«Су өчен 10 мең сум түләү килде» - Мамадышта тулай торакта яшәүчеләр ярдәм сорый
Редакциябезгә Мамадыш шәһәрендә яшәүче Альбина Гарипова мөрәҗәгать итте. Ул Давытов 40а адресы буенча урнашкан тулай торакта яшәүчеләрнең проблемасын чишәргә ярдәм итүебезне үтенә. Моңа кадәр алар су өчен норматив буенча түләп барсалар, соңгы ике айда, коэффициент үзгәрү сәбәпле, түләүләр 2-3 тапкыр артып килгән.
«Кая керсәк дә, өстәл төеп кычкыралар»
Альбина Гарипова – Мамадыштагы популяр блогер. Элегрәк мәктәп ашханәсендә эшләгән. Баласы кечкенә булганга, эшеннән киткән һәм соңгы елларда бары тик блогерлык белән генә шөгыльләнә.
Ул 3 баласы һәм ире белән шушы тулай торакның 20 кв.м. мәйданлы бүлмәдә яши. Әлеге дә баягы торак мәсьәләсен хәл итеп, фатир алып булмасмы дип, тормыш иптәше Рузил бер ай элек махсус операциягә китеп барган.
Без бу тулай торакта 16 ел яшибез инде. Бездә кайнар су юк, салкын су уртак - бәдрәфтә һәм юыну бүлмәсендә генә. Моңа кадәр түләүләр норматив буенча килә иде. Җәй көне су өчен 2 мең сумнан бераз гына артыграк түләп тордык. Ә менә соңгы ике айда барысы да үзгәрде. Май аенда коммуналь хезмәтләр өчен 14 мең сум түләү килде. Шуның 10 меңе - су өчен! Шулай бәя артканга су өчен түләмәгән идек. Инде менә май-июнь өчен гомуми түләүләр 22 мең сум булып килгән, суга - 16 мең түләргә диелгән. Ай саен шуның кадәр квартплата түләп булмый бит инде… Миңа менә «подписчиклар»ым: «Без Казанда яшибез, 3 бүлмәле фатир өчен дә моның кадәр түләмибез», - дип язалар.
Фото: © Альбина Гарипова фотосы
Минем 3 балам бар, икесе мәктәпне тәмамлады. Минем аларны укытасы, кеше итәсем бар. Моның кадәр түләүләр белән ничек укытыйм мин аларны? - ди Альбина.
Әңгәмәдәшем идарәче компаниягә дә, «Мамадыш су каналы» АҖнә дә мөрәҗәгать иткән. Ул безгә җитәкчелекнең үзләренә карата начар мөгамәләдә булуларына да зарланды.
Кая керсәк дә, өстәл төеп кычкыралар. Безне шулай мыскыл итәләр. Кичә бу хәлләрдән соң хәлем начарланды, ашыгыч ярдәмгә хәтле чакыртырга туры килде. Ирем махсус операциядә булса да, «без сезгә ярдәм итәргә тиеш түгел» дип баралар, - ди ул.
Әңгәмәдәшем сүзләренчә, бүген аңа идарәче компаниядән шалтыратып, «перерасчет» ясауларын хәбәр иткәннәр. Ләкин Альбина моңа риза түгел, аның әйтүенчә, суга счетчик куймыйча, әлеге мәсьәлә хәл ителмәчәк.
Безгә перерасчет ясаулары кирәк түгел, счетчик куйсыннар иде. Бер айга перерасчет ясаячаклар да, кабат тагын шундый ук зур суммалар килә башлаячак. Аларның безгә счетчик куясылары килми. Без инде акча җыешып счетчик алырга да әзер идек, «килеп куегыз гына» дидек. Беренче тапкыр счетчик куегыз дип баргач, комиссия белән килеп карыйбыз диделәр, үзләре килмәделәр. Куймаячаклар ул счетчикны. Ни ремонт ясамыйлар тулай торакта. Монда килсәгез, кеше көләрлек. Өченче катка көчкә бәдрәф куйдырдык. Бәдрәфтә су агып ятты, зонтик белән керерлек иде.
Мин инде район башлыгына да мөрәҗәгать иттем, депутатларга да яздым. Сез дә безнең проблеманы яктыртып, ярдәм итсәгез иде, - дип сөйләде безгә Альбина.
Фото: © Альбина Гарипова фотосы
«15 ел ремонт сорыйбыз, кунакка кеше чакырырга да оялабыз»
Шушы ук тулай торакта яшәүче Зәлия (исемен үзгәртүебезне үтенде) исемле ханым белән дә элемтәгә кердек. Ул да, юньләп су кулланмаган килеш, су өчен түләүләрнең кискен артуына борчылуын белдерде.
