Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Сугыш елларының фаҗигале сәхифәләре: әни күргән газаплар, черек бәрәңге ашаулар

1941 елның 22 июне һәм 1945 елның 9 мае. Бу ике дата арасында СССР халкы кичергән тиңдәшсез авырлыклар һәм Җиңү тантанасы саклана.

news_top_970_100
Сугыш елларының фаҗигале сәхифәләре: әни күргән газаплар, черек бәрәңге ашаулар
Н.Попов фотосы. 1944 ел

«Барысы да фронт өчен!»

Сугышны кичергән өлкәннәр өчен менә шушы газаплы 1418 көнне җиңеләйтерлек нинди сүзләр табып була? Юк булмый, ул көннәр һәр кешенең йөрәгенә кара кан булып укмашкан һәм аны берничек тә куптарып булмый. Өлкәннәрнең хәсрәте, алар кичкән авырлыклар сугыш чоры балаларының да һәр күзәнәгендә, һәр сулышында. Олылар белән бергә сугышның һәр көн булып торган ачы хәсрәтен, ачлыгын да, хәерчелеген дә, якыннарны югалту кайгысын да бергә кичерде балалар.

Әтнә районы Яңа Шимбер халкы Сабантуй бәйрәмен үткәрергә хыялланып йөргән икән бу көнне. Мәйданга җыелырга дип урамга чыккан халыкка атка атланган бер кеше (исемен хәтерләүче булмады) «Сугыш башланган, сугыш», — дип кычкырып узган.

Бөтен авыл бер сорауга җавап таба алмаган: «Ничек инде, тагын кемгә ни җитми, әле генә ипи ашый башладык бит, Ходаем. Теге сугышта булганнар кайчан гына кайтып күзгә күренделәр ич әле, ник һаман сугышалар икән?» Бу сораулардан, бу коточкыч хәбәрдән миңгерәүләнгән халык.

Озак та үтми авылның 1905-1925 елларда туган ирләрен сугышка ала башлаганнар. Саубуллашу хәсрәте, елаш, бәхилләшү һәр көн өчен гадәти күренешкә әйләнгән.

Бу кара урман кебек ишелеп төшкән кайгы-хәсрәт эчендә яшәргә дә кирәк бит әле. Сугыш башлану белән тылдагылар өчен хөкүмәт керткән үзгәрешләрне искә төшерик:

— Иң башта халыкның болай да йөрәгенә төшкән салымнар арткан. Авыл хуҗалыгы салымы, өстәвенә махсус сугыш салымын китереп салалар;

— 1941 елның 1 октябреннән ялгызакларга һәм баласызларга салым салына (хәрбиләр генә түләми);

— Йорт страховое һәм бәрәңге бакчасына түләүләр арта. Түли алмаган кешеләрдән ул җирне тартып алырга мөмкин буласы кисәтелә;

— 1941 елның 5 сентябрендә ВКП (б) ҮК карары белән халыктан җылы киемнәр җыю башлана. Бу чара өчен җаваплы итеп партиянең район секретаре үзе билгеләнә;

— 1942 елдан башлап махсус сугыш заемы кертелә;

— Самолетлар һәм танклар төзү өчен лотерея билетлары чыгарыла һәм аларны алу мәҗбүри була;

— Оборона фонды кертелә;

— Сугыш башлану белән хезмәт йөкләмәсе (бушлай эшләү) кертелә һәм бу йөкләмә сугыш беткәч тә дәвам итә әле. Мисал өчен, юл төзү йөкләмәсен авыл халкы котлары чыгып искә ала иде. Чөнки бу йөкләмәне үтәү мәҗбүри һәм кешенең сәламәтлеге дә, гаилә хәле дә искә алынмый иде.

Бу хәл безнең авылга гына төшкән бәла түгел. Мисал өчен, «Красная Татария» газетасы 1941 елның 26 июнь санында болай дип яза: «В июне 1941 г. более 100 колхозников с 10 подводами выехали из Атнинского района». Бу олауларга төялеп киткән кешеләрнең кая, нинди эшкә тартылулары хакында язылмаган. Болай да аңлашыла: уенга, күңел ачарга җибәрелмәгән халык. Кая җибәрсәләр, кайда нинди эшкә — сорап тормаганнар ич. Нәкъ менә шушы көннәрдә үк «Барысы да фронт өчен!», «Барысы да җиңү өчен!» дигән шигарьләр көнкүрешкә керә.

Үзәккә үткән салымнар

Безнең авыл халкы элек тә мул тормыш белән яшәмәгән. Авылның башлангыч тарихын язганда сәбәпләре аңлатылды. Кешеләрнең бар тапканнары төрле-төрле салымнар түләүгә, утын сатып алырга китә иде (чөнки бездә урман юк, утынны күрше марилардан алырга мәҗбүр иделәр). Колхозның җирләре аз, елга кырыйлары, кызыл балчык, уңдырышлы җирләр түгел. Уңдырышлы җирләре — әнә шул безнең җирләргә китереп утыртылган русларның Атамыш авылында иде. Бу хәлне авыл халкы белеп торды. Тик гаделсезлекләргә түзми чарасы гына булмады. Тарихи әсәрләрдән укыгач та бер безнең авыл халкы өчен генә түгел, гомумән, Татарстан крестьяннары өчен гаделсезлек күзгә бәрелеп тора.

