Студентлар археологик экспедициядә Сөн буеның безнең эрага кадәрге серләрен ача
Татарстан белән Башкортстан арасында агып яткан Сөн елгасы буенда - Башкортстанның Илеш районында Хан тавы дип аталган калкуырак булып торган урын бар. Хәзерге вакытта анда археологлар эшли: КФУ студентлары эралар алышынган борынгы заманнарда «казына».
Илеш якларына мин Татарстанның халык шагыйре Роберт Миңнуллинның туган көне алдыннан Галимҗан Ибраһимов исемендәге Тел, әдәбият һәм сәнгать институты галимнәре белән бергә килеп чыктым – шагыйрьнең туган ягында аның музеенда булдык. Юл уңаеннан безгә археологлар янына тукталып, ераграк тарихларга да кагылып алырга насыйп булды. Хан тавында безне археолог, тарих фәннәре кандидаты, КФУ доценты Рузил Саттаров каршы алды.
Буйга 12, аркылыга 8 м булган территория алты өлешкә бүленеп, тирән дә түгел, әмма кызыл балчыкка җиткереп бик чиста итеп казылган. Казылган урыннарны чокыр дип түгел, сектор дип әйтәсе икән – шулай фәнниерәк була. Казылган урыннар 96 кв.м. тәшкил итә.
Казу эшләре, археологик картага карап, КФУның эш планы буенча РФ Мәдәният министрлыгыннан рөхсәт алып башкарыла. Биредә КФУның Халыкара мөнәсәбәтләр, тарих һәм көнчыгыш белеме институтында белем алучы утызлап студент эшли – бу аларның практикасы.

Археологларны кызыксындырган бу урыннар Пьянобор археологик культурасына карый дип атала. Исеме Әгерҗе районында Пьяный бор авылына бәйле – беренче табылдыклар шуннан чыккан. Хәзер ул авыл Красный бор дип атала. Исеме күңелгә ятышлы булмаса да, кызыклы тарихы бар бу урыннарның, димәк.
Рузил Саттаров: «Пьянобор мәдәниятенең иң зур шәһәрлеге – 4 га җир. Кызыл балчыкка кадәр казыйбыз - тәртибе шундый. «Археологик материк» дип атала – аска таба стериль катлам – анда кеше аягы басмаган. Монда кеше күп яшәмәгән, шуңа күрә мәдәни катлам тирән түгел – 15 см. Бу урыннар безне эралар чигендә булган чорлар белән тоташтыра – Спартак, Гай Юлий Цезарь вакытлары, Иисус Христос туган вакыт булып санала. Бу урыннарда үз вакытында Альфред Халиков, Владимир Генинг эшләгән: 1958 елда Халиков Ык буенча Бакалыга кадәр, Генинг Сөн буенда йөргән. Бу урыннарга Минияр шәһәрлеге (Минияровское городище) дип исем бирелгән. Исеме Меңнәр дип аталган татар авылыннан (Сөн буенда Актаныш районында урнашкан торак пункты – иск. авт) чыгып кушылган. Бу якларга игътибар яңадан да туксанынчы елларда башланган. Урман каравылчысы булган Өлфәт Басыйров (Кыпчак авылы) агачлар утыртканда сөякләр чыга башлагач, Илеш якларында археологик экспедицияләрдә йөргән Уфа археологы Фәрит Таһировка хәбәр иткән. Шуннан соң бу урыннар да археологик картага кертелгән».
Шунысы кызык. 1958 елда Владимир Генинг Сөн буенда казу эшләре алып барганда бу җирләрне Актаныш районы Меңнәр авылы янәшәсендә булуыннан чыгып Минияровское городище/Меңнәр шәһәрлеге дип исем биргән. Хәзер бу урыннар археологик картада Кыпчак шәһәрлеге дип атала. Чөнки территориаль яктан Башкортстан җирендә булгач, туксанынчы елларда биредә каберлек тә табылгач, Кыпчак шәһәрлеге дип исеме алыштырылган икән. Гәрчә Татарстан археологик картасында «Минеяровское городище» булып тора ди.
Рузил Саттаров беренче мәртәбә бу якларга фәнни җитәкчесе, Самара археологы Сергей Зубов белән килеп чыга һәм 2012 елдан бирле бу яклардан аерыла алмый. «Без ул вакыттагы кешеләрнең кем булуын да белмибез, ул вакытларда кулъязма чыганаклар булмаган. Торган урыннары Илеш районының Шәммәт, Кыргыз, Уяндык, Торачы авыллары тирәсендә», – дип сөйли Рузил Саттаров.
Үзе дә Шәммәт авылында туып үскән галим, филология фәннәре докторы Ким Миңнуллин да, теманы дәвам итеп, хатирәләрен яңарта: «Археологлар табып өйрәнгәнгә дә бәйле түгел, без бәләкәй чаклардан да ук бу урыннарны Хан тавы дип атыйлар иде инде. Юлдаш авылы янында Петр тавы да бар...»
«Әйе, анысында - патша гаскәрләре, бу якта - баш күтәргән хан. Ике тау арасы 25 км. Халык телендә ике гаскәр шул таулардан бер-берсенә атышкан дип сөйлиләр. Алай булмаган, әлбәттә. Ханның дружинасы шунда күмелгән дигән легенда да бар», дип дәвам итә Саттаров.
Археолог бездә табылдыкларны күрсәтә: керамика, мал сөякләре... «Малчылык, аучылык, бронза кою булган – яхшы-яхшы әйберләр чыга», дип аңлата. «Алтын чыгамы?» – дип сораган идем дә, Рузил Саттаров җавап бирмәде. Археологлар алтын чыкканын әйтмиләр икән, чөнки йөгереп килеп җитәргә мөмкиннәр ди.

Студентларга практика булудан тыш, бу археологик экспедициянең әһәмияте нәрсәдә?
Бу җирләрдә нинди халык яшәгән һәм нәрсә белән шөгыльләнгән, алар кайсы илләр белән аралашканнар – шуларны ачыклыйбыз. Монда бит Рим тустаганына кадәр табылган. Мин бу территорияне Бөек ефәк юлының төньяк тармагы булгандыр, дим.
Нинди булган ул вакытта бу җирләрдә яшәгән кешеләр?
Бу вакытта, әлбәттә, татар да булмаган, башкорт та булмаган. Аларның буйлары хәзергедән бераз кечерәк: уртача 150-160 см. Иң озыны 170-175 була ала. Яшькә килгәндә, иң өлкәне – 45-50 яшьләр чамасы. Алар фин-угор халкы дигән теория дә бар...
Биредә студентлар 18 августка кадәр эшләячәк. Аннары казылган секторларны тулысынча фотосурәткә алып, казылганны кире күмеп, кадерле табылдыкларны алып Казанга юл тотачаклар.

