Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

«Әҗәле чакыргандыр» - Сабада кич утырырга киткән 18 яшьлек Динар буада батып үлгән

Ямьле көннәре күңелне сөендерсә дә, җәйнең ут-күз, суга бату кебек хәвеф-хәтәрләре дә җитәрлек. 25 июнь киче Саба районы Кече Шыңар авылында яшәүче Хөсәеновлар гаиләсенә коточкыч зур хәсрәт алып килә. Әти-әнисенең йөрәгенә мәңге төзәлмәслек җәрәхәт салып, кадерләп үстергән уллары, нәсел дәвамчылары Динар суга батып һәлак була.

news_top_970_100
«Әҗәле чакыргандыр» - Сабада кич утырырга киткән 18 яшьлек Динар буада батып үлгән
https://vk.com/kai_iret

Яшьлек – юләрлек дип тикмәгә генә әйтмәгәннәр. Әти-әнисеннән кич утырырга дип рөхсәт сорап чыгып китсәләр дә, яшь-җилкенчәкнең күңеле маҗара эзләмичә каламы соң! Бу кичтә Динар дуслары белән күрше Миңгәр авылы буасына су керергә төшеп китә. Вакыт соң булу да, көннәрнең шактый салкынча торуы да туктатып калмый аларны. Буа уртасында йөзеп йөрүче салны алып чыгып, сөйгән кызларын шунда утыртып йөртмәкче була яшүсмерләр. Үзләренә күрә кызык ясамакчы булсалар да, әлеге идеяләре 18 яшьлек Динар өчен аяныч тәмамлана. Аяк-кулларын көзән җыерып алган егет дуслары күз алдында су астына төшеп китә. Аны коткарырга дип ташланган бер дус егете су тозагыннан көчкә котылып кала...

«Буада су коену тыела»

Авыл халкы сөйләвенчә, Миңгәр ягындагы чиста сулы буаларны шыңарлылар да, күрше-тирә авыл яшьләре дә күптәннән үз итә икән. Тимершык авыл җирлеге башлыгы (Миңгәр авылы шушы җирлек составына керә) Айдар Хаҗиев Миңгәр территориясендә унсигезләп күл булуын, әмма аларның берсендә дә су коенырга ярамавы турында әйтте.

Барысы да бер меценат хисабына булдырылган ясалма күлләр. Алар тирәсенә су коенырга ярамавы турындагы билгеләр куелган инде. Коенучыларга штрафлар салып йөргәннәре дә бар, әмма барыбер бөтенесен дә күзәтеп бетереп булмый.

Динар баткан буа авыл уртасында урнашкан, тирәнлеге 6 метр тирәсе. Анда балыкчылар кереп балык тота торган зур сал бар. Ул, гадәттә, яр буендагы берәр агачка бәйләп куела. Ләкин су коену сезоны җитү белән малай-шалайлар төшеп, ычкындырып җибәрә дә, сал эчкә кереп китә. Бу егетләр килгәндә сал буа уртасында йөзеп йөргән. Алар аны алып чыкмакчы булганнар, - дип аңлатты ул.

Фото: © «Татар-информ» архивы

«Әҗәле чакырып китергәндер…»

Динарның әтисенең бертуган апасы Лилия Гыйльметдинова сүзләренчә, ул кичне су керү яшьләрнең планында гомумән булмаган.

Динарны буага әҗәле чакырып китергәндер. Алар бит берсе дә өйдән су керәбез дип әзерләнеп чыкмаган. Плавкиларны да авыл читендә яшәүче бер дусларына кереп кенә алганнар, - дип башлады сүзен Лилия апа. – Әле кичә дә ул күл янәшәсеннән уздык. Карап торганда гел сай шикелле ул буа, кеше батып үләрлек дип уйламассың да. Үзе белән уйнап үскән өч дусты, аларның йөргән кызлары белән шул кичке тугызларда чыгып киткән инде алар. Үзенең яшьтән очрашып йөргән кызы да шунда булган. Кызларны салга утыртып йөртмәкче булганнар. Күрәчәге суда булгандыр, иптәшләре дә коткарып кала алмаган бит. Астан салкын чишмә бәреп тора икән, шунда ук куырып алган ул аны. Судан чыгарганда аяк-куллары каткан иде. Тиз генә таба алмадылар, водолазлар су төбеннән иртәнге 5 тулганда гына алып чыктылар, – ди Лилия апа.

