Кәшшафетдин хәзрәт Тәрҗемани - тарихта җуелмаслык урында булырга тиешле галим

Кылган гамәлләре һәм дөньяга карашы, таланты белән халкыбыз тарихында һич тә җуелмаслык урында булырга тиешле олуг шәхесләребез арасында исламият галиме, нәшир һәм мөхәррир, мәшһүр мөгаллим Кәшшафетдин хәзрәт Тәрҗемани да бар.

Аның гомер юлы 1877 елның 22 июлендә Казан губернасы Спас өязе (Татарстанның хәзерге Әлки районы) Иске Әнҗерә авылында башлана. Әтисе — Кыяметдин Камалетдин улы 90 яшенә кадәр Иске Әнҗерә авылының мулласы, әнисе Мәгъмүрә Гатаулла кызы остабикәсе булып, халыкка игелекле хезмәт күрсәтеп яшәгән хөрмәтле затлар булганнар икән. Әйтеп үтим, Кыяметдин мулланы, яхшылыкның кадерен белгән авылның игелекле кешеләре, колхозлашу чорында да, һәртөрле җәберләнүләрдән саклап кала алганнар.

Башлангыч белемне үз әтисеннән ала Кәшшафетдин, соңрак әтисе аны Казанга, үзе белем алып чыккан атаклы Мәрҗани мәдрәсәсенә илтә. Сәләтле бала мәдрәсәне уңышлы тәмамлый һәм шунда ук мөгаллим булып кала.

Күп тә үтми, яшь мөгаллимне Яңа Бистәдәге 1805 елдан бирле эшләп килгән унберенче Җәмигъ мәчетенә имам итеп сайлыйлар. Имамлык вазыйфасын уңышлы башкару белән бергә, ул үз йорты ишегалдында махсус бина салдырып, мәдрәсә дә ачып җибәрә. Архив материалларыннан күренгәнчә, ул мөгаллимлек һәм имамлык вазыйфаларын 1904–1917 елларда дәвам иткән.

Шунысы да мәгълүм, мәдрәсә Кәшшафетдин хәзрәтнең тырышлыгы белән Казанның иң алдынгы уку йортларының берсенә әверелә. Ул 4 сыйныфлы булып, анда Коръән, дин белеме, Ислам тарихы, хокук, гарәп теле һәм грамматикасы белән беррәттән, ана теле, арифметика, матур язу, география һ.б. фәннәрдән төпле белем бирелгән. Шәкертләрнең күбесе Казан, Сарытау, Вятка һәм Самара губерналарыннан килгән яшьләрдән торган икән. Кәшшафетдин Тәрҗемани белән бергә мәчет һәм мәдрәсәдә киң тәҗрибәле һәм белемле белгечләр - Әхмәтҗан Исхаков, Әхмәт Урманчеев, Мөбәрәкҗан Мансуров кебек танылган дин галимнәре эшләгән. Мәдрәсәдә укуларның җәдиди булуын әйтү дә урынлы булыр.

Шушы елларда аның Галимҗан Баруди җитәкчелегендә чыга торган «Әд-дин вә әл-әдәб» журналында иҗади хезмәттәшлеге дә башланып китә.

Тагын архив материалларына мөрәҗәгать итик әле. Документ алдынгы карашлы мөгаллимнәрнең нинди шартларда эшләгәнен ачык күрсәтә.

Казан губернасы халык училищелары директоры Н. А. Феликсов 1907 елның 5 маенда Казан уку округы попечителе А. Н. Деревицкийга язган хатында болай дип күрсәтә: «Миңа килеп җиткән мәгълүматларга караганда, Яңа Бистәдәге Якупов мәдрәсәсендә (бу Галимҗан Барудиның бертуган энесе Салихҗан Баруди эшләгән мәдрәсә) мөгаллимнәр өчен курслар ачылган. Курсларда аларга мөселман дине буенча гына түгел, ә бәлки тарих, география, арифметика, геометрия, педагогика фәннәре укытылачак икән. Курсларда Салихҗан Галиев белән Тәрҗемановтан башка Галимҗан Галиев (ягъни Мөхәммәдия мәдрәсәсе) укытучылары дәресләр бирәчәкләр һәм сүз әле тагын укыту программалары хакында да барачак икән. Курслар тиешле рөхсәт белән ачылмаганга… мин бу хакта губернаторга да хәбәр җибәрдем».