Элек без норматив буенча түли идек, беркайчан да мондый зур суммалар килгәне булмады. Тулай торак булгач, безнең бит душ кабинабыз да, ваннабыз да юк. Юынырга апайларга мунчага барып йөрим. Бакчага сибәләр диярләр иде, бакчабыз да юк. Бәләкәй генә бүлмәләрдә торабыз. Анда шул ашарга пешерәсең дә, табак-савыт кына юасың бит инде. Ләкин хәзер, суны гел кулланмаган килеш, безгә шундый зур күләмдәге акчалар түләтәләр, - ди әңгәмәдәшем.
Чагыштырып карау өчен, яңа танышым саннарны да китерде. Мисал өчен, ул элек су белән тәэмин иткән өчен - 915 сум, су агызганга - 691 сум түләгән. Ә яңа коэффициент буенча су белән тәэмин иткәнгә - 2595 сум килгән, су агызганга бәя шул килеш калган.
Гел су кулланмаган килеш мондый акчалар түлисе килми. Шуңа узган айда су өчен, күп килсә дә, элекке норматив буенча гына - 915 сум түләп кайткан идем. Инде менә июнь ае өчен суга 5 меңнән артык түләү килгән.
Без идарәче компаниягә мөрәҗәгать иттек. Йортта яшәүчеләр аерым-аерым да барганнар. Ләкин җаваплы хезмәтләр бернәрсә эшләргә дә ашыкмыйлар. Ачык кына җавап бирүче дә юк. «Әлегә түләми торыгыз» - диделәр. Ә ничек түләмисең, ул суммалар җыелып баргач, безне судка бирәчәкләр бит, - диде ул.
Зәлия дә барлык тулай торакта яшәүчеләрнең уртак гозерен җиткерде.
Безнең тулай торакка су счетчигы куйсыннар. Счетчик булса, бу түләүләр кимер иде. Безнең бит йорт буенча җаваплы кешебез дә юк. Андый кеше булса да, бәлки, артыннан йөрер иде, - диде ул.
Зәлия үзләре гомер иткән тулай торакта инде ничә еллар дәвамында ремонт ясалмавын, бик начар шартларда яшәргә туры килүен дә әйтеп үтте. «Инде 15 ел ремонт ясауларын сорыйбыз. Кунакка кеше чакырырга да оялабыз. Косметик ремонт ясасалар да риза булыр идек. Идәннәрнең такталары селкенеп тора, ишелеп төшәргә әзер», - дип ах-зарын җиткерде ул.
Фото: © Альбина Гарипова фотосы
«Мәсьәлә хәл ителәчәк»
Ни өчен бу тулай торакта яшәүчеләр мондый проблема белән очрашкан? Аларга ярдәм итү өчен нинди чаралар күрелә? Якын арада әлеге йортта капиталь төзекләндерү көтелмиме? Шушы сорауларга ачыклык кертүен сорап «Мамадыш идарә компаниясе» ҖЧҖ инженеры Илнур Кашаповка мөрәҗәгать иттек.
Әңгәмәдәшем сүзләренчә, әлеге мәсьәлә инде хәл ителә, бары тик, документларны әзерләп бетергәнче, тулай торакта яшәүчеләргә бераз сабырлык күрсәтергә генә кирәк.
Узган ел, счетчиклар куюдан баш тартучылар белән көрәшү максатыннан, яңа карар кертелде. Шундый фатирлар бар - анда бер генә кеше теркәлгән, ләкин чынлыкта, 10-15 кеше яши. Счетчик булмаган очракта, норматив буенча кулланылган су өчен түләү фатирда теркәлгән кеше санынча гына килә. Шуңа да суга коэффициентны 3 тапкырга арттырдылар. Бу намуссыз кешеләрне счетчик куярга мәҗбүр итү максатыннан эшләнелде.
Моңа кадәр Давытов 40а тулай торагында яшәүчеләр су өчен норматив буенча түләделәр. Хәзер исә, коэффициент өчләтә арткач, монда яшәүчеләргә түләүләр дә күп килә. Мәсьәләне хәл итү өчен счетчик куярга кирәк, ләкин монда да бер нюанс бар – мондый типтагы тулай торакларга счетчик кую техник яктан мөмкин түгел.