Бер генә мисал китерик. 1928 елда Татарстанда икмәк хәзерләү планын үти алмаган районнар күп була. Халык яңадан ачыга, ачлыктан шешенә башлый. «Ә бит күрше республикаларда һәм өлкәләрдә, — дип яза олуг тарихчы галимебез Таһиров И.Р., — бөтенләй диярлек икенче хәл була. Әйтик, Татарстанга күрше булган Мәләкәс өязендә бу чорда крестьяннан икмәк җыюның нәрсә икәнен дә белмәгәннәр».

Башка төрле салымнар, заем түләве белән дә шул ук хәл. Бу заем сугышка хәтле үк халыкның йөрәгенә төшкән салым иде. Тагын бер мисал китерик: 1928 елның 18 гыйнварында Молотов имзасы белән республика партия оешмасына крестьян заемы хакында хат җибәрелә. Хатта мондый сүзләр була: «Һәр крестьян заем облигациясен алырга тиеш. Заемны уңышлы урнаштыру крестьян хуҗалыгын күтәрер, хезмәт иясе булган крестьянның тормыш шартларын яхшыртыр».

Татарда «көл дә, ела да» дигән әйтем бар. В. Молотов крестьян хуҗалыгы күтәрә алмаслык салымның тормыш дәрәҗәсен яхшырта алмаслыгын белмәде микәнни? Чыннан да, Молотовның сүзләреннән көләсе килсә дә, еларлык хәл бит. Совет хакимияте җитәкчесе, күренекле революционер, имеш…

1942 елда игълан ителгән заем да шулай ук — кеше тормышын ничек яхшыртсын ди? Аяктан екты бит инде ул түләүләр тол хатыннарны. Гадәттә, Сталин заемны 5 млрд сумга чыгара да, март, апрель айларында яздыру ук башлана. Ә чыгуы хакында карар бары 5 майда игълан ителә.

Акчаны, кагыйдә буенча, шул карар чыккан көннән соң гына җыя башларга тиешләр. Әмма урындагы җитәкчеләр, кешеләрнең йөрәкләренә төшеп, әйтеп киткәнче заемга дигән исемлеккә кул куйдыру башланачагын халыкка белдерәләр. Халыкның күзеннән кан ага, яшь түгел, үз хәленең авырлыгын, балаларының ятимлеген аңлатырга тырыша. Аңлаучы юк…

Карар чыккан көннән китә «шатлыклы» җыелышлар, бөек юлбашчыга рәхмәтләр укып хат язулар, рапорт бирүләр, җырлар.

Кулымдагы йөзегемнең

Исемнәре Сталин.

Син яшәсәң, без яшәрбез

Мәңге яшә Сталин!

Теләк кабул булды ахры, Сталин һаман «яши» әле.

Өебезгә кайбер кышларны колхоз кәнсәләрен (канцеляриясен) кертә иде әни. Апам белән без икәү, безнең балачак. Утын табу, өй җылыту әнинең үзәгенә үткән нәрсә иде. Менә шунда кеше хәсрәтенең тирәнлеген аңлый башладым да кебек. Кич белән, төнгә каршы безнең өйгә, ягъни кәнсәләргә тол хатыннарны заемга кул куярга дип чакырталар иде. Бу чакырып сөйләшү кешенең җанын алуга тиң иде. Анда елаш, заем суммасын балалар хакына бераз гына булса да кечерәйтүне үтенүләр, әле дә онытылмый. Балачагымның иң күңелсез, мәңге онытмаслык күренешләре иде бу хәл.

Бу «җәзалау”ны гадәттә 3 кеше алып бара: авыл Советыннан 1 кеше, 1 укытучы (аларны да мәҗбүр итәләр иде), 1 кеше район вәкиле, яисә комсомол оешмасы әгъзасы. Аларга багышлап чыгарган җырларның берсе:

Миләшләр кызарган микән,

Болыт таралган микән.

Замана нәчәльникләре

Эттән яралган икән.

Ул акчаны кайдан табарга тиеш булды икән әниләр? Күпме түләүләр, салымнар өстәвенә бит бу заем! Соңрак, әйтеп узганча, танклар, самолетлар төзү өчен акча лотереясы да бар бит әле.

Сыерлар — ачтан үлмәскә бердәнбер өмет

Июнь аенда ук шәһәрләрдән эвакуация белән кешеләр кайта башлаган. Безнең авылга да үз авылыбыздан киткән кешеләрнең гаиләләре кайткан. Әмма бу күрешүләре бик моңсу булгандыр. Сагынып, хәл белергә дип кайту түгел бит. Бу хакта Әлфия Сәләхованың истәлекләре бар.

Безнең авылда эвакуация белән кайткан башка кешеләрне хәтерләүчеләр юк. Күрше Югары Көектә Мурманск өлкәсе Кандалакша шәһәреннән кайтучылар булган. Алар «Социализм юлы» газетасында үзләренә булган җылы караш, хөрмәт өчен рәхмәт әйтеп язганнар икән.

Тагын бер истәлек. Дөбъяз районы Өлә авылында Украинадан эвакуацияләнгән бер хатын яшәде. Вәрига әбием мине җитәкләп, аның янына фронтта булган улы — әтиебез Әхмәт хакында сорашырга еш барып йөрде. Ул хатын күрәзәчелек белән шөгыльләнгән булгандыр, чөнки әби генә түгел, башкалар да йөргәннәр икән.

