Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

«Су баса, дип куркыттылар, басмады»: Актаныш районыннан күчеп урнашкан авыл язмышы

news_top_970_100
«Су баса, дип куркыттылар, басмады»: Актаныш районыннан күчеп урнашкан авыл язмышы

Тормыш шундый үзгәрүчән, көтмәгәндә башка кагыйдәләрен, сынауларын алдыңа китереп куюын көт тә тор! Соңгы еллардагы вакыйгалар – пандемия, хәрби операцияләрдән соң, бәлки, моңа гаҗәпләнергә дә кирәкмидер. Хәер, соңгы елларда гына түгел, электән дә илебезнең әле – бер, әле икенче почмагында көтелмәгән вакыйгалар булып кына торган.

Сарапул районы Дулесово авылының мәдәният йортында 15 еллап инде «Дуслык» дип аталган татар оешмасы эшләп килә. Аларның үз милли ансамбле дә бар. Әлеге ансамбльдә шөгыльләнүче милләттәшләрем үзләренең башларыннан узган вакыйгаларны сөйләгәндә, бер тетрәндем, бер аларга кушылып көлдем мин. Сүз 50 ел элек узган вакыйгалар турында барса да, башларыннан үткән хәлләрне кичә булгандагыдай дулкынланып сөйли алар. Алар дигәнем: Әлфия Әхмәдуллина, Зәнфирә Закирова, Илүсә Закирова, Вәсилә Баймурзина, Суфия Нәбиуллина һәм Елена Сәфәргалина.

Дулесовода яшәүчеләрнең яртысы – Татарстанның Актаныш районы Семиостров авылыннан күченеп килгән татарлар. Кыска вакыт эчендә алар шушында килеп төпләнгәнәр. Ничек шулай бер республикадан икенчесенә авыллары белән күчеп килгәннәр, дисезме? Семиостров авыл советына 7 утрау, ягъни 7 авыл кергəн: Өшəр, Чиялек, Наплаво, Чирəм Колагы, Кара Яр, Каенлы Җилəн, Луговой совхозы. Ул авыллар хəзер юк инде. 1960 елда Кама гидроэлектростанциясен төзегəн вакытта, Актаныш районында күп кенə авылларга су басу куркынычы янау сәбәпле, халыкны күченеп китəргə өндəгәннәр. Алай гына да түгел, хəтта зираттагы каберләрне казып, башка урынга җирлəгәннәр.

«Җыелып килдек, бер-бер артлы. Барыбыз да Семиостровтан, бер киленебез генә Тат Әҗби авылыннан. Су баса, дип куркыттылар, ләкин басмады. Авыл зур иде. Үзенең май, кирпич заводы, мәчете дә бар иде. 800 хуҗалыгы булган авылдан бернәрсә калмады. Һәрбер хуҗалыкка күченеп, торак мәсьәләсен хәл итү өчен, элекке совет акчасы белән 5 мең сум бирделәр. Ул акча әйбәт өй алырга җитми иде. Әйбәт өйләр ул вакытта 7-8 мең сум, ә бик яхшысы 10 мең сум тора иде», – дип сөйли алар. Кемдер ул вакытта үз өен утынга сатып китә, кемдер сүтеп алып, югарырак урнашкан авылларга күчерә. Шулай авыл бетә, тарала.

«Бу авылга башта Мостафа абый күченеп килде. Аннары Фарсый абыйлар... 36 хуҗалык күчтек. Хәзер өлкәннәрнең күбесе мәрхүм инде. 80ләп кенә кеше калдык авылда», – дип искә төшерәләр алар ул чакларны.

– Ни өчен бу якларга килергә уйладыгыз соң? – дип кызыксынам.

– Бирегә баштарак киткән авылдашлар чакырды безне. Дулесоводагы авыл советы рәисе монда күченгән һәр гаиләгә яңа салынган йорт бирергә, фермага эшкә урнаштырырга вәгъдә иткән. Элек йортларны әрмәннәр сала иде бит. Без шундый шартлар тудырылгач, сөенә-сөенә килдек инде. Сөенә-сөенә, диюе генә ансат. Ул күченүләрнең газабын, яңа урынга өйрәнүләрнең кыенлыгын үзебез генә беләбез. Бигрәк тә 50 яшьтән олыраклар авыр кичерде. Бер кәлимә русча белмәгән әби-бабайларга бик кыен булды, – дип сөйли ансамбльгә йөрүче ханымнар, берсен берсе бүлә-бүлә.

– Мондагы халык сезне ничек кабул итте? – дип сорыйм, алар сөйләгән вакыйгаларны күз алдына китерергә тырышып.

– Дулесовода руслар яши иде. Без күчкәч, авыл икеләтә зураеп, колхоз ныгып китте. Хатын-кызлар сыер савучы булып эшләде. Ирләр механизатор, бригадир һәм дә башка вазифаларны үтәде. Татарларның эшкә җитди каравын, эчеп ятмавын, тырыш булуын колхоз рәисе дә бик тиз тоеп алды. Аларның эшләре хутка китте. Авыл халкы арасында «татарка» дип кимсетергә теләүчеләр дә булды, әлбәттә, әмма үзебезне яклап, бердәм яшәгәч, артык кысрыклый алмадылар. Әмма шушы русча белмәвебез үзәккә үтте ул вакытта, – дип, берсе арты берсе үзләре белән булган кызыклы вакыйгаларны искә төшереп сөйли, көлешә дә башладылар әңгәмәдәшләрем.

