Сугымчы: «Миңа бу эшнең савабы гына буладыр, дип үземне юатам, тик күңелдә шик бар»
Авылда кышның шундый карлы, салкын көннәрдә ишегалларында яңа иттән пар күтәрелә. Ир-атлар тавышы ишетелә. Һәр почмакта азык эләктергән песиләр мырылдый. Авылда сугым чоры гөрли, тик кунакка туган-тумача, күршеләр түгел, ә сугымчылар гына килә.
Сугымчылар элек тә булган инде, әмма, нигездә, кеше үз малын үзе чалды. Ярдәмгә туганнар, күршеләр килә иде. Хәзер исә сугымчыларның роле бермә-бер артты, чөнки эшне белгечкә йөкләү мөмкинлеге булу бик күп мәшәкатьтән арындыра. Малга төртеп күрсәтәсең дә, кереп китәсең, ә 1 сәгатьтән инде 4 санга бүленгән яки бөтенләй суыткычка тутырып куярлык хәлгә килгән ит әзер була.
Сугымчылар халыкка зур хезмәт күрсәтә. Әлбәттә, ул хезмәтнең бәясе дә бар. Авылларда сугымчылар хезмәте 2500 сумнан башлана. Итне тураклап та калдырасы булса, кыйммәтрәк була – 5 мең сум тирәсенә чыга. Башка районга чыгасы булса, юл чыгымнары да исәпкә алына. Сугымчыларның да төрлесе бар, кемдер район тирәсендә генә йөри, еракка китми, ә кемдер ерак юлларга чыгып китәргә ярата.
«Кешене дә кызганмый, кырыс дип уйлыйлар»
Ит белән чирек гасыр шөгыльләнүче Нияз әфәнде Гәрәев Казан тирәсендә мал асраучыларга хезмәт күрсәтә. Үзе дә күпләп сарыклар асрый. Нияз Гәрәев күпләргә җыр сүзләре авторы буларак та таныштыр.
Сугым белән шөгыльләнү нәселдән килә. Мәрхүм бабам гомере буе сугымчы булган. Әти дә оста сугымчы. 4нче сыйныфта укыганда кешеләргә куян чала башлаган идем инде. Без гаиләдә 5 малай, бишебез дә чалабыз. Ел саен Казанда 100 корбанны кешеләргә чалып җибәрәбез.
Казан тирәсендә чалучы яшьләр бөтенләй юк! Яшьләр курка, чалган җиргә якын да килмиләр. 40-50 яшьтән яшьрәк сугымчылар гомумән бик сирәк. Хайван чалучы соңгы буын бездер инде. Бу – бик зур минус. Тавыкны култык астына кыстырып, чалырга кеше таба алмый йөрисе булмагае.
Мин Кама Тамагы, Югары Ослан, Питрәч районнарына чыгам. Үземнең җайланма белән киләм дә, 1 сәгатьтә башкарып чыгам инде. Малны алып чыгарга ярдәм итәргә берәр ир-ат булса, калганын үзем генә дә эшләп чыгам. Безне ашатасы юк. Әтиләр ел чыкмаган бозауны чала иде, ягъни ул зур булмый инде, шулай да туган-тумачаны җыеп сыйлаганнар.
Миндә курку, кызгану дигән әйбер бөтенләй юк. Бер юлга салынган, шулай эшлисең инде. Гадәттә, хуҗа үзе карый алмый. Кайвакыт сыерны суярга туры килә, анда тагын да каты кызганалар инде. Итче кызганмый, бу – эш.
«Шулкадәр хайван суеп йөргәч, сине Украинага җибәрергә кирәк», – диләр. Кешене дә кызганмый, кырыс, дип уйлыйлар. Кешегә кул күтәрә алмыйм, нинди ату инде?! Мин үзем бик йомшак кеше. Хайван суючыдан куркырга кирәкми, ул кешегә тия алмый.
Намазлы кеше буларак, мин нәрсәдән куркам? Хайван суйган өчен җавап бирәсе бар. Корбаннар белән эшләгәч, хәзрәтләргә бу сорауны бирәм. Бүгенге көнгә кадәр безгә аңлатып бирүче юк. «Билгеле бер санда гына чалырга ярый», – диючеләр дә бар. Бер яктан караганда, моның кадәр чалган хайван өчен миңа тәмугта да урын юк инде. Чалдыру – проблема бит, мин кешегә ярдәм итәм, туклану өчен ит ясыйм. Миңа моның савабы гына буладыр, дип үземне юатам, тик күңелдә шик бар. «Ярый, син бар, рәхмәт», – дип әйтеп куйсалар да, күңел үсеп китә.
Үгез сөзеп үтерә язган чаклар да булды. Мәктәптә укыганда, үзебезнең үгез ярның икенче ягына алып аткан иде. Эшләгәндә дә булгалады. Беләсезме, үгез таудан аска таба әкрен йөгерә икән. Берсендә шулай ычкынды, ярдан аска таба чабам, үгез артта кала, икенче якка менә башлыйм, ул менгәндә ике генә сикерә, мин тагын аска йөгерәм. Көчкә котылдым, хәле бетте.