Безнең авыл болай да ярлы яшәгәнгәме, әллә кертеп урнаштырырга яраклы биналар булмаганмы — килүчеләрне хәтерләмиләр. Ә 1941 елның сентябрендә үк эвакуация белән Татарстанга килүчеләр саны 66,9 меңгә, 1942 елның февралендә инде 151,7 меңгә җиткән. Килүчеләр арасында балалар да күп — барысы 67798 бала, күбесе сабыйлар булган. Болар хакында язылды да, язалар да, үзәккә үткән хәлләр бит.

Авыллар шулай көннән-көн хәсрәткә күмелә бара, яшәү өчен шартлар булмавы бу кайгыларны тагын да тирәнәйтә. Сугыш якларыннан килгән хәбәрләр дә күңелне күтәрерлек түгел. Ә фронт өчен икмәкне чәчәсе, җыясы, җыелган ашлыкны җыю пунктына (Коркачык станциясенә) тапшырасы бар. Атларның тазаракларын фронтка алып бетерәләр, калган 14 башны бүреләр харап итеп китәләр. Ашлык илтер өчен хатын-кызлар үз сыерларын җигәргә мәҗбүр ителәләр. Тагын елаш, тагын күз яше. Әниләр сыерларын кызганып нишләргә белмиләр иде. Чөнки сыер хуҗалыкта ачтан үлмәс өчен бердәнбер өмет, аны югалтса, балаларны ни белән туйдырырга соң?

Сыерлар да ач бит ул чакта. Колхоз хайваннарга ашатырга 1 ц печән, 1 ц салам бирми иде бит. Шуңа күрә күп кенә сыерлар күтәрәмгә чыгалар, аларны баулар белән «асып» куялар иде.

Әни күргән газаплар онытылмый

Коркачык белән бәйле бер вакыйга хәтеремдә.

1944 елның үзәккә үткән салкын буранлы көне. Өчкә-дүрткә бөгелеп чана тарткан хатын-кызлар авылыбыздан 60 чакрым ераклыкта урнашкан шул Коркачык станциясенә ашлык илтәләр. Өсләрендә ямаулы күлмәк, иске бишмәт, кайсылары шәл урынына ашъяулык бөркәнгән, аякларында чабата. Репин картинасындагы бурлаклар кебек җан ачысы белән чана тарталар. Үсә төшкәч белдем: колхоз амбарларында ашлык калдырырга рөхсәт булмаган икән (ач балалардан, тол калган хатыннардан курыкканнардыр инде). «Барысы да фронт өчен, барысы да җиңү өчен!» — иде бит. Шулай, орлыкны кыш башында илтәләр, язын күтәреп алып кайтып азап чигәләр иде әниләр.

Ничек чыдадылар икән? Исән чакларында барысы да хакимияттән олы хөрмәт күреп, җанга рәхәт бер сүз ишетә алдылар микән? Юктыр, барысы да түгелдер. Шулай да, бәлки, исәннәре күреп, ишетеп калгандыр. Аларга бу олы сүзне, олы бәяне русның күренекле язучысы Федор Абрамов Россия язучылар съездында әйтеп калдырды: «Сугыш вакытында икенче фронтны хатын-кызлар ачты» — диде. Бу ачы хакыйкать иде. Шуңа да бу сүзләр яңгырагач, зал бер мәлгә тын калды, соңыннан көчле алкышларга күмелде. Ни кызганыч, съезд үткәрелгән ел хәтеремдә калмаган. Съезд барышын үзәк телевидение күрсәткән иде.

Ә минем әнием — Сәфәрова Шәрифә Хәйретдин кызы, сугыш вакытында ишеткән бер рәхмәт сүзен гомере буе яхшылык белән искә алып елый иде. «Ничәнче ел булды икән, язгы чәчүгә дигән орлыкны Коркачык станциясеннән күтәреп ташыйбыз. Шулай, капчыкларыбызны аллы-артлы күтәреп кайтырга чыктык. Аякта юеш чабата, арып-талып, язгы суга басмаска тырышып атлыйбыз. Шулчак станциягә солдатлар төялгән бер эшелон килеп туктады да, вагоннан берәм-берәм солдатлар сикереп төшә башлады. Без дә туктадык. Күзебез белән якыннарыбызны эзлибез, кайберәүләр «Татарлар бармы, кайсы районнар?» — дип сораша ук башлады.

Менә бер өлкәнрәк кеше төште, командирлары булды, ахры. Ул бик тиз генә солдатларга тезелергә кушты. Алар тезелгәч, безгә таба борылып җиргә тезләнде дә: «Спасибо», — диде. Бер сүз дә әйтә алмый калдык, солдатлар тиз генә сикерешеп менүгә, поезд кузгалып та китте».

Әнинең бу истәлекне сөйләгәндә ни өчен елаганын аңлыйм. Ирләрдән ишетеп ияләнмәгән бу кадерле сүз, олы хөрмәтнең мондый чагылышы аны чиксез дулкынландырган булган, күрәсең.

