Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Сукыр тавыкка бар да бодай: татарга музыкаль театр кирәкме?

Татар җәмәгатьчелеге музыкаль театр булдыру турында хыяллана. Аны Тинчурин театры нигезендә хәл итәргә уйлыйлар. "Татар-информ" ачыклаганча, бу труппа Тинчурин театрында оештырылырга тиеш булган һәм Хөкүмәт труппаның 17 штат берәмлеге өчен акча да түләп торган. Ни өчен музыкаль-драма театр төзелмәгән? Тинчурин театрын музыкаль театр итеп үзгәртү өчен нәрсә эшләргә кирәк?

news_top_970_100
Сукыр тавыкка бар да бодай: татарга музыкаль театр кирәкме?
Татарстанга музыкаль театр кирәкме?

Татарстанда музыкаль театр булдыру кирәклеге турында фикерләр соңгы берничә елда еш әйтелә. Бүген Татарстан Дәүләт Советы сессиясендәге чыгышында Мәгариф, мәдәният, фән һәм милли мәсьәләләр комитеты рәисе Разил Вәлиев тә бу хакта әйтте. «Инде менә ничәмә-ничә еллар буе әдәбият-сәнгать әһелләре, театр эшлеклеләре, тамашачылар башкалабызда музыкаль драма театры кирәклеге турында чаң суга. Бу мәсьәләгә республика җитәкчелеге дә каршы түгел кебек. Әмма, бүгенге көнгә кадәр мәсьәләне хәл итәргә тотынучы гына юк. Заман рухына ярашкан яңа әсәрләр иҗат итү, яңа талантлар ачу өчен аларга яңа мәйдан, яңа сәхнә кирәк! Моның өчен югыйсә миллиардлаган сум акчалар да таләп ителми, аңа бер хоккейчының еллык хезмәт хакы да җитә», - диде Вәлиев.

Тинчурин театрының үз йөзе бармы?

Җәмәгатьчелектәге музыкаль театр булдыру хыялын җитәкчелек Тинчурин театрына үзгәрешләр кертүдә күрә. Бер яктан, бу театрга үз йөзен табарга ярдәм итү булыр иде. Чөнки бу театрда күпсанлы проблемалар, шул исәптән репертуар проблемасы да бар.

Театр күчмә театр буларак ачылган, аның үз йөзе бар иде. "Утрак тормышка" күчкәч, башка театрлар фонында, үз йөзен таба алмыйча, сүрелеп калды кебек. Кайчандыр  Тинчурин театрының дәрәҗәле  фестивальләрдә урыннар алмавын, җәмәгатьчелектә танылу алган премьералар да юклыгын язган идек. Татар халкының бөек шәхесе Тинчурин исеме бирелгән, шәһәр үзәгендәге затлы бинасын менә дигән итеп ремонтлаткан, әле уйнап йөргән чагында ук татар театрының легендасына әверелгән Исламия Мәхмүтова эшләгән театр сүнеп бара, дип яздык. 

Татарстан мәдәният министрының театрлар буенча киңәшчесе, театр белгече Нияз Игъламов: "Тинчурин театры музыкаль-драма юнәлеше алса, татар театрына һәм татар милләтенә күбрәк файда китерәчәк, театр үз йөзен табар иде. Бу татар театрын югалту түгел, ә татар театрын баету", - диде.

Музыкаль театр нинди булырга тиеш - җәмәгатьчелекнең якты хыяллары

Музыкаль театр нинди булырга тиеш дигән фикер алышулар күптәннән бара. Кайбер мисаллар.

2017 елның гыйнварында Казан дәүләт консерваториясе «Милли музыкаль театр сәнгате турында уйланулар. Тарих һәм бүгенге көн» түгәрәк өстәл утырышы уздырган иде.

