«Сугышта кешенең асылы, чын йөзе ачыла»: Бахмутны штурмлаган хәрби тарихы
Станислав штурмлау төркеме командиры була, ул махсус хәрби операция зонасында берничә торак пункт өчен бәрелешләрдә катнаша. Каты яралана, госпитальгә эләгә һәм тернәкләнә. Аның фронттан кайткач яңа тормыш башлавы турында – «Татар-информ» язмасында.

«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы һәм «Ватан сакчылары» дәүләт фонды филиалы махсус хәрби операция ветераннары турында язмалар сериясен дәвам итә. Махсус хәрби операциядә катнашкан хәрбиләрне – контрактникларны да, кадрдагы офицерларны да, мобилизацияләнгәннәрне дә – дәүләт һәм җәмгыять кайгырта. Аларга тыныч тормышка кире кайтырга, эшкә урнашырга, теләге булса яңа һөнәр үзләштерергә булышалар.
«Яшьтән үк гомеремне армия белән бәйләргә хыялландым»
Махсус хәрби операция ветераны Станислав Казаковка 27 яшь. Ул берничә медальгә, шул исәптә «Бахмутны алган өчен» һәм «Батырлык өчен» медальләренә лаек була. Ул Кама Тамагында туа, тик ул кечкенә вакытта ук гаиләсе Пермь өлкәсенә күченеп китә. Станислав та 2022 елның көзендә шуннан фронтка китә.
«Олы абыем – кадрдагы хәрби, элемтәче. Мин дә яшьтән үк аның кебек булырга – гомеремне армия белән бәйләргә хыялландым. Хәрби карьера турында җитди уйландым, әмма чакырылыш алдыннан мотоциклда авариягә эләктем һәм аягымны сындырдым. Миңа хәрби билетымда «яраксыз» дигән тамга куйдылар, һәм шуның белән хыялым челпәрәмә килде. Шуңа күрә шәхси хәрби компаниягә (ЧВК) җыю башлангач, уйлап та тормадым, контракт төзедем», – дип искә ала ул.
Башта Станислав хәрби өйрәнүләр уза. Хәрби частьтә аны автомат гранатомет системасы белән идарә итәргә өйрәтәләр.
«Өйрәнүләрдә мине командир итеп билгеләделәр – тик ни өчен икәнен белмим. Мөгаен, миндә ниндидер потенциал күргәннәрдер. Укулар төгәлләнгәч, безне шундук Бахмут юнәлешенә җибәрделәр. Взвод командиры 10 кеше арасыннан миңа штурм төркемен ышанып тапшырды, мин аларның һәммәсенең гомере өчен җаваплы идем», – дип сөйли хәрби.

«Беренче 40 минуты ярыйсы булды. Соңыннан атыш, шартлаулар башланды. Бераз куркыныч иде. Атна-атна ярымнан күнектем».
Фото: © «Татар-информ», Владимир Васильев
«Баш өстендә дроннар гөжләп торганда һәм нәрсәдер шартлаганда, кайбер хисләр тупаслана»
Алгы сызыктагы беренче көннәре, каты бәрелешләр турында Станислав бераз ирония белән сөйли.
«Беренче 40 минуты ярыйсы булды. Соңыннан атышлар, шартлаулар башланды. Бераз куркыныч иде. Атна-атна ярымнан күнектем. Баш өстеңдә гел дроннар гөжләп торганда һәм нәрсәдер шартлаганда, кайбер хисләр тупаслана. Үз-үзеңне саклау инстинкты да тупаслана – бу хәлләрдән беренче көннәрдәге кебек үк өркеп йөрмисең», – дип сөйли Станислав.
Ул вакытта ЧВК хәрбиләренә Бахмутны һәм аңа чиктәш бөтен территорияне контрольгә алу бурычы куела.
«Безне өйрәнүләрдән соң ук Яковлевкага җибәрделәр, без аны штурм белән алдык, соңыннан Соледарга кердек. Безнең бүлекчәләр төрле тарафлардан хәрәкәт итте һәм бер максатта бардылар», – дип искә ала ул.
Югалтуларсыз гына булмый, әмма дошман ягында югалтулар бермә-бер күбрәк булды, дип сөйли хәрби.
«Ике ай алгы сызыкта, Соледарда булганнан соң, мин яраландым – аркама эләкте һәм терсәк буыны өзелде. Кул тиредә генә эленеп тора иде диярлек. Бу хәл без штурмга барганда булды. Без терәк пунктны алдык, шәһәргә керә башладык, анда тагын терәк пунктларны алдык. Шулай штурм арты штурм ясадык, аннан снаряд төште. Беренче 2 снаряд ераккарак, икенчесе безнең янга төште – бу 120нче миномет иде. Иптәшемнең дә кулына эләкте. Үз көчебез белән чыктык, калган яралыларны эвакуация төркеме чыгарды», – дип искә ала Станислав.
Хәрбиләргә беренче ярдәмне фронт яны госпиталендә күрсәтәләр, соңыннан тыныч территориягә алып китәләр.