Тагын бер хәл һич исемнән чыкмый. Әни белән телевизор карап утырабыз. Сугыштан азат ителгән җирләрдә хатын-кызларның, сукага җигелеп, җир сөргәннәрен күрсәтәләр. Әни бәгърем елый башлады…

— Шулай онытылмас микәнни бу газаплар, — диде ул. Үземнең дә Шәмсениса апай белән сука сукалавым һаман исемә төшә. (Сәфәрова Шәмсениса апа әниемнең якын дусты, гел бергә эшләделәр). Бригадир сукага чыгарга кушкач, башта ышанасы да килмәде.

«Чи калган җирләрне сукаларсыз, анда ат та, сыер да бата (колхозда атларның юньлесе фронтка алынган, үгезләр дә бер-ике генә баш, сыер җиккән очраклар еш була иде). Җәмил абый (яше 70тән артып киткән өлкән кеше анысы) сукагызны тотып йөрер әнә», — дип каршы сүз әйтерлекне калдырмады бригадир.

Басуга бардык, җигелеп тартабыз суканы. Аяк бата, чабатаны өстерәп чыгарып булмый. Суык балчыкка ялан аяк басып карыйбыз. Суканы тартырга юк кына бит, җитми генә бит көч. Өчәүләп утырып еладык шул чакта.

И, газиз Аллам… Тормышта үзем күргән газапларны искә алмаска мин риза. Әмма әнинекен оныта алмыйм. Аңа шул газаплары өчен кадер-хөрмәтем аз булгандыр төсле тоела, җаным әрни.

«Акча дигәнне күрмәдек, без эшләдек таякка»

Сугыш барган саен авыл да көннән-көн кайгы-хәсрәткә күмелә барды. Фронттан кайгылы хәбәрләр килә торды. Халыкның ягарга утыны бетте, кисәргә бер агач, бер куак юк. Халык бөтен ягарга яраклы әйберне яга башлады: капка-койма, абзарлар һәи мунчалар ягылды. Авылда бары дүрт мунча калды. Халык утын таба алса, авылның югары очындагы «кара мунча”га чиратлап ягып керә. Мунчаның хуҗасы Лотфулла исемле өлкән кеше, тик нигәдер исемен үзгәртеп, «Упла бабай» дип йөртәләр иде. Әле дә рәхмәт белән искә алган кешеләр исән.

Авыл халкы актык көченә тырышып эшләсә дә, «хезмәт көне» дигән хактан башка түләү ала алмады, бушка эшләде. Шуңа күрә җырларга кереп калды бу хәлләр:

Чабатаны киябез без,

Булмаганга аякка.

Акча дигәнне күрмәдек,

Без эшләдек таякка.

Әле дә исем китә. Сугышның 26 нчы көнендә икмәк карточка белән бирелә башлаган. Шәһәр халкы шушы карточкалар белән үзенә һәм балаларына тиешле (нормада күрсәтелгән) икмәкне ала алган. Авыл кешеләренә, ягъни шул икмәкне үстерүче хатын-кызларга икмәк бирелмәде. Ни өчен икән? Кем белә?

Икмәкнең бөтен кешегә дә җитәрлек булмаганын акылым белән аңлыйм. Фашистлар басып алган җирләрдә сөрү җирләренең кырык җиде проценты калган, йөз меңнәрчә колхоз, совхоз, МТСлар җимерелгән. Әмма ач әниләр ничек итеп көнне төнгә ялгап эшли алдылар икән? Әле, җитмәсә, безне кызганалар, безне сакларга тырышалар иде. Әнинең өзгәләнгәне бүгенгедәй хәтеремдә: «Һай балалар, күкрәгемә терәп ипи кисеп ашаткан көннәрем булыр микән сезгә?» — дип елый иде ул. Бер ул гына түгел бит, бөтен авыл белән. Шуңа күрә гомер буе икмәкнең кадерен белеп, олылап яшәде әниләр.

Әнә шулай елый-елый ашлык ташыган, кырда үскән игеннәрне урак белән урып җыйган, төннәрен ындырда ашлык суккан әниләрнең ашарына икмәк юк иде. Барлы-юклы бәрәңгесен булган сыер-сарыгы белән бүлешеп ашаган авыл халкы язга таба бөтенләй хәлсезләнә иде. Җирләр кырдан арчыла башласа, кеше җиңел сулап куя. Чөнки кырда, көз көне балчыкка күмелеп, күренми калган черегән бәрәңгеләр чыга. Ул бәрәңгеләрне җыярга олысы-кечесе бара. Җыйган бәрәңгеләрне кайтышлый ук язгы ташу суында юып, кабыгын әрчеп кайталар иде.

Безне черек бәрәңге коткарды

Еллар үткәч, безне ачлыктан коткарган черек бәрәңгенең кешеләрдә тамак шеше (септик ангина) авыруына сәбәпче булганын документлардан укып хәйран калдым. Күз алдымнан тилмерә-тилмерә, язгы салкын балчыкка ялан тәпи баса-баса, черек бәрәңге җыйганнарым, бик еш кына тамак шеше белән җәфаланганым килеп басты. Бу авыру белән бигрәк тә безнең Татарстан һәм Казахстан халкы җәфа чиккән.

