Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Гражданнар сугышы батыры Зөһрә Алтынбаева

Сугыш газапларын башыннан ахыргача кичеп, тиңдәшсез батырлыклар күрсәткән татар кызы Зөһрә Алтынбаеваны искә алыйк әле, рухы шатлансын.

news_top_970_100
Гражданнар сугышы батыры Зөһрә Алтынбаева

Әле җирдә бик күп изге җаннар

Рухи салкынлыктан өшиләр.

Шаһинур Мостафин

Россия тарихы — сугышлар тарихы. Ил тарихында узган канкойгыч, җаннарны тетрәндергән Гражданнар сугышыннан соң инде йөз еллап вакыт үтте. Әмма анда катнашучы милләттәш хатын-кызларыбызның батырлыклары бүген дә сокландыра, акылы сау кешеләребезне уйландырмый да калмас әле. Чынлап та халкыбызның азатлык өчен көрәш тарихы шулай рухландырган микән аларны, ник үзләре теләп сугыш мәхшәренә, ут эченә барып керделәр икән?

Сугыш газапларын башыннан ахырынача кичеп, тиңдәшсез батырлыклар күрсәткән татар кызы Зөһрә Алтынбаеваны искә алыйк әле, рухы шатлансын.

Ул 1888 елда Казан губернасының Самара губернасы белән чиктәш (Татарстанның хәзерге Нурлат районына керә) Ерыклы авылында туа. Әти-әнисе хакында сүз архив материалларында сакланмаган, ә менә бертуган абыйлары Миннәхмәт, Хөснулла, Сөләйман, Ибраһим, Әхмәткәримнәрнең сеңелләренә ярдәмче булулары турында әйтелә. Алар Зөһрәгә Уфа шәһәрендәге рус-татар мәктәбендә белем алырга да булышканнар икән. Гаиләдә матур тәрбия алып үскәннәрдер дип уйлыйк егетләрне, шулай булмаганда Зөһрәгә туганлык мөнәсәбәтләре дә җылы булмас иде.

«1916 елда Уфада укуны тәмамлагач, мин Красноводск тирәсендәге төрекмән авылында мөгаллимә булып урнаштым. Әллә бөтенләй ят җир булганга микән, Казанга кайтасым бик килде» — дип яза Зөһрә апа.

1917 ел башыннан ул Казанда яши башлый. Мәгълүм булганча, Февраль революциясеннән соң Казан гөрли, һәртөрле партияләр үзләренең эшчәнлекләрен җанландыралар. 1917 елның апрелендә «Новый клуб» бинасында татар хатын-кызларының, «Мөхәммәдия» мәчетендә татар мөгаллимнәренең съездлары үткәрелә һәм, ниһаять, Мулланур Вахитов җитәкчелегендә Мөселман социалистлар комитеты оештырыла. Комитетның төп максаты: хакимиятне ярлы халык Советларына бирү, барлык җирләрне җир комитетларына тапшыру, завод-фабрикаларны, табыш бирә торган йортларны дәүләт милкенә әверелдерү һ.б. Тиздән Үзәк МСК органы буларак «Кызыл байрак» газетасы нәшер ителә башлый.

Комитет төрле оешмалар, сәнәгать предприятиеләре белән элемтә урнаштыра башлый, эшчеләр арасында агитация-масса эшләрен җәелдереп җибәрә, һәрбер эшкә җаваплы кешеләр билгеләнә. Эшче хатын-кызлар арасында аңлату эшләре Әминә Мөхетдинова белән Зөһрә Алтынбаевага йөкләнә. «Мин «Кызыл байрак» газетасын әзерләп почтага салу һәм халык арасына тарату эшләрен дә үз кулыма алдым. Әле буфет оештырылгач, анда да эшләдем — дип яза истәлекләрендә Зөһрә Алтынбаева. — Минем эшемне Мулланур иптәш Вахитов югары бәяләде».

Болар өстәвенә Зөһрә Комитетның Елга аръягында урнашкан Алафузов фабрикасы эшчеләрен укытуны да үз өстенә ала. Алафузов театрының беренче катындагы бүлмәгә яше һәм карты, укый белгәне һәм хәреф тә танымаганы, татары һәм чувашы, алар сөйләгәнне аңлаучы руслары да җыела. Аларның барысына да ачкыч таба алган Зөһрә. Эшчеләрнең матбугат белән кызыксынулары арта барган. Шуларны искә алып, Комитет Ленинның популяр әсәрләрен тиз арада тәрҗемә итеп чыгарырга карар бирә. Бу хәл Зөһрәгә дә, аның кебек башка пропагандистларга да эшлекле ярдәм була. Октябрь вакыйгаларын алар зур хәзерлек белән каршы алалар.

Тарихтан укып белгәнебезчә, 1918 елның апрелендә Мәскәүдә татар-башкорт батальоны оеша. М.Вахитов аның комиссары итеп билгеләнә. Милли составы шактый чуар булган бу батальон акгвардиячеләргә каршы көрәштә зур батырлык күрсәтә.

