Сугыш чоры баласы хатирәләре: «Беренче сыйныфка укырга керәсе елны мәктәп янды»
Һәр авыл халкы үзенең Бөек Ватан сугышы геройлары, тыл ветераннары һәм сугыш балалары белән горурланып яши. Бу атап үткән затларның һәркайсының тормыш юлы баерак та, четереклерәк һәм һичшиксез катлаулы да. Шул чор вакыйгалары шаһитлары – Юлай Низаевның бүгенге мәкаләсе геройлары.
Башкортстанның Чакмагыш районында урнашкан Аблай авылыннан Бөек Ватан сугышына 600 ир-егет киткән. Шуларның 320се – каһарманларча һәлак булып калган, ә калган 270 – туган якларына исән-сау әйләнеп кайткан. Солдат һәйкәле янындагы мәрмәр тактаташка сугышта һәлак булган тыныч-имин тормыш төзүдә катнашкан яу кыры батырларының исемнәре уеп язылган. Мондый изге вә игелекле эшне башкарып чыгуда ватанпәрвәр Нәфыйга апа Габдуллина һәм аның уллары, авылдашлары күп көч салган.
Районда мондый биек һәйкәл-монумент бердәнбер ул!
«Сугыш чорын бала-чага бик авыр кичерде»
- Нәфыйга Насыйбулла кызы Габдуллинага быел 90 яшь тулды. Ул туган мәктәбендә гомере буена табигать һәм биология фәннәреннән белем биргән. Аблай авылында туып-үскән Наил абый белән өч ул тәрбияләп үстерәләр. Бүгенгесе көндә бәхетле ана, дәү әни. Әйтергә кирәк, Нафыйга апа әлеге көндә дә тынгысыз җаны һәм күңеле, күркәм эшләре белән күпләрне сокландырып һәм рухландырып гомер итә. Ул билгеле татар актрисасы Айгөл Габдуллинаның кадерле нәнәсе дә әле.
Бөек Ватан сугышы башланганда Нәфыйга апа нибары 5 яшьтә була.
Сугыш башланганны ничек белдем? Соңыннан уйлап беләм, минем күрше Исламгали абзый атка утырып кайтты да, йортларына керделәр. Ул вакытта гаиләләр авыл җирендә ишле, без дә алты җан, күршеләребез дә алтышар-җидешәр… Шулай ишле булып үстек без. Ул балаларның берсен күтәреп сөя, үбә һәм төшерә, шуннан икенчесен шулай ук ала. Үзе елый. Мин әле аңламыйм да, нишләп олы ир-ат елый икән соң?.. Соңыннан гына нигә елаганын аңладым шул, – дип хатирәләргә бирелә Нафыйга апабыз.

«Тизрәк бәрәңгеләрне алыйк, фашистлар безнең авылга килеп җиткән бит…» Уйнап йөргәндә үзләреннән зурырак Гали исемле малай Нафыйга апаларны менә шулай куркыта торган була.
Бәрәңгеләр ул чакта җитешмәгән әле. Август айлары булгандыр, мөгаен. Чиләкләр тотып чыктык, бәрәңгеләрне йолкабыз да, алабыз да… Менә инәйләр эштән кайткач безнең кирәкне бирде! Өлгермәгән бәрәңгене «эш итеп» ташлаганбыз бит, белмичә. Сугыш чорын бала-чага бик авыр кичерде, чөнки чирләр баш калкытты. Бер гаиләдән икешәр бала үлүен дә хәтерлим, ачы кайгылы дәвер инде бу. Ике баланы берьюлы бер кабергә төреп күмү очраклары да булды. Шуннан сугыш елларында хатыннары вафат булып, йозак эленгән йортка кайтучы ир-егетләр дә булганын күрдек, – дип сөйләвен дәвам итә ул.
Нафыйга апа минем картәтәм Әгъдәл Сафиновичның – сабакташы, җиденче сыйныфка кадәр бергә укыган сыйныфташы, партадашы да әле. Очрашканда аларның дәһшәтле сугыш елларындагы балачаклары турында сөйләгәннәрен хәтерлим. Үзем дә кечкенә чакта, аларның нинди ачы кайгылы балачак, үсмер чаклары булганын аңлап та җиткерми идем. Ул чорда сынау өстенә авылга сынау була, авылның бер очындагы дүртьеллык мәктәп дөрләп янып көлгә кала...
