Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

«Аллаһ биргән суганнарны кыйган гына» – бакчасын боз суккан хуҗабикә сукранып сыкрана

Каралты-кура, яздан ук күп кул хезмәте кергән бакчаларының ни хәлдә калганын күрергә йорт хуҗасы чыккан. Ул хисләрен ирләрчә итеп, чын татарча итеп сүгенеп басты, күрәсең.

news_top_970_100
«Аллаһ биргән суганнарны кыйган гына» – бакчасын боз суккан хуҗабикә сукранып сыкрана
Видеодан скрин

«Сүгенмә! Сүгенә торган нимени?! Үләәәм, үләм бәрәңге бакчасы! Ууу, бу бакча гел беткән, атасы җаныкаем. Иии, бетергән суганнарны», – дип чын күңеленнән сыкранучы ханым төшергән видеоязма социаль төркемнәрендә таралды.

Видеоязма астына «Сарман районы Нөркәй авылы» дигән язма да тагылып йөри.

Видеодан күренгәнчә, хуҗабикә көчле яңгырдан соң бакчасына чыккан һәм яшеллек арасында өелеп тора торган боз өемнәренә, җыелган суның күләменә һушы китеп йөри. «Вәт яуды бу, балалар. Аллаһы Тәгалә бирәм дисә, бирә. Үлеееш, үлееш, үлеш. Кара түтәл аралары! Бетте суган аралары! Менә сиңа помидор… Помидор арасында бутый белән йөри торган», – дип сукрана ханым.

«Бәрәңге аралары гел су. Бәрәңгеләрне аударып бетергән… Әй, Аллаһы Тәгаләм. Бу бәрәңге буразнасы арасында боз, балалар. Чөгендерләр дә авып, егылып беткән… И-и-и, Алла биргән суганнарым. Аллаһ биргән суганнарны кыйган гына. Ии, бетергән суганнарны. Аллаһы Тәгаләм алам дисә ала, бирәм дисә бирә». 

Каралты-кура, яздан ук кул хезмәте кергән бакчаларының ни хәлдә калганын күрергә йорт хуҗасы да чыккан. Хуҗа үзенең хисләрен ирләрчә итеп, чын татарча итеп сүгенеп басты, күрәсең.

«Сүгенмә! Сүгенә торган нимени?! Кара монда! Каплап та өлгермәдек ичмасам. И-и, Менә була кыяр. Бетте кыярлар, кабаклар, атасы җаныкаем. Әй, Аллаһ Тәгаләм. Менә, әле мондый тамашаны карап кына белә идек. Бу бакча бу, ууу, бу бакча гел беткән, атасы җанакаем. Үләәәм, үләм бәрәңге бакчасы, Аллаһы Тәгаләм», – дип тыелып тора алмый ул.

Бәрәңге бакчасында буразна аралары суга күмелгән, түтәлләр тонып тора, суган, чөгендер, кыяр, помидорны боз суккан. «Алллаһы Тәгаләм, алам дисә, ала, бирәм дисә, бирә», – дип юаныч эзли бакчачы.

Комментарийлар (1)
Калган символлар:
  • 15 июль 2022
    Исемсез
    Сарман районы тугел бу.
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100