Без абзарга керүгә, үгез барысын да сизә. Чыгара алмыйча, абзарда гына чалган очраклар да булды, аннан машина белән тартып алып чыктык. Елына 1-2 тапкыр булып тора андый хәлләр.
Мин, йорт капкасыннан керүгә, абзарда нинди хайван басып торуын күзаллыйм. Күпме ит чыгачагын да әйтеп бирәм. Бер генә төрле үгезләр булганда гел дөрес әйтә идем, ә токымлы хайванны аңлап бетереп булмый шул.
Мин «кул арты» дигән төшенчәгә ышанмыйм. Ит тәме кулдан тора, дип әйтә алмыйм. Ашату һәм чалу тәртибеннән тора. Хайванны алып чыгулары авыр бирелсә, адреналин бүленеп чыга, бәлки, шуның да тәэсире буладыр.
Пычакның үткен булуы шарт. Хайванны җәфаларга ярамый. Минем өчен мөселманча, дөрес итеп эшкәртү мөһим.
Бүгенге көндә халык күңелендә шом бар. Арт якка алып чыгып хайван чалуны кайберәүләрнең яшеренрәк эшләтәсе килә. Бу хайваннарны чиплаштыру, документлаштыру белән бәйле. Үзенә ашарга дигән хайванны чалырга куркып торучылар бар. Бу – гомер буе эшләнелгән эш. Үзең өчен генә чалынасы хайванны сугым үзәгенә илтү күпме чыгым һәм мәшәкать була. Алып барыр өчен машина табарга кирәк, чалган өчен түләргә, алып кайтырга кирәк. Шуңа халыкта курку бар, – дип сөйләде Нияз әфәнде.
Шул ук вакытта сугымчылар үзләре дә шөгыльләре турында сөйләгәндә шикләнеп алды. Кирәк булгач, халык мөрәҗәгать итә бит инде. Чыннан да, гомер буе эшләнелгән, ашлар белән узган йола, дип тә буладыр. Каз, тавык чалу да – шундый ук эш, һәр тавыкны районга сугым үзәгенә күтәреп йөреп булмас.
«Мин эшли башлаганда, бу хезмәт 800 сумга бәяләнә иде»
Балтач районыннан бер сугымчы белән элемтәгә кердем. Исемен сер итеп калдыруны теләде. Ул инде 15 ел халыкка хезмәт күрсәтә, ерак районнарга да бара.
Минем бабай сугымчы булган. Мин дә 15 ел шөгыльләнәм. Эшли башлаганда, бу хезмәт 800 сумга бәяләнә иде, аннан 1000, 1200, 1500... Төрле районнарга чакыралар, барабыз. Питрәч, Теләче, Сабага чыгабыз. Ара ераграк барган саен кыйммәткәрәк чыга инде. Көннәр суытуга, заказлар килә башлый. Декабрь аенда заказлар күп булды, 3-4 кеше йөри башладык, көненә 5-6 заказ эшләдек.
Малны күпләп чалучылар районга сугым үзәкләренә бара бит инде, сатасы ит булса, анда алып барасы. Безне кеше үзе өчен генә суярга чакыра. Аллаһка шөкер, рәхмәтләр укыйлар, кул җиңел, диләр. Бисмиллаһны әйтмичә чалган юк, алар өчен «тегендә» җавап бирәсе була бит әле.
Элегрәк сугымга 1 атна алдан әзерләнгәннәр бит инде, өстәлен дә әзерләргәннәр. Ул көне буена сузыла торган эш иде. Без аны якынча 45 минутта эшләп бирәбез, 4 санга бүлеп калдырабыз, кирәк булса, суыткычка тутырырлык итеп ваклыйбыз. Алай сораучылар да бар.
Хуҗаларга кирәк булмаса, тирене үзебез алып китәбез. Ул очракта, бәяне тире бәясенә киметәбез. Ташларга булсалар, колак, бөер, күкәйләрен дә алып китәбез. Тире җыючылар барысын да кабул итә. Хуҗалар ешрак ашказанын алып кала, эчәкләрен ешрак ташлыйлар инде.
Иң авыры – үгезне тоту, егып салу. Безнең арттан куып йөргәннәре, без артларыннан куып йөргәннәр булды. Ычкынып китеп атып та бәрделәр. Эшләгәндә төрлесе булырга мөмкин, берсендә үгез өстерәп китте дә, тездә мениск (сеңер) өзелде. Бер тапкыр кояш баегач чалырга туры килде, кул авышып китеп, үземә пычак белән кададым. Шуннан соң кояш баегач чалган булмады, – дип сөйләде ул.
«Гәүдәсенә терәлгәндә йөрәк тибешен сизсәм: «Мин моның йөрәген туктатам бит», – дигән уй йөгереп уза»
Шулай ук Балтач районыннан тагын бер ир-ат 20 елдан артык сугымчы булып йөри. Барыбер дә күңелгә тиеп ала торган вакытлар була икән.
