Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Сугыш елларында торф чыгарган татар кызларының тырышлыгы ни өчен күләгәдә калды?

Сугыш вакыты. Фронттагы кебек тылда да хәлләр киеренке. Ачы хәсрәтне йөрәгенә йотып, сугышның барлык җәфаларын иңнәренә салган хатын-кызлар ут эчендәге әтиләре һәм сөйгәннәре, ирләре һәм уллары өчен дә эшлиләр.

news_top_970_100
Сугыш елларында торф чыгарган татар кызларының тырышлыгы ни өчен күләгәдә калды?

(Фотолар сугыш елларында пропаганда максатларыннан төшерелгән, аларда махсус рәвештә торф чыгаручылар бик бәхетле итеп сурәтләнгән. Фотолар торф чыгару эше белән якынча гына булса да таныштыру максатыннан тәкъдим ителде. Чынбарлыкны сурәтләгән фотоларны әлегә таба алмадык - Интертат)

Тылда эшче көчләр җитешмәүдән интеккән, берне икегә, икене дүрткә бүләрдәй булып йөргән авыр көннәрдә Татарстан үзенең меңнәрчә хатын-кызларын Мәскәү янындагы Шатура кырларына торф чыгарырга җибәрә. Торф чыгару чын мәгънәсендә икенче фронтка әйләнә. Шатура торфы Мәскәү шәһәрендәге һәм өлкәсендәге сугыш кораллары ясый торган заводларны, электр станцияләрен эшләтүгә, торак йортларны җылытуга китә.

Шунысын искәртик, татар кызлары чыгарган торфның урман-кырлар географиясе киңәйгәннән-киңәя бара. Бу турыда радиодан ясаган чыгышларымнан соң, йөзләрчә хатлар алдым! Ул хатлардан безнең кызларның торфны Мәскәү, Вологда өлкәләреннән алып ерак Себер җирләрендә дә чыгарганнары мәгълүм булды. Арча районының Иске Иябаш авылыннан Хәкимова Рәисә белән Фазылова Кәримәләр сугыш вакытында өч ел буе Түбән Тагил урманнарында торф чыгаруда эшләгәннәр.

Тик шунысы гаҗәп: торф чыгаруда михнәт чиккән татар кызларының язмышлары, эшләгән эшләре ни өчендер язма әдәбиятта да, фәнни хезмәтләрдә дә чагылыш тапмады диярлек.

Рус әдипләре, тарихчылары татар кызларының бу тиңдәшсез фидакярлеген, хезмәткә намус эше итеп карауларын, һәр эшне көчләрен кызганмый башкаруларын күрмәмешкә салыштылар. Ә менә үзебезнең әдәбиятның бу теманы үги итүе гаҗәп. «Бөек Ватан сугышы елларында хатын-кызлар» дигән тема махсус өйрәнелеп, хәтта диссертацияләр язылса да, торфчы кызларның хезмәте анда да чагылыш тапмады. Милләтебез өчен бик кызганыч факт бу. Әмма Совет хөкүмәтендә татар кызларының зур намус ияләре икәнлекләрен дә, нинди гүзәл сыйфатларга ия булуларын да белүчеләр булган бит. Сугышның иң хәтәр көннәрендә Мәскәү белән Ленинград шәһәрләре күкләрен саклаучы зенитчы кызларның күбесе татар һәм башкорт булуы бу хакта сөйләмимени?

Ә торф чыгаруда эшләгән хатын-кызлар өчен татар һәм башкорт телләрендә генә «Правда» исемле махсус газета чыгып килүе дә очраклы нәрсә түгел. Шушы «Правда» газетасын берүзе чыгаручы татар журналисткасы Мәрьям Дибаеваның истәлекләре әле дә саклана. Мәрьям апа Мәскәү өлкәсендәге торфчы кызлар янына 1944 елда, ире Самат Дибаевның фронтта һәлак булган хәбәрен алып, бәләкәй кызчыгын әнисе тәрбиясендә калдырып китә. Үзе кебек хәсрәтен эчкә йотып, җан ачысы белән торф чыгарган хатын-кызлар арасында аның үзенә дә җиңел булмагандыр, мөгаен. Берүзе материал җыеп мәкаләләр язган, Мәскәүгә килеп типографиягә тапшырган һәм бөтен тиражны күтәреп кайтып баракларда, брезент палаткаларда өләшеп тә йөргән ул.

