Су басудан куркып торган Себер татарлары:«Нервланып, дарулар эчә-эчә шешенеп беттек инде»
Язын сулыкларда боз кузгалу себер татарларын да энә өстендә тота: Төмән, Томск, Омск өлкәләрендә яшәүчеләрнең көнүзәк мәсьәләсе – су басу ихтималы. «Интертат» шул төбәкләрдә яшәүче милләттәшләр белән сөйләшеп, андагы язгы ташу галәмәтләре турында белеште.
Әлегә дөм куркыныч хәлләр булмаган, шулай да алдагы көннәрдә зур дулкын килсә, су басу куркынычы бар, дип әйттеләр.
«Су килер дип, хәзер 1 атна буе көн дә куркып көтәбез»
Томск өлкәсе Томск районы Абытай авылыннан Альмира Әхтәмованың ире Кәшфулла абый белән судан уттан курыккандай куркып яшәгән көннәре.
Том (русча атамасы – Томь) елгасы суы кире китте дә, безнең авылдагы Абытай елгасы да кире китеп, су күтәрелеп, бакчаларга керде, урамнарга чыкты. Аллаһка шөкер, быел безнең өйгә кадәр килмәде су.
2010 елда бик куркыныч булган иде, өебезгә 1 метр 70 см кадәр су кергән иде. Бернәрсәсез калдык, әле дә ярый балалар безнең белән тора иде әле, бергәләп җиһазлар алдык.
Быел да 2010 елгы кебек була, диделәр дә, шуңа бик курыктык, әйберләрне күтәреп куйдык. Чүпрәк-чапрак, аяк киеме... Ә җиһазны күтәреп булмый бит – кая күтәрәсең аны, без пенсионерлар!!! Ул чакта яшьрәк идек, хәзер олайдык инде, куркыныч. Су килер дип, хәзер 1 атна буе көн дә куркып көтәбез, нервылар да бетте.
Телефонда ватсапка да дөресен дә, дөрес түгелен дә язалар. Нервланып, дарулар эчә-эчә шешенеп беттек инде. Әкренләп су төшә башлаган, Том суы төште кебек инде, 70 см га төшкән диләр, ләкин күпер янында боз күп әле. Ул әле безне үтеп китмәде, шуңа куркыталар.
2010 елда эвакуация булган иде, быел да булырга мөмкин, диделәр. Күрше авылда мәктәп бар, шунда эвакуацияләячәкләр, мөгаен. МЧС хезмәткәрләре бездә кизүдә торалар, рәхмәт аларга, – дип сөйләде Альмира апа.
Томскидан коллегабыз, милләттәшебез, «ТНВ»ның Томскидагы хәбәрчесе Лена Сафиуллина әйтүенчә, әлегә зур куркыныч янамаса да, бик куркыныч көннәр булган. «Шул куркынычны киметү өчен бозны кистеләр дә, шартлаттылар да, кичә көне буе шартлаттылар. Күп нәрсә эшләделәр, МЧС хезмәткәрләре бик каты тырыштылар. Хайваннарга да, кешеләргә дә 3 пункт әзерләп куйдылар. Мәктәпләрдә, бөтен җирдә урыннар әзер иде. Халыкка мәгълүмат биреп, хәбәрдар итеп тордылар. Иң куркынычы – Абытай авылы, әзрәк аста Вершинино, Казанка авыллары», – дип уртаклашты.
Ул төшергән сюжетта да авыл халкы: «Коточкыч булмый диләр дә, барыбер куркыныч, йөрәкләр куркынып калган бит инде, «смс»ларда төрле истерика сүзләре, халык болай да ярсулы», – дип сөйлиләр.
«Татар авылларында зыян күрүчеләр юк»
Төмәннән милләттәшебез Ринат Насыйров сүзләренчә, татар авылларында су басудан җитди зыян күрүчеләр әлегә юк. «Исемлекне карап чыктым – авырлык кичергән торак пунктлар арасында татар авыллары юк. Әле көчле су басулар башланмаган, «су килеп җитте» дип күрсәтәләр генә, гидрантлар куйдылар. Кирәкми безгә авыр хәлләр, була калса, элемтәгә чыгарбыз инде», – дип вәгъдә бирде Ринат әфәнде.
Төмән өлкәсенең «Яшь буын» яшьләр татар оешмасы рәисе Фәрит Корманов та, якташының сүзен җөпләп: «Су басты дип әйтеп булмый әле, Ишим ягыннан, Курган өлкәсеннән безнең якларга килә башады, татар авылларында зыян күрүчеләр юк. Ишим ягында гадәттән тыш хәл, дип игълан иттеләр, әзерлек бара, сулар килеп җитмәгән әле», – диде.
«Быел тагы да куркынычрак була, диләр»
Төмән өлкәсенә зур су килә:
Тумышы белән Төмән өлкәсе Вагай районы Карагай авылыннан Ильмар Сәйфуллин Иртеш елгасында су көннән-көн күтәрелеп килүен, алдагы тәүлектә 56 см га күтәрелгәнен әйтте.
