин иде. Шунда ук гастростома торганын да исәпкә алсак, ул торба ачык булганлыктан, бу инфекция белән контакт дигән сүз иде. Өстәмә трахеостома торбасы куелса, йогышлану куркынычы тагын да артыр иде, баланың үсеше зәгыйфьләнер дип тә курыктык.

Икенче операциядән соң ай ярым үткәч, лорлар, хирурглар, реабилитологлар трахеостома кую-куймау мәсьәләсен хәл итәргә җыелгач, эндоскопик бронхоскопия вакытында бер тавыш ярысының селкенә башлавын күрдек, икенчесе әле сүлпән иде. Берсе эшли башлавы да безнең җиңү булуын, тавыш ярылары 100 процент үз хәленә кайтачагын аңладык. Өч айдан бала тернәкләнде – тыны кысылмый, яхшы сулыш ала, хирурглар акрынлап катырак ризык та рөхсәт итә башлады. Без дөрес юлда булуыбызны аңладык, - диде табиб.

Тавыш ярыларын кайтаруда реабилитологлар, психолог, эрготерапевт, логопед, массажист, педиатрлар барысы бергә тырышкан.

Нәни Рәзилгә тиздән дүрт яшь тулачак. Шушы өч ел гомере эчендә инде күпме михнәт кичкән сабыйның алдагы тормыш юлы кайгы-хәсрәтсез, афәтсез үтсен иде. Эшен дә ташлап, көтмәгәндә ел ярым диярлек хастаханә сукмагын таптарга туры килгән әти-әнисенә балаларының игелеген күрергә язсын.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100