«Мин барган елны безнекеләр урман буенда урнашкан Туголес эшчеләр бистәсендә яши иде, — дип яза Мәрьям Дибаева үзенең истәлекләрендә. — Урам буйлап бараклар тезелеп киткән. Ояларыннан очып киткән кош балаларыдай беренче тапкыр туган авылларыннан аерылып килгән кызлар, ирләрен фронтка озаткан яшь киленнәр, әле һаман өметләрен өзмәгән тол хатыннар торф кырыннан эшләп кайткач, баскыч төпләренә чыгып утыралар да, моң-зарларын сөйлиләр. Безнең татар кызлары сабыр, кычкырып еламыйлар, эчтән генә сызалар. Аннары тын гына, моң гына җырлап җибәрәләр».

«Торф чыгару эше искиткеч авыр икәнен язып бетерерлек түгел»

Аналардан тумас иде

Бу бәхетле баш булса.

Туган илдә ятыр иде

Без туганчы таш туса.

Сандугачым, сизәсеңме,

Баскан талың суда бит.

Бу бала бәхетсез дими,

Яшь гомерләр уза бит.

Бу җырлар Әтнә районы Олы Өшкәтә авылы кызы Фәһимә Абдуллина истәлекләреннән алынды. Алар — Әтнә, Нурлат, Арча районы кызлары — торфны Вологда өлкәсендә чыгарганнар.

Торф чыгару эше искиткеч авыр икәнен язып бетерерлек түгел: «Башта торф чыгарасы җирне агачлардан чистартырга кирәк, — дип аңлатты Әтнә районы Иске Шимбер авылы кызы Рәшидә апа Зәйнуллина. — Көрәкләр, балталар белән җирдән агачның тамырларына хәтле чистартып чыгара идек. Ул сулы җир, балта белән чапкан саен биткә, өскә су чәчри. Балталар, пычкылар үтмәсләнә. Аларны да үзебез кайрый идек. Норма 1 кешегә 6-10 сотый. Ярый агачлар нечкәрәк, сирәгрәк булса. Бик куе булып, гел агачлык була иде күп вакыт. Урман — урман инде ул. Норманы арттырып, 12шәр сотый итеп үтәргә тырыша идек. Чөнки норма үтәсәк, 600 грамм, кайвакыт 500 грамм ипи бирәләр иде. Бүтән нәрсә юк бит инде…

Чистартылган җирне трактор кисеп чыга. Без шул кисәкләрне куптарып алып киптерер өчен өябез. Сулы җир бик авыр, эчләр авырта иде. Җитмәсә, кигәвен, черки үзәккә үтә. Көтүләре белән сарылалар. Башка, күзгә бәйләп эшли идек. Яшь булганбыз, чыдаганбыз инде. Чыдамый кая барасың?! Качып кайтсаң, йә түли алмаслык штраф, йә төрмә иде бит безгә».

Аксубай районы Яңа Дума авылыннан Разия апа Вәлиуллина хатыннан да бер өзек китерәсем килә: «Большая Балутаның нарат урманы. Яшь гомеремнең шунда ничек узганы, без күргәннәр ичмасам тарихка кереп калсын, — дип башлый ул хатын. — Иртән сәгать өчтә китәбез торф чыгарасы җиргә. Кичке 9да кайта идек. Әбәт — 1 сәгать. Флаг белән утырабыз, флаг белән торабыз. Беребездә дә сәгать юк. Без ялсыз эшли идек. Норманы арттырып үтәгән өчен „байрак йөртүчеләр“ дип атала идек. Хәзер шул тездән түбән су эчендә эшләгәннәр чыга инде. Карагыз, безнең буын хатын-кызларының аякларына, кемнең ничек эшләгәнен белерсез».