Без 5 яшьтән үк бергә булдык, бергә үстек. Сугыш чоры михнәтләрен балачактан күрдек. Беренче сыйныфка укырга керәсе елны авыл мәктәбе янды. Шул вакытта елашырга тотындык, кайда укыйбыз инде, дибез… Үзебезчә, без надан калабыз, дип уйлаганбыздыр инде… Аннан соң мәктәп авыл кешеләре өйләрендә булды: 30лап баланы сыйдык! Күз алдына гына китерегез! Ул бит әле анда озын туры парталар, ничек сыйганбыздыр, дип гаҗәпләнәм. Анда укыйбыз, дисәң дә инде! Каләмебез дә, дәфтәребез дә юк, гомумән, бер әйберебез дә юк! Укытучы апада бердәнбер Әлифба китабы бар. Үземнең туган апам да укытучы кеше. Миңа иске китапка «А»дан башлап «Я» хәрефенә кадәр, һәр битенә бер хәреф белән Әлифбаны язып бирде. Шушы минем Әлифбаны сыйныф буйлап йөртә идек, дусрак булганнарга өйләренә дә биреп җибәргәләп тордым. Шулай укыдык.
Мич алдындагы корымны (көлне) суга бутыйбыз да язабыз. Ручка дигән әйберләр дә юк әле, каз канатын очлап бирә торганнар иде олылар. Тора-бара югары очтагы мәктәпкә менгәч, 90 бала булдык, «А», «Б» һәм «В» сыйныфлары барлыкка килде. Шушылар арасыннан кемнәр генә чыкмады: укытучылар, журналистлар, табиблар, игенчеләр һәм башка лаеклы һөнәр ияләре. Хәзер нәтиҗәләр ясар чаклар бит инде: сугыш чоры балалары булсак та, тормыш юлларында югалып калмаганбыз. Бар да өйләнешкән, балалар үстергән, бер аламасы һәм тәртипсезе булмаган. Язмыш безне чыныктырган, көчле рухлы булырга өйрәткән. Гомерләр үтте, исән-сау булган сабакташлар сирәгәйде, – дип авыр сулап куйды сугыш баласы.
Нәфыйга апа балачагыннан тагын хатирәләрен дәвам итте.
Исемдә: хәер сорашучылар килә иде. Әниләрнең аларга бирер әйберләре дә юк...Бер бәрәңгене урталай бүлеп куялар иде… Сыерлары булган кешеләр бераз гына әйбәтрәк яши торган иде. Безнең сыерыбыз бар иде, соранып кергән кешегә бер кашык катык булса да каптырырга тырыштык. Башка кешеләр дә шулай итә. Хәл алып, әйбәтләнеп чыгып китәләр иде мескен җаннар.
Тагын бер тарих сөйлисем килә: сугыш вакытында безнең авылга Ленинградтан 18 кеше килде. Алар безнең белән бергә укыды. Менә әйтәсем килә: безнең халык шулкадәр бердәм, чөнки аларны үз өйләренә ишле гаиләләр сыендырды. Авылда буш калган йортлар да бар иде: алар шул өйләрдә дә яшәделәр. Авыл халкы ярдәм итәргә тырышып яшәде шушы катлаулы заманда да, – дип сөйләде ул.
Нәфыйга апа – әлегесе көндә дә авылыбызның чын ватанпәрвәр шәхесе. Кирәк чакта олысы-кечесе аңа киңәш сорап килә. Ул күптән түгел 90 яшен тутырса да, гаджетлар белән дә яхшы куллана. Үз акылында, тирән зиһенле Нәфыйга апа өстәвенә шаулатып-гөрләтеп йорт-курасын да карап тота, бакчасын үстерә.
Нинди генә авырлыклар күргәннәрне сөйләп бетерерлек тә түгел инде ул, Юлай. Китаплар укырга яраттык. Авыл китапханәсендә сугыштан кайткан бер абый эшли иде. Әлеге кебек китаплар, вакытлы матбугат басмалары да китапханәләрдә күп түгел иде. Телевизор да, радио да юк заманнар… Чыннан да, китап укудан да зуррак белем юктыр дөньяда. Мин бүген дә диктантны рус, татар телләреннән бишле һәм дүртлегә язып бирә алам. Әле һаман да китаплар укыйм. Теләкләр шул инде: илдә, дөньяда тынычлык булсын! Кешеләр исән-имин булсыннар, начар чирләр булмасын, – дип сүзен йомгаклый ул.
