Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Иделдә баткан теплоход пассажиры:«Булгария» һәлакәтенә төгәл 11 ел икәне искә дә төшмәде»

11 ел узгач, кабат 10 июль якшәмбесе Иделдә һәлакәт турында начар хәбәр китерде. Бәхеткә, бу юлы корбаннарсыз. Кичә кич Казан янында Идел елгасында Аракчино янындарак «Аркадия» теплоходы батты. Туган көн мәҗлесенә дип өйдән чыгып киткәннәрнең сәфәре менә шулай күңелсез тәмамлана. Барысы да исән калды, тик курку халәте тиз генә онытылмас кебек...

news_top_970_100
Иделдә баткан теплоход пассажиры:«Булгария» һәлакәтенә төгәл 11 ел икәне искә дә төшмәде»
Центральное МСУТ СКР

Судно «Волжская гавань» причалыннан 10.15 сәгатьтә кузгалган һәм 17.10 сәгатьтә Аракчино янында Иделнең суднолар юлының 1300нчы километрында баткан.

Mash Iptash телеграм-каналы хәбәр итүенчә, баткан теплоходка дусларын Чаңгы спорты һәм биатлон федерациясе эшләре белән идарә итүче Артур Сабитов чакырган булган. Сабитов теплоходны арендага алган.

Нәкъ менә аның 34 яшьлек туган көненә 30 лап кеше җыелган. Тик 15 кешегә генә исәпләнгән көймәгә ике тапкыр күбрәк булып төялешкәннәр.

«Булгария» һәлакәтенә төгәл 11 ел булуын беребез дә исенә дә төшермәде»

Артур Сабитов «КП-Самара» басмасына үзенең исән калу тарихын сөйләгән.

Теплоходта туган көнен беренче тапкыр үткәрүе булган.

– Интернетта арендага яхталар бирә торган компания таптым. Шалтыраттым да, бортка күпме кеше алып булуын сөйләштек. Без 30 лап кеше турында әйттек, судно хуҗасы бернинди проблема булырга тиеш түгеллеген әйтте, - дип сөйләгән.

Әле дә ярый балаларсыз барырга уйлаганнар, хәзер генә моның нинди дөрес карар булуын төптән аңлыйлар.

– Корабль бата башлады, ләкин капитан «бернинди проблема юк, помпа артык суны суыртачак, болай булганы бар иде инде», диде…

Фото: Идел буе транспорт прокуратурасы

Проблемалар ачыктан-ачык күренеп торса да, теплоход һаман елга уртасына таба йөзгән. Берзаман бер якка кисәк авыша башлаган.

– Ярга кадәр әле 500 ләп метр бар иде, йөзеп кенә барып җитеп булмаска мөмкин иде, елга уртасындагы баржа безгә якынрак. Паника булмады, тыныч кына суга сикерә башладык. Биш минут эчендә эвакуацияләнеп өлгердек, аннары ике минуттан инде теплоход бөтенләй суда күренмәс булды. Ярый әле чолгынга эләкмәдек. Теплоход бортында коткару жилетлары да, круглар да юк иде. Әле дә ярый үзебезнең дүрт жилет һәм дүрт сапборд бар иде. Барыбыз да йөзә белүебез дә әйбәт булды, - дип искә ала кичәге мизгелләрне Артур.

Теплоходтагылар һәлакәт урыныннан ерак булмаган балыкчыларга да бурычлы.

– Егетләр теплоход бата башлаганын күрде дә, безгә ярдәмгә ташланды, судан чыгардылар. Аларга бик зур рәхмәт, алар булмаса, аяныч тәмамлануы да ихтимал иде. Могҗиза белән генә корбаннар булмый калды. Мин туган көнне бәйрәм иттем, ә чынлыкта яңадан туган кебек килеп чыкты. «Булгария» һәлакәтенә төгәл 11 ел булуын безнең беребез дә исенә дә төшермәде. Әгәр моны искә төшерсәк, йөзәргә чыгар идекме икән – анысын төгәл әйтергә икеләнәм. Ләкин бернинди начар хис, күңел тоемлаулары юк иде. Без барысы да яхшы узар дип ышандык, «мин бармыйм» дип әйтүче булмады. Капитан да, миңа теплоходны арендага бирүче дә бик тыныч иде. Судан курку калмады анысы, ләкин бүтән теплоходта туган көн билгеләп үтмәм мин, мөгаен! – дип нәтиҗә ясаган Артур Сабитов.

