Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Диңгезче фаҗигасе: су асты көймәсендә һәлак булган татар егете Флүр Солтанов истәлегенә

Биш кыз һәм бер малай – менә шушы малайның гаиләдә нинди кадерле бала икәнен күз алдыгызга китерәсезме? Нәсел дәвамчысы булыр дип, Рәфидә һәм Әмирҗан Солтановларның күптән хыялланган бердәнбер уллары... Кызлы өйгә лачын булып килеп кергән егетнең гомере генә кыска булган шул – диңгезче булып хезмәт иткән егет 20 яшендә су астында һәлак була.

news_top_970_100
Диңгезче фаҗигасе: су асты көймәсендә һәлак булган татар егете Флүр Солтанов истәлегенә
Рамилә Солтанованың шәхси архивыннан

 

Артык каты яратырга да ярамый дигән сүз бар – әллә шуңа, әллә күз тигән, әллә тәкъдирендә шулай язылган – Башкортстанның Мишкә районы Мәүлет авылы егете Флүр Солтанов армиягә киткән җиреннән әйләнеп кайтмый. Кайберәүләрнең гомер буе яшәп тә күңел түрендәге хыяллары тормышка ашмый кала, ә аныкы ашкан. Әле уйлап утырам да, ул вакытта бердәнбер улларын югалткан ата-анасы, кыз туганнары: «Ичмасам, үзе теләгән җиргә барды, хет шул хыялы чынга ашты», - дип юангандыр...

1983 елның 24 июнендә 23 сәгать 35 минутта Камчаткада Саранная бухтасында перископ белән яшерен күзәтү өчен тирәнгә төшкән К-429 атом су асты көймәсе баткан. Экипаж батырлыгы белән 40 метр тирәнлектән 104 кеше йөзеп чыга алган. 16 кеше һәлак булган.

«Аның өчен армиягә бару беренче урында тора иде»

– Безнең авылда әллә ничә диңгезче булды, шул хәтле диңгезче буласы килде аның. Бер җиргә укырга да кермәде, аның өчен армиягә бару беренче урында тора иде. Нык көтеп алды инде. 1980 елда мәктәпне тәмамлады да, 1981 елның апрелендә армиягә алдылар. Өйрәнүләрдән соң, 5 декабрьдә Камчаткага җибәрделәр. Шунда су асты көймәсенә эләгеп, подводник булып хезмәт итте, 2нче статья старшина булды.

1983 елның гыйнварында отпускка кайтып килде, минем туйга эләкте. Февральдә озаттык, самолетка утырганын әй озак карап тордык та соң... Менә ярамаган икән шул озаклап карарга, аннары берничә генә хаты килде һәм 24 июньдә шушы фаҗига.

Су асты көймәсендә 120 кеше булган, 4нче бүлектә боларның каютасында мичман, моряклар – барлыгы 14 кеше. Көймә 40 метр төпкә баткан булган. Ике кеше йөзеп чыкканда үлгән, 104 кеше йөзеп чыкканнар, - дип сөйли башлады Флүр Солтановның бертуган апасы Рамилә Солтанова.

Ул подводникларның үз кагыйдә һәм законнары белән яшәүләрен әйтә, ягъни һәр отсек үзе өчен үзе көрәшә. Санаулы минутлар эчендә 4нче энергетик бүлекне су басып, 14 кешенең гомере өзелә.

– Алар үз гомерләрен корбан итеп, 104 кешене коткарды. Каютаны ташлап чыгып та китә алалар иде, үз отсегыннан чыгып китсәләр, бер кеше дә исән калмаган булыр иде.

Көймә төзек булмаган, вентиляция шахтасы ачык урынына ябык дип күрсәткән. Кулдан ябарга омтылганнар, каютаның ишеген ачып әйткәннәр дә өч минут эчендә үлеп тә киткәннәр.

Телеграмма килде, авырлы чагым иде, миңа шок булды. Бердәнбер улларын югалткан әти-әни дә бик авыр кичерде. Гәүдәсен августта гына алып кайттылар, ничә ай буе су астында яткан алар, чөнки көймәне күтәрә алмаганнар, - ди Рамилә апа.

«Җирләргә кайтырга җитешә алмадым»

Үлем үкенечсез булмый дигәннәре дөрестер – бертуган энесен җирләргә ул кайтып җитешә алмый. Флүр туган ягы – Мишкә районы Мәүлет авылында җирләнгән.

– Августта цинк табутта кайтардылар, мин үзем җирләргә кайтып җитә алмадым, үземне шуңа битәрлим, гаепле саныйм. Чиләбе ягындарак Балакатай районында яши идем, алты сәгать поездда утырдык шул, поезд соңга калды, - дип көрсенеп куйды Рамилә апа.

Кем белә, бәби көтүче ханымның, бәлки, бу авыр бәхилләшү мизгелләрен күрмәве хәерлерәк тә булгандыр. Ходай Тәгалә тагын да кыенрак хәлләрдән шулай саклап калган булуы да ихтимал.

– Әйбәт укыды, тыныч иде, шаярырга яратты. Без аның белән бик якын идек, яшь арасы да ике генә ел бит. Миннән кечерәк булса да, гел ул олырак иде төсле, эш тәртибен дә өйрәтеп торды.

Берсендә шулай арбага тирес төйибез, «Тигез итеп төя, әнә Фәнисә апа ничек матур төйи, кияүгә чыгып, авылда калсаң, ничек төярсең?!» – дип мине шаяртып котырткан була. Үзе көлә, аның көлүе дә тыйнак кына, ипле генә иде.