1944 елның июнь аенда алынган мәгълүматларга караганда, Татарстанда тамак шеше белән авыручылар саны 20 меңнән арткан. 6 меңнән артык кеше үлгән. Бу хәлләр хакында Татарстан эчке эшләр халык комиссары Горбулин үзенең Лаврентий Бериягә җибәргән телеграммасында болай дип күрсәткән: «Сезгә 1944 елның 23 июнендә җибәргән мәгълүматларга өстәп шуны әйтәм: 1944 елның 20 июнендә Татарстанда тамак шеше белән авыручылар саны 23470, үлүчеләрнеке 6097 исәпләнә». Бу мәгълүматлар бары бер ел өчен генә бит әле.

Татарстанда табиблар бу авыруга каршы «гадәттән тыш өчлекләр, бригадалар» төзеп көрәшеп караганнар каравын, тик бу авыруны китереп чыгарган төп сәбәпне — ачлыкны алар ничек бетерсен соң?

Черек бәрәңгене бездә «күкәли» дип атыйлар иде. Белмим, кайдан бу атама килеп чыккандыр. Ач кешеләр рәхмәт әйтеп җыр чыгарганнар, аны барыбыз да җырлап йөри идек:

Күкәлидән хат килгән,

Язга кайтырмын дигән.

Колхозчыларга әйтегез,

Ачка үтермәм дигән.

Еллар үткәч, Казан педагогика институтында укыганда, Оренбург өлкәсе, Абдуллино районы Шалты авылыннан килгән бер группадашыма черек бәрәңге ашаганыбызны сөйләгәч, ул миңа кырт кисеп: «Юкны сөйләмә, кеше ничек черек бәрәңге ашасын, аз булса да ипи бар иде бит» — диде. Димәк, Оренбург өлкәсендә ашарга ипи булган, ә бездә, Татарстанда юк иде ипи, юк иде. Уйланырлык нәрсә бар монда! Күрше рус авылы Атамышта да булган бит ипи. Алар басуларыннан безнең кебек черек бәрәңге җыймады. Монысы хакыйкать! Без нәрсәләр белән туклана идек соң? Җәй башында елга буйларында кузгалак чыга. Ат кузгалагын олылар ашка турап салырга җыялар, кычыткан да шуңа китә. Песи борчагы, кәҗә сакалы, какы, чыпчык кузгалагы, балтырган — гомумән ашарга яраклы үләннәр инде.

Урак өсте җиткәч, бала-чагалар кырга, әниләренең урак урган басуларына «арыш башы уып ашарга» дип баралар. Әмма бу хәлне колхоз җитәкчеләре, каравылчылар күрсә, котылып калу юк, йә балаларны бик каты куркытып котларын алалар, йә әниләрен җавапка тарталар. Хәтта төрмәгә утырткан очраклар була иде. Авылыбызда биш балалы Галимулла абыйның иң чибәр кызы Разия апаны — әле 15нче яшенә генә чыккан үсмерне, 100 грамм ашлык өчен 2 елга төрмәгә утыркач, бөтен авыл тирән хәсрәткә батты. Аллага шөкер, ел ярымнан соң кыз бала исән-сау кайта алды. Бөтен авыл сөенде шуңа.

Шушы итәк тулы бала, карт-корыларны да тәрбияләүне үз өстенә алган хатын-кызлар авыр хезмәттә булды, икмәксез калды. Ипи пешерергә түгел, ашка умач итеп салырга да он юк иде. Ә һәр колхозчы елына 300 литр сөт, 100 йомырка, 36 пот бәрәңге, 40 кг ит, сарык йоны (үлчәвен хәтерләмим) түләргә тиеш иде. Түли алмаса, өстәмә түләү салалар, булган әйбереңне (урын-җирне) алып чыгалар.

Газета юлларыннан...

Ничек чыдадылар алар безнең әниләр, ничек эшләделәр? Газеталарга мөрәҗәгать итәм:

Менә «Социализм юлы» газетасының 1941 ел, 6 июль саны: «Ворошилов» һәм «Таң нуры» колхозы членнары Германия фашистларына җавап итеп 3нче бишьеллык Дәүләт заемына биргән подпискалары буенча акчасын да түләп бетерделәр.

Сүз Иске һәм Яңа Шимбер авылы кешеләре хакында бара. Уйлап карасак, әле июль башы гына. Авыл халкы көн саен кан-яшь түгеп иң якыннарын сугышка озата. Заем түләү кирәклеге башларыннан чыкмагандыр. Чыгарга ирек бирмәгәннәрдер. Ничек итеп «түләп тә бетергәннәрен» укучыларым уйласын инде.

Олуг язучы, галим М.Мәһдиевнең бер фикере хаклы булуы белән исемнән чыкмый: «Безнең илдә журналистлар кадәр ялганчы, алдакчы кеше юктыр» — дип язган иде ул. Бу бәя мәңгелек булып калды төсле.

Менә «Социализм юлы”ның 1941 ел, 2 октябрь саны. «Таң нуры» колхозчылары Кызыл Армия сугышчыларына җылы киемнәр хәзерләү турындагы чакыруны аерым бер җылылык хисе белән кабул итте. Колхоз гомуми фондтан 30 пар бияләй һәм оекбаш бирде. Шәрәфиев Низами бер телогрейка бүләк итте. Ә 10 колхозчы берәр тире тапшырдылар». Р.Хәбибуллин мәкаләсе.