Кайда авыр хезмәт - шунда татар кызлары

Искитәрлек хәл. Халкымның иң гүзәл, иң матур сыйфаты — эш сөючәнлеге үзенә үк дошман булып кайта икән ләбаса. Ул — татар халкының фаҗигасе дисәм дә ялгышмам сыман. Кайда авыр хезмәт — шунда татар, шунда татар кызлары.

Торф чыгарган җирләрдә кызларның гарипләнүе, хәтта үлеп калулары да мәгълүм. Бу хакта безгә милләттәшләребез күңеленә сеңеп калган «Торфчы Мөнәвәрә», «Мәгъдәнә» бәетләре сөйли.

Мөнәвәрәнең кайсы район, авыл кызы булуы бик ачык түгел, әмма язмышы, фаҗигасе — күпләр өчен уртак язмыш. Ул торф чыгарган җирдә көче җитмәслек авыр эштән эче авыртып үлгән. Бәет аның үз авызыннан сөйләнә:

Миннән калган киемнәрне 

Туганнарым кисеннәр. 

Кызлар кайткач, әнкәемә 

Үлеп калды дисеннәр.

Сарман районы Рангазар авылы кызы Мәгъдәнә бәете, бәлки, әле кемдә дә булса тулы килеш саклангандыр. Безгә килеп җиткән бер куплетында мондый юллар бар:

И әнкәем, әнкәем,

Мин дә синең бәбкәең. 

Минем дусларымны күреп

Өзелер үзәккәең.

Татар кызлары Смоленск авылы халкына мунчаның һәм идән юуның ни икәнен күрсәткән

Әтнә районының Түбән Көек авылыннан Әминә апа Хисмәтова, торфтан аягын кистереп кайтып, күз алдыбызда агач аяк белән йөрде. Кияүгә чыкмады. Озын кара чәчле, зур кара күзле чибәр кыз иде үзе.

«Үзәккә үткән тагын бер нәрсә, — дип сөйли авылдашым Әлфия Сәләхиева, — ул якларда мунча булмавы. Сасы сазлык эчендә көне буе эшлибез, рәхәтләнеп юынасы, мунча керәсе килә. Аптырагач, су җылытып, коенасы кызны җәймә белән каплап уртага алабыз да, тышкы ачык һавада юынабыз. Тик мунчада юынуга ни җитә соң? Калинин, Смоленск өлкәләрендәге авылларда да мунча, бәдрәф юклыкка исебез китә иде. Без яшәгән йортның хуҗасы мичкә яга да, мич кызгач, күмерен тартып, төбенә салам җәя. Анадан тума чишенеп шунда кереп китә, мүкәләп чыгып бер чуен су белән тышка чыгып коена. Гел-гел урамда гына юынып, чистарынып булмый бит, әбинең миченә без дә кергәләдек. Үзебез белән бергә эшләгән яшүсмер егетләр: «Мичкә кергәнегезне күрдек», — дип үртиләр иде.

Шулай, соңгы баруыбызда, бер вагоннан мунча ясадык. Арада бер егет мич чыгара белә икән. Ул мунчаны карарга бөтен авыл җыелды. Шаккаттылар. Вагонны сораганда: «Без — татарлар, мунчасыз бүтән яши алмыйбыз», — дип җыеныбыз бер сүздә тордык. Вагонны начальникның бирәсе килмәде. Соңыннан начальниклар да, авыл халкы да кереп юынырга өйрәнделәр. Чабынырга да өйрәттек үзләрен, исләре китте.

Идән юу гадәте дә юк иде. Хуҗа хатын берәр җиргә китсә, идәнне су белән җебетеп көрәк белән кырып чыгабыз да, кайнар су белән шатырдатып юабыз. Идән сап-сары була. Хуҗа хатын хәйран кала иде. «Татарлар шулай идәнне һаман юып торалармыни?» — дип, ышанасы килми сораша башлый иде, бахыр. Югары культурага дәгъва иткән халык бит рус туганыбыз.