Динарга әле февраль аенда гына 18 яшь тулып узган. Узган ел КАИның радиотехника факультетына укырга кергән. Лилия апа сүзләренчә, Динар бүген соңгы имтиханын тапшырып, каникулларга авылга кайтырга тиеш булган. Тормыш мәшәкатьләре турында уйламыйча, әти-әнисен уңышлары белән сөендереп, яшисе дә яшисе иде бит әле.

Әти-әнисе бик хәсрәтләнә. Динарның Алабугада укучы бер апасы һәм сеңлесе бар. Динар әтиләренең уң кулы иде инде. Кечкенәдән эшкә өйрәтеп, тырыш, хезмәт сөючән итеп үстерде ул аны. Гел маллар янында булды. Әле үләсе көнне дә Казаннан кайтып озак итеп печәннәр чапкан, кабат мунчалар кергән.

Әти-әнисе зур өметләр баглый иде үзенә. Машина да алып бирделәр, әле узган атнада гына документларын теркәп кайтканнар иде.

Динарны җирләргә бөтен авыл килде. Яшьләр җәсәден зиратка кадәр күтәреп алып бардылар. Мәетне күтәреп алып бармыйлар иде бездә, гадәттә. Карарга да күп кеше керде. Әти-әнисенең кайгысын уртаклашучылар да бихисап күп булды. Авыр вакытыбызда ярдәм күрсәткәннәре өчен барысына да чиксез зур рәхмәт, - диде Лилия апа.

Бүген, барлык туганнары бергә җыелышып, Динарның өчесен уздырганнар. «Аш беткәннән соң чәй эчәргә Динар белән бергә булган дусларын да дәштек. Динарның әнисе аларны бер тамчы да гаепләми. Дуслары да бик нык борчылдылар. Динарны карарга кергәч, егет кешеләр булсалар да, берсе дә күз яшен тыеп тора алмады», – ди Лилия апа.

«Тыйнак егет иде»

Динарның КАИда бергә укыган төркемдәше Айдар Гәләвиев дустының оялчан, тыйнак егет булуы турында әйтте.

Без Динар белән университетка укырга кергәч тә таныштык. Бик кызыксынучан егет иде. Аның белән теләсә нинди темага сөйләшеп була иде. Баштарак ул миңа оялчан тоелды. Мәсәлән, танышканда да янына беренче булып мин килгән идем, - дип сөйләде Айдар.

«Бу хәбәргә әле дә ышана алмыйбыз»

Динар укыган Олы Шыңар авылы мәктәбе директоры Рамил Мөбарәков:

Динар бик әйбәт егет иде. Спорт ярышларында, йөгерүләрдә катнаша иде. Гел 4ле, 5легә генә укыды. БДИларны уңышлы биреп, югары уку йортына керде. Хезмәттә дә актив катнаша иде. Мәктәп эшләренә, печән чабуларга дәшсәң, бер дә көттереп тормыйча килеп җитә иде.

Фото: © Рамил Мөбарәковның шәхси архивыннан

Инде Динарны җирләсәк тә, бу хәбәргә һаман ышана алмыйбыз. Авылыбыз өчен зур кайгы бу. Гаиләсендә дә ике кызга бер малай, әтисенә гел булышып,  эшләп үскән, нык егет иде. Аның шулай вакытсыз арабыздан китүе бик кызганыч, – диде ул. 

«Интертат» сайты редакциясе Динарның әти-әнисе, якыннарының тирән кайгысын уртаклаша. Аллаһы Тәгалә сезгә күркәм сабырлыклар бирсен, улыгызның урыны оҗмах түрләрендә булсын.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100