Тагын бер хәбәр, монысы 1942 елның кышы: «Таң нуры" колхозы дәүләткә - 150, Тельман исемендәге колхоз - 250, Каганович исемендәге колхоз 150 ц ашлык саттылар».

Аллага шөкер, авылыбыз кешеләренең эшкә уңган, булган, батыр икәнлекләрен күреп үстек. Үз авылыбыз (колхозыбыз) эшләрен генә башкарып калмыйлар, күрше Түбән Көек, Атамыш колхозларына да булышалар иде алар. Моны раслау өчен документлар кирәктер дип уйламыйм. Әле өлкәннәр, шөкер, исән. Кызыксынучыларга сөйләүчеләр табылыр.

Әниләр иртән эшкә киткәндә өй, ишек алларын, лапас артларын җыештырып, себереп, чүбен җыйнап китә иде. «Имеш, бала-чага чүпкә ут төртеп, авылны яндыру куркынычы бар». Бу дөрес чара булгандыр, гаепләрлек урын юк, тик шырпыны кайдан алырга мөмкин булды икән?

Әнием Сәфәрова Шәрифә (чын исеме Шәфифәне үзгәртеп сөйләшәләр иде), югарыда искә алынган Сәфәрова Шәмсениса белән гел бергә эшләделәр. Кайда гына эшләсәләр дә (ферма, амбар алды, сушилка, ындырда ат урынына салам ташу һ.б.), гел мактала иделәр. «Трактор» кушаматы да икесенә дә бирелгән иде. Менә алар хакында газетада укып сөендем дә, кызгандым да.

«Таң нуры» колхозының терлекчелек фермасында эш үрнәк булырлык итеп куелган. Фермада чисталык һәм пөхтәлек. Терлекләр барысы да көрләр, тазалар һәм чисталар. Кормаларны әрәм-шәрәм итмәү өчен көрәшеп, үлчәп, саламны турап һәм парлап ашаталар.

Ферма работниклары арасында дисциплина нык. (Болар Сәфәрова Шәмсениса, Сәфәрова Шәрифә, Фәтхуллина Гөлсем, ветсанитар Фәйзи иптәшләр). Ферма мөдире иптәш Гөбәйдуллина Җәмилә үзе дә һәрвакыт фермада, эшчеләр арасында була».

Бу мәкалә әниләрнең сыерлар өчен чиләк-көянтә белән су ташыганнарын, бау белән бәйләп күтәреп печән-салам керткәннәрен, сыерларның тиресләрен арба яки чанага төяп басуга чыгарганнарын, иртән сәгать бишенче яртыга килеп, кичке 9 тулгач кына өйгә кайтканнарын санап тормаган. Болар өстәвенә әле салкын ферма өендә чиратлап дежур торасы да бар иде бит. Һаман булып торган җыелышлар да үзәкләренә үткән нәрсә иде.

Шулай да район газетасында макталганнарын укып, күңелем тулды. Рәхмәт, күрә, яза белгәннәренә.

Сугышта үлгәннәрнең пенсиясе бер төрле, хәбәрсез югалганнарныкы икенче төрле иде

Мин әнинең фермада эшләгән чагын бик яхшы хәтерлим. Сыер савучы әниләр сөтне Кимедәге май заводына (8 км ераклыкка), кул арбасына 2шәр бидон куеп, тартып илтәләр иде. Бидонга 30 л сөт сыйганын исәпкә алсак, 60 л сөтне (әчетергә ярамый, тизрәк илтергә кирәк) алып барганнар. Көн саен бару-кайтуга шулай 16 км йөреп тапшыралар иде. Күрше Фәхерниса апайга мин көн саен ике-өч чи бәрәңге алып керәм дә: «Фәхерниса апай, менә 2 бәрәңге, ярсаң 4 була. Үзегезгә пешергәндә миңа да пешереп бир әле» — дип сорыйм. Сорамасам да, пешерә күрше апа, әни үтенә бит инде. Миңа 3 яшь тулган булган икән ул вакытта, газетадан мәкаләне укыгач исемә төште.

Тагын шунысы да булган бит: сугышта үлгәннәргә пенсия бер төрле, хәбәрсез югалганнарга икенче төрле түләнгән, күп кенә җирләрдә бер тиен дә түләнмәгән. Моны безнең авылда күп кешеләр әйтә иде. Мисал өчен, шул ук искә алынган Әлфия Сәләхиева әтисе хәбәрсез югалганга бер тиен дә пенсия алмаганын хәзер дә әйтеп тора.

Авылыбыз кешеләренең олы йөрәкле булулары, ике бәрәңгесе булса, шуны бүлешеп ашаулары хакында мисалларны күп язарга була. Ул вакытта хәер эстәүчеләр күп йөри иде, булган ризыгын алардан да кызганмады халык. Хәзерге байларның ничек итеп ярлы халык хакында «нищеброд» дип кенә җибәргәннәрен язасым килми икән.

Әмма авылда әниләрнең безнең авылыбызга килеп егылган Кырым татары кызы Малимә (Мәллимә дип тә әйтәләр иде) язмышына битараф булмауларын искә алыйк әле. Рухы шатлансын, бакыйлыкка күчкәндер инде ул. Аның хакында «Хәтерләүче Мари урманнары гына түгел» дигән мәкалә язган идем. Аны укучылар Кырым татарлары хакында да белгәннәрен яңартырлар.