Эшләп үскән авыл баласы инде ул, 4 класстан атка атланып йөрде. Ат белән су ташый идек. Берсендә шулай кыш көне Фәнисә, мин, Флүр суга киттек. Миңа: «Чананың икенче ягына утыр», - ди – күчеп утырдым. Алда юл сикәлтәле булган. Атны әкрен генә борып та җибәрде, мин төшеп калдым. Менә шундый шук иде, ә үзе бервакытта да кешегә авыр сүз әйтмәде, ачуланышып, сугышып йөрмәде.

Аны Мишкәгә хәрби комиссариатка барып озаткан көн бүгенгедәй хәтердә, матур көн иде ул. Солдатларны Уфага алып киттеләр, елый-елый үзем дә аларның автобусына керергә тырышам, миңа төшәргә кушалар, этләшеп, ничек итсәм иттем, автобуста утырып бардым. Җыю пунктында өч көн йөрдем – күрешеп кенә булмый бит. Аннары инде өченче көнгә Владивостокка җибәрәчәкләрен әйттеләр, - дип хатирәләре белән уртаклашты апасы.

«2016 елга кадәр үлгәненә ышанмый йөрдем»

Шушы фаҗигадән соң Рамилә Солтанова әле бик озак энесенең үлгәненә ышана алмый йөргән, гел ниндидер мәгълүмат эзләгән, интернетта да казынып утырган. «2016 елга кадәр үлгәненә ышанмадым, гел көттек, тик аннары чыннан да шул корабта үлгәненә инандык. Ул корабта бит инде спецовкалары, һәрберсенең номерлары булган. Шәт, берсен дә бутамаганнардыр», - ди.

Флүрнең суга хирыслыгы да балачагыннан килә – Мәүлет күлен аркылыга-буйга «эх» тә итмичә йөзеп чыга торган булган. Ат җене кагылган, авыл эшенең бөтен тәмен белеп эшләгән егетнең киләчәккә планнары, хыяллары да булган, тик барысын да диңгез йоткан шул.

Рамилә апа шушы фаҗигадә хәрби хезмәт вакытында һәлак булганнар хөрмәтенә элекке елларда бернинди истәлекләр, язмалар чыкмаганын әйтә. Ниһаять, 2017 елда гына боз кузгалган. 2018 елда районның «Дружба» газетасына язып җибәргән мәкаләсе чыккан.  

– Районнан да бернинди ярдәм булмады. Очраклы гына бер журналда күреп калдык – тумышы белән Башкортстаннан булган, тыныч вакытта үлгән су асты диңгезчеләренә исемлек туплыйлар икән. «Морское собрание» оешмасына хат яздым – исемлеккә керттеләр. Башкортстан буенча тыныч вакытта 100дән артык кеше һәлак булган икән.

Менә шулай 2017 елдан гына хәтер яңарту чаралары үтә башлады. 2017 елның 20 октябрендә Уфада Башкортстан диңгезчеләренә мемориаль комплекс ачылды, анда энемнең исеме мәңгеләштерелгән, көймәнең рубкасын куйдылар. 2018 елда китап чыкты, 2020 елда Мишкә районында мәрмәр истәлек тактасы ачтылар – анда Флүрнең дә исем-фамилиясе кертелгән. Шушы эшне оештыручыларга, аерым алганда, Башкортстан буенча казначылык идарәсенең Мишкә районы бүлеге җитәкчесе, Мишкә районының диңгезчеләр берләшмәсе башлыгы Рәлиф Мөкыймовка рәхмәтемне белдерәм.

Китап дигәннән, 2017 елда Курган өлкәсеннән Ольга Карлыкова исемле укытучыдан хат килеп төшкән иде. Үзе дә мичман булган ерак туганын югалткан шул ханымга ярдәм итеп, диңгезчеләр турында хәтер туплый башладык, гаиләләре белән элемтәгә чыктык. Менә шул рәвешле 2018 елда «Запрещенная память» дигән китап дөнья күрде, - диде Рәмилә Солтанова.

Фаҗиганең 35 еллыгына чыккан китапның авторы Ольга Карлыкова үзе менә нәрсә дип яза:

– Бу китап тар даирәгә генә кызык кебек тоелса да, аның чыгуы бик мөһим иде, чөнки хәтерне сакларга кирәк, хәтер «тыелган» булуы бик начар. Суд эшенең кайбер материаллары белән танышканда, нәкъ менә шушы «тыелган» сүзе уйга килә. Егетләрнең туган, яшәгән урыннарында әллә күпме хата киткән, әйтерсең, үлгән диңгезчеләрнең гаиләләрен табып булмасын өчен махсус эшләнгән. Мемориалларда аларның фамилияләрендә киткән хата… Фаҗиганең сәбәпләрен тикшергәндә әллә никадәр гаделсезлеккә юл куелган. Күпме генә суд утырышы узса да, гаделлек барыбер калкып чыкмады, гаепсезләр хөкем ителде дип әйтеп була. Н.М.Суворовны яклап, күпме генә хат язылмасын, хакимият ягыннан реакция булмады.

Ә бит шул 1нче ранглы капитан, командирлары Николай Суворов булмаса, барысы да үләсе иде. Ә аны гаепле дип танып, 10 елга ирегеннән мәхрүм иткәннәр. Өч ел гомере колониядә узгач, Суворовны азат иткәннәр, ләкин хәрби судлардан тыш намус суды да бар бит әле. Николай Михайлович 1998 елда үлгән, әлегәчә хезмәттәшләре командирларын, үлеменнән соң булса да, тулысынча реабилитацияләү турында хат язып сорый. Алар капитаннарына гомерләре белән бурычлы.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100