Сүзгә Сәниф абый Сәлахов кушылып: «Актаныш районыннан су басудан куркып күченеп киткән кешеләр бер бу авылда гына яшәми. Ул елларны 1100 хуҗалык күчеп киткән, якынча 5500 кеше дип сөйлиләр иде, – ди ул. – Әгәр чагыштырсаң, бу – Сарапулның бер Гудок бистәсе дигән сүз бит!» – дип өстәп куйды.

Зәнфирә Закирова: «Безнең гаилә монда күчкәндә, 1976 ел иде. Мин 8 сыйныфны тәмамладым. Татарстанда яшәгәндә бар фәннәр диярлек татарча укытылды. Урысча белмибез. Беренче тапкыр яңа мәктәпкә бардык. Немец теле дәресе булды. «Дие фемиле?» – ди миңа укытучы. Немец телен түгел, рус телен дә юньләп аңлап бетермәгәч, фамилиямне сорыйлар икән дип, «Закирова!» дип җавап кайтардым. Ә ул гаилә турында сорый икән».

Шулай шул, бездә үз авылыбызда рус телен дә укытучы апа татарча аңлата иде бит, кайдан белик инде урысчаны. «Собака» сүзен әйтеп-әйтеп тә «сабака» дип дөрес язмагач, укытучы апа аптырап: «Һич исегездә калдыралмагач, «со» иҗегенә «бака» сүзен ялгагыз инде, «собака» килеп чыга!» – дип аңлата торган иде.

Сәниф абый: «Безнең авылдан бер кыз Сарапулга күчеп килгәч, шпал заводына эшкә урнашкан. Беренче көнне эшкә килгәч, рус хатыннары: «Как тебя зовут?» – дип сораганнар. Ул русча аңламагач, карап-карап торган да: «Шпалзавод», – дип җавап кайтараган. «Нинди заводка эшкә урнаштың?» – дип сорыйлар икән дип уйлаган ул, «завод»ка охшаш сүз ишеткәч. Шуннан соң кызның беренче эш көненнән үк үзенә «Шпалзавод» дигән кушамат такканнар», – дип сөйләп көлдерде.

«Русча белмәгәч, нишлик соң инде?! Урамга чыксак та, «Берәр нәрсә сорамасалар гына ярар иде!» дип куркып йөри идек. Хәтта эшләп алган акчаны алырга 2шәр ай бармый йөрдек. «Ярар, җыела торыр», – дип юаткан була идек үзебезне», – дип сүзгә кушыла Әлфия апа.

Тагын бер вакыйганы сөйләп көлдерделәр.

«Таҗибә әби туган ягына кунакка кайтач, андагы элеккеге колхоз рәисе хәлләрен сорый икән:

– Ничек соң, апа, чит-ят җиргә ияләшеп китә алдыгызмы?

– И Рөстәм, сорама инде, Удмуртиягә күчкәч, исемем – Тамара, сарыкларым – овечкага әйләнде», – дигән әби, авыр көрсенеп».

Рус телен белмәү сәбәпле килеп чыккан мәзәкләр сибелә торды: «Без 1975 елда монда күчендек. Кызым мәктәпкә укырга йөри башлады. «Ничек укыйсың?» – дип соравыма ул: «Кемнәр аңлаган инде, әни!» – дип җавап кайтара иде. Беркөнне 2 сәгать тә укымады, өйгә кайтып җитте. «Ник болай иртә?» – дип соравыма ул: «Укытучы апа сумкасын күтәреп кайтып киткәч, дәрес беткәндер дип уйладым», – дип җавап бирде. Менә шулай янәшәдә яшәүче русларның ишарәләренә, ни эшләүләренә карап кына якынча ни әйтүләрен аңларга тырышып яшәгән елларыбыз булды инде. Еласаң – ела, көлсәң – көл!» – ди әңгәмәдәшләремнең берсе.

– Олыларга бигрәк тә фаҗига иде ул тел белмәгән килеш үз төбәгеннән кубып, бөтен гадәти тормышын калдырып чыгып китүләр. Безнең әтине монда килү белән бригадир итеп куйдылар. Әткәй безне соңрак күчерде. Әнкәй шундый елады, сагынды үз авылыбызны. Миңа 10 яшь иде ул чакта. Әйберләрне 2 машина, 1 тракторга төяп кайттык. Әйбере дә юк иде бит инде юньле-башлы. Бер машинада сыерлар, сарыклар, тракторга печән төядек, бер машинада – мебель. Мебель дигәнең – тимер карават, өстәл-урындык инде ул, – дип исенә төшерә балачагын Зәнфирә апа. – Килгән елларда бик сагындыра иде. Барысын да ташлап, йөгереп кайтып китәсе килгән чаклар күп булды.