Курсларны ачу өчен ничә мәртәбәләр рөхсәт сорап та, бер генә тапкыр да уңай җавап бирелмәвен Феликсов күрсәтеп торырга кирәк санамаган, ахры.

Чынлап та, курслар «Мөхәммәдия» мәдрәсәсендә ачыла һәм Казан, Уфа, Вятка һәм башка губерналардан 60лап мөгаллим килә. Тик өметләр генә челпәрәмә килә. Фәннәрне укытуда фикер алышырга, белемнәрен күтәрергә дип өметләнгән мөгаллимнәр укыган мәдрәсә бинасын 24 май көнне 60 городовой чорнап ала.

Бинада тентү ясала, барлык дәреслекләр һәм мөгаллимнәрнең язмалары, дәфтәрләре тартып алына. Хәтта мәдрәсә бинасы ябылып куела. Мөгаллимнәрдән сорау алына һәм тиз арада күбесе Казаннан сөрелә.

Бу документ үзе генә дә Тәрҗемани кебек хәзрәтләребезнең, күренекле зыялыларыбызның нинди шартларда татар мәгарифен үстерү өчен авыр көрәшләрен күрсәтә. Кәшшафетдин гомере буена Галимҗан, Салихҗан Галиевләрнең фикердәше, хезмәттәше булып кала.

1915 елны Кәшшаф Тәрҗемани үзенең остазы «Шиһабетдин Әл Мәрҗани хәзрәтләренең тууына 100 ел тулу мөнәсәбәте илә Шәһәр Шәрәф, Габдулла Гыйсмәти, Таһир Ильяси, Газиз Гобәйдуллиннар белән берлектә зур кыйммәткә ия булган хатирәләр җыентыгы хәзерләүдә тырышлык күрәсәтә. Аның шушы мәҗмугада «Мәрҗанинең мәсаиле игътикадиядә тоткан юлы» дип исемләнгән язмасы галимнең иман гыйльме тәүхид, Кәлям, Ислам фәлсәфәсе, Аллаһы Тәгаләнең сыйфатлары, галәм яратылышы, пәйгамбәрләрне олылау, ислам хәкимнәренә, шәригать һәм хикмәт мәсьәләләренә карашларын җентекләп тикшерүгә багышланган.

Февраль революциясеннән соңгы чор — татар халкының милли азатлыкка өметләнеп көрәшкән чоры. Татарның иң күренекле, иң алдынгы шәхесләре үз дәүләтебезне торгызу омтылышы белән яшиләр, бергәләп киңәшү өчен бер-бер артлы съездлар үткәрәләр. Милли Мәҗлес оештырыла, Идел-Урал штаты төзү идеясе күтәрелә. Шушы көрәшчеләр арасында Кәшшафетдин хәзрәт тә иң алгы сафта бара. Ул үзен дини һәм милли хокуклар өчен көрәшче буларак таныта, 1917 елгы Бөтенроссия мөселман корылтайларының барысында да һәм Милли Мәҗлес эшендә катнаша, Эчке Россия һәм Себер мөселманнарының Милли идарә әгъзасы итеп сайлана. Дин әһелләренең тормышларын яхшырту, дини корылмаларның һәм алар каршындагы уку йортларының төзеклеге турында кайгырту мәсьәләләрен алга куйган «Мөселман руханилары иттифагы» Уставын һәм документларын әзерләгәндә дә башлап йөрүчеләрнең берсе була.

