Сугым чоры җитә: татар авылларында терлекне ничек чалалар?
Авылларда тиздән сугым чоры җитә. Бу вакытны күпләр түземсезлек белән көтә. Мал үстерүче турында әйткән дә юк. Хуҗаның яхшы тәрбиясендә экологик чиста ризык ашап үскән бозау итен кышка ботлап алып кую өчен дә мөмкинлек булачак. Авыл халкы терлекне хәзер ничек чала? Ит хәләл булсын өчен нинди шартлар үтәлергә тиеш?
«Чалган вакытта: „Бисмилләһи, Аллаһу Әкбәр“, — дип әйтелергә тиеш»
Куелган сорауларга җавап алу өчен, иң беренче мал чалу тәҗрибәсе белән беррәттән дини белеме дә булган Саба районы Шәмәрдән авылы мәчете имам-хатыйбы Дамир хәзрәт Газизовка мөрәҗәгать иттек.
— Ит хәләл булсын өчен малны чалучы кеше мөселман булырга һәм Аллаһка ышанырга тиеш. Чалган вакытта Аллаһ исеме зикер ителеп: «Бисмилләһи, Аллаһу Әкбәр», — дип әйтелергә тиеш. «Бисмилләһи, Рәхмани Рәхим» белән бутарга кирәкми, — ди Дамир хәзрәт.
Кыйблага каратып чалу мәҗбүри шартмы?
Анысы мәҗбүри шарт түгел, ләкин кыйблага каратып чалу сөннәт, ягъни яхшы гамәл булып санала. Мәҗбүри саналмаса да, безнең якларда малны кыйблага каратырга тырышалар. Олы маллар тыпырчынып башка якка борылырга да, уңайсыз егылганын көч җитмәү сәбәпле борып та булмаска мөмкин. Аңа карап кына, итне хәләл түгел дип әйтә алмыйбыз.
Хуҗалыкта мал һәрвакыт бер урында гына чалынырга тиеш дигән фикерләр бар. Дини күзлектән бу ничек аңлатыла?
Шәригатьтә мал чалуның төгәл урыны билгеләнмәгән. Татар халкы электән чисталыкны ярата. Шуннан килеп чыккан сүз булырга тиеш ул. Чыннан да, чисталык буенча бер урында чалынса хәерлерәк. Анда кан коела, эшкәртелеп бетмәгән ризыгы да җиргә төшүе мөмкин. Ашказанын, эчәкләрен караучылар да бар. Шуңа күрә мал чалган урын чиста калмый. Ишегалдын пычратасы килмәгәнгә, күп кеше абзар артында чала. Шулай ук аккан канны бала-чага, читләр күрмәсә яхшы, чөнки нечкә күлле кеше аны авыр кабул итәргә мөмкин.
Кан теләсә кая акмасын өчен, мал чаласы урында кечкенә генә чокыр казып куеп, эш беткәч күмсәң, бик күркәм гамәл булачак.
Мал чалу гөнаһмы? Кайбер кешеләр: «Мал чалып, өстемә гөнаһ аласым юк әле», — диләр.
Бу ялгыш фикер. Аллаһы Тәгалә безгә рөхсәт иткән әйберне эшләргә ярамый дип сөйләү — ул үзеңне Аллаһтан өстен кую һәм зур гөнаһ алу була. Аллаһ малларны безгә ашау өчен биргән. Үткен пычак белән малны азапламыйча, ризык өчен чалабыз икән, безнең өстә бернинди гөнаһ булмый.
Хатын-кызга мал чалырга һәм бу эштә катнашырга ярыймы?
Диндә хатын-кызга мал чалу тыела дигән әйбер юк. Хатын-кыз бик хисчән зат, шуңа күрә бу эшне ир-атлар башкарса хәерлерәк. Якын-тирәдә ир-егетләр юк икән, хатын-кызлар да кош-кортны чала. Бөек Ватан сугышы вакытында авылда бу гадәти хәл булган.
Малайларга ничә яшьтән мал чалырга ярый?
Минекеләр мал эшкәрткәндә катнаша, чөнки бу ирләр эше. Башта психологик яктан әзерләдем. «Моннан куркырга кирәкми. Бу малны үтерүгә керми. Ризык өчен Аллаһ ризалыгы белән башкарыла торган эш. Адәм баласы ит ашарга тиеш», — дип аңлаттым. Балигъ булгач (гадәттә, 13-14 яше җиткәч), пычакны саклык белән генә кулланырга яраганын аңлагач, егетләр үзләре дә бу эшкә тотына ала.
Үзем тугызынчы сыйныфны тәмамлагач беренче мәртәбә тавык чалган идем. Осталыгымны белеп алгач, күршеләр дә ир-атлары эштә булганда тавыкларын миңа алып керә башладылар. Эре терлек белән гаилә корганнан соң гына эш итә башладым. Яшьрәк чагында өйдәге малларны әти чала иде.
Кайбер кешенең «кулы тәмле», яки «тәмсез» дип әйтәләр. Ул нәрсә белән бәйле?