Совет властена куркыныч янаган көннәрдә батальон сугышчыларын Көнчыгыш фронтка озатырга карар кылына. Совет хөкүмәте аларны Октябрь казанышларын сакларга чакыра. Сугышчыларны тантаналы рәвештә Кызыл мәйданга тезәләр. М.Вахитов үз чыгышыннан соң батальонга сугышчан Кызыл байрак тапшыра. Аңа: «Революция дошманнарына үлем!» - дип язылган була. Митингтан соң Беренче татар-башкорт батальонын тынлы оркестр белән Казан вокзалына озаталар. Шунысы кызык, батальон сугышчылары арасында Мәскәүдәге туганнары янына күрешергә генә дип килгән Зөһрә Алтынбаева да була.

Зөһрәнең батальон сугышчылары сафына басуын очраклы хәл дип уйлап булмый, әлбәттә. Ул бу хакта үзе дә «Вәли Шәфигуллин, Каюм Саттаров, Якуб Сәйфи, Шәһит Әхмәдиевләр көн саен җыелышлар үткәрәләр иде. Мин алардан күп нәрсәгә өйрәндем, күп нәрсәне аңладым» — дип яза.

Батальон төялгән поезд Түбән Новгород шәһәренә җиткәндә ак гвардиячеләрнең Самараны алулары билгеле була. Димәк, яңа оешкан кызыл гвардиячеләр турыдан-туры ут эченә барып керә.

Батальон сугышчыларының сәяси яктан тотнаклы, Совет властена чын ихластан бирелгән булуларын архив материалларыннан һәм шул чордагы матбугат битләреннән ачык күрергә мөмкин. «Знамя революции» газетасы, мисал өчен, 1918 елның 19 июнь санында батальонда җыелыш үткәрелү хакында болай дип яза: «Җыелышта түбәндәге резолюция кабул ителде:

1. Эшче, крестьян һәм кызылармияче депутатлары Казан Советын, шулай ук Мөселман эшләре буенча комиссариатны соңгы тамчы канга кадәр сакларга.

2. Әгәр Казанда Совет властен бәреп төшерергә хәзерләнүче көчләр бар икән, аларга бердәм төстә каршы чыгарга!»

Батальон моннан соң Көнчыгыш фронтның Сызрань участогына җибәрелә. Сызраньга килеп җитәргә егерме чакырымнар кала Троицк авылы янында, батальон акгвардиячеләр белән беренче тапкыр йөзгә-йөз очраша. «Беренче татар-башкорт батальоны сугышчылары «арысланнар кебек сугыштылар» — дип яза «Кызыл Байрак» газетасы 1918 ел, 19 июль санында. Ни кызганыч, каты бәрелештән соң батальондагы 250 сугышчыдан нибары 47се генә исән кала.

Төрле сугышларда катнашырга туры килә каһарман кыз Зөһрәгә. Ул үзенең агитатор булып кына түгел, кулга корал тотып сугышуы хакында бик җиңел төсле генә искә алып китә. «Минем көчем күп керде, — ди ул. — Норлат янында Кызыл армия зур һөҗүмгә күчте. Ә мин станциядә җиләк-җимеш, папирос саткан булып, бөтен хәлне аңлатып фронтка язып торам. Кызыллар килгәч, кулга төшкән хәзинәләрне алып барып тапшырдым».

Бөгелмә шәһәрен азат иткәндә ул бөтенләй разведкага күчә. Һаман-һаман уңай гына булмаган икән хәлләре, Дәүләкән станциясендә задание үтәгәндә ул аклар кулына пленга төшә. Аны элек Казанда күреп белгән бер колчакчы танып, тиешле җиргә хәбәр итә. Кыз баланы җәзалыйлар, атарга хөкем итәләр. Исән калырга, гомере бетмәскә булгандыр, Җаек елгасын үткәндә вагон тамбурыннан сикереп төшеп котылган да, мең бәла белән Курган шәһәренә килеп җитеп большевикларга кушыла алган.

Бу авыр кичерешләр сәламәтлегенә зыян салмый калмаган, күрәсең. Ул, Омск шәһәрендә кемнәр ярдәм иткәндер, хастаханәгә кереп дәваланырга мәҗбүр була. Тик озак дәваланып ятарга мөмкин булмаган, күрәсең. Себер якларында да хәлләр гел үзгәреп торган. Әле бу вакытта кызыллар сугыша-сугыша Петропавловскига гына якынлашып киләләр. Зөһрә шулай Семипалатинскида яшәгән туганы Гарифулла янына сыенырга мәҗбүр була.

