«Су анасы» мәсьәләсендә Мәдәният министрлыгының катгый җавабы: «Килешүләр булмаячак!»
«Әкият» курчак театрыннан «Су анасы» спектакле өчен ярты миллион сум акча таләп итәләр – тема дәвам итә.
Мәдәният өлкәсендә гайре табигый хәл чыккан очракта, мәдәният министры Ирада Әюпова журналистларны җәһәт кенә министрлык фойесына җыеп аңлатма бирә. Бүгенге җыелу «Әкият» курчак театрыннан «Су анасы» спектаклен балаларга күрсәткән өчен бәгъзе оешманың 500 000 сум акча соравына кагылышлы вакыйга иде.
Быел «Әкият» курчак театры өч «Алтын битлек» белән кайтса да, журналистлар тарафыннан мондый зур игътибарга тиенмәде иде шикелле. Ә бүген матбугат вәкилләреннән аншлаг иде – афәрин!
Ирада Әюпова: «Министрлык «Әкият» татар дәүләт курчак театрына кагылышлы вакыйгадан хәбәрдар. Бер юридик зат «Су анасы» исеменә сүзтезмә буларак Роспатенттан патент алган һәм безнең дәүләт учреждениесенә бер тапкыр 500 000 сум һәм алга таба «Су анасы» исеме кулланылган һәр спектакль өчен акча таләп итә.
Әйе, алар курчак театрыннан, ягъни, балалардан акча таләп итә. Шушы компаниягә «Су анасы» спектаклен караган өчен балалар түләргә тиеш була – игътибар итегез!
Без кичә Роспатент белән элемтәгә кердек. Алар белән сөйләшүдән бу проблема безнең өчен генә түгел, ил буенча җитди торуын аңладык. Әйе, бүген авторлык хокукларын көйләү мәсьәләсендә «ак таплар» бар. «Патент тролле» дигән аерым термин да бар икән. Ягъни, теге яки бу товар билгесен үзләренә теркәп, хокукларын белдерәләр.
«Әкият» татар дәүләт курчак театрына судка кадәрге претензия килде. Әмма без аның буенча бернинди акча да түләргә җыенмыйбыз. Без үз мәнфәгатьләребезне судта яклаячакбыз. Судка без түгел, алар бирәләр, бирсәләр. Әлегә безнең кулда судка кадәрге претензия турында хат кына бар. Моннан тыш без Роспатентка мөрәҗәгать әзерлибез. Чөнки «Су анасы», «Шүрәле» кебек сүзләрен үзенә теркәгән оешмага боларның бер катнашы да юк. Беренчедән, бу оешма үзе дә яңа гына теркәлгән. Икенчедән, бу әдәби геройлар – безнең халык байлыгы.
Болайга китсә, Кощей Бессмертный, Баба-Ягаларны алып бетерсәләр, балаларга күрсәтер әкият геройларыбыз да калмас бит. Чөнки һәр әкият өчен акча таләп итә башларга мөмкиннәр. Мин моны абсурд хәл дип аңлыйм.
Товар билгесен теркәү әле аларга спектакль исемен һәм әдәби геройларны куллануны тыярга һәм акча таләп итәргә мөмкинлек бирми. Аларның бу геройларга ни катнашы бар?!
Хәзер авторлык хокуклары темасы Россиянең мәдәни һәм икътисади форумнарында даими күтәрелеп тора. Бу мәсьәлә җайга салынып бетмәсә, алга таба бару бик катлаулы булачак. Законлы таләпләр белән хайпны аеруы да кыен була башларга мөмкин.
Безне сүзнең теркәлүе сагайтты. Әйтик, алар, шартлы алсак, мәсәлән, «Шүрәле» тортының визуаль образын товар билгесе итеп теркәргә мөмкиннәр. Составын, рецептын уйлап тапсыннар. Бу – мантыйкка туры килер иде. Ә бөтен әйберне сүзтезмә буларак терки башласалар, бу – мантыйк чикләреннән чыга. «Шүрәле» әкияте аларга кадәр булган ләбаса.
Мондый хәлләр килеп чыгу, мондый оешмалар барлыкка килү – базар икътисадының бер күренеше. Һәркем булдыра алганча акча эшләмәкче. Мондый хәлләр безне тупикка китерә, бөтен нәрсә патентланып бетәчәк ләбаса.
Без Роспатент юристлары белән эшли башладык. Җиңү безнең якта булыр. Әлеге оешма белән бернинди килешүләр булмаячак».
Ирада Әюпова әлеге юридик затның исемен атарга теләмәде. Моны ул үз исеменнән аларга реклама ясарга теләмәү белән аңлатты.
Әлеге юридик зат турында мәгълүмат безнең язмада бар. https://intertat.tatar/news/sundyi-sundyi-xallar-kyckyradyr-nik-alasyn-sin-any-ul-bit-minem-altyn-tarak-5868720
Алга таба мондый хәлләр булмасын өчен нишләргә?
Ирада Әюпова: «Бу мәсьәләдә законнарны көйләргә кирәк, ачык регламент булдырырга кирәк. Милли хәзинәләребезнең бердәм реестры булырга тиеш, аларны бер генә компания дә үзенә ала алмаслык булсын. Әлегә без, милли хәзинәләр дигәндә, йолаларны теркибез һәм халык һөнәрчелеге товарларын барлыйбыз. Алга таба милли геройларыбыз мәсьәләсенә ныклап тотынырга кирәк. Татарстан Республикасы Дәүләт Советына милли хәзинәләребезне саклау буенча законнарны көйләү инициативасы белән чыгарга телибез. Авторлык хокукларын якларга кирәк, ләкин абсурдка барып җитмәсен иде».