Шуңа да без төзелеш министрлыгы белән элемтәгә кердек. Счетчик куеп булмаган очракта, коридор тибындагы тулай тораклар өчен арттырылган коэффициентны үзгәртергә була икән. Счетчик куеп булмауны дәлилләп, акт төзеп җибәрергә генә кирәк. Без моның өчен комиссия белән, тулай торакка бардык. Андагы бәдрәфләрне, андагы пычраклыкны күрсәгез икән. «Зинһар, җыештырыгыз, килеп, нормаль фотолар ясарга кирәк», - дидек. Ләкин үтенечебезгә колак салучы булмады. Ахыр чиктә, шул фотолар белән акт төзеп җибәрдек. Ләкин аңлыйсыздыр, бу ике көндә генә эшләнә торган эш түгел. Мин үзебезгә мөрәҗәгать итүчеләргә бераз вакыт кирәк булачагын аңлаттым.
Альбина Гариповага аерым тукталсак, шәхсән аның буенча «Мамадыш-водоканал» оешмасы белән дә элемтәгә кердек. Ул безгә коммуналь хезмәтләр өчен 22 мең түләү килгән дип тавышланды. Ләкин аңа перерасчет ясаганнар бит инде. Аның арттырылган коэффиценты чигерелде.
Безнең Мамадышта мондый типтагы тулай тораклар башка юк. Әлеге тулай торакта башка яшәүчеләр өчен дә арттырылган коэффициент чигереләчәк. Безнең квитанцияләр айның беренче числосына кадәр ясала. Шуңа да июнь өчен түләүләр яңа норматив буенча килгән. Киләсе айда перерасчетлар ясалып, барысы да үз урынына кайтачак, - диде ул.
Илнур Кашапов сүзләренчә, бу тулай торакка ремонт соңгы тапкыр 2011 елда ясалган. Ләкин якын арада яңадан төзекләндерү көтелми.
2008 елда йортның канализация һәм су торбалары төзекләндерелде. 2011 елда фасадлары җылытылды, электр чыбыклары алыштырылды һәм подъездларына, буяп, ремонт ясалды. Бу тулай торакка кадәр берничә ел алдан капиталь ремонт ясалган, әмма бүгенге көндә дә менә дигән хәлдә булган йортлар бар. Кызганычка, тулай торакта яшәүчеләр үзләре яши торган урынга сак карамый, матурлыкны саклый белми. Күп нәрсә кешенең үзеннән дә тора, - дип сөйләде ул.
«Без бары тик арттырылган коэффицентка гына перерасчет ясый алабыз»
«Мамадыш су каналы» абонент бүлеге җитәкчесе Ирина Трунова сүзләренчә, ресурслар белән тәэмин итүче оешма буларак, алар бары тик арттырылган коэффициентны гына чигерә ала.
«Без райондашыбызның сорауларын җавапсыз калдырмадык. Шунда ук аңа ярдәмебезне - тулай торакка счетчик куеп булу-булмауны тикшерсеннәр, акт төзесеннәр өчен идарәче компаниягә мөрәҗәгать итәргә тәкъдим иттек. Акт әзерләнеп бетү белән, әлеге йорт өчен 2025 елның 1 декабреннән арттырылган коэффициентны алып ташлау һәм барлык бүлмәләргә дә перерасчет ясау турында «Татэнергосбыт»ка мөрәҗәгать җибәрдем.
Перерасчет ясалды. Ләкин шуны аңларга кирәк - ресурслар белән тәэмин итүче оешма буларак, без бары тик арттырылган коэффицентка гына перерасчет ясый алабыз. Шуннан да югарырак «сикерә» алмыйбыз. Анда су килеп тора бит, анда яшәүчеләр ул су белән кулланалар. Шуңа күрә алар су өчен түләячәкләр, бары тик арттырылган коэффицент алып атыла. Августта аенда килгән квитанцияләрдә, июльдә кулланылган су өчен килгән сумма бөтенләй башка булачак, - ди ул.
Ирина Трунова Альбина Гарипованың даими коммуналь хезмәтләр өчен ягъни даими түләп бармавы хакында да әйтеп үтте.
Ул бер айда түләргә, ә икенче айда бөтенләй түләмәскә мөмкин. Мәсәлән, соңгы периодны гына алып карасак та, 2025 елның декабрендә аның түләүләре 3161 сум булган, ә ул шуның бары тик 1 мең сумын гына түләгән. Аннан гыйнвар, февраль айларында бөтенләй түләмәгән. Апрель аенда гына барлык бурычларын япкан. Хәзерге вакытта аның май-июнь айларына су өчен бурычы бар. (ред.: Альбина безгә сөйләгәнчә, «Мамадыш су каналы» оешмасы перерасчет ясалганчы һәм барысы да ачыкланганчы аңа су өчен үзләре түләми торырга кушкан).
«Интертат» редакциясе бу мәсьләнең чишелешен алга таба да күзәтеп барачак.