Катнашучылар татар музыкаль театрының нинди булырга тиешлеге турында әлегә төгәл күзаллаулар булмавын белдергәннәр иде. Фикер алышулардан аңлашылганча, консерваториядә эшләп килүче опера студиясе, консерватория әзерләгән кадрлар – оркестр, хор, солистлар, классик опера әсәрләре һәм бүгенге яшь композиторларның язарга әзерлеге, ниһаять, милли операларны көткән тамашачы – болар бар. Концепция, сәхнә, бина, бюджет юк. Моны истә калдырыгыз - бюджет юк.

“Бер ягыбызда сәхнә, икенче ягыбызда сәхнә, нигә без ангарда уйнарга тиеш соң?” – дип аптыраган иде консерватория ректоры Рубин Абдуллин. Ул нинди сәхнәләрне күз алдында тотканын ачык итеп әйтмәде, әмма консерваториянең төп бинасы ике театр - Тинчурин һәм Опера театрлары биналары арасында урнашканлыгын беләбез бит инде. Ул шул рәвешчә читләтеп әйтеп, музыкаль театрның шушы ике театрның берсендә булырга тиешлеген әйтте. 

2017 елның июнендә Рәшит Ваһапов исемендәге халыкара татар җыры фестиваленең Кайгыртучылар советы әгъзалары да Милли музыкаль театры мәсьәләсен күтәреп чыккан иделәр. Татарстанның халык артисты, Казан музыка көллияте укытучысы Венера Гәрәева консерваторияне тәмамлаган, милләтнең йөзе булырга тиешле кадрларның эшсез йөрүен әйтте: “Тамада булып йөриләр, чөнки гаиләне тотарга кирәк. Йә булмаса, дөнья гизеп акча эшлиләр. Бик кызганыч. Без аларны зур өметләр белән чыгарып җибәрәбез. Алар күңелләре белән чын татарлар. Алар чиста, саф килеш чыгып китәләр дә, тормыш диварына башларын бәреп юкка чыгалар”.

“Үзләрен опера солисткасы итеп әзерләгән ул кызларыбыз нигә Опера театрына алынмый?” – дигән иде ул аптырап. Гәрәева Милли музыкаль театр ачылуны әлеге проблеманы хәл итү юлы дип әйтте.

Казанда музыкаль театры 4 ел элек төзелгән - карары да бар, акча да бирелгән, театры гына юк....

Шунысы гаҗәп - татар зыялылары утырышларда әлеге проблеманы көнүзәк мәсьәлә итеп куеп борчылып утырганда 2013 елда ук проблеманың чишелеше күзалланганлыгын белмәгәннәр дә. Татар зыялылары гына түгел, татар театры, татар сәнгате өчен русча әйткәндә "не последние люди" булган кешеләр дә хәбәрдар булмаган!

Кәрим Тинчурин театры базасында музыкаль-драма театры булдыру, дөресрәге, музыкаль труппа төзү турындагы карар 2013 елда ук чыккан. Республиканың Министрлар Кабинеты (РКМ) карары белән театрга 17 штат берәмлеге дә бирелгән. Бу – театрның музыкаль җитәкчесе, оркестр музыкантлары һәм солистлар өчен каралган урыннар. Хәзер 2018 елның октябре. Ягъни, 58 ай вакыт узган.

Татарстан мәдәният министры Ирада Әюпова да театр буенча ТР Министрлар Кабинеты карары булуын раслады, театрда репертуар мәсьәләсе буенча эш алып бару кирәклеген әйтте.

Шулай булды шул...

Тинчурин исемендәге Татар дәүләт драма һәм комедия театры директоры Фәнис Мөсәгыйтов биш ел буе бу эшнең эшләнмәвен таный: “Шулай килеп чыкты шул, штат бирелгән, ә эш бармады, - ди ул. – Министрлык бездән дөрес таләп итә, без биш ел дәвамында бу юнәлештә эшләргә тиеш идек”.

Тагын бер кабатлап үтик - 2013 елның азагында кабул ителгән карар буенча Кәрим Тинчурин исемендәге Татар дәүләт драма һәм комедия театрында музыкаль труппа булдырылган һәм театр штатында өстәмә 17 урын бирелгән.