Минем белән бергә эшләүче егет, гадәттә, үгезнең башын бәйли, ә мин – аякларын. Аягын бәйләгәндә, гәүдәсенә терәлергә туры килә, шул вакытта йөрәк тибешен сизсәм: «Мин моның йөрәген туктатам бит», – дигән уй йөгереп уза.
Пырдымсыз үгезне чалу кызганыч түгел, хайван тыныч булса, авыррак кабул итәм. Хайванга төртеп күрсәтеп, өйләренә кереп китүче хуҗалар да бар, карап тора алмыйлар. Үземнең малны мин үзем суям, тик, мөмкинлек булса, башкаларга тапшырам. Ул барыбер үз хайваның ич, күңел кабул итеп бетерми. «Сез кансыз, кызганмыйсыз», – диләр инде безгә кайвакыт, шаярту катыш та әйтелә инде ул, тик хуҗалар ул хайванны алдан ук шул максат белән үстерә бит инде.
Башка елларда гыйнвар аенда заказлар аз була иде, ә быел бар. Ел әйләнәсе эш булып тора инде, без корбан чалырга да йөрибез. Хәзер кеше ялкауланып бара бит, мал сую – мәшәкать бит инде, шуңа чакыралар. Күмәкләшеп эшләүче авыллар бар, ул якларга сугымчылар йөрми. Хәзер эчәген дә эшкәртмиләр бит инде, шулай да кайбер авылда исраф итмәүне югары куючылар бар.
Быел сугым хакы 2,5 мең тирәсе, арта диләр инде. Минем дә лапаста малым бар. Ашлык, печәнгә бәя арта, инде сугымга да бәя арту мал тотучыны сугып егу була бит инде.
Кул арты бар, диләр. Бер егет гел кешедән чалдырта. «Кул начар. Үзем чалсам да, бабай чалса да, бер үк», – дип әйтә. «Кул арты начар»ның ите тәмсез була, йомшак булмый, диләр. Кул төрле, кеше сизә», – дип сөйләде ул.
«Гел күз тия, шуңа җәрәхәтсез торган юк»
Аңлавымча, бер районда, якын-тирәдә булган сугымчылар үзара аралашып тора, кирәк булса, бер-берсен ярдәмгә дә чакыралар. Шулай да бригадаларга бүленеш саклана. Шулай итеп Киров өлкәсе Малмыж районында яшәүче Рифнур Сәлахетдиновка чыктым. Ул якларда сугымчыларны күбрәк атларга чакыралар. Атка бәясе 3 мең сум тирәсе икән.
18-17 яшьләрдән йөрим, минем бабай да шулай кешеләргә ярдәм итә иде. Үзебез дә мал күп тотабыз. Чакыралар икән, барабыз, Малмыж, Нократ Аланы районнарында йөрибез. Ноябрь-декабрь, март аенда күбәк мөрәҗәгать итәләр. 2-3 кеше барабыз. Егып салу, чалу, 4 санга бүлү, аяк-башларын чистарту 1 сәгать тирәсе була, атның нинди булуыннан тора. Иң киме 45 минут булды. Ат зуррак булган саен, эше күбрәк. Атны тотуы озак бит, ярты сәгать тота алмаган вакытлар була. Ат сизенә, без килгәч, барысын да сизә, хуҗасына да килми.
Сәламәтлеккә зыян килгәне дә булды. Ноябрь аенда ат абзардагы тактаны тибеп чыгарды, ул минем аякка төште, соңыннан операция ясадылар, 1 ай аксаклап йөрдем. Ат типкән, тешләгән вакытлар да булды. Токымлы атлар тынычрак була, алар 1-2 сикереп ала да, хәлләре бетәме икән, ә ябык атлар түшәмнән йөри инде!
Иң авыры – атны тоту, егу, калганы эшләнелә инде. Башка якка егылса, кыйблага каратып куябыз. Бик иртә тотып ексак та, сәгатькә карамыйча, кояш чыгу вакыты җитмичә чалмыйбыз.
Үземә гел күз тия. Бераз мактап куйсалар, гел берәр җәрәхәт алам инде, ел саен була. Җәрәхәтсез торган юк.
Үгезне дә суябыз, ул җайлырак. Аның тиресе тизрәк төшә, атныкы майлы түгел бит инде. Үгез тиресен үзем алып китәм, тире җыючыларга тапшырам. Атның тиресе җыелмый инде, анысын ташлыйсы.
Мал чалган көнне кичен хуҗалар барыбер туганнарны чакыра, өстәл әзерли. Бер уйлап караганда, көндез сугымчыны да чакыру, кич тә өстәл әзерләү тагын да кыйммәтрәккә чыга кебек.
Сугым үзәкләре районда бар, анда «документлы» хайванны илтәләр инде. Кеше үзе өчен суйганда анда кадәр малны алып бармый, – дип сөйләде ул.