Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Сукбай баланы көрәк белән кыйнаган, бер хатынны яндырып, җиргә күмеп куйган

Йорт-җирсез ир-ат хатынны үтергән, мәетен яндырып, җиргә күмеп куйган.

news_top_970_100
Сукбай баланы көрәк белән кыйнаган, бер хатынны яндырып, җиргә күмеп куйган
Калининград өлкәсендә сигез яшьлек малайны көрәк белән кыйнаган өчен тоткарланган 49 яшьлек ир-ат тагын бер хатынны үтергәнен сөйләгән. Сукбай ир-ат мәетне яндырган һәм җиргә күмеп куйган. Бу турыда Калининград өлкәсе буенча Тикшерү комитетына сылтама белән, "Вести" каналы хәбәр итте.
  • 27 сентябрьдә Калининград өлкәсендәге «Чайка» бакчачылык ширкәтендә бер ир-ат 8 яшьлек малайны көрәк белән кыйнаган, дип хәбәр иткән идек.

Бу кеше баланы ни өчен кыйнаганын сөйләгән. Бакчачылык ширкәтендә ял итүче балалар аны котырта торган булган. Шуңа күрә ул малайны кыйнап, ачуын алган. Хәзерге вакытта бала хастаханәдә ята. Аның тормышына куркыныч янамый.

Сукбай ир-атны баланы кыйнаган өчен тоткарлаганнар. 49 яшьлек ир-ат тикшерүчеләргә тагын бер хатынны үтерүе турында үзе сөйләгән. Әлеге ир-ат яши торган тирәлекне караганда, оператив хезмәткәрләр нидер җирләнгән урынны абайлап алган. Бу урынны казыганда сөякләр тапканнар. Тоткарланган ир-ат бу урында хатын-кыз мәете булуын әйткән. Ул хатынны үтереп, мәетен яндырган һәм күмгән булган.

Хәзерге вакытта сөякләргә генетик экспертиза уздыралар. 

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100