Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Мамадышта, яшен сугып, каралтылар янган, Чистайда боз яуган, Теләчене су баскан

Салкын июнь аеннан соң көтеп алынган челлә үзе белән хәвеф-хәтәрләрен дә алып килде.

news_top_970_100
Мамадышта, яшен сугып, каралтылар янган, Чистайда боз яуган, Теләчене су баскан
"Типичный Чистополь" төркеменнән

Кичә бик нык кыздырды, урыны белән эсселек 35 градуска кадәр җитте дип тә әйттеләр. Ә кичкә таба Татарстанның кайбер районнарында яшенле көчле яңгыр, боз явып үткән. Социаль челтәрләрдә Теләче урамнарын су басу, Чистай районының Кубас авылында боз явып, бөтен бакча культураларын кырып бетерүе турындагы хәбәрләр таралды. Халык фото-видеолар белән дә уртаклаша.

Кубас авылы халкы әлеге мәхшәрдән соң бакчага чыгып, видеолар төшергән. Ишегалларындагы ап-ак боз өемнәрен күреп, моның июль уртасында булган хәлләр икәнлегенә ышанып та булмый. Бәрәңге буразналарының арасы боз белән тулган, бакчалардагы бөтен үсемлекләр егылышып ята.

«Карагыз, бездә нинди тамаша булды. Менә шундый боз яуды, бер генә исән әйбер дә юк. Кыяр да, помидор да, бәрәңге дә юк. Ә менә монысы кишер. Әнә тегендә бәрәңге бакчасы иде. Монысы ташкабак түтәле иде, ташкабак каберенә әверелгән. Һәр хуҗалыкның бакчасында шушы хәл», - дип сөйли бер хуҗабикә видеода. 

«Теплицаларны тишкәләде, пластик белән төрелгән йортларга, машиналарга зыян салды»

«Интертат» Кубаска шалтыратты.

Бакчаларны килеп күрсәгез иде сез безнең, еламыйча карап та булмый», - дип башлады сүзен авыл җирлеге башлыгы Наталья Логинова. – Чистай һәм Казан ягыннан килгән ике кап-кара болыт нәкъ безнең авыл өстендә очрашты. Ярты сәгать буе боз явып торды. Үзе эре иде, тизлеге дә бик көчле булды. Авыл халкына коточкыч күп борчу китерде инде бу. Кемнеңдер теплицаларын тишкәләгән, пластик белән төрелгән йортларга, бик күп машиналарга зыян килгән. Минем үземнең дә машинамны янчегән, өйнең тәрәзә төпләрендәге пластикны тишеп бетергән.

Ә бакчалар, бакчаларны күрсәгез икән… Бернәрсә дә калмады бит, бернәрсә дә… Яшелчәләрне төптән пычак белән кисеп алган кебек. Бик эре иде бозы һәм бик күп яуды шул. Авыл халкы кишер, чөгендер, суган, бәрәңгесез калды. Давылдан соң бакчада бик озак вакыт суган исе аңкып торды - аларның бөтенесен йолкып чыгарып бетергән. Бездә халык тырыш – карбыз, кавын, виноградка хәтле үстерәләр иде. Алары турында сөйләп тә тормыйм инде, агачтагы алма, чия, слива, карлыганга кадәр коелып бетте, - дип сөйли Наталья Сәетҗановна.

«Хәзер кире утыртудан да мәгънә юк. Барыбер көзгә кадәр үсеп өлгермәячәкләр. 55 яшемә җитеп, беренче тапкыр күрәм мондый хикмәтне. Яңадан утыртырга да теләк юк хәзер. Көннәр эссе тора, атна ахырында яңгырлар көтелүен әйтәләр. Шушы хәлләр тагын кабатланмас дип кем әйтә ала?» - диде авыл җирлеге башлыгы. 

