Хәзерге байлар&узган гасыр сәүдәгәрләре: бүгенге заманның байлары да элекке түгел... | intertat.tatar

Хәзерге байлар&узган гасыр сәүдәгәрләре: бүгенге заманның байлары да элекке түгел...

Шиһабетдин Мәрҗани исемендәге тарих институты татар сәүдәгәрләре нәселе турында беренче монография чыгарган. Ул Сәйдәшевлар нәселенә багышланган. Китапны тәкъдим итүгә багышланган матбугат очрашуында тарихчылар узган гасыр һәм бүгенге көн байларын чагыштырдылар.

Марат Гыйбатдинов: «Хуҗалар приказчикларны керосин урлауда гаепли»

Сәйдәшевлар нәселе бүгенге көндә онытылып бара. Үз вакытында абруйлы нәсел булган ул. Кайбер вәкилләрен «татар губернаторы» дип йөрткәннәр, чөнки аларның татар тормышына йогынтысы шактый зур булган. Сәүдәгәрләрнең күбесе меценат булган. Алар үз хезмәтләрен җәмгыять, халык, милләт, дин файдасына юнәлткән.

Сәйдәшевлар нәселенә нигез салучы Әхмәтҗан Сәйдәшевне хәзерге сүзләр белән «self-made man» дип атап була. Ул үзен үзе ясаган кеше. Үзе гади гаиләдән, аның атасы мулла булган, ул үзе дә белем алган, әмма бай гаиләдән чыкмаган. Ул үз капиталын озак еллар дәвамында җыйган һәм зур фирмалар төзегән, заводлар сатып алган.

Кызганыч, советлар чорында аларны үзләренең байлыгы турында уйлаучы тупас, кырыс итеп күрсәтергә тырышканнар, тик бу алай түгел. Шул акчаларны туплап, алар үз гаиләсе турында гына түгел, халык, милләт хакында уйлаганнар. Алар бик актив гражданлык позициясендә торганнар. Сәйдәшев консерватив дин тарафдары булуга карамастан, җәдитчелекне дә инкяр итмәгән.

Бу китап киң җәмәгатьчелек өчен кызык булырга тиеш. Тарих белән кызыксынган кешеләр шул замандагы тормышның төрле якларын күрә ала. Сәүдәгәрләр арасында конкуренция була. Алар бер-берсен судка бирә, төрле проблемалар барлыкка килә. Кемдер әҗәткә алган акчаны кайтара алмый. Без күрәбез: ул заманда ук «авторлык хокуклары» дигән төшенчә булган. Конкурент сәүдәгәрләр Сәйдәшевка, бүгенгечә әйткәндә, «корпоратив стильнең» күчермәсен ясап, дөрес эшләмисез, дип шикаять бирә.

Хуҗалар приказчикларны керосин урлауда гаепли. Приказчиклар аларны хезмәт хакын вакытында түләмәүдә гаепли. Ул заманда ук, кеше кулга алынган очракта, акча түләп, «вип» шартлар тудыру мөмкинлеге булган.

Ул байларның җәмгыятькә кылган хезмәтләре бүгенге эшмәкәрләр өчен үрнәк булып тора. Ул үз милләте, үз халкы өчен генә хезмәт итми, монда башка халыклар белән уңай мөнәсәбәт үрнәкләре бар.

Мәсәлән, пыяла фабрикасын сатып алганда Сәйдәшевлар анда булган чиркәүнең ябылуын күрәләр. Фабриканың элеккеге хуҗасы акчасы булмаганлыктан ул чиркәүне ябарга карар кыла. Сәйдәшевлар чиркәүне тотуга акча бүлеп бирә. Руслар өчен православ, татарлар өчен мөселман мәктәбе ачалар. Бу инде, һичшиксез, сәүдәгәрләрнең ул вакыттагы социаль ролен күрсәтә, — дип сөйләде Тарих институты директоры урынбасары Марат Гыйбатдинов.

Илдус Заһидуллин: «Төп аерма — җаваплылык хисе»

«Татар-информ» хәбәрчесенең: «XIX гасыр ахыры XX гасыр башында яшәгән сәүдәгәрләр белән хәзерге байлар арасында төп аерма нәрсәдә?» — дигән соравына беренче булып Тарих институтының яңа заман тарихы бүлеге мөдире Илдус Заһидуллин җавап бирде.

Сәйдәшевлар — иң мәшһүр сәүдәгәрләрнең берсе. Карл Фукс китабында алты-җиде миллионерның исеме китерелә: Юнысовлар, Замановлар, Сәетовлар. Алар Урта Азиягә барып сәүдә иткәннәр. Казан якларыннан, туган авылларыннан хезмәтчеләр, ышанычлы кешеләр чакырып, тулы сәүдә системасын эшләгәннәр. Аларның һәрберсе үз чорына өлеш керткән. Карл Фукс заманында яшәгән кешеләр, нигездә, мәктәп-мәдрәсә ачканнар, традицион кыйммәтләрне үстергәннәр, мәчетләр төзегәннәр.