Бервакыт шулай токмач җәйгән вакытымда, авылдашларын җыеп алып кайтты ул. «Әлфия, әнә нәрсә ясый белә», — дип күрсәтә аларга токмачны. Гаҗәп көлке тоела иде мондый хәлләр безгә. Яшьлек бит әле, үз халкыбызның күркәм гадәтләренә бәя бирергә өйрәнә генә башлаган чаклар иде шул.

Үзебез дә биткә оят китермәдек. Яныбыздагы олылар алдында да, хуҗа хатыннар алдында да үзебезне әдәпле итеп күрсәтергә тырыштык. Берничә ел буе Калинин өлкәсендәге Пищалкино дигән авылда яшәдек. Без килүгә авыл халкы: «Торырга безгә керегез дә, безгә керегез», — дип каршы ала иде».

Татар кызларын җирле җитәкчеләр чакырып торганнар

Владимир, Калинин өлкәләрендә озак еллар торф чыгарган авылдашым Хаҗирә апа Төхфәтуллинаның болай дип сөйләгәне хәтеремдә:

— И, сеңлем, авыр эш дисәң — безнең татар кызлары инде. Нәрсә күреп шулай үҗәтләнеп, көчне кызганмыйча эшләдек икән, дип үземнең дә исем китә. Торф чыгаруның авырлыгын сөйләп тә торасым килми хәтта. Әле арып эштән кайткач та, тик тормыйбыз: фатир хуҗаларының йорт эшләрендә булышабыз. Шуңадыр татар кызлары хакында гел мактау сүзләре генә ишетелеп торды.

Бервакыт шулай без торган бистәгә күрше колхоз рәисе килде. Калинин өлкәсендә иде, тик колхозның исеме хәтеремдә калмаган. Кем тикшереп торган инде аның ни исемле икәнен? Шул рәис (үзе чулак, фронттан кайткан булса кирәк): «Кызлар, сезнең тырышлыкны белеп, зинһарлап килдем. Быел уңыш яхшы, безгә ял көннәрендә урак урырга килмәссез микән, игеннәр әрәм була бит», — дип чакыра безне.

Киттек шул авылга. Безнең Әтнә районы кызлары инде: Бәрәскә, Бәрәзә, ике Шимбердән. Торф нормасын тутырабыз да, шимбә, якшәмбе көн урак урабыз. Рәис куанычыннан еламый гына, безнең аркалардан сөя. Шундый әйбәт ашаталар иде… Әле эшләгән өчен ит, май, он бирделәр. Рәхәтләндек туйганчы ашап, ике-өч ел булыштык шулай үзләренә.

— Ул авылның үз кешеләре, үз колхозчылары кайда иде? — дип сорыйм Хәҗирә ападан.

— Үз кешеләре дә бар инде. Тик безнең хәтле эшли алмыйлар ич алар, — ди ул, бер дә исе китмичә генә.– Үзләренең яшелчә бакчаларында казыналар. Безне генә көне-төне колхоз эшендә йөртәләр иде. Әйтергә түгел, сеңелкәй, ул елларны өй буенда бер түтәл суган утыртырга да вакыт тими иде. Гел колхоз эше инде.

Торф чыгару, сугыш беткәч тә, озак дәвам иткән. Чувашиянең Батыр районы Татар Тимәше авылыннан Салиева (Галәветдинова) Равия апа сөйләве: «И җаным, мин ул торфны Гуркәева Минзифа, Алиева Сания, Насретдинова Гөлбөстаннар белән бергә 60 нче елларны дүрт ел рәттән барып чыгардым. Сугыш вакытларыннан нәрсәсе белән аерылды икән эш шартлары? Өйдән ач көе чыгып китеп, Мәскәүгә кадәр товар вагоннарында тилмереп бара идек. Көнгә 15шәр сәгать эшләдек. Мәскәү өлкәсе Солнечногорск районы Обухово авылында тордык. Анда күргән газаплар кабергәчә үзебез белән китәр инде, Ходаем. Мәңге онытыла торган булмады. Ярый инде эшләгән өчен ситса белән түлиләр иде. Кайткач, шул ситсаларны сатып заем, салым түли иде әти-әниләр».