Бөтен кеше хафаланып көтә, эч пошып тора инде. 2017 елда безнең авылны су баскан иде, быел тагы да куркынычрак була, диләр. Безне әзерлиләр инде. Пенсионерларны кайгырталар, дарулар, көнкүреш кирәк-яракларын хәстәрлиләр. Андый-мондый хәл килеп чыгып, тиз китеп булсын өчен, халыкка алдан документларын җыярга кушалар.
Әле менә әти-әни белән сөйләштем. Авылда су алдагы тәүлектә 23 см га менгән. Бүген комиссия килеп, йорт саен йөриячәк, документларны һәм кыйммәтле әйберләрне җыюны сорыйлар. Иртештә боз кузгалган. Авыл халкы бик борчыла инде, – дип сөйләде Ильмар әфәнде.
«ВКонтакте» социаль челтәрендә «Ишим. Объявления» төркемендә «Казан авылы янында Ишим елгасы күзгә күренеп күтәрелә. Фаразлар начар. Ильинка гидропостында су инде 2017 елга караганда да күбрәк. Мөмкин булганның барысын да эшлибез, ләкин табигать казасы котылгысыз булу мөмкин. Шуңа күрә су басу куркынычы булган урыннардан бар кешегә дә эвакуацияләнергә кирәк», – дип, Төмән өлкәсе губернаторы Моорның сүзләрен урнаштырганнар.
Курган өлкәсе татарлары конгрессы рәисе Марат Юнысов, язгы ташу белән бәйле вазгыять катлаулы, диде, тик, командировкада булу сәбәпле, озак сөйләшә алмадык. Ул Курганның «Урал аръягы татарлары» төбәк иҗтимагый оешмасы рәисе урынбасары Алена Гарифулловна Ковригина белән элемтәгә чыгарга киңәш итте.
– Кайсы елларда бик көчле су басулар була бездә. Тубыл елгасы янындагы дача участоклары, торак йортларны су баса. Быел бигрәк тә Казахстаннан күп су килә, дип куркыттылар. Хәзерге вакытта 9 метр тирәсе су, дамбаларны ныгыттылар. Курганның шәхси секторын су баса башлаган. Дача участокларында яшүчеләрне эвакуацияләделәр, мәктәпкә урнаштырдылар. Шөкер, Оренбургтагы кебек түгел инде хәлләр, – диде Алена ханым.
Курган шәһәренең рәсми сайтында «Су һаман күтәрелә. 17 апрель кичке сәгать 10га ул 943 см булган.
Микрорайоннарда һәм бакчачылык ширкәтләрендә су баскан урыннардан халыкны эвакуацияләү өчен дежур автобуслар тора.
Тубыл елгасында су минут саен артып тора. Күп кенә йортлар инде суда тора, ләкин анда яшәүчеләр вакытында эвакуацияләнмәгән. Алар өйләренә резин итекләрдә яки көймәләрдә йөрергә мәҗбүр. Эвакуация дәвам итә...» – дигән хәбәрләрне табып була.
Курган янындагы бистәләрнең берсендә төшерелгән видео:
Курган өлкәсендә агып киткән йорт күпергә бәрелеп җимерелә:
«Су күтәрелә, ләкин фаразлар начар түгел»
Омск өлкәсе Тара районы Олы Уыш авыл җирлеге башлыгы Али Юнысов сүзләренчә, су күтәрелсә дә, быел су басуга кагылышлы фаразлар начар түгел.
Быел, Аллаһка шөкер, су басмас, дип уйлыйбыз. 2007 елда, 2015, 2016 елларда су каты баскан иде, өй эчендә идәннәрдә су 70 см дан югары иде. Пенсионерлардан яхшы кирпеч өйләрен ташлап киткән кешеләр булды ул чакта.
2018 елда булды, ләкин алай биек булмады. Уыш елгасына бөтен өлкәнең күлләреннән сулар коя инде. Су күтәрелә, ләкин фаразлар начар түгел. Кар эреп бетте диярлек, сазлыклардан су ага, – диде ул.
Гөлнур Рахмангулова Омск өлкәсе Тара районы Олы Уыш авылыннан. Ул мәдәният йорты директоры булып эшли.
Быел су күтәрелмәде бездә. 2015 елда булган иде. Елга кырыенда ук булгач, үзебезнең өйдә дә ул чакта су апрельдән октябрьгә кадәр торды. Башка өй төзергә туры килде, ташландык контора бинасы бар иде, шуны торгызып, апай белән икебез төзеткән идек, – диде.
Тара шәһәреннән татар үзәге җитәкчесе Гөлшат ханым әйтүенчә, Омск өлкәсендә вазгыять әлегә тотрыклы, тыныч. «Казахстаннан су күп булачак, диләр инде. Шундый куркыныч бар», – диде ул.