Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

«Судка бирәм»: Дивания Критиковна «Күбәләгем» җырын үзенә теркәмәкче – шаян видео

news_top_970_100
«Судка бирәм»: Дивания Критиковна «Күбәләгем» җырын үзенә теркәмәкче – шаян видео
"Татар-информ" архивы

Ләйсән Гыймаева белән Булат Бәйрәмов, ягъни аларның танылган геройлары Дивания Критиковна һәм аның «подружка»сы «Аерылмагыз» җыры тирәсендә туган шау-шуга пародия төшергәннәр. 

Дивания Критиковна «Аерылмагыз»ны җырлап утыра. «Подружка»сы аны бу җырны җырларга ярамавы турында кисәтә. 

Җырлый күрмә бу җырны. Моның өчен проблемалар була. Хәзер бу җырны җырларга ярамый. Аны бер кеше үзенә теркәгән дә, җырлар өчен башкалар рөхсәт сорарга тиеш икән. Сорамыйча җырласаң, сине судка бирәчәкләр, ди.

40 ел буе халык җырына әйләнгән җырны ник җырларга ярамасын, ди, инде. Әкият сөйләмә инде!

Ярамый инде!

Асаф Вәлиевка да ярамыймыни? 

Аңа да ярамый. 

«Күбәләк»не җырларга ярыймы соң? 

Аны ярый.

Алайса, мин бу җырны үземә терким дә үзем генә җырлап йөрим. 

Ә миңа җырларга ярыймы соң «Күбәләк»не?

Юк, җырласаң, мин сине судка бирәм, – дип рәхәтләнеп сузып җибәргән Дивания Критиковна «Күбәләгем»не. 

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100