Әле дә хәтерлим, торфчы кызлар кайткан көн бәйрәм төсе ала иде авылда. Алар алып кайткан ситсаларны һәркем тотып карый, мактый. Кызларның исән-сау кайтканына сөенә. Соңрак кызлар, авыл халкын шаккаттырып, резина боты, плюш жакетлар, чуклы шәлләр алып кайттылар. Тик үзләрен, кайтып керүгә, тагын я урман кисәргә, я башка эшкә озаталар иде. Елдан-ел шулай кабатланды. Ул елларда торф чыгарган үз авылдашларымны да, хатлар язып исемнәрен атавымны үтенгән хатын-кызларны гына санасам да, язмам тагын берничә биткә сузылыр иде. Радиодан ясаган чыгышларымда аларның күбесен искә алып, исемнәрен атаган идем инде.

Хәзер Казанның Соцгороды булган тирәләрдә дә торф чыгарганнар

Ә торфчылар хакында радиодан тапшырулар тыңлаган 76 яшьлек Гыйниямал апа Сәйфуллина Чайковский шәһәреннән тикле җирдән килеп төште. Яшьлек елларын сагыныпмы, әллә саубуллашып-бәхилләшеп йөрүе булдымы, сугыш елларында торфта эшләгән җирләрне өзелеп-өзелеп күрәсе килгән иде аның. Кайчандыр яшь тайлар кебек тупырдашып торган кызлар инде сигезенче дистәне тутырып килә. И гомерләр! Кайберләре инде бу якты дөньядан китеп тә барган, кайберләре авырый икән. 

«Без Казан читендә, хәзерге 39 нчы квартал тирәләрендәге сазлыклардан торф чыгардык, — дип сөйләде ул.– Землянкада яшәдек. Элек ул тавык сарае булган. Аннан фанерный городокка күчерделәр. Ул Урицкий тирәсендә иде. Торфны ул елларда ягулык итеп файдаландылар. Квартал тирәләрендәге дөрес формадагы кечерәк-кечерәк күлләр без торф чыгарган чокырлар ул. Җәен торф кисәбез, кышын авиация заводында эшлибез. Бер елны, салкын тидереп, бүлнистә ярты ел яттым, аякка баса алмадым. Һәр баракта 50-60, кайберләрендә 100шәр кыз яши. Сирәк-мирәк кенә авылдан әниләр килә, әзрәк маен, йомыркасын китерәләр. Без аларга ситсы, резин галушлар җибәрәбез. Өскә кияргә юк. 19-20 яшьлек кызлар яланаяк кичке уеннарга чыгабыз, шәһәр буйлап йөрибез. Ә кышын баракта катып үләрлек. Ягарга чи утын бирәләр, мичләргә якын килерлек түгел, аяк киемнәрен киптерергә дә урын юк. Керосинка, керогазларга чират. Кайвакыт кайнар аш пешерә алмыйча ач килеш ятып йоклыйбыз. Шуның өстенә яңа афәт килеп өстәлде, барыбыз да бетләдек. 10 көнгә бер тапкыр мунча кертәләр. Бетләрне көйдерергә дип, киемнәребезне сушилкага алып кергәннәр иде, алар анда янып беткән. Күз алдына китер, апаем: Соцгородтан алып Урицкийга хәтле өскә ак җәймә ябынып, җәймә җитмәгәннәре мунча себеркесе, ләгәннәр белән оят җирләрен каплап, көпә-көндез 100ләп япь-яшь шәрә кызлар чаба. Җитмәсә, юлда солдатлар очрады. Алар кырда ниндидер учение үткәрәләр иде. Безне һай-һулап, сызгырышып озатып калдылар. Кайсы тәгәри-тәгәри көлә, кайберләре куа килә…

Заманында күпме яшь, сылу авыл кызларының җелеген суырган бу күлләрдә хәзер балык үрчи, кыр үрдәкләре килә икән… Кайчандыр ялан кыр булган урыннарда хәзер 9ар, 14әр катлы йортлар. Истәлекләр, хатирәләр…