Халыкта андый сүз бар инде. Мин үзем «Бисмилләһ» белән башкарылган эшнең бәрәкәтле буласына ышанам. Аннары малны куркытмаска — аңа сукмаска, кычкырмаска, сүгенмәскә кирәк. Галимнәрнең курыккан малның канына курку гормоннары бүленеп чыга да, итне тәмсезли дигән фикерен укыганым бар.
«Итне сатасың килсә, малны бары тик сугым цехында гына эш итәргә ярый»
Әтнә районы авыл хуҗалыгы продукциясен җитештерү буенча алдынгы булып санала. Андагы хәлләрне дә белешергә булдык. Быел Әтнәдә сугым цехы ачканнар. Цехның җитәкчесе Илнар Нәбиуллин белән элемтәгә кердек.
— Итне үзең өчен, туганнарыңа күчтәнәчкә бирер өчен әзерләсәң, малны элеккечә үз хуҗалыгыңда чала аласың. Базарда, ярминкәдә сатасың яки ашханәгә тапшырасың килсә, малны бары тик сугым цехында гына эш итәргә ярый. Әтнә районында 25 мең эре терлек бар. Территориягә карата бу зур сан. Малларны читкә барып эшкәртмәс өчен үзебездә сугым цехы булдырдык. Беренче сугымны ноябрь башында башкардык. Әтнә районының күмәк хуҗалыклары иткә дигән бөтен малларын безгә китерерләр дип өметләнәбез, — ди Илнар Нәбиуллин.
Ит сатарга теләгән яки сугымчы таба алмаган кешеләр малларын цехка китерә ала икән. Бәясе килешенгән: мөгезле эре терлекне ике мең ярым сумга чиста итеп эшкәртеп бирәләр, малның тиресен, башын һәм эчке органнарын калдыручылардан эш өчен акча алмыйлар.
— Чалу боксын кыйблага каратып эшләдек, сугымчыларыбыз мөселманнар, мал чалу ислам дине кануннарына туры китерелә. Хайваннар цехка берәмләп кенә керә. Малларны куркытмас өчен, берсенең эше бетмичә, икенчесен кертмибез, — дип аңлата сугым цехы җитәкчесе.
Әтнәнең сугым цехында эшләүче Бәрәскә егете Илфат Сәгъдиев белән дә сөйләштек. Утыз яшьтә булуына карамастан, эре терлек чалу буенча биш-алты еллык тәҗрибәсе бар икән.
— Безнең якта ит тәмле булса, сугымчының кулы җиңел, диләр. Нәрсә белән бәйле икәнен аңлата алмыйм. Танышлар мал чаласы булса, мине чакыралар үзе. Элек авыл кешесе туганнарын, күршеләрен җыеп өмә ясый иде, ә хәзер күбесенчә сугымчы чакыра, — ди Илнар.
Сугымга малны ничек әзерлисе?
Чалырга 2-3 ай кала хайванга күбрәк пешкән ризык ашатсаң, ите майлы, тәмле була. Иртән чаласы малны кичтән ашатмыйбыз.
Сезнең якларда мал чалу белән бәйле ырым-шырымнар, йолалар бармы?
Бездә сишәмбе көнне чалырга ярамый, диләр. Пычакны башка кешегә бирмим һәм бары тик сугымга гына тотам. Анысы коралны имгәтмәс өчен шулай эшләнә. Башка төрле үзенчәлек бар дип әйтә алмыйм.
Малны ничек итеп куркытмыйча гына алып чыгасыз һәм егасыз?
Үгез курыкканчы, башта үзеңне куркыта әле. Чамаламыйча маташсаң, сөзәргә дә мөмкин. Котырмасын дип башына капчык каплап өстерәп чыгарабыз да, 3-4 ир-ат егабыз. Еккач, озакка сузмыйча гына эшне төгәллибез.
«Сабада мал чалу күбесенчә өмә белән башкарыла»
Саба районы авылларында өмә белән мал чалу традициясе сакланган әле. «Татар-информ» хәбәрчесенә моны Алан-Елга авылында яшәүче Мөнир Мөхәммәтҗанов әйтте.
— Үземне белгәннән бирле мал асрыйбыз. 1980 елларга кадәр бозауларны кышлатмадык, ягъни яше дә тулмаганны чалдык, чөнки элек хайванга кыш көне ризык җиткереп бумады. Печәнне күпләп чаба торган урыннар калмый иде.
Гадәтләнгәнчә, бозауны ел да җир каткач һәм бераз кар яткач чалабыз. Хәзерге бозаулар зур була, шуңа күрә бездә бу эш күбесенчә өмә белән башкарыла. Туганнар, күршеләр җыелып, 2-3 сәгать эчендә төгәлләп куябыз. Ир-атлар чалу, тунау эшен башкара, хатын-кызлар эчәгесен карый. Эш беткәч, мул табын әзерләнә. Мал чалу көтелгән вакыйга булгангамы, ул көнне һәркемдә күтәренке кәеф, бәйрәм хисе сизелә, — ди Мөнир Мөхәммәтҗанов.