Кәшшафетдин Тәрҗеманинең милли берләшүгә һәм иҗтимагый-мәдәни үсешкә юнәлдерелгән эшчәнлеге фикердәшләре арасында киң яклау таба. 1917 елда СССРның Европа өлеше һәм Себер мөселманнары Мәркәз Диния нәзарәтенә казый итеп сайлануы шул хакта сөйли дә инде. Ул инде гаиләсе белән Өфегә күчеп килә. Бу урында хәзрәтнең гаиләсе хакында искәртеп китсәк тә артык булмас төсле.

1913 елны яшьләй никахлашкан хатыны Хәдичә ханым вафатыннан соң ул Галимҗан Барудиның туганы Гайшә Хөсәен кызына өйләнә. Бу никахтан Мәрьям һәм Сара исемле ике кыз баласы да була. Хәдичә ханым белән уртак ир баласы — Идрис Тәрҗеманов — ялгышмасам, Бөек Ватан сугышында һәлак була.

Икенче никахы гомер буе бергә-бергә эшләгән, 1917 елда мөфти булып сайланган Галимҗан Баруди белән араларын тагын да якынайта, туганлаштыра да. Алар Диния нәзарәтенең эшен шулай бергә алып та баралар. Озак та үтми, Тәрҗемани мөфтинең рәсми урынбасары булып та сайлана, 1920–1930 елларда Уфадагы «Госмания» мәдрәсәсенең алыштыргысыз мөдәррисе дә була.

1921 елда Идел буенда һәм бигрәк тә Татарстанда коточкыч ачлык башлангач, Диния нәзарәтенең Г.Баруди җитәкчелегендә халыкны ачлык афәтеннән коткару планы эшләнә. Диния нәзарәтенең Мәскәү шәһәрендә өч кешедән торган вәкаләтле комиссиясе барлыкка китерелә. Кәшшафетдин хәзрәт комиссиянең рәисе вазыйфасын үз өстенә ала. Чөнки хәзер Диния нәзарәтенә Үзәктә оештырылган ачларга ярдәм комитеты (Помгол) белән бергәләп эшләргә һәм бары тик бу оешма аркылы гына чит ил мөселманнары белән багланышка керергә мөмкин була. 1921 елның ноябрендә Галимҗан Баруди белән бергә шушы эшне юлга салу максатында Кәшшафетдин Тәрҗемани Мәскәүгә киләләр. Ярдәм комитетына күренекле дин әһелләре дә чакырыла. Мөселман дөньясында зур абруй казанган дин галимнәреннән Таһир хәзрәт Ильяси, Гобәйдулла Буби Төркиягә, Садыйк хәзрәт Иманколый Урта Азиягә ярдәм җыярга китәләр. Мисыр, Маньчжурия, Финляндия, Кытай, Әфганстанга ярдәм сорап, үтенеч хатлары җибәрелә. Бу тырыш хезмәтнең нәтиҗәләре дә шактый сизелә.

Бу урында эмиграциягә китәргә мәҗбүр булган ватандашларыбызның ярдәмен дә олы рәхмәт хисләре белән искә алу һич гә артык булмас.

Аллаһның рәхмәте, мөселман илләреннән ярдәм җибәрелә. Әмма татар халкын ачлыктан коткаруда изге эш кылган шәхесләребезнең исемнәрен күбебез белми дә бит әле.

Кәшшафетдин хәзрәт «Ачларга ярдәм» комитетында 1923 елның ахырына кадәр эшли. 1924 елның август аенда аның мөхәррирлеге һәм нәширлегендә «Ислам» мәҗәлләсе, ягъни журналы чыга башлый. Тик журнал 1927 елның ахырына кадәр чыга да туктала. Бу хәлне журналның авторларына, дингә карата һөҗүм якынаю белән генә аңлатып буладыр. Тик шунысы ачык, «Ислам» мәҗәлләсе һәм аның җаваплы мөхәррире Кәшшаф казый Тәрҗемани дөньякүләм таныла. Өфедәге Диния нәзарәте СССРның барча мөселманнары мәркәзе булып китә. Моны изге берләшү дип бәһаләргә мөмкиндер.