Хәтерләүчеләр мари урманнары гына түгел…

Гаҗәп хәл. Еллар үткән саен хәтер савыты саега икән. Әмма балачакта һәм яшьлектә булып узган вакыйгалар кеше күңелендә мәңге онытылмый, сүнми дә, сүрелми дә»икән.

2013 елда IX Казан халыкара мөселман киносы фестивале кысаларында «Родина» кинотеатрында күрсәтелгән «Хайтарма» фильмын карагач, күңелемдә Кырым татарларының олы фаҗигасенә кагылышлы истәлекләрем яңарды.

1944 елның көзе. Октябрь айлары булса кирәк, олылар бәрәңге алган вакыт (сугыш елларында бәрәңгене кырда ураклар беткәч кенә алалар иде). Миңа 4 яшь (1940 елның октябрендә туганмын), апама — 7. Өйдә көндезге чәйне эчеп утырабыз. Шул вакытта безгә ике яшүсмер һәм минем яшьләрдәге бер кыз бала килеп керде. Бу баланың өстендә юка гына күлмәк, башында да, аякларында да киеме юк иде кебек. Ул бик туңган, үзе нечкә, ябык, бик кызганыч хәлдә иде. Яшүсмерләр үзләренең татар икәнлеген әйтте. Әни аларның Кырым татарлары булуын аңлады, ахры, кабатлап соравы хәтеремдә калган. Ә мин теге кыз баладан күземне ала алмыйм, ул үзе әкрен генә дерелди, күзләре тәлинкәдә калган бәрәңгеләрдә иде мескенкәемнең.

Хәзер ышанып та булмас, әмма минем бәләкәй йөрәгем аны кызганудан әллә нишләде. Мин елый башладым. Әнидән минем өстемдәге кофтаны шул кызга бирүен үтендем. Бу хәлне мин хәзер дә аңлатып бетерә алмыйм: мин ничек ул баланың фаҗигасен аңлый алдым икән?! Бәлки, акыл керә башлавы булгандыр, дип тә уйлыйм. Әнигә рәхмәт, ул минем өстемдәге шул кофтаны салдырды да кызчыкка кидертте. Калган бәрәңгеләрне дә аларга ашатты. Өйдә ипи юк та юк инде, бар ризыгыбыз шул бәрәңге дә сөт. Әни аларның барысына да сөт эчерде.

Менә ничә еллар үтте, ә күз алдымда минем өстән төшкән, юка гына кара җептән бәйләгән кофтаны киеп, елмаерга тырышкан шул 4-5 яшьлек кыз бала басып тора.

Әйтеп үтим, сугыш вакытында да, сугыш туктагач та авыл бик ярлы яшәде. Өстебезгә кияргә кием булмады. Ивановода яшәүче туганыбыз, безне кызганып, кайчак үз балаларыннан калган киемнәрне җибәргәли иде. Кофта да шулай насыйп булган иде миңа. Өстемә кияргә бүтән җылы киемем булмаса да, ничектер яхшылык эшләгәнемне аңлапмы, мин бик канәгать идем. Тик исән кала алды микән ул бала?

Тагын бер вакыйга исемдә. Әниләр амбар алдында сушилкада эшли. Без балалар алар янына барабыз, каравылчы кумаса, нәрсә эләксә, шуны ашап, чемченеп йөрибез.

Шулай бер көнне амбар алдындагы чирәмгә бер кыз бала килеп егылды. Янына әниләр йөгереп барды. Ничә яшьләр булды икән аңа, 13-14 тирәсе микән? Бүгенгедәй хәтерлим, башыннан аягына кадәр соры, канатлы бетләр сарган иде аны. Сүзен әйтерлек хәле булмагандыр, ул бик кызганыч итеп ыңгыраша гына иде. Әни тиз генә өйгә кайтып, сөт, киярдәй бер күлмәк алып килде. Олылар безне «Бете иярә», - дип куып торды. Кызның авызын ачып, сөт йоттыра башладылар. Сарык йоны ала торган кайчы белән озын чәчләрен кыркып алдылар. Өстендәге сәләмәсен кисеп ташлап, әни алып килгән күлмәкне кидерделәр.

Күзен ачкач, аның Кырым татар кызы икәнен белделәр. Исемен әллә үзе әйттеме, Мәллимә дип йөрделәр. Соңрак ул Галия апаларда яшәде, бергәләп чыпта сукты, авыл кешеләренә ияләште. Туганнарын эзләде микән, белмим. Әмма шулкадәр ачык йөзле, һәр сүзгә ышанучан, барысын да үз итә торган кыз иде ул. Әнә шул ышанучан булгангадыр, еллар үткәч, кияүгә чыкмыйча гына бер кыз бала да тапты. Бәлки, бәхетенә булгандыр.

Берничә елдан Мәллимә хәзерге Биектау (элекке Дөбъяз) районы, Өлә авылына күчеп тора башлаган.

Шулай бер елны безгә 12-13 яшьләр чамасы булгандыр, Сабан туена барганда аның өен эзләп табып, хәл белергә кердек. Әйткәнемчә, бик якын итә, үз күрә иде ул безне.