Димәк, оркестр төзергә һәм солистлар алырга финанс ягыннан мөмкинлек тудырылган булып чыга. Театр җитәкчелеге ул акчаны башка максатларга тотканмы, әллә инде булган финансларны да куллана алмаганмы? Бу сораулар җавапсыз кала.

Әмма темага Тинчурин театрының баш режиссеры Рәшит Заһидуллин бераз ачыклык кертте.

“Музыкаль театр турындагы карар 2013 елның азагында чыккан. Яңа ел алдыннан. 2014 елда миңа Фәнис Мөсәгыйтов оркестр өчен штатлар мәсьәләсен хәл итүе турында әйтте. Анда алты-җиде музыкант, алты солист, музыкаль җитәкче штаты каралган. Без музыкантлар алдык. Алар студентлар иде”, - дип аңлатты режиссер. Ул Министрлар Кабинеты карары белән тулысынча хәбәрдар булмавын әйтте.

“РКМ (ТР Министрлар Кабинеты карары) - ул музыкаль труппага хезмәт хакы өчен бүленгән акча. Алар моны эшләгәндә минем белән килештермәделәр. Бер-ике елдан ул вакыттагы мәдәният министры Айрат Миңнемуллович Сибагатуллин: “Музыкаль спектакльләрең кайда?” дип сорый башлады. Алар куела торды һәм министр риза иде. Безнең репертуарда музыкаль спектакльләр бар – музыкаль комедияләр, мелодрамалар, музыкаль трагедия бар. Бөтен татар театрларында музыкаль спектакльләр бара. Камалда да, бездә дә, Әлмәт театрында да...”

Шулай итеп, без татар музыкаль театр - төгәлрәге аның труппасын булдыру өчен бирелгән финансларның кулланылмавын күрәбез. 

Фәнис Мөсәгыйтов: “Музыкаль театр – заман таләбе”

Театр директоры музыкаль спектакль чыгару өчен штатка солистлар кирәк, ди.

“Без бер театр сезонына, әйтик, өч-дүрт драматик спектакль һәм бер музыкаль спектакль чыгара алабыз. Моның өчен штатка солистлар алу гына кирәк, - ди Фәнис Мөсәгыйтов. - Безнең җырлый торган артистларыбыз да бар. Алар рәхәтләнеп мюзиклларда катнаша алалар”.

Театр труппасында оперетталарда җырлый алырлык дәрәҗәдәге ике яшь җырчы артист бар. Болар – Казан дәүләт консерваториясе дипломлы Илнур Байназаров белән Казан мәдәният институтын тәмамлаган Айгөл Мөсәлләмова.

“Хәзерге вакытта әзерлек чоры бара. Чөнки бу заман таләбе, - дип дәвам итә директор. - Эш бара. Әзер проектларыбыз да бар”. Әмма директор артистларның йөрәкләрендә курку барлыгын яшерми.

Фәнис Мөсәгыйтов театр репертуарында булган “Кара пулат” операсын Тинчурин театрының музыкаль спектакльләр чыгара алуына мисал итеп китерә: “Чыгардык бит. Мәскәүдә күрсәткәндә утырырга түгел, басып торырга да урын юк иде. Без хәзер аны күрсәтә алмыйбыз. Чөнки анда катнашучыларны җыеп булмый. Аларның үз проектлары, шуңа күрә безгә штаттагы кешеләр кирәк. Безгә музыкаль җитәкче кирәк – аның штаты да тора”.

Әлфия Җаббарова: “Тинчурин театры сәхнәсендә биредә акустика яхшы”

Мин әлеге мәсьәлә буенча фикер сорап ике экспертка мөрәҗәгать иттем. Берсе – 25 еллык тарихы булган Опера студиясенең җитәкчесе Әлфия Җаббарова. Икенчесе – ТР Дәүләт Советының Мәгариф, мәдәният, фән һәм милли мәсьәләләр комитеты рәисе, Рәшит Ваһапов исемендәге халыкара татар җыры фестиваленең Кайгыртучылар советы рәисе Разил Вәлиев.