1926 елның март азагында Диния нәзарәтенә Согуд Гарәбстаны Мәккә шәһәреннән, ягъни Ислам динебезнең бишегеннән тарихта беренче мәртәбә буларак бөтен дөнья мөселманнары конгрессына чакыру килә. Кәшшафетдин хәзрәт шунда ук Мәскәүгә барып, Тышкы эшләр халык комиссары Г. Н. Чичериннан вәкилләр җибәрү өчен рөхсәт алып кайта. 27 апрельдә Өфедә мөселманнарының рәсми җыелышы үткәрелә. Кәшшафетдин казый, Мәккә-Мәдинә вә бөтен Гарәбстан тарихы вә дини хәлләре турында киң мәгълүматлы чыгыш ясый. Ниһаять, 6 май көнне СССР мөселманнарыннан җиде вәкил — мөфти Ризаэтдин Фәхретдин, Кәшшафетдин Тәрҗемани (Диния нәзарәтеннән), Габдрахман Гомәри (Әстерхан), Таһир Ильяси (Казан), Габделхак карый Габделрафик (Төркестан мөселманнарыннан), Мәһди Мәгъкули (казакъ халкыннан) Мөсәҗәлетдин Хәлил (Кырымнан) юлга чыгалар һәм нәкъ 1 айдан Мәккә шәһәренә барып җитәләр.

Конгрессның эше һәм анда безнең делегатларның эшлекле катнашулары хакында «Ислам» журналының 1926 елдагы 8(20) санында җентекләп язылган. СССРдан барган вәкилләр барысы да Конгрессның эшендә, аерым алганда, төрле комиссияләргә сайланып, актив катнашканнар. Кәшшафетдин Тәрҗемани җитәкчелегендәге өченче комиссия конгресста каралган иллегә якын мәсьәлә буенча резолюция проектларын әзерли, шуларның күпчелеге гомуми мәҗлестә кабул ителә. Конгрессның әһәмияте дини берләшүгә нигез салуындадыр», — дип аңлата соңыннан хәзрәт.

Мәккәдән кайткач, Диния нәзарәтендә СССРның бөтен өлкәләреннән килгән вәкилләрнең җыелышы үткәрелә. Анда мәркәз Диния нәзарәтенә яшерен сайлаулар үткәрелә. Кәшшафетдин хәзрәт үзенең фидакарь хезмәте белән мөселманнар арасында шундый зур хөрмәт казана ки, сайлауларда мөфти Риза Фәхретдингә караганда да күбрәк тавыш җыя. (Р.Фәхретдингә 350 ак, 36 кара (шар), Кәшшаф Тәрҗеманигә 368 ак, 21 кара (шар).

1936 елның 12 апрелендә Ризаэтдин хәзрәт Фәхретдин вафат булганнан соң мөфтилек вазыйфасы тулысынча Кәшшафетдин Тәрҗеманига күчә. Тик 1936 елның июлендә, кайбер мәгълүматларга караганда 1938 елның 17 октябрендә Кәшшафетдин хәзрәт Тәрҗемани кулга алына. Истәлекләргә караганда, ул төрмәдә дә, лагерьда да тоткыннарның хөрмәтен казанган. Гаделсезлектән арыган йөрәге тибүдән туктагач, тоткыннар аның җәсәден үзләре күтәреп, тәкъбир әйтеп, каберенә мөселманча куялар. Халкыбызның гадел көрәшчесе, дин белгече, галим хәзрәтнең гомере шулай киселә. Сүзебез аның рухына дога булып барсын.