Өенә кергәч, андагы чисталыкка, матурлыкка исебез китте. Өй эче бәйләгән челтәрләр, чиккән япмалар белән тулы. Киң күңелле Өлә кешеләре сәдака итеп китергәндер, дип уйлыйм ул әйберләрнең күбесен. Мәллимә үзе дә кул эшләренә — чигү, бәйләүләргә бик оста иде. Ул безне ничек кунак итәргә, кайларга ничек итеп утыртырга белми. Үзе шундый шат, әйтерсең лә көтеп алган кунаклары килгән. Янында чиста, пөхтә, чәчләре матур итеп үрелгән кызы безгә елмаеп тора.

Йә, Аллам, рәхмәт бу Өлә авылы кешеләренә. Алар ярдәм итмәсә, өйле, тормышлы булып яши алмас иде бу Кырым татары кызы.

Хәзер шуны уйлыйм: эзләмәде микән, тапмады микән үз туганнарын Мәллимә? Үзе исән түгелдер инде, баласының язмышы ничек булды икән? Өләдә газета укучылар булса, язып җибәрсеннәр иде белгәннәрен. Ничек кенә булмасын, халыкларыбызның уртак фаҗигасе дә, үзара ярдәмләшүе хакында да сөйли әлеге фактлар.

Еллар үткәч, педагогика институтында укыганда, бу хакта укытучыбыз Мәдинә апа Җәләлиевага сөйләгән идем. Аның да Кырым татарлары язмышы белән бәйле истәлекләре бар булып чыкты.

Ул болай дип сөйләде: «Студент еллары сугыш вакытына туры килде. Без күргән җәфаларны сөйләсәң — тел, язсаң — кәгазь чыдамас. Югары уку йортларында укучы кызларны урман кисәргә җибәрәләр иде. Мари урманында мин дә урман кистем. Башта агачларны кисәбез дә, 2-2,5 метрлы итеп турыйбыз. Шуннан соң тачкаларга салып, елга буена чыгарабыз. Өс-баш начар, үзегез беләсез, ашарга җитми. Әле дә хәтеремдә: октябрь–ноябрь айлары, коточкыч салкын. Без чыгарган агачларны, бозлы суга яртылаш кереп, кырымтатар кызлары салга төйи, туңса да, чыгып йөгерә алмый - ярда милиционерлар тора. Йә Алла, ул кызларның исән калганнары булды микән? Мари урманнарының теле булса, бу хәлләрне гомер буе буыннардан-буыннарга сөйләр иде».

Ни кызганыч, Совет хакимияте елларында Кырым татарларына карата алып барылган мәкерле һәм аяусыз сәясәтне белдермәскә тырыштылар. Фильмны фестиваль конкурсына кертмәүләрен дә башлыча шуның белән аңлатырга кирәктер. Ил тарихында Кырым татарлары дигән милләт искә алынмый иде диярлек, аның кайда һәм ничек көн күрүе хакында бик иркенләп, ачыктан-ачык сөйләшү дә булмады.

1944 елда Кырым татар автономияле республикасы халкының — татарларның ике сәгать эчендә эшелоннарга төялеп, Урта Азиянең комлы далаларына, Ерак Себергә һәм Мари урманнарына илтеп ташлануын, юлда барганда меңнәрчә балаларның, хатын-кызларның, картларның (корал тота алган ирләр фронтта, гитлерчыларга каршы сугышта) ачлыктан, авырулардан кырылганын бик күпләр белмәде. Кайчандыр Кырым ярымутравында татарларның олы һәм бөек дәүләте булганы да искә алынмады. Аллага шөкер, тарихта кайчак дөреслек тә, халыклар арасындагы мөнәсәбәтләр дә калкып чыга. Кырым халкы белән дә шулай булды.

Шунысы күңелгә җылылык бирә, бер минем әнием генә якты йөз күрсәтмәгән, ярдәм итмәгән икән Кырым ятимнәренә. Үзбәк халкы арасында да аларның хәленә керүчеләр, исән-сау барып җитә алганнары белән соңгы ризыкларын бүлешүчеләр булганын да беләбез бит хәзер. Шулай, яхшылык җирдә ятмас ди халык мәкале.

Хәтер, хәтер… Яхшылыкны да, яманлыкны да онытмый. Кыз балаларның тилмерүләре дә Мари урманнары хәтерендә генә калмас әле. Киләчәк буыннар да уйларга өйрәнерләр, онытмаслар, туганлык, дуслык мөнәсәбәтләрен саклауны да үз кулларына ала белерләр дип өметләнәсе килә.

Безнең — сугыш чоры балаларының язмышы күбебез өчен уртак: артык иркәләнергә дә, матур уенчыклар белән уйнарга да туры килмәде безгә. Курчакларны да үзебез, нәрсә туры килсә, шулардан ясый идек. Булмаганны таптыру да башыбызга да килмәгән. Тол калган әниләрнең бөтен хәсрәте, бөтен михнәтләре безнең күз алдында иде бит. Күбесе ертык киемнән, күбесе шәл урынына ашъяулык бәйләгән, тишек чабаталы апалар, әниләр… Әмма балалар ятимлекне сизмәсен, ачлыктан тилмермәсен өчен хәленнән килмәгәнне эшләргә тырышкан изге җаннар иде алар.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100