– Минем олы апамның улы Руслан 1982 елгы. Монда күченеп килгәч, аны балалар бакчасына бирделәр. Ә ул бер рус сүзе дә белми иде. Кич кайткач, «улым, бүген нәрсә ашаттылар?» дип сорый икән апа. «Кушайте-кушайте» ашаттылар», – ди икән Руслан.

Моны тыңлап көлгәннән соң, тагын икенче мәзәк хәл яңара авылдашлар хәтерендә. «Дулесовога күчеп килгәч, бер абзый Иван исемле бер рус мужигы белән ауга барган. Үрдәкләрне күргән дә Иванга: «Әнә, үрдәкләр, ат, әйдә, ат!» – дип әйтәсе килә, тик аңлата гына алмый икән. Үрдәкләргә төртеп «ат» сүзен «лошадь, лошадь!» дип әйтә ди. Ә Иван, күзен шар ачып, кайда бу ат күрә икән, дип эзли торгач, үрдәкләр очып та киткән. Кайтып чәй эчәргә утыргач та көрсенеп: «Эх, Иван, зачем сразу не лошадь?» – дип әйткән, ди абзый. Иван аңлагандырмы безнең абзыйны, юкмы. Әмма авыл халкында бер анекдот булып калды бу хәл дә», – дип көлешәләр ханымнар.

«Чит-ят җирдә без сагынып, моңаеп, кибеп беткән булыр идек. Безне шушы җор телле булуыбыз һәм эшчәнлегебез, хезмәт саклап калды! Чит җирдә яшәсәк тә, килмешәк булып гомер итмәдек. Хезмәтне яратубыз, егәрлегебез белән барысын да үзебезгә каратып тордык. «Татарлар – уңган, булган алар», – дип әйттеләр безнең турыда», – диләр Дулесово татарлары. Бүген дә аларның шаян, шук телле булуларына тиңнәр юктыр.

Берсе: «Эх, без яшь чакта бик дәртле дә, шаян да, талантлы да идек. Ярты авыл гармунчы иде!» – дигән иде. Икенчесе:

– Әйе, син: «Без яшь чакта Фәрхинур чәчәк иде, мин –бал корты!» – дип тә өстә инде, – дип эләктереп ала.

Тагын барысы шаулашып көләләр.

– Дөрестән дә, чит җирләрдә гомер үтсә дә, начар яшәмәдек, яшәмибез дә... Баштарак бик сагынсак та, шушы төбәккә күнектек, – дип, кулларын җәеп, тирә-якны күрсәтә Вәсилә ханым. – Әнә нинди матур Кама елгасы буенда яшибез! Таулары ни тора, урманы. Ул җиләге, гөмбәсе, бөрлегәне дисеңме, бар да бар. Үзебез гомер буе туганнар кебек яшәдек. Берәребез печән алып кайтса, һәрберебез сәнәкләрне күтәреп йөгерә идек шул печәнне тизрәк түбә астына кертеп тутырырга. Яңа елларда бер-беребезгә йөрешеп, таңны аттырдык. Каз өмәсе, Карга боткасы үткәрүләр. Күптән түгел менә «Каз өмәсе» йоласын телевидениегә дә төшереп киттеләр. Балалар өчен остаханәләр дә үткәрәбез. СВОга, җыелып, маскировка ятьмәләре дә үрәбез. Җырлыйбыз да, биибез дә, эшлибез дә! Шулай түгелмени?!

– Шулай, шулай! Бик матур яшибез! – дип күтәреп алалар башкалары да.

Быел Сигаево районының еллык юбилеен зурлап уздырдылар. Бәйрәмдә һәр милләтнең үз мәйданчыгы, сәхнәсе бар иде. Шушы бәйрәмдә чыгыш ясау өчен ансамбльгә өр-яңа костюмнар теккәннәр. «Дулесово авыл мәдәнияте үзәге тегүчеләре Татьяна Әхмәдуллина, Валентина Лагунова тырышлыгы белән бик матур килеп чыкты алар», – ди Дулесово мәдәни үзәгенең мөдире Елена Николаевна. Ул шулай ук татар ансамбле һәм «Дуслык» оешмасы ирешкән уңышлар, алган грамота-дипломнар белән таныштырды. Ә милли костюмнар тектерү өчен районнан акча бүлеп бирү мәсьәләсен Сәниф Сәлахов хәл иткән.

Матур милли күлмәкләрен киеп, җырлап-биеп тә алдылар әңгәмәдәшләрем. Әмма җырларында, моңнарында – туган якларын сагыну, авыл темасы. Никадәр шаян, дәртле булсалар да, сагыну, җирсү аларның йөрәк түрләрендә әле дә саклана. «Яшь чакта эш, балалар үстерү белән мавыгып, аны сизмисең, уйламыйсың, олыгая төшкәч, ныграк юксындыра икән туган яклар», – ди алар. Җырдагы сыман:

«Өстәлләрдә сары лимон,

Сары май дисеңме әллә?

Уйнап, көлеп йөрегәч тә,

Сагынмый дисеңме әллә?!»

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100