Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Таныш булмаган ир-ат 8 яшьлек баланы көрәк белән кыйнаган

Яраланган баланы бакчачылык ширкәтендәге йортта тапканнар.

news_top_970_100
Таныш булмаган ир-ат 8 яшьлек баланы көрәк белән кыйнаган

Калининградта 8 яшьлек ир балага һөҗүм иткән кешене тоткарлаганнар. Бу ир-ат баланың башына көрәк белән берничә тапкыр суккан. Бу турыда «Вести» каналы хәбәр итте.

Россия Эчке эшләр министрлыгы вәкиле Ирина Волк хәбәр иткәнчә, яраланган баланы Калининградның «Чайка» бакчачылык ширкәтендә 27 сентябрьдә тапканнар. Баланы хастаханәгә илткәннәр. Таныш булмаган ир-ат бу балага көрәк белән берничә тапкыр суккан. Малай үзе шул хакта сөйләгән.

Калининград буенча Тикшерү комитеты баланы үтерергә маташу факты буенча җинаять эше ачкан. Полиция хезмәткәрләре шикләнелүче ир-атны бакчачылык ширкәтендәге йортларның берсендә тапкан. Волк сүзләренчә, бу кеше моңа кадәр дә хөкем ителгән булган. 1969 елда туган әлеге ир-атның торыр урыны булмаган, ул сукбай булып чыккан. Бу кеше промзонадагы ташландык биналарның берсендә гомер иткән.

Башлангыч мәгълүматлар буенча, ир-ат психик яктан сәламәт түгел, ул психиатрда хисапта тора.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100