Әмма үзен кызыл сугышчы итеп санаган Зөһрә биредә дә тыныч кына яшәмәгән шул. «Мин Күкпикти (Семипалаттан ерак түгел Кокпекты шәһәре хакында сүз бара) шәһәрендә Колчак армиясеннән качкан егетләрне кулга ала башлаганнарын ишеттем. Аларның исем-фамилияләрен язып, мәгълүмат җыя башладым. Акларның көне беткәнен сизә идем. Чөнки Омскидагы байларның да шәһәрдән кача башлаулары хакында хәбәрләр тулы иде», — ди ул.

Семипалатинск ягындагы таулар арасында партизан отрядлары оеша башлый. Зөһрә шунда китәргә карар кыла. Отрядка Зөһрә Алтынбаева килеп кушылганда алтмышлап кеше була инде. Аларның күбесе Колчак, Семенов гаскәрләреннән, әсирлектән качкан солдатлар, авылларыннан ирек эзләп чыгып киткән яшьләрдән тора. Күпне күргән тәҗрибәле сугышчы, белемле кеше буларак, отряд җитәкчеләренең берсе — комиссары итеп Зөһрә Алтынбаева сайлана. Отряд бер елга якын хәрәкәт итә һәм Кызыл Армия өчен файдалы эш башкара. Колчак һәм Семенов гаскәрләре тылындагы авылларда Совет власте урнаштыручылар да шушы партизаннар, якынлашып килүче Кызыл Армиягә азык-төлек белән ярдәм итүчеләр дә, качып китәргә теләүче байларның алтын-көмешләрен конфискацияләүчеләр дә алар, ягъни шул партизаннар була инде. Әйтеп үтик, бер потка якын алтын-көмешне нәкъ менә Зөһрә айлар буе үзе саклый һәм Омск, Колчак гаскәрләреннән азат ителгәч, Совет хакимиятенә дә үзе илтеп тапшыра. Шунысы кызык: хәзерге көндә үз тормышын куркыныч астына куеп саклап, хөкүмәт органнарына илтеп потлап алтын тапшыручылар бар микән? Мин полиция хезмәткәрләрен күз алдында тотып әйтмим. Төгәл генә бу сорауга җавап бирүе кыен төсле, әмма нәкъ менә революция солдатлары арасында чиста куллы, намуслылары күп булганына иманым камил. Чөнки алар - азатлык өчен көрәшчеләр. Азатлык өчен көрәшү үзе чиста куллыларны таләп итәдер.

Зөһрә1920 елда Казанга кайта. «Без Бристоль номерларында Г.Ибраһимов, В.Шәфигуллин, Ә.Мөхетдинова (иске дуслары) һ.б. яши идек. 1921 елның мартында ГПУдан килеп, мине кулга алдылар. Имеш, Сәхибгәрәй Сәетгалиевкә атучыга мин наган биргәнмен икән. Мин тиешле җавабымны бирдем. Чөнки ул көнне юлда идем, наганымны да Чистай милициясендә калдырган идем. Партизанлык документларымның барысында күрсәттем», - дип, тормышындагы күңелсез вакыйганы да язып калдырган Зөһрә апа.

Сәетгалиевчеләр Зөһрәгә барыбер кырын карыйлар. Намусына ышанмый караучылар арасында эшли алмый ул, Омскига китә. Бер ел эшләп, яңадан Семипалатинскига күчә. Бу шәһәрләрдә аның бергә партизанлык иткән көрәштәшләре, дуслары исән әле. 1927 елга кадәр ул Семипалат өлкәсендә хатын-кызлар хәрәкәтенә җитәкчелек итә, аларны яңа тормышка әзерли. Балалар яслеләре оештыруда да тырышлык күрсәтә, чукрак-телсезләр мәктәпләрендә укыта, Өлкә район судында сәркатип та булып эшли. Хезмәт кенәгәсеннән күренгәнчә, аның 1932 елдан алып Татарстанның Мамадыш партия өлкә комитетында инструктор булып эшләве билгеле.

Казанга яңадан кайчан әйләнеп кайтканын төгәл итеп белә алмадым. Ул Горький һәм Комлев урамнары чатында урнашкан сукыр-чукраклар мәктәбендә директор вазыйфасын башкара. 1943 елда (ае, көне күрсәтелмәгән) аңа мәктәп янындагы коега слесарь карт төшкәнен, ләкин газга тончыгып аңын югалтканын килеп әйтәләр. Зөһрә коега ташланып, картны күтәреп югарыдагыларга бирә алган, әмма үзе хәлсезләнеп кире коега егылып җан биргән.

Кеше бәхете өчен бу кыз бала нинди авырлыклар күрмәгән дә, нинди рәхимсез рәнҗетелүләр кичермәгән! Архивтагы материаллар аның тормыш юлын тулысынча яктырта дип әйтеп булмый.

Ул кылган эшләрне эшләргә күбебезнең хәленнән килмәс иде. И, халкымның бөек кызы, бөек шәхесе! Сугышларда җиңеп, халкым бәхетле булыр дип өметләндеңме? Сугышлар әле дә туктамый бит...


Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100