«Сугыштан кайткан кебек». Фаҗига шаһиты балаларны мәктәптән чыгару турында сөйләде
«Сезнең бала шунда булса, ул исәнме-юкмы — билгесез булса?» — дип сорау куя бер ир-ат.
Казанның 175нче мәктәбендә фаҗигадән соң, исән калган балаларны бинадан чыгарган мизгелләр турында шаһитлар сөйләгән. Биредә әти-әниләр бик күп җыелган. Алар балаларын сугыштан кайткан кебек каршы алган. Бу турыда РИА Новости хәбәр итте.
Фаҗига урынында булган ир-ат сүзләренчә, ул бирегә иртәдән үк килеп җиткән. Ул атыштан соң 15 минут узуга йөгереп килүен әйтә. Бу вакытта яраланган кешеләрне һәм һәлак булучыларның мәетләрен алып чыга башлаганнар. Башта биредәге кешеләр газ шартлаган дип уйлаган булган.
«Киендем дә чаптым, ярдәм итәрмен дип уйладым. Ләкин биредә полиция бар иде инде, беркемне дә кертмәделәр. Аннары ашыгыч ярдәм машиналары яралыларны алып китә башлады. Иң мөһиме — эчкә керәсе килгән әти-әниләрне тотып тору иде. Аларны кертмәделәр», — дип сөйли бу кеше.
Әти-әниләрнең мәктәпкә керергә ашкынуын да ир-ат аңлата. «Сезнең бала шунда булса, ул исәнме-юкмы — билгесез булса?» — ди ул.
Ир-ат сүзләренчә, ашханәдә булган балалар чыгып котыла алган.
«Кеше күп иде. Эш вакыты булса да, халык җыелды. Шау-шу булды. Балаларны сугыштан каршы алган кебек», — ди ул.
- «Башлангычларның яраткан укытучысы иде». Мәктәптә яраланган хатын хастаханәдә үлгән
- Казан мәктәбендә фаҗигадә үлгән 25 яшьлек кыз «Ел укытучысы» булган
- Казанның Фәйзи урамындагы мәктәптә атыш: трансляция