«Ә сез күз алдына китерәсезме? Бу исемне алар аракы чыгаручыларга бирсәләр, без нишләргә, моңа нинди мөнәсәбәт белдерергә тиешбез?» – дип дәвам итте министр.
2000 еллар башында «Шүрәле»гә «Татспиртпром» ачык акционерлык җәмгыятенең патент алган булуын министр белмәгәндер, бәлки. Хәзер срогы чыкса да, бу – булган хәл. Бүгенге кебек абсурд хәлләргә калмагач, белми дә калганбыз инде.
Министр, бик борчылып язган өчен, журналистларга рәхмәтен белдерде: «Без бик күп кайтавазлар алдык, журналистлар да, блогерлар да күп язды – бөтен кеше бик борчылды, мондый хәл килеп чыкканга аптырады, ачуланды», – диде ул.
ххх
Брифингтан кайтканда, очраклы гына, «Әкият» татар дәүләт курчак театрының элеккеге директоры, легендар директоры дияр идем, Роза Яппарованы очраттым. «Гаҗәп хәл инде. «Су анасы» спектакле театр репертуарында гел булды. Зөлфәтнең «Ат өреккән шомлы төн» спектаклендә дә Тукайның шушы сюжеты иде», – диде ул.
Алга таба нәрсә булачак? «Әкият» татар дәүләт курчак театрының башкарма директоры Илфат Ганиев белән элемтәгә кердем. «Әлбәттә, «Су анасы» спектакле безнең репертуарда һәм алга таба да калачак», – диде Илфат Ганиев.
Сүз уңаеннан, «Әкият» татар дәүләт курчак театры бүген Мәскәү курчак театры сәхнәсендә «Әлфия» спектаклен уйнаячак. Иртәгә – «Авиатор», берсекөнгә – «Серая шейка», 6 октябрь – «Волк и семеро козлят».
Шушы вакыйга белән бәйле бер очрак. Курчак театры автобусын бүген юлда ЮХИДИ хезмәткәрләре туктаткан. «Сезмени ул «Әкият» курчак театры? «Су анасы» белән булган вакыйганы ишеттек. Без сезнең яклы. Яклагыз безнең әкият геройларын», – дип озаткан алар артистларны.
Ирада Әюпова «журналистлар, блогерлар борчылды» диде. Гафу итегез, блогерлар һәм күп язылучы артистларның аккаунтларын караштырып баручылардан сораштым – ник берсе «Су анасы» темасына борчылу белдерсен!
Хәер, борчылучылар бар, әлбәттә. Менә күзгә чалынган кайбер фикерләрне китерәм.
Язучы Равил Сабыр: «Шүрәле белән Су анасын «прихватизировать иткән» кешегә һәр татардан «минем балачагымны, хыялымны урлады» дип, 1 млн сумга иск бирергә кирәк. Гариза бланкын элеп куйсагыз, күкрәгендә йөрәге типкән татар аны язмыйча калмас».
Әдәбият галиме Зөфәр Мөхәммәтшин: «Иң борчыганы, әлбәттә, милли байлык, милли образларыбыз белән сату итү булды. Әхлакый яктан караганда шулай. Милли символ буларак кабул ителгән «Су анасы» спектаклен татар баласының аңына салырга теләгән курчак театрының ота алуына шикләнеп тә куйдым. Бик тә каршылыклы, бик кызганыч заманда һәм җәмгыятьтә яшибез шул. Монда бары бер генә теләк: камил акылның өстен чыгуы. Милли символларны якларлык, сакларлык кануннарны киләчәктә закон чыгаручы органнарга йөкләргә генә кала. Монда, милли театрлар, милли зыяллыларның язмалары, басымнары белән генә, бәлкем, нәрсәгә булса да ирешергә мөмкиндер. Бу – минем тарафымнан бер мөрәҗәгать буларак кабул ителсен иде. Бәлкем, башкалар да кушылыр, иншаалаһ!»
Тукай әдәби музее хезмәткәре, галимә Лена Тябина: «Тукайга патент алырга теләүче дә булыр әле! Юбилей бит тиздән».
ххх
Юбилей дигәннән, киләсе елга, зурлап, мәгърифәтче Каюм Насыйриның 200 еллыгын билгеләп үтәчәкбез. «Төрле халыкларның милли мәдәниятен якынайтуга Каюм Насыйри зур игътибар биргән. Бу – хәзер дә бик актуаль. Киләсе елда без атаклы тел галиме һәм язучының тууына 200 ел тулуны билгеләп үтәчәкбез. Юбилей чараларын лаеклы дәрәҗәдә уздыру мөһим», – дигән иде Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов Татарстан Республикасы Дәүләт Советына Юлламасында.
Ни өчен моны искә төшерәмме? «Су анасын» фәнни термин буларак әйләнешкә Каюм Насыйри керткән түгелме соң? Аның юбилеена Су анасын югалтмыйсы, кайтарып аласы иде инде.
Тукай язганча: «Мин дә шуннан бирле андый эшкә кыймый башладым, «Йә иясе юк!» – дип, әйберләргә тими башладым», – диярлек булсын.