Россия Тикшерү комитетының транпортта Үзәк төбәкара тикшерү идарәсе версиясе буенча, теплоход артык йөк төяү сәбәпле баткан булырга мөмкин. Бу хакта идарәнең матбугат хезмәтендә хәбәр иттеләр. Тикшерүчеләр белешмәсе буенча, судно иң күбе 15 кешегә исәпләнгән, бортта исә 35 кеше булган. Моннан тыш, һәлакәтнең сәбәбе техник төзексезлек булырга мөмкин дигән версия дә карала.

Фото: © МЧС 

«Уң якка чыгып, үзебезнең авырлык белән тигезләтмәкче идек тә, булышмады»

Теплоходта булган Рәсим Сәләхов сөйләвенчә, берзаман алар теплоходның сул якка авыша башлавын сизәләр һәм күңелләренә шик керә.

– Без уң якка чыгып, үзебезнең авырлык белән тигезләтмәкче идек тә – бу гына булышмады. Аннары булган коткару жилетларын тиз генә хатын-кызларга кидертеп, суга сикерә башладык. Безнең йөзү өчен кулланыла торган саплар бар иде (сапборд – суда йөзү өчен кабартылган такталар – Т.И. искәрмәсе), без шулар белән йөзеп бардык, аннары көймәләрдә коткаручылар килеп җитте. Бәлки, капитан да әйтеп өлгергәндер. Безне баржа коткарды, - дип сөйли ул «Mash Iptash» телеграм-каналында.

Пассажирларны Казанның елга портына «Добрый» теплоходында кичке 18 сәгать 26 минут тирәсендә кайтаралар.

Тимур Даутов – теплоходтагы пассажирның ире. Ул әлеге фаҗига турында «Татар-информ»га сөйләгән.

– Хатыным дуслары белән туган көн уздырырга барган иде. Көймә Идел буеннан китте. Башта утрауга кадәр 50 минут барганнар. Шунда бәйрәм иткәннәр, аннары кабат көймәгә утырганнар. Шул чакта хатыным миңа шалтыратты. Кузгалып киткәннәрен әйтте, – ди Тимур.

Аннары хатыны кабат Тимурга шалтырата. Ул теплоходның авышуын һәм бата башлавын әйтеп өлгерә.

– Хатыным батуларын әйтте. «Без – суда», диде», – ди Тимур. – Якында гына баржа була. Коткару жилетлары киеп, сапбордлар белән суга кереп киткәннәр.

Берничә кешене көймәләр коткарды, күпләре баржага кадәр йөзеп килде. Беркем дә имгәнмәде. Шокны санамаганда. Стресс булды, – ди Тимур.

«Казанские ведомости» теплоходның өсте аска килеп, шул рәвештә суга батуы һәм бу урында тирәнлек 4 метр булуын яза. Идел буе эчке су юллары бассейны администрациясе, бәрелеш булмасын өчен, һәлакәт урынында кара тәреле ак билге рәвешендә куркынычны кисәтү билгесен дә куйган. Водолазлар су астына төшеп тикшергәч, бортта чыннан да үлүчеләр, зыян күрүчеләр булмавын ачыклый.

Шушы һәлакәт буенча РФ Җинаять кодексының 263 нче маддәсенең 1.1 часте буенча (эчке су транспорты хәрәкәте һәм кулланышы кагыйдәләрен бозып, саксызлык белән зур зыян китерү) җинаять эше кузгатылган. Россия Тикшерү комитетының транпортта Үзәк төбәкара тикшерү идарәсе җитәкчесенең өлкән ярдәмчесе Дмитрий Захаров сүзләренчә, хәзер шаһитләр сораштырыла, экспертизалар билгеләнә.

263 нче маддә буенча җәза 100 мең сумнан алып 300 мең сумга кадәр штрафтан алып, билгеле бер вазифаларны биләүне тыеп, иң күбе ике елга кадәр иректән мәхрүм итүне күздә тота.

«Кайбер мәгълүмат чаралары белешмәсе буенча, суга баткан теплоходның күңелсез очракка тарыганы булган инде. Узган елның 25 сентябрендә ул Киров районында «Барлык диннәр гыйбадәтханәсе» каршында ярдан 200 метр аралыкта төпкә утырган булган. Борттагы 13 кешенең барысы да коткарылган», - дип яза «Казанские ведомости».

Фото: © Центральное МСУТ СКР 

10 июльдә була торган сәфәрләр күңелле тәмамланмый дип нәтиҗә ясап буладыр. Шушы ике очрактан соң 10 июль көнне катерда суда йөзәргә чыгып китәргә җөрьәт итүчеләр булырмы икән әле тагын?

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100