Шул еллардагы бер курку хисе әле дә булса бетмәгән, әле дә булса төшләнеп, котым чыгып куркып уянам. Кайсы ел булгандыр, һәрхәлдә сугыш беткән иде инде. Көзге катканакта безгә ял бирделәр. Ноябрь ахырлары иде. Без тирә-күрше авыл кызлары җыелыштык та, шул ук көнне юлга чыктык. Чистайга хәтле пароход белән кайттык, аннан юлаучыларга утырдык. Алмалыга җиткәч, Каманы кичеп, туры авылга кайтырга булдык. Алдан Саимә Афзалетдинова бара, аның артыннан Хәернур Каһирова, мин, Җиһан, Галия, тагын кемнәр булгандыр инде, хәтерләмим. Аркада кутүмкә, кулда озын бау. Идел бозы каткан гына, без үткәндә сыгылып-сыгылып кала. Артка борылып карарга да куркыныч. Бичара Әминә ниләр уйлады икән, дулкын-дулкын булып сыгылып калган боз өстеннән иң соңгы булып ул килә иде. Шунда кинәт боз ярылса, барыбыз да бетә идек бит!.. Идел кичкәч, куркудан хәлдән тайган идек, утырып бик озак еладык яр буенда.

Казанга бәхет эзләп килгән кызларның язмышы бик үк бәхетле булмады. Кайсының ире ташлап чыгып китте, кайберләре сугыштагы егетләрен көтеп тол булып картайдылар. Кайбер асыл кызларга начар холыклы ирләр насыйп булды, шуларны көйләп эштән чыктылар. Казан күге миңа да эт кояшы кебек сүлпән булды. Нахак бәла ягып, әтиемне төрмәгә алып киткәннәр иде, мин торфта эшләгән елларда ул шунда — Казан төрмәсендә үлде. Кремль астындагы төрмәдә хәзер онкология үзәге икән. Күпме кешенең гомере өзелгән төрмә диварлары бу авыруларга терелергә ярдәм итәме икән соң? Мин әтиемне Казан урамнарында очратмаммы дип, күпме хыялланып йөрдем…» 

Күңелдә халкымның шушы мактаулы, эш сөюче, намуслы кызлары алдында оялу микән, кызгану микән — бер хис саклана. Ни өчен аларны ил буйлап (ул чакта ил — бөтен Советлар Союзы) шулай иң авыр хезмәттә тилмерттеләр икән? Араларында хәтта 12 яшьлеләр дә булган бит! Урыс дәүләте милли сәясәтенең ачык чагылышы ич бу. Татарстанның бөтен шәһәрләрен, авылларын эвакуация белән килгәннәр тутырган. Ә Татарстан кызларын, товар вагоннарына төяп, читкә озатканнар. Авыр эштән, ачлыктан үлеп калганнар алар, әмма үлеп калганнар хисабын кем белә?

Дәүләт Оборона комитеты фронт өчен дип эшләткәч, нигә аларга ичмасам Совет власте елларында гына булса да льготалар бирелмәде икән? Шулай онытылыр микән аларның бу фидакяр хезмәтләре?

Торф - сазлыкта барлыкка килә торган тау токымы. Һава кермәгән шартларда таркалган мүк, корыган үләннәрдән гыйбарәт. Бер үк вакытта ягулык та, черемә булып та кулланыла.

Сугыш елларында, Донбассны немецлар басып алу сәбәпле, ягулык белән проблема чыга. Немецлар Сталинградка һөҗүм башлагач, нефть тә дефицитка әйләнә. Торф, ягулык куәте буенча күпкә калышса да, стратегик чималга әйләнә.

СССР Югары Советы президиумы 1942 елның 13 февралендә эшкә яраклы халыкны торф чыгаруга юллау турында карар чыгара. 16 яшьтән 45 яшькә кадәрле хатын-кызларны һәм ирләрне эшкә җибәрергә дигән карар була. Ирләр сугышка китү сәбәпле, чынлыкта торф чыгаруда хатын-кызлар гына эшли.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100