Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

«Суалчаннар мине эчтән ашый» - Бөгелмә кешесе Һиндстанда филяриоз йоктырган

Татарстанда узган атнада бик сирәк очрый торган тропик авыруның беренче очрагы ачыкланган. Һиндстаннан кайткан Бөгелмә кешесендә филяриоз тапканнар. Чир лимфа системасына зыян сала. Ул черки тешләгәннән соң кешегә паразитлар күчү нәтиҗәсендә йога. Чаллының баш санитар табибы экзотик ялдан баш тартырга тәкъдим итә.

news_top_970_100
«Суалчаннар мине эчтән ашый» - Бөгелмә кешесе Һиндстанда филяриоз йоктырган
https://www.who.int/

Яр Чаллы шәһәре администрациясенең дүшәмбе киңәшмәсендә баш санитар табиб Илгизәр Бариев шәһәр халкына экзотик ялдан баш тартырга тәкъдим итте. Кисәтүнең сәбәбе — Һиндстаннан кайткан Бөгелмә кешесендә күптән түгел филяриоз тапканнар.

— Әлеге авыру ачыклануга бәйле рәвештә без, туристлык операторлары һәм агентлыклар белән берлектә, экзотик илләргә ял итәргә баручыларда әлеге инфекция турында күзаллау булсын өчен, семинарлар оештырырга керештек. Туристлар сәяхәт кылу рөхсәт ителгән илләр турында белешмәлек алачак. Шулай ук ял итү өчен әлеге авыруны йоктыру куркынычы зур булган илне сайлаган кешеләр дә контрольдә тотылачак, — дигән Илгизәр Бариев киңәшмәдә.

 «Татар-информ» хәбәрчесе Илгизәр Бариев белән телефоннан элемтәгә керде. Ул филяриоз йоктырган ир-атның Бөгелмәдә дәвалануын әйтте. Татарстанда инфекция таралу өчен шартлар булмаса да, табиб тропик илләргә барырга теләүчеләрне бары тик әлеге чир йоктыру ихтималы барлыгын кисәткән.

Чаллы мэры Наил Мәһдиев киңәшмәдә: 

— Үз башыңа маҗаралар эзләмәскә һәм эпидемиологик вазгыять катлаулы булган илләргә бармаска кирәк. Пандемия беркемгә дә сабак бирмәдеме әллә? Хастаханәгә эләкмәс өчен саклык чаралары күрүең хәерлерәк, — дип белдергән.

Инфекция йоктырган ир-ат Һиндстаннан Бөгелмәгә 8 майда кайткан. Ул үзенең хәле турында 4 июньдә «Татарстан» теле-радио компаниясенә сөйләгән.

— 10 көннән соң температурам нык күтәрелде, мин табибларга мөрәҗәгать иттем. Алар миндә филяриоз тапты. Мине дәваларга алынган бердәнбер табиб — Бөгелмәнең баш инфекционисты Рамил Мирсәетович булды. Алар минем сәламәтлекне сакларга тырыша, чөнки суалчаннар мине эчтән ашыйлар. Россиядә бу чирдән препаратлар юк. Мин эшләгән компания Һиндстаннан кирәкле дарулар кайтарту өчен бөтен мөмкинлекләрен файдалана. Әлегә хәлем ярыйсы, бераз температура бар, — дигән инфекция йоктырган ир-ат. Аның исеме әйтелми, экранда күзләре капланган.

Нәрсә ул филяриоз?

Филяриоз турында тулырак мәгълүматны без Бөтендөнья сәламәтлек саклау оешмасы сайтыннан таптык.

Тән калынаю авыруы буларак билгеле лимфа филяриозы онытылган тропик авырулар рәтенә керә. Чир лимфа системасына зыян сала. Ул черки тешләгәннән соң кешегә паразитлар күчү нәтиҗәсендә йога. Соңрак чирле кешенең тәне, тиресе бик ямьсез шешәргә, нәтиҗәдә — инвалидлыкка китерергә мөмкин.

Филяриозның сәбәбе — тропик илләрдәге черкиләр тараткан паразитлар

Җитлеккән суалчаннар лимфаларда яши һәм лимфа системаның нормаль эшләвен боза. Алар якынча 6-8 ел кеше организмында яши һәм бу вакыт дәвамында канга миллионлаган микрофилярий (җитлекмәгән личинкалар) тарата.

Инфекцияләнгән кешенең канын эчкән черкинең организмында микрофилярийлар личинка булып җитлегә. Паразитлы черки башка кешене тешләсә, личинкалар аның тире эчендә кала һәм организмга үтеп керергә мөмкин. Шул рәвешле инфекция үз циклын дәвам итә.

Филяриозны, нигездә, Тын океандагы утрауларда таралган төрле черкиләр тарата.

Симптомнары

Филяриоз инфекциясе симптомсыз үтәргә дә, хроник чиргә китерергә дә мөмкин. Инфекция күп очракта җиңелчә һәм тышкы билгеләрсез уза. Шул рәвешле паразитка күбрәк таралырга мөмкинлек туа. Симптомсыз инфекция барыбер лимфа системасына һәм бөерләргә зыян сала, организмның иммун системасын какшата.

Филяриоз хроник халәткә күчсә, лимфа шеше (тукымалар шеше), тире шеше, аяк-кулларның кабаруы күзәтелә. Еш кына сөт бизләре һәм җенси органнар да шешә.

Профилактика чаралары

Филяриозны дөньядан юкка чыгаруга бары тик профилактик химия терапиясе ярдәмендә генә ирешергә була икән. Моның өчен Бөтендөнья сәламәтлек саклау оешмасы инфекция янаган барлык кешеләргә ел саен махсус препаратлар кулланырга тәкъдим итә. 2018 елгы мәгълүматлар буенча, барлыгы 49 илдә 893 миллионнан артык кеше филяриоз таралырга мөмкин булган районнарда яши.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100