XIX гасыр ахырында яшәгән сәүдәгәрләр дөньяны үзгәртергә кирәк булуны аңлап, европалашу өчен акча бирә башлаганнар. Һәрберсе үз урынында хезмәт куйган. Ни өчен? Чөнки ул вакытта милли мәдәниятне үстерү татарлар кулында булган. Акчасы булган кеше шул җаваплылыкны тоеп эшләгән.

Миңа калса, революциягә кадәр булган мәдәниятебезнең матди нигезен шушы татар сәүдәгәрләре эшләгән. Бер яктан матди капитал, икенче яктан шушы хәлфәләрнең, татар зыялыларының риясыз хезмәте нигезендә европалашу формалашкан.

Төп аерма — җаваплылык хисе, дип уйлыйм. Хикмәт нәрсәдән гыйбарәт? Совет хакимияте килгәч, барлык байларның мал-мөлкәтен тартып алалар, ягъни татарлар һәм башка халыклар тулысы белән дәүләткә бәйле булып кала. Дәүләткә бәйле булып калу исә бөтен кешене бер төрлегә, ягъни хәерчегә әверелдерә, — дип сөйләде ул.

«Ул заманда байлар социаль җаваплы булган»

Марат Гыйбатдинов ул замандагы байларның эшләгән эшләрен мисал итеп китерде.

Чыннан да, бу — психологик яктан зур проблема. Бер гади генә мисал китерер идем. Сәйдәшевлар чыннан да бик бай сәүдәгәрләр булганнар. Казанда телефон барлыкка килгәч, беренче сызыкны Сәйдәшевлар ачкан. Бу — күрсәткеч. Ул сызык белән файдалану өчен син бер укытучының еллык хезмәт хакын түләргә тиеш буласың. Алар ачканнар, чөнки кирәксенгәннәр. Ул бит үзенең йортын, бизнесын гына кайгыртмаган. Бүгенгечә әйткәндә, ул думадагы депутат булган. Аның тырышлыгы белән татар бистәсендә юлларга таш түшәгәннәр, су, ут һәм башка уңайлыкларны керткәннәр.

Бүген без күрәбез: күп кенә бистәләрдә шактый бай кешеләр яши. Аларның йортлары матур, машиналары затлы, әмма ул торак пунктлардагы юлларны карасагыз… Ул искиткеч пычрак, анда асфальт түгел - вак таш та юк. Димәк, психологик яктан караганда, ул заман байларының менталитеты икенче булган.

Кызганыч, хәзерге байлар, үзләре яшәгән урында берничә гаилә берләшеп, юньле юл төзү өчен уртак фикергә килә алмыйлар. Әлбәттә, бөтенесе дә түгел, әмма бу бүген еш очрый. Ул заманда байлар социаль җаваплы булган. Үзләре бай булып, тирә-юньдәге кешеләргә ниндидер формада ярдәм күрсәтергә тиеш булуларын аңлаганнар. Шул ук Сәйдәшевлар хәерчеләр, ятимнәр өчен төрле хәйрия оешмалары ачканнар. Социаль активлык ул кешеләр өчен табигый әйбер булган. Алар үзләренә реклама ясау өчен түгел, ә күңелдән эшләгәннәр.

Элек байлар әйбәтрәк булган дип әйтмәс идем. Ул бөтенләй башка заман булган. Сәйдәшевлар шактый кырыс булганнар. Приказчиклар белән судлашып йөргәннәр. Әҗәткә биргән акчасын кайтармаган өчен башка бер сәүдәгәрне хәтта кыйнаганнар. Алар фәрештә булмаган, әмма бөтенләй башка мохиттә яшәгән. Без аларның тискәре һәм уңай якларын күрергә тиеш, — ди ул.

«Юлларны карап тору, күперләр салуны хөкүмәт халыкка йөкләгән»

Илдус Заһидуллин ул вакыттагы үзенчәлекләр турында өстәп әйтте:

Ул вакытта да үзенчәлекләр булган. Мәсәлән, авыл җирлеге, өяз, шәһәрдәге даруханә, хастаханәләр земство хисабына ачылган. Юлларны карап тору, күперләр салуны хөкүмәт халыкка йөкләгән. Шәһәрдә дә акча бирмәгәннәр, ягъни шәһәр халкы да, авыл халкы да дәүләтнең социаль мөмкинлекләре булмауны аңлый. Алар үзләре җыйган акчаны төгәл бүлеп яшәргә өйрәнгәннәр. Без шәһәрләр буенча материаллар өйрәнәбез: алар анда бөтен әйберне үзләре хәл иткән. Сәүдәгәрләр салым да түләгән, кирәк булганда өстәп тә түләгәннәр. Татарстанда гына түгел, Мәскәүдә, бөтен илдә шундый хәл булган.