«Миңа буынны алмаштыру өчен операциягә көч җыярга 1 ел кирәк булды. Бу вакыт эчендә кулым гел элеп куелган килеш торды, мускуллар атрофиясе булды».
Фото: © Рөстәм Сафиуллин
«Үз-үзем өчен яңа яктан ачылдым – миңа үзем өчен оят түгел»
«Миңа буынны алмаштыру өчен операциягә көч җыярга 1 ел кирәк булды. Бу вакыт эчендә кулым гел элеп куелган килеш торды, мускуллар атрофиясе булды, әле операциядән соң да бик озак тернәкләндем. Әмма хәзер кулым эшли, моның белән бернинди дә сизелерлек проблема юк. Хәзер, минем өчен барысы да төгәлләнгәч, тыныч территориядә булганда мин: «Аллаһка шөкер, мин исән», – дим. Хәзер аңлыйм – алгы сызыкта кайвакыт ашарга, эчәргә су, ниндидер уңайлы шартлар булмау бөтенләй мөһим булмаган икән. Аннан кайткач, мин кайбер нәрсәләргә башкача карый башладым, кешеләргә мөнәсәбәтем үзгәрде. Сугышта кеше үзен башкача күрсәтә – шунда ук аның асылы күренә башлый, кыланусыз, битлекләрсез чын йөзе ачыла. Мин дә үз-үзем өчен башка яктан ачылдым – шунысы куандыра, гайрәтем чикмәде, миңа үзем өчен оят түгел», – дип сөйли Станислав.
Фронттан кайткач һәм тернәкләнгәч Станислав әнисе янына Яшел Үзәнгә күченә. Ул үзен эшмәкәрлектә сынап карарга була – маркетплейсның заказлар тапшыру пунктын ачып карый, тик эшләп китә алмый. Соңыннан эш эзли башлый – бу да катлаулы була, чөнки инвалидлык аркасында аңа бөтен вакансия дә туры килеп бетми.
«Минем социаль координатор махсус хәрби операциядә катнашучылар өчен вакансияләр ярминкәсенә барып карарга тәкъдим итте. Ул да минем белән барды һәм без «Элекон» заводында миңа туры килә торган һөнәр сайладык. Мине шундук алдылар. Хәзер мин киң профильле станокчы булып эшлим, озакламый ЧПУ станогы операторы итеп күчерәчәкләр. Киләчәктә махсус хәрби операциядә катнашучылар өчен ташламалар буенча югары белем алырга җыенам. Әлегә белгечлек сайламадым, бәлки, инженер-конструкторга укырмын. Бәлки, фермерлык белән шөгыльләнермен – бу минем күңелгә якын. Миңа табигатьтә булу ошый. Яшьләр клубларга, барларга йөрергә ярата, ә миңа тынычлык ошый. Бәлки миңа махсус хәрби операция шулай тәэсир иткәндер», – дип сөйли ул.

Узган елда Станислав Яшел Үзәндә Җиңү парадында катнашкан. Хәрби форма кигән, медальләрен таккан һәм фронтовик карт бабасы кебек үк марш узган.
Фото: © Рөстәм Сафиуллин
«Карт бабам танкист булган, Бөек Ватан сугышында Берлинга барып җиткән»
Станислав узган елда Яшел Үзәндә Җиңү парадында катнашуын да сөйләде. Хәрби форма кигән, медальләрен таккан һәм фронтовик карт бабасы кебек үк марш узган.
«Әни ягыннан карт бабам Бисярин Михаил Григорьевич танкист булган. Ул Бөек Ватан сугышын тулысынча узган, Берлинга кадәр барып җиткән. Кызганыч, мин аны күрергә өлгермәдем. Аның турында туганнарым сөйләгәннән генә беләм», – диде ул.
«Ватан сакчылары» фондының Татарстан буенча филиалы социаль координаторы Гөлгенә Әхмәтова сөйләгәнчә, Станислав Яшел Үзәнгә кайтуга ук, ул аны үз карамагына ала.
«Без аңа «хәрби хәрәкәтләр ветераны» таныклыгына һәм тиешле барлык түләүләргә кирәкле документлар теркәргә булыштык. Ә соңыннан Станислав эш белән барып чыкмавы турында әйтеп алды. Безнең «Элекон» акционерлык җәмгыяте белән тыгыз элемтәләр булдырылган, анда исә оста куллар һәм акыллы башлар гел кирәк. Мин аның потенциалын күреп, шуны тәкъдим итеп карадым. Ул шикләнеп калды, тик без аңа терәк булдык, тәҗрибәсе һәм күнекмәләре һичшиксез куллану табачак, дип ышандырдык. Һәм без ялгышмаганбыз! Хәзер Стас ЧПУ станогын үзләштерә. Эш канәгатьлек бирә, коллектив дус-тату, ди», – дип сөйләде Гөлгенә Әхмәтова.
Ул Стасны тыныч, төпле, эшчән егет буларак тасвирлый.
«Бу – безнең чорда чын байлык. Иң мөһиме – ул җаваплы, теләсә кайсы эштә аңа таянырга була. Һәм әлбәттә, ярдәмчел, һәрвакыт ярдәмгә килергә әзер. Мондый егетләрнең минем опекада булуы, аларга тыныч тормышка кайтырга булыша алуыбыз белән горурланам», – дип өстәде социаль координатор.
Чыганак: «Татар-информ», Елена Фенина