Әйе, сугыш балалары мылтык тотып дошманга каршы күтәрелмәгәннәр, граната тотып фашист танкларына каршы бармаганнар. Әмма бөтен җаннары-тәннәре белән, Җиңү көнен якынайту бәрабәренә яшәргә, яшьтән эшләргә омтылганнар.
«Баштан үткәннәрне сөйләп бетерми торып, юньләп йокы алмый»
Аблай авылының данлыклы улы булган зурәтәм – Сафуан Нәгыймов турында да сөйләп үтәсем килә. Авылның «Бал бабае» иде ул, озак еллар буена умарталар үрчетте. 1945 елда илебез башкаласы Мәскәүнең Кызыл мәйданындагы Җиңү парадында катнашкан булса да, ул сугышчан батырлыклары хакында сөйләргә яратмый иде. Чын каһарман шундый буладыр инде, дип үстек без.

Сафуан зурәтәм сөйләп калдырганнардан:
Уйлаганда ис китеп тора: ничек исән-сау калганбыздыр? Анда күрелгән мәхшәрдә, дошманны ничек җиңеп, туган авылга ничек кайталганбыз? Баштан үткәннәрне сөйләп бетерми торып, юньләп йокы алмый. Бигрәк нык истә калган. Күпме кеше башын салды бу сугышта!
Әйе, бу сугыштан бик азларыбызга гына исән-сау өйгә әйләнеп кайтырга насыйп булды шул. Фронтта барлык авырлыкларны да бергә кичердек. Дошманны үз өнендә дөмектереп, өйгә кайта алдык, – дип искә ала иде Сафуан Әхмәтсафа улы.
Бөек Ватан сугышы Сафуан зурәтәбезне утларда яндыра, суларда коендыра. 1941 елның җәендә Ленинград, аннары Көнбатыш, Үзәк фронтларда хәрби бурычларын үти ул. Фашистлар чикне бозып, Ватаныбыз туфрагына аяк баскач, Сафуан зурәтәм хезмәт иткән полк канлы бәрелешләрдә катнаша.
Бородино тирәсендә дошман белән бик каты бәреоешләрдә катнаштык. Элемтә эшендә булдык. Бик җаваплы бурыч бу. Штаб белән бәйләнешне азга гына да өздерергә ярамый. Зарарлана икән, тиз арада шул урынын табып ялгарга туры килә. Бервакыт, атыш барганда, нишләптер элемтә өзелә. Бер солдат белән, кабельне тотып, өзелгән урынны эзләп киттек. Түш белән шуышып, шактый ара бардык һәм өзек урынны ялгый алдык. Хәрби приказлар тиешле урыннарга вакытында барып җитә калды, – дип хатирәләре белән бүлешкән иде ул.
Моннан соң аларның полкы Украина, Белорусия фронтлары аралыгында була. 1943 елда хәрби хезмәтләре өчен инде икенче медаль күкрәгенә тагыла. Сугыштагы барлык батырлыклары өчен Сафуан Нәгыймовның күкрәгенә Кызыл Йолдыз ордены тагыла.
* * *
Әйе, Сафуан Нәгыймов полкташлары исеменнән Мәскәүдә Җиңү парадында катнашкан. Ул тыныч тормышта да тынгы белмәде. Ул һәрвакыт халык арасында булды.
Яңадан канлы сугышлар булмасын, атыш тавышлары ишетелмәсен, шартлаулардан күтәрелгән төтен кояшны капламасын, – дигәне һәрвакытта да истә.
Бүген Сафуан зурәтәй дә, аның җәмәгате Мәфтүхә зурнәй дә мәрхүмнәр инде.
Әйе, Бөек Ватан сугышы гарасаты тынып калуга 81 ел. Әмма, ул көннәрнең канлы сугыш вакыйгалары бүген дә күпләрнең күңелендә саклана. Хәзерге матур тормыш шул еллардагы миллионлаган ватандашларның тырышлыгы белән яуланган. Без, яшь буын, тынычлыкның кадерен белик. Җирдә һәрвакыт тынычлык булсын!