Фото: © "Типичный Чистополь" төркеменнән

Теләчедәге яр буе ял итү зонасын су баскан

Теләче якларыннан килгән видеоларда да яңгырның артыгы белән явып үткәне яхшы күренә. Су районның елга буендагы парк зоналарын баскан. Җәяүле юллары йөрерлек түгел, эскәмияләргә хәтле су эчендә утыра.

Теләче Башкарма комитеты җитәкчесе Илдар Мараков сүзләренчә, яңгыр көчле булса да, халыкка, бакчаларга зыян салмаган.

Яңгыр чыннан да күп яуды. Елгадагы су күтәрелде. Аның бакчаларга кереп, яшелчәләрне агызып алып киткән вакытлары да була бит әле. Болай халыкка зыян килмәде, һәрхәлдә безгә мөрәҗәгать итүчеләр булмады. Ярларыннан чыгып, язгы ташу кебегрәк акты инде, болай озак тормады, үзе китеп бетте»,- дип сөйләде ул.

«Чыбыркы кебек сузылып төшкән яшен суга икән»

Үземнең туган авылым Мамадыш районы Түбән Сон авылында шулай ук кичә хәвеф-хәтәр булган. Бер хуҗалыкның абзарын яшен сугып, янгын чыккан. 

Без авылдан дүртенче яртыларда киттек. Ул вакытта күк йөзе чалт аяз, бик нык кыздыра иде. Шәһәргә килеп озак та үтмәде, «авылда Зөһрә апалар яна» дигән хәбәр килеп иреште.

Фото: © Түбән Сон авылы төркеменнән

Мессенджерлар вакытны күп ала дип сүксәк тә, андый хәвефле очракларда ватсап аша элемтәгә кереп булу бик нык ярдәм итә. Авыл төркеме аша янгын турында белеп алып, хәвеф булган урынга халык бик тиз җыелып өлгергән. Авылдагы фермерлар да янгын сүндерү машиналары белән килеп җиткән. Аллаһка шөкер, утка Зөһрә апаларның йортына күчәргә ирек бирмәгәннәр.

«Җилләп, куркытып килсә дә, яңгыры аз булды, сибәләп кенә үтте. Күршедәге  Кече һәм Урта Сон авылларында чиләкләп койган диделәр. Ләкин яшене бик куркыныч булды. Башка вакытта яшен аркылыга уйный торган иде. Бу юлы ничектер чыбыркы кебек сузылып, өстән аска таба төшүенә игътибар иттек. Әнә шундый яшен суга икән ул. Зөһрә апаларның абзарында коры печән дә булган. Шуңа да кисәк дөрләп киткән инде ул», - дип сөйләде авылдашларым.

«Машинамны яшен сукты»

Яшен быел чынлап та бик көчле һәм хәтәр. Шушы көннәрдә генә күрше авылдагы танышымның (исемен язмавымны үтенде) машинасын да яшен суккан. Аның җомга көнне Кукмарадан кайтып килеше булган. Юлда көчле яңгырга эләккән.

Яңгыр шул хәтле көчле койды, юлда бернәрсә күренмәде. Башта бик каты күк күкрәгән тавыш ишеттем, кабат машинаның түбәсеннән яшен кергәнне тоеп алдым. Машина кылт итеп сүнде, мин тиз арада машинадан чыгарга өлгердем. Машина кабат кабынмады инде, трал белән алып кайтып, автосервиска кертергә туры килде. Үземә зыян килмәде, бәхетем бар икән», – дип сөйләде ул.

Арча авылын да су баскан

Арча районы төркемендә су баскан авыл урамы видеосы таралды. Моның кайда икәнен төгәл генә әйтүче табылмады. «Интертат» социаль челтәренә урнаштыргач, Кызыл Яр авылы дип яздылар. Видеодан аңлашылганча, яңгыр бик мулдан яуган.

Инде җәйнең калган яртысы хәвеф-хәтәрсез узсын, берәүгә дә борчулар алып килмәсен иде. 

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100