Әлфия Җаббарова Тинчурин театрын музыкаль тетар итү дөрес карар дип әйтте.


"Монда алкышларга гына кирәк дип уйлыйм. Бу - Тинчурин белән Сәйдәшләрнең хыялы иде. Бу сәхнәдә бөек татар классикларының опералары барган, балет спектакльләре дә куелган. Заманында анда музыкаль театр да, драма театры да сыешкан, анда җанлы музыка яңгырап торган. Чыннан да, шулай була калса, логик яктан дөрес. Анда оркестр чокыры да бар, акустика яхшы. Бик уңайлы. Зал да зур түгел, аншлаглар булачак. Ул - чын театр бинасы. Анда Европа югарылыгындагы заманча музыкаль театр ясарга мөмкин. Безнең опера студиясе анда берничә спектакль күрсәтте. “Башмагым”ны да уйнадык, Эльмир Низамовның “Алтын Казан” рок-операсын да күрсәттек. Безнең опера студиясен чакыргаласалар – бик шат булабыз”.

Разил Вәлиев: “Бер театр хисабына икенче театр төзү дөрес түгел дип саныйм”

“Мин әле бу мәсьәлә хәл ителгән дип санамыйм, - ди Татарстанның халык шагыйре, ТР Дәүләт советы депутаты Разил Вәлиев. - Бер театрны бетерү хисабына икенче театр ачу, минемчә, дөрес түгел. Музыкаль театр мөстәкыйль булырга тиеш. Тинчурин театрының бик зур традицияләре, тарихы бар. Ул бик күп авырлыклар белән көрәшеп, яулап алынган. Ул шушы бинада милли театр статусына иреште. Җимерү бик җиңел, әмма яңаны төзү бик авыр. Менә бит, яңа музыкаль театр төзи алмыйбыз әле. Драма һәм комедия театры кирәк. Бездә комедия жанры бик үтемле жанр. Музыкаль драма жанры да бик кирәк. Һәрберсе мөстәкыйль булса, аннан да дөресрәк карар булмаячак!”

Тинчурин театры булдыра алмаганны бәлки Опера театры эшләр?

Аңларга тырышып карыйк: без нәрсәгә ирешергә телибез һәм нәрсәгә ирешәчәкбез?

Әлбәттә, татар театрының 85 еллык тарихын себереп түгеп, яңа театр ачу мәсьәләсе каралмый. Театр коллективы да, аның шәһәр үзәгендәге реставрацияләнгән бинасы да үз урынында кала. Монда эш репертуарда гына – бу театрда куелган спектакльләр музыкаль булырга тиеш. Әлегә өлешчә булса да.

Тинчурин театры татар театры беренче милли музыкаль спектакльләр авторы Салих Сәйдәшевка багышланган спектакль әзерли. “Гөләндәм туташ хатирәсе” - театрның яңа театраль сезондагы беренче премьерасы.

Бу театрның музыкаль юнәлешенә бер ишарә булып торамы - билгесез. Спектакль К.Тинчурин исемендәге Татар дәүләт драма һәм комедия театрының оешуына 85 ел тулу уңаеннан чыгарыла. Бу сезонда Рәшит Заһидуллин “Башмагым” музыкаль комедиясен дә кабаттан сәхнәләштерергә уйлый. Спектакль театр репертуарында озак еллар барган иде.

Тинчурин театрын үзгәртеп кору бу театрның йөзен табарга ярдәм итәр дә бәлки. Ләкин бу татарның музыкаль театр булдыру хыялын тормышка ашыра аламы? Дүрт ел буена Тинчурин театры музыкаль труппа төзи алмаган икән, димәк, ул аңа кирәкмәгән яки булдыра алмый дип аңларга кирәктер. 

Рубин Абдуллин музыкаль театр турында сүз барганда "яки Тинчурин, яки Опера театры" дип ишарәләгән иде. Бәлки, опера театрына таба борылып караргадыр? 

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100